Логотип Казан Утлары
Шигърият

И Казансу!..

Безнең ачы язмышларны сыйдырган Казансусыз?

Бар атаклы башкалалар –

Истанбуллар, Парижлар...

Алардан да өстенрәк,

безнең өчен Казан бар!


Казан – Казан була аламы –

Кирмәнсез, Колшәрифсез,

Болаксыз, Кабаннарсыз...

Безнең ачы язмышларны

сыйдырган Казансусыз?

Идел суына кушылып,

тоташасың диңгезгә.

Син – чишмә дә, син – инеш тә,

дәрья да син безгә!

И Казансу, Казансу!..

 

"КУ" 08,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев