Логотип Казан Утлары
Шигърият

Күгәргән күңелләр

Халыкара чикләр. Кирәкмәгән шикләр. Ишек саен бикләр...

«Кеше кешегә дус»

Ишегеңне эчтән биклә!..


Күгәргән күңелләр.

Тимер ишекләр.

Халыкара чикләр.

Кирәкмәгән шикләр.

Ишек саен бикләр...

Ачыл син, Дөнья!

Күк капусы кебек!
Балкысын Җиһан!

Нурлансын күңел!

...Йомылып яшәүләр

яхшылыкка түгел.

Ясалма җыеннар,

хәйләле уеннар,

«демократ» сайлаулар, –

алыштырамы соң

самимилекне,

күршелекне,

кешелеклелекне?

Бик тә йозак,

бик тә йозак...

Үзебезгә тозак. 

 

"КУ" 08,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев