ИБЛИС КОТКЫСЫ (дәвамы)
Мәүлет үзенең йөрәгендә ниндидер авырту тойды. Ул көчәйгәннән-көчәя бара иде. Уйларының да рәте-чираты юк. Нигә килде ул монда, нигә сөйләтте бу җөнтәс бәндәдән йөрәккә төшәрлек хәтәр хәлләрне?
10
Мәүлет йөгереп диярлек юыну бүлмәсенә чыкты. Беренче тапкыр күргән кебек, шәрә тәннәр белән шыплап тулган залны җентекләп өйрәнә башлады. Кемнедер, нидер эзләгән кебек һәр кешегә текәлеп карап, аның тән шәрәфләрен өйрәнергә кереште. Баштарак ни-нәрсә эзләгәнен үзе дә аңлап бетермәде ул. Бераздан гына зиһен калебендә күптәннән таныш, әле берничә минут элек кенә баш калкыткан мәҗүси уй чәбәләнеп алды: «Иблиснең койрыгы булырга тиеш!»
Мәүлет зал буйлап китте. Аның бу сәер кыланышына баштарак игътибар итүче булмады. Карана-карана, залның урта бер җиренә барып җиткәндә генә, кемдер әйтеп куйды:
– Карале безнең «банщик»ны! Нишләгән ул? Әллә ориентациясен алыштырганмы? Алларны-артларны карап йөри...
Икенче берәү бу хәлне көлкегә алырга тырышты:
– Сакланыгыз, егетләр, юкса, кызлыгыгызны югалтуыгыз бар.
Мунча эчендә көлеш китте, ир-атлар арасында гына була торган мәгънәсез шаярулар, тел чарлаулар башланды.
Мәүлет аларны ишетмәде дә. Ул инде эзләгәнен тапкан иде. Әнә ул – баштан-аяк йон баскан, җөнтәс битле, куе кашлы, җитү чәчле адәм заты. Адәм дип әйтерлеге дә юк. Җендер бу, шайтандыр. Бәлки әле Иблиснең үзе үктер? Ләкин ничек кенә текәлеп каранса да, теге җөнтәс бәндә Мәүлеткә алды белән дә, арты белән дә борылмады, юри ирештергәндәй, һаман ян-якларын юуында булды. Ә Мәүлет китапханәдә укыган китаплардан белә: Иблис затының корсагында кендеге дә, бот арасында – җан җирендә – ит кисәге дә булмый, ә менә артында койрыгы тәгаен була! Мәүлет аптырап бетте: бу бәндәнең корсак турысын да, җан җирен дә шулкадәр калын йон баскан, анда ни-нәрсә булуын һич кенә дә аңлап булмый. Ә менә койрыгы күренергә тиеш. Тиеш тә... Күренми шул. Анда да шул ук кыргый күренеш – уч-уч укмашкан йон.
Ул арада Мәүлет янына Миндияр исемле мишәр танышы килеп җитте.
– Нәрсә булды сиңа, әзи? Берцяк кенә сәер син бүген. Әйдя, утырып садись монда, бөтен кешене аптыратып, үря катып торма. Аның пәйда булуы Мәүлеткә җан иңдергәндәй булды. Ул Миндиярдан сораша башлады:
– Кем ул – теге җөнтәс бәндә?
– Ә, аны әйтясеңме? «Азәр» ул, то есть азәрбайҗан кешесе. Базарда точкасы бар, болай зыяны-фәләне тигәне юк.
– Бигрәк кыяфәтсез, шуңа сорашуым.
– До-а... Анысы шулай, әзи. Бөтен кеше аптырый, шуңа да аның янына юынырга беркем утырмый. Чирканалар, димме. Минемчә, юкка. Беркөн сөйләндергән идем – биш сабые бар, катыны, туганнары – барысы да дәррәү күчеп килгәннәр. Базар тоталар. Безнеңчә дә шәп сукалый.
Мәүлет барыбер ышанмады. Ниндидер сәер тойгы аны әлеге җөнтәс кеше янына сөйрәп диярлек китерде. Янына утыртты. Сабын күбегенә капланган теге бәндә исә аны, көтеп алган кебек, татарчалап, әмма үзләренчә «т» гә «ч»не өстәп үзгәртеп сөйләнергә кереште:
– Аптырама, тчуган, безнең нәсел билгесе ул. Азәрбайҗанда шундый аул бар – анда бөтчен кеше дә йонлы тән белән тчуа. Безнең баш пәйгамбәребез булган Али галәйһиәссәламнең дә бөтчен тәне җөнтәс булган, шуңа да безне «пәйгамбәр нәселеннән» дип йөртәләр.
Мәүлет авызын ачып, бер сүз дә әйтмәде. Әйтә дә алмый иде. Ул бары тик ниндидер шаукымга эләккән кебек бу сәер бәндәнең гайрәтне чигерерлек кыргый тәненә карап торуында булды.
– Ышанмыйсыңмы? Мине ниндидер җен-пәри дип уйлыйсыңмы? Бәлки әле, койрыгы бардыр, дип тә шикләнәсеңдер?
Мәүлет бу кадәр ачыктан-ачык сөйләшүне көтмәгән иде. Ул хәтта каушаудан, кыенсынудан йөткерергә кереште. Ә теге «азәр-бәндә» сүзен дәвам итте:
– Мә, кара... Юк, анысы юк, тамчы да шикләнмә. Әгәр инде сиңа койрыклы кеше кирәк икән, мин андый кешене беләм... Тик нәрсәгә ул сиңа – һич аңламыйм...
Мәүлет тәмам телсез калды. Аның уйларын укыган кебек сөйләшә ләбаса бу. Чынлап та, берәр рухи затмы әллә? Күңелгә, зиһенгә керә бит. Юктыр, охшамаган. Хәзер үк нидер җавап бирергә кирәк, юкса адәм көлкесенә калачак ул. Ни дип әйтергә соң? Нигә, дөресен әйтергә!
– Әйе, мин койрыклы шайтан эзлим. Иблис диләр аны, ишеткәнең бармы? Син белгән койрыклы кеше – шул Иблисме соң?
Теге бәндә, юынуыннан туктап, Мәүлет янәшәсенә утырды.
– Белмим. Иблискә бер дә охшамаган ул. Шуны гына беләм: Иблис, шайтан коткысына бирелеп, шактый таптаган ул Чечня урман-тауларын. Элек боевик булган диләр, дөрес булса. Дөрес булса, ниндидер гаепләре өчен үзенекеләр үк аңа койрык тагып куйганнар, имеш...
– Ничек инде – тагып? Аны тагып та буламыни?
– Була, нишләп булмасын. Кавказда яшәгән һәр кеше белә моны – иң хәтәр җәзаларның берсе ул. Дөресрәге, икенчесе. Беренчесе «кызыл галстук» дип йөртелә. Кешенең бугазын тишеп, шуннан аның телен чыгарып куялар. Мондый җәзадан соң кеше исән калмый. Акылдан яздырырлык күренеш... Карабах сугышында үземнең күргәнем булды. Ә менә «шайтан койрыгы» дигәне кешене үтерми, ә менә бик катчы әрнүләргә дучар итә...
Азәр бераз тын калып, уйланып торды. Йөзен чыта-чыта уйланды ул. Яңак сөякләре киеренке бер хәлгә кереп, йодрыклары, бүтән ачылмаска төйнәлгәндәй, сабынлы мунчалага чат ябышкан иде... – Теләсәң, сөйлим. – Үзе, Мәүлеттән җавап та көтеп тормыйча, сөйли дә башлады. – Чечняда булган бу хәл. Садир (ул кешенең исеме шулай) дигән чечен егете белән булган. Пленга эләгеп, зинданга ябылган, берничә ай мәсхәрәләнеп җәфа чиккән бер рус кызын – федералларның шәфкать туташын качырып җибәрә ул. Кызгана инде. Ләкин ул кызны барыбер тоталар һәм мәсхәрәләп үтерәләр, әмма Садирга да җәза бирәләр, койрык тагып куялар. Нәрсә эшлиләрме? Аркасыннан бер буй-тасма тән тиресен ярып-сыдырып төшерәләр дә шул килеш асып куялар. Бераздан бу тән тиресе ката, әмма өзелеп тә төшми, койрык булып асылынып кала...
Бераз тын тордылар. Бу хәлләрне күз алдына китереп утырган Мәүлет үзенең йөрәгендә ниндидер авырту тойды. Ул көчәйгәннән-көчәя бара иде. Уйларының да рәте-чираты юк. Нигә килде ул монда, нигә сөйләтте бу җөнтәс бәндәдән йөрәккә төшәрлек хәтәр хәлләрне? Гел шулай: шайтан гаменә бирелеп, Иблис токымын эзләп йөри башласа, ул һаман-һаман авыртуга, борчуга, шик-шөбһәләргә дучар була лабаса...
Мәүлет юынып-коенып та тормыйча, аннан-моннан гына киенде дә бүлмәсенә чыгып китте. Намазына, догаларына ябышты. Барыбер тынычлана алмады. Юк ла, азәрбайҗан кешесе сөйләгәннәрдән генә өшемәде аның җаны; анысы бер ишарә генә булды кебек аның йөрәк газапларына.
Менә бит ничек килеп чыкты – бөтен дөнья белән, шушы гамьле, гөнаһлы, шаукымлы яшәеш белән күзгә-күз карашып, япа-ялгыз калды ул! Шушы унөч көн эчендә аның язмышы хәл ителәчәк, аның язмышы гына түгел, бөтен дөньяның язмышы. Мәңгелектән килеп, мәңгелеккә баручы дөнья, кешелек яшәеше шушы урында тукталырга, яисә кирегә китәргә мөмкин. Дөнья чикләре юылып, бу фани тормышка җен-шайтан халкы, Иблис токымы хуҗа булырга мөмкин. Мөмкин, әгәр дә Мәүлет аны таба алмаса.
Үзенең тар гына бүлмәсендә иләс-миләс хәлдә яткан Мәүлет, батып баручы бәндә саламга ябышкандай, бөтен күңел ярсуы белән төшендәге таныш картны чакырырга кереште. Төшенә түгел, күз алдына да килмәде ул изге зат. Күз алдына килергә, ул бит аны төшендә күрде. Күзләрен йоммыйча килә димени ул?! Күзләрен йомганга да шактый инде. Мәүлет ойый ук башлады. Әмма таныш карт килмәде дә килмәде. Аның каравы, аның йокылы-уяулы зиһенендә теге сихерче кызның гүзәл чырае чагылып-чагылып киткәләде. Бик хикмәтле чырай иде ул. Ниндидер бер мизгелдә ямьсез һәм котсыз кыяфәткә кергән кебек була. Иң кызыгы, Мәүлет хәшәрәт чырайны күреп тә бетерә алмый, аны шундук имче кызның гүзәл сурәте алыштыра.
Берзаман бу гүзәл сурәт Мәүлетнең күңел күзләре каршында аермачык булып балкып тора башлады. Ачык-нурлы гына түгел, тере, җанлы иде бу сурәт. Һәм бик тә, бик тә мәхәббәтле иде. Менә ул Мәүлеткә тагын да ныграк якынайды, аның күңеленә, зиһененә тагын да ныграк үтеп керде. Ул шулай нурлы, көләч йөзе белән, җылы тыны белән аны тагын да ныграк әсир итә, шаукымлы сихеренә дучар итә бара иде.
Мәүлет бу юлы кызның ап-ак шәрә тәнен, зифа буй-сынын, тәгәрәшеп-уйнап торган күкрәкләрен – барысын да аермачык күрде. Күреп кенә калмады, үзенең дә тәне тулышып, йокылы-уяулы хәлдә ашыга-ашыга чишенергә кереште.
(Дәвамы бар)
"КУ" 08,2023
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев