ШАГЫЙРЬ ГОМЕРЕ
Үткән гасырның алтмышынчы елларында татар шигъриятенә үзенчәлекле поэтик сулыш алып килгән яңа буын вәкиле Р.Фәйзуллин әсәрләре әдәби тәнкыйтьтә шактый кызу бәхәс, мәдәни мохиттә шау-шу кузгатты.
Равил Фәйзуллинның Сайланма алты томлыгына1 һәм «Яңа гасыр иртәсе»2 китабына кергән ике мең шигыре, бер дистә поэмасы аның поэтик егәре – иҗат фидакарьлеге, кабатланмас индивидуаль-шәхси үзенчәлеге яшәештәге бәхәссез лидерлыгы хакында сөйли. Басылып чыккан йөзләп публицистик язма-рецензиябәяләмәсе, алтмыш елга сузылган иҗтимагый эшчәнлеге гражданлык активлыгын күрсәтә. Аның әсәрләрен анализлап, меңнән артык милләттәшенең әдәби-гыйльми мәкалә язуы3 – киң җәмәгатьчелекнең автор иҗатына булган олы ихтирамы. Соңгы ярты гасыр татар әдәбияты үсешенә ул, һичшиксез, иң якты эз салып килүче әдипләрнең берсе. Моңа өстәп, биредә поэзиябезгә алып килгән сыйфат яңалыгын, бу жанр үзгәрешенең Бөтенроссия масштабында да танылу алуын, 27 яшендә ике йөз томлык «Бөтендөнья әдәбияты китапханәсе»ндә урын алган унҗиде классик шагыйребезнең берсенә әверелүен дә ассызыклап үтәргә кирәктер.
Үткән гасырның алтмышынчы елларында татар шигъриятенә үзенчәлекле поэтик сулыш алып килгән яңа буын вәкиле Р.Фәйзуллин әсәрләре әдәби тәнкыйтьтә шактый кызу бәхәс, мәдәни мохиттә шау-шу кузгатты. Иң мөһиме: өйрәнчеклек чорын ул, барча олы талантларга хас булганча, тизләтелгән темпларда узды. Шуңа күрә басылып чыккан бу шигъри тәҗрибәләрдә һәртөрле бәя-карашларга да сәбәп җитәрлек иде. Аның шигырьләре ул чорда милләт зыялылары, бигрәк тә иҗади яшь каләм ияләре рухи дөньясында җил-давыллы үзгәреш дәрте тудырды. Яңалыкка, ихласлыкка, шәхес ирегенә нык сусаган күңелләр тарафыннан һәр китабы көтеп һәм хуплап каршыланды. Яшьтәш-курсташы Рәфикъ Юныс соңрак бу хакта «Фәйзуллин шартлаткан «бомба...» мәкаләсендә: «1965 елның ноябрендә «Казан утлары»нда Равил Фәйзуллинның «Нюанслар иле» дигән кыска (2, 3, 4, 5 юллык) ирекле шигырьләр тупланмасы чыкты. Шуннан соң купкан шау-шуны күрсәгез! 22 яшьлек Фәйзуллиныбыз тиз арада иң күп макталган һәм иң күп сүгелгән, ягъни иң популяр шагыйрьгә әйләнде дә куйды!»4 – дип яза.
Әлбәттә, каләмдәш-курсташының «бомба шартлату»ны бер Фәйзуллинга гына кайтарып калдыруын биредә мәкалә исеме мантыйгыннан чыгып аңларга, бу чорга бәя биргәндә исә әдәби процессны шактый тарайтып күрсәткән һәм артык кискен яңгырашлы әлеге метафораны беркадәр йомшартыбрак, киңәйтебрәк карау кирәклеге соралып тора.
--------------------
1 Равил Фәйзуллин. Сайланма әсәрләр, алты томда. // 1–3 том: Шигырьләр, поэмалар; 4–6 том: әдәби-публицистик мәкаләләр, иҗат портретлары, әңгәмәләр, юлъязмалар, нәсер-парчалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005.
2 Равил Фәйзуллин. Яңа гасыр иртәсе. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014.
3 Равил Фәйзуллин. Заман. Иҗат. Шәхес. – Казан: «Мәгариф» нәшр., 2002 (5–412 битләрдә 90 каләмдәшенең язма-бәясе, 425–482 битләрдә аның турында матбугатта басылып чыккан меңгә якын автор-хезмәтнең исемлеге бирелгән; 2013 елның 17-18 октябрендә шагыйрьнең 70 еллык юбилее уңае белән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә уздырылган һәм Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция материаллары тупланган «Равил Фәйзуллин: шәхес, иҗат, заман» басма китабында 92 олпат һәм яшь галимнең фәнни мәкаләсе урнаштырылган.
4 Равил Фәйзуллин: шәхес, иҗат, заман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2013. – 268 б.
Татар әдәбият тарихында «Фәйзуллиннар буыны» дигән төшенчә ныклап кереп урнашкан икән, димәк, ул инде үзе генә түгел дигән сүз. Чынлап та, бу заман шигъри фикерләвендә мондый үзгә яңалыкны без аның башка каләмдәшләре иҗатында да тоймый калмыйбыз. Ул чакта шигырь җене кагылган затларга аеруча нык тәэсир ясаучы Рәдиф Гатауллинның 1966 елда дөнья күргән «Гөлләр су сорый», Гәрәй Рәхимнең 1967 елда басылган «Вәгъдә», Рөстәм Мингалимнең «Эзләр» (1968), Ренат Харисның «Беренче карлыгачлар»дагы (1968) шигырьләре, «Кайтаваз» (1969) китаплары әнә шундый, күңелдә яңа «поэтик шартлау» хасил иткән китапчыклар иде. Әмма шунысын да әйтергә кирәк, Р.Фәйзуллинның 1966 елда чыккан «Аҗаган» китабында бирелгән ирекле стиль-фикерләү тәҗрибәләре сәнгати яктан тәмам өлгереп җиткән шигырь үрнәкләре белән бергә аралашып килә. Алардагы сокландырган һәм беркадәр аптырашка да калдырган бөек иҗади сер-каршылык та нәкъ шунда иде булса кирәк.
Егерменче гасыр татар әдәбиятында «поэтик шартлаулар»ларның бу беренчесе түгел. 700ләп татар зыялысын иҗатка илһамландырып5, шигъриятебезгә бөек Тукай, Дәрдемәнд, Бабичларны дөньяга чыгарган бишенче-унынчы елларны, тагын да янәдән үз чорының күренекле әдәбият галиме Г.Нигъмәти сүзләре белән әйтсәк, халык массаларын энтузиаст хезмәткә, иҗатка рухландырып, «татар революция әдәбияты күгендә биш йолдыз» – Нәҗми, Такташ, Туфан, Толымбай, Кутуйларны6 биргән социализм төзүгә керешкән күтәренке-катлаулы романтик елларны без яхшы хәтерлибез.
Инде менә әдәбиятыбызның яңа талпынышы: миллионлаган репрессия, дәһшәтле сугыш корбаннары исәбенә ирек яулап алган, дистәләгән классик әдәбият үрнәгенең, тоткынлыктан чыгып, кабат милләтебез рухи яшәешенә әйләнеп кайткан, халыкның исә, ач-ялангачлыктан котылып, аң-белемгә, фәнни-техник революция (ФТР) чорына аяк баскан, чиксез галәм киңлекләренә капка шакыган, меңләгән физик һәм лирикларның бер-берсен узыштан ирекле иҗат бәйгесенә томырылган, «җепшеклек» чорына кинәнеп, илдә сүз-гамәл иреген тойган яшьлекнең «без»дән «мин»гә әверелгән, азатлыкка омтылган эчке «поэтик шартлаулар»ның урамнарга бәреп чыккан, Мәскәү шагыйрьләре Е.Евтушенко, А.Вознесенский, Б.Ахмадуллина, Р.Рождественский, Б.Окуджава кебек талантларның шигъри телдә бушанырга стадион тутырып, халык җыя башлаган яңа чоры!
Биш-алты елга соңарып, ирек дулкыны милли провинция саналган безнең татар мохите үзәге – Казанга да килеп җитте. Татар әдәбиятына алмашка сугыштан соңгы: үлем куркынычын һәм михнәтләрен татымаган, ач-ялангачлык белән изелмәгән, илдәге рухи чикләнүләрне алга таба да ватарга әзер торган, югары белемле, дөнья әдәбиятыннан хәбәрдар – зур дәгъвалы яңа буын килеп керде. Алар берән-сәрән генә түгел, ә бәлки төркем-төркем булып, дистәләп килделәр. 1968 елда басылып чыккан «Беренче карлыгачлар»ның үз эченә берьюлы 14 яшь авторның яңа нәни китапчыгын берләштерүе дә очраклы гына түгел иде бит.
Р.Фәйзуллин тәмамлаган (1965) Казан дәүләт университетының татар бүлеге генә дә 60-70 еллар аралыгында профессиональ иҗатка (сүз «җиз иләккә» әверелгән – Язучылар берлегенә кабул ителү турында бара) ел саен 4-5 яшь әдип өстәп торды. Бу чорда әдәби иҗатка килүчеләр саны «дулкын-дулкын булып» даими артып торды. Алар, бер зур агымга кушылып, 70-80 еллар әдәбият белемендә киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим иткән көндәлек басмада (сүз йөз мең тираж белән басылган матбугат турында бара) «Поэзиябездә Тукай, Җәлил традицияләре» кебек зур, җитди сөйләшүләр чыганагына сәбәпче булды.
-----------------------------
5 Р.Гайнанов төзегән исемлек // Татар әдипләре, мәгърифәтчеләре (XX йөз башы). Төзүчеләре З.Рәмиев, Ф.Бәширов. – Казан, 2005. – 4 б.
6 Галимҗан Нигъмәти. «Безнең юл» журналының 1927 елгы 6-7нче саннары.
***
«Нюанслар иле»нең татар җәмәгатьчелегендә, бигрәк тә әдип һәм галимнәре арасында шундый кызу бәхәс китереп чыгаруы, миңа калса, иҗат процессының төрле баскычын тәшкил иткән бу үрнәкләргә поэтик эзләнү һәм тәмамланган әдәби продукция итеп аерып карамауларында. Әсәрләргә шигъри фикерләү потенциалы һәм поэтик жанр тудырган үзкыйммәт буларак якын килү, бигрәк тә аның төгәл эстетик дәрәҗәсен билгеләү исә мәсьәләгә шактый күп ачыклык кертер иде югыйсә. Бу берочтан жанрның асыл хасиятенә төшенү өчен әдәбият галимнәрен, башка милләтләрдә охшаш жанр чыганакларын эзләп, ерак географик киңлекләрдә7 адаштырып йөртмәс иде. Хакыйкатьнең үзәге – гомум иҗат процессында, гомум иҗат кануннарында! Ә инде аның милли хасиятләре турында да беркадәр күзаллау тудырасыбыз килә икән – алар күптән ачыкланган: музыкаль әсәрләрдәге пентатоника кебек үк, поэтик фикер йөртүебез, андагы поэтик күзәнәкләр дә үз телебезгә, миллирухи барлыгыбызга, берничә мең елга сузылган үз әдәби традицияләребезнең еракка киткән тирән тамырына барып тоташа! Әдәбиятның структур-функциональ табигатен искә алып эш иткәндә, моңа төшенү авыр түгел. Иҗаттагы бер-берсеннән аерылгысыз бу ике этапның һәркайсы шагыйрь үзенчәлегенең төрле аспекттагы сыйфатын: беренчесе күбрәк аның башлангыч потенциаль шигъри мөмкинлеген, икенчесе исә сүз остасының конкрет әлеге жанрга бәйле төстә ирешкән композицион уңышнәтиҗәсе хакында сөйли. Бу ике төрле ракурстан чыгып карау авторның табигый максат-омтылышын, эзләнүләрен, иҗат сулышын һәм, ниһаять, әсәрдәге табышказанышларын, кимчелекләрен бик ачык күрсәтеп тора. Тик аларны бергә кушып бутамаска гына кирәк.
Р.Фәйзуллинның берьюллыкларында поэтик фикерләү һәм жанр таләбе аерылмас бербөтенлек хасил итә, чөнки алар шигъри күзәнәктән аерылып җитмәгән. Аны кайсы яктан күрәсебез килсә, ул шул ягы белән безгә әһәмиятле булып тоела:
Күңелгә иш – ертык болытлар...
(Хәсрәтле чакта)8.
Кешенең бу – табигатьтә эчке үз дөньясы белән аваздаш таныш моң-сурәт табып алып юануы. Ул гаҗәеп табигый – натураль, рухи халәт биредә жанр таләп иткән һәртөрле өстәмә көйләнгән-көчәйтелгән ритм-үлчәм (аһәң), рифмалардан (кабатланган яңгыраш) азат (бер юлда чагылыш тапкан тын алуда аларның һич кирәге юк һәм бу мөмкин дә түгел). Әмма әлеге охшашлык ассоциациясе тудырган дүрт сүзле эстетик берәмлектә поэтик фикерләүнең нигезен тәшкил иткән сәнгати (шартлы) шигъри күзаллау – поэтик микрокүзәнәк инде бар.
Дөрес, автор аңа конкрет исем куеп – логик дәрәҗәгә күтәреп, билгеле бер төгәлләнгән конкрет жанр-әсәр икәнлеген дә искәртә. Әмма поэтик җегәре белән ул барыбер авторның күбрәк эчке шигъри потенциаль фикерләү рәвеше хакында сөйли.
Авторның иң уңышлы берьюллыклары көтелмәгән ассоциатив тойгы уятулары шул ук башлангыч һәм тәмамланган әсәр функциясен башкарулары белән кызыклы: монда шагыйрьнең нечкә психолог һәм рәссамлык талантын сизми калмыйсың – болар сүз-тасвирга күчәр-күчмәс тышка бәреп чыккан табигый кичерешле әзер шигъри картина-этюдлар! Күбесе күңелдә дәвам итүне сорап аваз салган лирик башлангычлар:
Елады кан Елан елында. (Сөюсез ел)
Толымланып салынып төште Күк сагышы. (Яңгыр)
Дулкын иңнәрендә кабынды учаклар... (Иделдәге шәфәкъ)
Күзләр чагыла яшисе килүдән! (Кар яктысы)
--------------------------
7 Татар әдәбияты тарихы, сигез томда. – 6 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2018. – 412-433 б.
8 Равил Фәйзуллин. Сайланма әсәрләр. Алты томда. 1 нче том: Кыска шигырьләр. Казан: Татар. кит. нәшр., 2005.– 29-192 б.
Кайберләре исә бөтенләй исем куюны да артык санаган яртылаш сүзсез аккан фикер сөреше – хикмәтле фәлсәфи хакыйкать!
Каберләрнең бар – тик туган елы... (Каберләрнең бар...)
Паремиологик әсәр буларак, бу тасвирлар аткан ук кебек тойгы яисә фикер чаткысы аша максатларына төгәл барып ирешә торган афористик, эффектлы жанр берәмлеге.
Авторның икеюллыклары оригинальрәк, кызыклырак ачышларга тагын да баерак. Аларда да тасвирның поэтик егәре һәм икеюллыкның жанр үзенчәлеге буларак композицион төгәллеге безне бердәй сокландыра:
Кына тулы кан.
Тышында чәчәк сурәте... (Тарих)
Өметемнең күзе шундый зур!
Керфекләре генә ябылмасын!..
(Очрашкач)
Рухи халәт белән аның тышкы чагылышы арасына сузылган поэтик күпердән укучы биредә әсәрнең исеменә кадәр әнә шундый сынаулы, хикмәтле озын шигъри юл уза.
Менә ишек ачылыр да хәзер –
мине суырып алыр салкын юл...
(Хушлашыр алдыннан)
Шагыйрь чынбарлыкны шулкадәр якыннан торып, халәт-тасвир берлеген шундый сиземле итеп сүзгә күчерә ки, шартлы психологик рәсем, тормыш дөреслеге үзеннәнүзе күңелгә кереп утыра сыман!
Һәр уңышлы табылган икеюллыгында без авторның рәссамлыгы һәм нечкә психологлыгы белән янәшәдә башкалар язмышына гаҗәп сак карашы, милли әхлагыбызның аерылгысыз фәлсәфи атрибуты – кешелеклелеге белән очрашабыз:
Икәү фотога төшкәнсез.
Син – барыбер уртада! (Үземнеке!)
Җыерчыкларыңның болары – минем борчулардан...
Ә болары – үз бәхетең көннәреннән. (Карадым да текәлеп...)
Алдагы ике юллык текстта гамәл һәм поэтик очыш тирбәлеше масштаблы эчке халәт кайнарлыгына әверелә:
Кулыңда чуерташ кына.
Ә миндә инде дулкын! (Кабыну)
Икеюллыкларда еш кына халкыбызның меңьеллык поэтик акылы терелгәндәй була:
Ил мантырга теләмәсә,
халкыннан дошман эзләр. («Ил мантырга теләмәсә...»)
Шагыйрьнең зирәк фикер йөртү нигезенә дә аның хикмәтле акыл көче салына:
Гел бер телдә язылган тарих –
«Әнисенең уңган кызы!..» («Гел бер телдә...»)
Бик еш кына кырыс яшәү хакыйкатен авторның газаплы үз эчке тормыш тәҗрибәсе ачып җибәрә: Минем хәлгә төшәр өчен
Сиңа менәргә әле! (Бер яшь каләмдәшкә)
Берьюллыклардагыча ук, әлеге икеюллыкларның жанр чыганакларын эзләп тә әллә кая барасы түгел, милләт рухының, татар фикер йөртүенең ул үз табигате кысаларында формалашкан. Нәкый Исәнбәт туплаган өчтомлык мәкаль-әйтем, сынамышлары белән таныш булган кешегә моны раслап-исбатлап торасы юктыр дип беләм. Р.Фәйзуллин икеюллыклары шуларның яңа заманда чагылыш тапкан һәм авторлаштырылган дәвамы буларак кабул ителә:
Кешенекен урлагансың –
Шуңа китек күмәчең... (Өлеш)
Ир-ат, егет – бөтенебез –
Хатын-кыз ятиме без! («Ир-ат, егет – бөтенебез...»)
Монда – бер яктан, бар көченә томырылып чапкан Шигърият дөлдөлен иярләп алып, аны заманнан калышмаслык итеп тагын да кызулатып камчылау, икенче яктан, якты яшәү чаткысының нәни ут сыман кабынып сүнүен хәтерләткән тормыш хакыйкате, поэтик җан талпынышы.
Шагыйрьнең өчьюллыклары башлыча чынбарлыкның лирик герой күңелендә кузгаткан шартлы – ассоциатив чагылышына нигезләнеп оеша:
Торналар китеп бара.
Кош канатлары орынгач,
Болытларның күңеле тулды. (Көзге яңгыр)
Беренче юлда нейтраль объектив табигать күренеше тасвирланган. Икенче өлештәге табигать исә – кешеләштерелеп, субъект призмасы аша җанландырылган күңел халәте.
Поэтик фикерләүдә бер-берсеннән шактый ерак тоелган, әмма чынбарлыкта гаҗәп якын күрше булып яшәгән әлеге янәшәлек ассоциациясе микросурәтләре, бигрәк тә аларның өчьюллык белән чикләнгән кыска формалары, чыннан да, японнарның хокку кебек поэтик жанрларын хәтерләтеп куя9.
Йолдыз атылды.
Сабый бала форточкадан
Кулын сузды. (Омтылыш)
Бүгенге татар шагыйренең дөнья шигърияте казанышларыннан, шул исәптән япон поэзиясендәге бу төр жанрлар белән дә яхшы таныш булуы һич гаҗәп түгел. Шулай да автор иҗатының эволюцион үсеш юлын күзаллап, мин аның табышларын да, кимчелекләрен дә япон поэзиясе кысаларында эзләүдән, «хокку жанрына хас традицион сыйфатларны милли җирлеккә яраклаштырып үзләштерә»10 дигән бәя бирүләрдән ерак торам. Шагыйрьнең һәр талпынышын үзебезнең милли фикерләү хасияте традицияләрендә күзаллау күпкә нәтиҗәлерәк дип саныйм. Һәрхәлдә, авторның уңышлы табылган поэтик казанышларын бу тышкы жанр охшашлыгы түгел, ә бәлки аның милләте тудырган үз поэтик җегәре билгели. Алда китереләсе мисаллар да моны тулысынча раслап тора.
Таз эчендә орчык малай.
Пар эчендә ата елмаюы:
«Арка ышкырга кешем бар!» (Горурлык)
Моннан соңгы өчьюллыкта без янәшәлек ассоциациясенең автор нерв җепселләрен тагын да киеренкерәк халәткә китергән очрагына тап булабыз:
Яз җитүгә,
Беренче булып
Таудагы кабер ачыла. (Хәтер)
Ә алдагы шигырьдә бу төр ассоциациягә авторның логик фикере килеп кушыла:
Тын бүлмәдә шәп вазада җикән камыш.
Ханым күлмәк салгандагы җил
ул бик аз шул... (Әсир)
Чираттагы мисалда лирик герой халәте, охшашлык ассоциациясе аша трансформацияләнеп, әсәрнең идеясенә – яшәү-тормыш кодрәтен раслауга алып чыга:
Көнбагышка ябышып үлгән.
Ачык күзләрендә
икешәр кояш. (Көн уртасында үлгән солдат)
----------------------------
9 Татар әдәбияты тарихы, сигез томда. – 6 нчы том, Казан: Татар. кит. нәшр., 2018. – 412–433 б.
10 Шунда ук. – 416 б.
Дүртьюллык кыска шигырьләренең татар-төрки шигъриятендә гарәп-фарсы робагыйлары белән үрелеп үскән озын тарихы бар. Әлеге хикмәтле поэтик жанр бик күп татар классик шагыйрьләренең яратып кулланылган шигъри сүзе булып тора. Иҗатында Р.Фәйзуллин да аларны актив фәлсәфи көрәш чарасына әверелдерә.
Шунысын да әйтергә кирәк, авторның дүртьюллыкларында инде тасвир нигездә логик фикерләүгә корыла: шуңа алар рациональ, кискен, кырыс, максатчан булып яңгырый. Логик фикерләүгә корылганлыктан, башка телләргә тәрҗемә итү ягыннан да бу төр микросурәт, шактый җиңеллек тудыра. Моңа өстәп тагын Р.Фәйзуллин дүртьюллыкларының, нигездә, традицион яңгырашлы ритм-рифма чаралары белән дә көчәйтелүен билгеләп үтү мөһим.
Әлеге кыска логик тезис-җөмләләр аша шагыйрь үзенең тулы яшәү программасын тергезә: Шатлыкны бик җиңел димә,
Кайгыны бик авыр алма.
Һәр икәве – олы сынау
Кешелеге булган җанга. (Җиңел димә)
Автор тынгысыз тормышының Олы мәхәббәт белән мәңге аерылгысыз булуын белдерә:
Нык тораммы, чайкаламмы,
Күккә ашаммы, аваммы...–
Хурлыгымның ахыры бул,
Зурлыгымның дәвамы! (Яме!)
Гасырлар дәвамында кылыч-хәнҗәр кебек үткенләнгән фикри тасвир чарасы шагыйрьнең көндәлек рухи көрәшендә аерылгысыз төп корал. Алар ярдәмендә ул еракка төбәлгән масштаблы фәлсәфи гомумиләштерүләрен ясый:
Бөекләр булган җуйганбыз.
Гасырлар – ерак ара.
Кайта-кайта «Тукай!» – дибез, –
Ул шул яңарак яра... (Әүвәл дә булганнар...)
(Дәвамы журналның 08,2023 ел санында)
"КУ" 08,2023
Фото: unsplash, авторның шәхси архивыннан.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев