10 (октябрь), 2022
ШИГЪРИЯТ ҺӘМ ЧӘЧМӘ ӘСӘРЛӘР
«Мәйдан – батырлар өчен!» әдәби конкурсы:
Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Без барабыз, ул килмәс... Повесть. ...............................3
Айрат СУФИЯНОВ. Хак Тәгалә безне җанлы иткән... ... Шигырьләр. .....................87
Равил САБЫР. Фәхрине үтереп ташладылар. Роман. ..............................................92
Лилия ФӘТТАХОВА. Вакыт күк тарала хәятнең өннәре... Шигырьләр. ................132
Рафис СӘЛИМ. Агыйделнең бу ягында. Хикәя. .......................................................136
Рифат СӘЛАХ. Вакыт ага... көзге яңгыр булып... Шигырьләр. ................................139
КАРДӘШ ХАЛЫКЛАР ӘДӘБИЯТЫ
Якуп ӨМӘРУГЛЫ. Хикәяләр.
Төрекчәдән Зарина МОСКАУ, Карлыгач МУКАШЕВА һәм Рафис КОРБАН тәрҗемәләре. ...................................................143
ЮБИЛЕЙЛАР
Фоат ГАЛИМУЛЛИН. Аны Мәскәү таныган (Юныс Сафиуллинга – 75 яшь).......152
ӘДӘБИ ТӘНКЫЙТЬ
Тәлгат ГАЛИУЛЛИН. Хисчән фикерле шагыйрь
(Рәшит Әхмәтҗанов иҗаты турында уйланулар). .................................................157
ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ЧИТ ТЕЛЛӘРДӘ
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА. Хикәянең дәвамы бар. .......................................................167
Әлфинә СИБГАТУЛЛИНА. Төркиягә Казан күчтәнәче. ....................................168
ИДЕЛ БУЕ БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕНДӘ ИСЛАМ ДИНЕН КАБУЛ ИТҮНЕҢ 1100 ЕЛЛЫГЫ
Илдус ЗАҺИДУЛЛИН. XVI гасырның икенче яртысы – XYIII йөзнең уртасында Идел-Урал төбәгендә ислам дине. ...............................................................................................174
ХӘТЕР
Шамил СИРАҖЕТДИНОВ. Бабалар җиренә тартылу. ..................................182
ГАЗИЗ ТАВЫШЛАР
Бүген дә уйланып укырлык. (Гали Хуҗиның тууына – 110 ел).
Сәхифәне Нәсим АКМАЛ алып бара. ..................................................................186
ПЕЧӘН БАЗАРЫ
Дамир БӘДРИЕВ. Сәяхәтче чебеннәр. Юмористик хикәя. .................................188
«Казан утлары» архивыннан. .................................................................................172
Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан. ....................................................................190
-
Кем эзләгәнен тапты?
Илдә янып егылганчы Безне бәхет көтәме? Гадел яшәеш кайда соң, Җир астында? Күктәме? -
Бу илдә
Бу илдә – балбаллар илендә – Табынып яшиләр ялганга: Җан кыйган кылычның очында Кан түгел, җиңүле гамь барга. -
ХИСЧӘН ФИКЕРЛЕ ШАГЫЙРЬ
Олы тарихлы татар шигърияте, саный-атап китсәң, гаҗәеп үзенчәлекле, тирән эчтәлекле мирас калдырган исемнәргә бай икән. Һәркайсы үзенә насыйп тормыш вә иҗат юлын узган. -
Кояш өчен
Кояш өчен көрәш бара җирдә, Ут атыла, җаннар кыела... -
Мәгънә эзлим
Мәгънә туа – бәбкә пипелдәсә, Мәгънә туа – таллар шауласа. -
ФӘХРИНЕ ҮТЕРЕП ТАШЛАДЫЛАР (дәвамы)
Кешенең күңеле – океан, аның нинди генә уйлары булмас? -
ФӘХРИНЕ ҮТЕРЕП ТАШЛАДЫЛАР (дәвамы)
Үз илен ташлап китә алган кеше өчен ун балалы хатынны ташлау да берни тормый! -
Кошчык
...Зинданда зынҗырсыз төш күрә Илемнең ирекле коллары... -
Күк гыйлемен бирче
Хикмәткә тап булган чагыммы? – Туктап калды вакыт агымы. -
Сүз көтмәгез миннән...
Сүз көтмәгез миннән, мин үзем дә Көтәм сүзне олпат агайлардан. -
Алма ява
Көзге җилдә җиргә алма ява — Җыр явамы шулай, кем белә? -
ФӘХРИНЕ ҮТЕРЕП ТАШЛАДЫЛАР (дәвамы)
– Сез беләсезме минем улымның хәзер кайда икәнен? – диде Диләрә калтыравык тавыш белән. – Беләм. – Кайда ул?! -
Дүшәмбе
Иртә белән кеше бураныдай – Каршы ала безне дүшәмбе. -
Аны Мәскәү таныган
Менә мин дә заманыбызның зыялы, талантлы, зәвыклы улы Юныс Габдулла улы Сафиуллин турында хәл кадәренчә җыеп, бер сүз әйтергә телим. -
АГЫЙДЕЛНЕҢ БУ ЯГЫНДА (хикәя)
– Әти, ул шәһәрдә яшәгәндә, ышанасыңмы, юкмы – шушы төтен исенә чаклы сагындыра икән! Агачның менә шулай шарт-шорт януына чаклы сагындыра... Дөрес, кухняда газ януын күрергә була анда... Анда таш та таш, әти... Гел туйдырып бетерә икән ул таш. Йортлар – таш, тротуарлар – таш, коймаларга, эскәмияләргә тикле таш. Таштан йөри-йөри аяклар арый, ташка карый-карый күз арый. Ничек чыдый кеше шул таш арасында... -
ХИКӘЯНЕҢ ДӘВАМЫ БАР
Татар әдәбиятына мең ел дисәк тә, бу вакыт аралыгы, асылда, шигърияткә карый. Һәм ул әсәрләрнең күбесе төрки халыкларның шактые өчен уртак. -
Мең-мең шөкер
Мең-мең шөкер, хыялым да якты, Сау-сәламәт, исән, үлмәгән! -
ФӘХРИНЕ ҮТЕРЕП ТАШЛАДЫЛАР (дәвамы)
Мин бу хәлдән соң бер әйбергә инандым: татар татарны якламый, батыра гына. Татар башын татар ашар, дип юкка гына әйтмәгәннәр инде. Урыс ата-аналары килеп туган проблемаларда бары тик сез үзегез, татарлар гына гаепле, диделәр, мин алар белән килешәм. Булган мөмкинлекләрдән файдаланып калырга кирәк иде, балда-майда гына йөзмәскә, алма пеш, авызыма төш, дип, көтеп ятмаска иде. -
Минем йөрәк инде ярты гасыр...
Ярты гасыр инде йөрәгемне Сөю саклап килә. -
Икенче җәйгә кадәр
...Күңелдә һаман яз булса, Җәйләр дә артык сыман. -
УН ДОЛЛАР (хикәя)
Аңа һәрвакыт таможня хезмәткәрләренең пассажирларга мөнәсәбәтендә илнең тышкы дөньядан яшерен эчке тормышы чагылган кебек тоела иде. Юлда күп йөргән кеше таможня хезмәткәрләренең үз-үзен тотышына карап, үзе очып килгән илнең сәяси һәм икътисади хәлен, халкының грамоталылыгын һәм тормыш-көнкүрешенең нинди булуын чамаларга мөмкин. -
Дөнья каһвәсе
Бер мизгелгә аерылып тор син Дөнья дигән чиксез каһвәдән. -
БАБАЛАР ҖИРЕНӘ ТАРТЫЛУ
– Илһам абый, сезнең абыегыз да әйбәт җырлый дип әйтәләр, – дидем мин. – Әйе, – диде ул. – Шофёр булып эшли. Махсус музыкаль белеме юк. Без барлыгы биш туган. -
Уйлар
Дүрт ягыгыз – кыйбла, димәдем лә... Әй, уйларым, кая таралдыгыз?! -
ФӘХРИНЕ ҮТЕРЕП ТАШЛАДЫЛАР (дәвамы)
– Бу флешкада «Кызыл балан»ның бөтен «кара бухгалтерия»се җыелган. Һәрбер документта – синең имзаң. Бушка килгәннең атасы үлгәнне белми идеңме әллә син? Берни эшләмичә гомер буе директор кәнәфиендә утырып, рәхәтләнеп, бушка акча алып ятармын дип өметләнгән идеңме? Һәрнәрсә өчен кайчан да булса түләргә кирәк. -
Без авылдан килдек
…Корымаска өндәп, асылыма Туган туфрак сөтен имезә… Без авылдан килдек… -
ФӘХРИНЕ ҮТЕРЕП ТАШЛАДЫЛАР (ахыры)
– Фәхрине үтереп ташладылар, дияр иде Кадыйр. Ашыкмагыз, җегетләр! Сезнең беркая да ашыгасы калмады, алдагы берничә елга тормышыгыз билгеле. Мине үтерү турындагы җинаять эшен тикшерү комитетында инде тәмамлап, тегеп куйдылар, бөтен имза-пичәтләре урынында, акчасы түләнгән. -
Усаллана барабызмы?
Усаллана барабызмы? Гаепсезнең Бер гаепсез булуына шигебез бар... -
ТӨРКИЯГӘ КАЗАН КҮЧТӘНӘЧЕ
Анкараның абруйлы «Һәҗә» нәшриятында «Хәзерге көн татар хикәяләре» исемле китап басылып чыгу, Төркиядә яшәгән татарлар һәм татар теленә, мәдәниятенә гашыйк төрекләр өчен гаять матур бер бүләк, тәмле күчтәнәч булып иреште. -
БЕЗ БАРАБЫЗ, УЛ КИЛМӘС... (повесть)
Бу афәт башланганнан бирле кешеләрнең күпләп-күпләп урын өстенә егылуы, ис тә, тәм дә тоймыйча, сулыш алалмыйча интегеп, бүлнискә озатылуы, көн саен кемнеңдер вафат булуы турындагы хәбәрләргә колак хәтта күнегеп килә иде инде. Әлеге коточкыч хәлләр бик якында, янәшәдә генә булса да, миңа кагылмас, читләп үтәр дигән өмет уты вакыт-вакыт пыскып янса да, кайчак бик ялкынланып дөрләсә дә, ул ут бар иде. Гаҗәп, аңа сүнәр өчен күп кирәкми икән... -
Яратучы ярлыкамас
Яный бүген тереклеккә Давыл алды тынлыгы. -
Вакыт ява
Вакыт ага... Көзге яңгыр булып -
БЕЗ БАРАБЫЗ, УЛ КИЛМӘС... (дәвамы)
Сабыйларына күз-колак булырга вакытлары да, хаклары да җуелган әниләрнең кул-аягын колхоз эше тышаулаган: алар кем өчендер бары тик эш аты... Шуның аркасында төзәтеп булмас үкенечләре дә җитәрлек шул. Кәүсәр абыйсының язмышын гына кара... Аны күреп белмәсә дә, әти-әнисе өчен мәңгелек яра икәнен бик яхшы белә Фәйзелхан... Эштән кайтып килешләренә унбер яшьлек улларының үле гәүдәсе генә каршы алсын әле... -
Керәле-чыгалы
– Мин ишеткәнне ишеттең лә кичә, Ничек кенә түзәсең селкенмичә?! -
БЕЗ БАРАБЫЗ, УЛ КИЛМӘС... (дәвамы)
Таң атканда гына өй эче кинәт тынлыкка күмелде. Тынычланып, башын мендәргә терәгән Мөкәррәмәгә генә йокы кермәде. Сыер саварга иртәрәк икәнен чамалап, черем итеп алырга җыенса да, күзләре шыр ачык иде. Үрмәкүч пәрәвезедәй чолгарга иткән уйлар ятьмәсеннән котылырга теләп, әле уңга, әле сулга әйләнде – йөрәгенә тынгылык иңмәде. -
БЕЗ БАРАБЫЗ, УЛ КИЛМӘС... (дәвамы)
Кайберләренең иренендә ана сөте дә кибеп бетмәгән иде, җир йөзендәге мондый мәрхәмәтсезлеккә – тарихтан сабак ала белми әледән-әле кабатланып торучы сугыш афәтенә, адәм баласы булып туганнар йөзендәге вәхшилеккә шаккатып туймагандай, кайсы шомырттай кара, кайсы күк йөзедәй зәп-зәңгәр күзләрен шыр ачып катып калган иде. Алар арасында күпме якташларын, күпме татарларны күрде Гарифҗан! -
БЕЗ БАРАБЫЗ, УЛ КИЛМӘС... (дәвамы)
Район Сабан туе башкачарак. Халык көрәшкә чыгучыларны исемләп белә, һәрберсенең үз җанатары бар, алдан ук фаразлаучылары та табыла. Керәшен егетләре, бертуган Степан һәм Николай Кузнецовларның да, Алабуга милиция мәктәбе тренеры Володя Солгуновның да батыр дигән даннары тирә-якка таралган. Менә, быел да көрәш мәйданында шулар бил тота. -
Шауласын
...Тоташсын ярсу диңгезгә Уйлары ашкынулы... -
Әюп пәйгамбәрнең чишмәсе
Каршы якта гел ургылып торсын Әюп пәйгамбәрнең чишмәсе. -
СӘЯХӘТЧЕ ЧЕБЕННӘР (юмористик хикәя)
«Никләр генә эләктек шушы машинага? Саф һавалы авылыбызга тизрәкләр генә кайтып китсәк иде», – дип, беравыздан уфтандылар. Җан иясе кайда да ияләшә дигәндәй, берничә көннән дусларыбызга хәл кереп, кала урамнарын урап кайтырга ниятләделәр. -
БЕЗ БАРАБЫЗ, УЛ КИЛМӘС... (дәвамы)
Фәйзелхан, сабырлык һәм тынычлыгын бер ноктага тупларга теләп, сөлге тоткан кулларын бер җыеп, бер язып алды. Күз кырые белән генә мәйдан читендә ак кепкасын кырын салган әтисенә, аякларын бөкләп, үләнгә утырган энесе Шәфкатькә карап куйды. Ничек тә сынатмаска иде... Сынатмаска... -
БЕЗ БАРАБЫЗ, УЛ КИЛМӘС... (дәвамы)
Кайтуын кайтты да Фәйзелхан, шәһәр ыгы-зыгысына, аның спортзалларына ияләшеп өлгергән рухы гына ел буе тынгылык табарга ашыкмады. Подстанциягә бара-кайта, ә ярты җаны шәһәрдә калгандай тоела. -
БЕЗ БАРАБЫЗ, УЛ КИЛМӘС... (дәвамы)
Күз ачып йомган арада Фәйзелхан белән Вилне бүре өередәй әйләндереп алган төркем аларга артык сораулар биреп маташмады. Фәйзелхан үз өстенә берьюлы ташланган берничә малайны уңга-сулга селтәп томырырга җитеште, карлы боз өстендә аяк тая, кызлар озатырга гына яраган үкчәле ботинкалар өерелеп сугышканда комачау итә. -
БЕЗ БАРАБЫЗ, УЛ КИЛМӘС... (дәвамы)
– Ярты ел элек мин машинага гариза калдырган идем, ничегрәк икән анда? – диде ул, теге вакытта үз кәгазе кереп чумган папкага ишарәләп. – Ярты ел? Соң, апаем, син түгел, саллы-саллы директорлар ничә еллар чират көтә... – Ханымның яшькелт күзләренә, нечкә иреннәренә көлемсерәүле елмаю йөгерде. -
БЕЗ БАРАБЫЗ, УЛ КИЛМӘС... (дәвамы)
Ят инде Казанда, бүлнис түшәменә күз текәп... Бәләкәй генә бер вирустан җиңелергә әзер булып. Менә адәм көлкесе... Ә бит нинди чаклар бар иде! Бөтен Татарстанның, һәр авылында, һәр районында, шәһәрендә берсеннән-берсе көчле үз батыры булган, шул батырлар барысы бергә көч сынашкан башкаласыннан, баш батыр исемен үз җилкәңә салып, башыңны мәгърур тотып кайтып киткән чакларың бар иде бит! Исеңә төшер, Фәйзелхан, исеңә төшер. -
БЕЗ БАРАБЫЗ, УЛ КИЛМӘС... (дәвамы)
Шулай, Фәйзелхан абыйсы хак әйтә: авылның җан тамыры өзелмәсен дисәң, яшьләр кирәк шул, яшьләр, аларның күлне күккә асар елгырлыгы кирәк... -
БЕЗ БАРАБЫЗ, УЛ КИЛМӘС... (ахыры)
Бүген. Берничә сәгатьтән ул «кичә» булып калыр. Иртәгә яңа «бүген» туар. Мәңгелек үлчәү бизмәнендә мондый «бүгеннәр» бәлки тузан бөртегенә дә тормыйдыр... Ул «бүген»дә синең шушы урында, шушы халәттә булуың тикмәгә түгел, димәк, синең өчен шулай хәерле – шуны аңлау хәлне җиңеләйтә, ахры.