ХИКӘЯНЕҢ ДӘВАМЫ БАР
Татар әдәбиятына мең ел дисәк тә, бу вакыт аралыгы, асылда, шигърияткә карый. Һәм ул әсәрләрнең күбесе төрки халыкларның шактые өчен уртак.
Татар әдәбиятына мең ел дисәк тә, бу вакыт аралыгы, асылда, шигърияткә карый. Һәм ул әсәрләрнең күбесе төрки халыкларның шактые өчен уртак. Татар хикәясе (гомумиләштереп әйтсәк, чәчмә әсәрләр) яңа заман әдәбиятының үзенчәлеге, ул XIX гасыр ахырында, XX гасыр башында гына мәйданга чыга. Без хәтта аның беренче нигез ташларын куючыны да атый алабыз. Ул язучы, тарихчы, этнограф Каюм Насыйри (1825–1902). Идел буе татарлары XIX гасыр дәвамында урыс патшасына төрле мөрәҗәгатьләр, хатлар язып, үз телләрендә көндәлек матбугат булдыру хыялы белән яшиләр. Ләкин Беренче урыс инкыйлабына кадәр (1905 ел) моңа һич тә рөхсәт булмый. Газета яки журнал нәшер итү хыялына ирешә алмагач, Каюм Насыйри еллык календарьлар чыгара башлый. Шуларда үзенең кыска хикәяләрен, рус һәм төрек телләреннән тәрҗемәләрен бастыра. Әйтергә кирәк, аның әсәрләре әле дә әдәбият сөючеләрдә кызыксыну уята, ә «Әбүгалисина» дигән хикәясе балалар өчен нәни китап булып кабат-кабат нәшер ителә.
Әлбәттә, аңа кадәрге гасырларда да төрки-татарлар арасында хикәяләр язылган, нәшер ителеп тә, кулъязма килеш тә халык арасына таралган. Ләкин аларда нәкъ менә шушы җирдә генә була торган вакыйгалар сурәтләнми диярлек. Әллә алар Мәскәү кенәзлегенең Казан ханлыгын яулап алганда (1552 ел), күп кенә матди һәм рухи байлыклар белән бергә юкка чыкканмы? Сакланып калган хикәяләрне яңа заманда иҗат ителгәннәр белән чагыштыру шактый кыен, аларның күбесе дини-схоластик. Ләкин арада әле дә кызыксынып укырлык хикәяләр бар. Алар, асылда, «Кәлилә вә Димнә» сюжетларына корылган. Әлеге нәзирәи хикәяләрдә авторлар хәтта эротиканы да артык кыенсынмый гына кертеп җибәрә.
Егерменче гасыр башыннан яңа татар әдәбияты кеше ышанмастай уңышка ирешә: Россия империясенең төрле шәһәрләрендә дистәләгән газета-журналлар чыга, китап нәшриятлары пәйда була, йөзләгән язучылар әдәби мәйданга чыга. Күпләргә кинәт булып тоелса да, моның, әлбәттә, алшартлары булган. Аларның беренчесе – ике гасыр арасында татар буржуазиясенең көчәюе, мал туплавы, икенчесе – татарлар арасында ныклы мәдрәсәләр системасының (ягъни мөстәкыйль татар мәгарифе!) инде гасыр дәвамында гамәлгә керүе. Гасыр башында мәдрәсәләрнең күбесендә Шиһабетдин Мәрҗани, Исмәгыйль Гаспралы кебек милләт юлбашчыларының тәэсирендә яңа ысул белән – җәдитчә укыта башлыйлар. Әлеге агым да татар әдәбиятының алга таба юнәлешенә нык йогынты ясый.
Менә инде гасырдан артык хикәя татар укучысының әдәбиятта иң яраткан жанры булып тора. Аның кыскалыгы, фикергә, сурәтләргә бай булуы биредә иң беренче шарт, билгеле. Кинаяләр, шигърияткә хас алымнар, интрига булганда хикәянең әһәмияте, мавыктыргыч көче тагын да арта. Егерменче гасырда язылган хикәяләрнең бөтен бер панорамасын күзалдына китерер өчен үзе дә атаклы хикәяче булган Мәгъсүм Хуҗин төзеп чыгырган «Татар хикәясе антологиясе. Егерменче гасыр» (2001 ел) китабы белән танышу да җитә. Анда йөз унсигез автор кергән. М.Хуҗин әлеге хикәяләрне өч йөздән артык авторның әсәрләре арасыннан сайлап алган. Прозаның нинди генә юнәлешендә язылган хикәяләр юк анда! Сатира да, традицион реализм да, фантасмогория дә, фәлсәфи риваять формасында язылганы да.
Шушы ук күп төрлелек XXI гасыр хикәясенә дә хас. Төрек кардәшләргә тәкъдим ителәсе әлеге антологиягә без утыз исән-сау язучының утыз хикәясен сайладык. Әлбәттә, хикәячеләр күп, ләкин китапның күләме чикле, шуңа күрә шушы жанрда аеруча танылу алган авторларның гына әсәрләрен ирештерергә мәҗбүрбез. Китапны әзерләү вакытында шуларның берсе, күренекле язучыбыз Әхәт Гаффар кинәт вафат булды. Ләкин без, кагыйдәгә хилафлык килсә дә, антологиянең эчтәлеген шул килеш калдыру дөрес булыр дигән нәтиҗәгә килдек. Мәрхүмнең рухына дога булып та барсын әлеге хезмәт.
Хәзерге татар хикәяләренең антология булып Төркиядә нәшер ителүе – татар әдәбияты өчен олы вакыйга. Әдәби багланышлардан тыш, бу әле ике тугандаш халык арасында мәдәни, иҗтимагый элемтәләрнең һаман да нык булуы турында сөйли. Яшерен-батырын түгел, аларны юкка чыгарырга теләүче көчләр дә бар. Әлеге китапны нәшер итәргә алынган «Һәҗә» нәшрияты хезмәткәрләренә, Татарстан ягыннан – шушы эшкә хәерхаһ булган иҗтимагый эшлеклеләрдән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовка, Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зариповка ихлас рәхмәт. Рәхмәтнең иң олысы, әлбәттә, Антологиянең тәрҗемәчесе, моңарчы да уннан артык татар китабын төрек укучысына тапшырган Фатиһ Кутлуга.
Әдәби багланышларыбыз киләчәктә дә дәвам итсен, иншалла! Арабыз ерак булса да, күңелебез якын.
"КУ" 10, 2022
Фото: архив
Теги: публицистика
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев