Логотип Казан Утлары
Шигърият

Без авылдан килдек

…Корымаска өндәп, асылыма Туган туфрак сөтен имезә… Без авылдан килдек…

1

Без авылдан килдек… Алып килдек

Әнкәйләрнең хәер-догасын.

Юлдаш иттек, хәтер, гамь яшәгән,

Татар таҗын бизәп, ямь яшәргән

Гореф-гадәт, әхлак дөньясын.

Без авылдан килдек… Алып килдек

Бал исенә төреп, җан хисен.

Нәзафәтле, тыйнак сөйгән ярның

Карашыннан тамган таң төсен.

Без авылдан килдек... Алып килдек

Чишмәләрнең көмеш чыңын да.

...Куллар һаман сузылып калган килеш –

Күк чагылган чәчәк чыгына.

Без авылдан килдек... Язмышларны

Җирсү төсе кушып чигәбез.

Алга, дибез, әллә чынбарлыкта

Көчсезләнеп... артка чигәбез.

Киңлекләрнең сулышыннан язып,

Таш капчыкта иза чигәбез.

...Сизелми дә арткан чал чәчләрнең

Биләмәсе инде – чигәбез.

Без авылдан килдек... Алып килдек

Урман шавын, кырлар исен дә.

Бака туен тыңлап әсәрләнгән

Ай-йолдызлы зәңгәр кичен дә. 

2

Без авылдан килдек... Эшләп үскән

Ир-егетләр, кызлар булып та.

...Ах, ничекләр, белмим, акланырбыз

Авыл бушап калган минутта?..

Шуны уйлап янам мин утта.

Бездән башка авыл үксез, ятим...

Сәбәпчесе без үк түгелме?

«…Шәһәрнеке итеп булмый икән,

Туган ягын изге Ватан иткән

Әтәч кунаклаган күңелне...» 

Без авылдан килдек… Алып килдек

Йөрәкләргә төйнәп бар моңын.

Туган якның үпкәләве юкмы

Тавышында тальян гармунның?

Яшәсәк тә, чит казанда кайнап,

Олы-олы эшләр майтарып,

Авыл җанын җыр-бишеккә салып,

Кичер диеп, күзләренә багып,

Бирә алырбызмы?

Бирә алырбызмы кайтарып?..

Башлангычым – чишмә, көмеш суын,

Әллә яшен коя диңгезгә?

Тавыш-тынсыз гаҗизлегем сыктый

Башын төртеп туган нигезгә.

…Корымаска өндәп, асылыма

Туган туфрак сөтен имезә…

Без авылдан килдек…
 

"КУ" 10,2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев