Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кояш өчен

Кояш өчен көрәш бара җирдә, Ут атыла, җаннар кыела...

Кояш өчен көрәш бара җирдә,
Ут атыла, җаннар кыела...
Әйтерсең лә, безгә нурлар белән
Мәңге сүнмәс бәхет коела.
Кояш өчен көрәш бара җирдә,
Аһ, өзелә күпме гомерләр.
Өйләр сала кеше, гөлләр чәчә –
Гөл өстенә оча күмерләр...
Кояш өчен көрәш бара җирдә,
Җылы җитми микән кешегә?
Үз дустыннан көнли, күршесеннән,
Туганына хәтта үчегә...
Ә кешеләр ялгызлыктан гаҗиз –
Җан дусларын таба алмаган.
Оялмыйдыр алар адәмнәрдән,
Оялмыйдыр хәтта Алладан.
Кояш өчен көрәш бара җирдә:
Бер бәндәне кыра бер бәндә,
Ялгызлыкта калган күңелләргә
Җылы җитми торган бер мәлдә.

 

"КУ", 10, 2022

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев