Логотип Казан Утлары
Шигърият

Керәле-чыгалы

– Мин ишеткәнне ишеттең лә кичә, Ничек кенә түзәсең селкенмичә?!

Тирә-юньне тыңлап торгач бик озак,

Сул колакка дәшкән икән Уң колак:

– Мин ишеткәнне ишеттең лә кичә,

Ничек кенә түзәсең селкенмичә?!

– Үземнең дә аптыраган чак, туган,

Бу Хуҗама, белмим, нәрсәдер булган.

Ишеткәнгә төшенергә теләми дә

Чыгара да ата, хәтта иләми дә.

P.S. Керәле дә чыгалыга калгач хәлләр,

Кемнәр генә бер-берен соң аңлар, жәлләр?
 

"КУ" 10, 2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия мәсәл

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев