Логотип Казан Утлары
Шигърият

Күк гыйлемен бирче

Хикмәткә тап булган чагыммы? – Туктап калды вакыт агымы.

Хикмәткә тап булган чагыммы? –
Туктап калды вакыт агымы.
Яфрак төшеп тынды учымда.
Басып тордым балкыш очында,
Җаным белән күккә ашыпмы?
Саташыпмы, Җирдән качыпмы?
Ләйлә, күреп, зәңгәр киңлеккә
Чиксезлектән дәшкән иреккә
Мәҗнүннәрчә мин соң гашыйкмы?
Җирдә татымаган бәйрәмгә
Назлап туймаган да гамь-ямьгә
Тоташыпмы? Серен ачыпмы?
Кәүсәр чишмәсенең тыныннан
Һушымны ук җуйдым шашыпмы?
Мөлдерәмә тулган хис-касәм,
Йолдызларның дымын иснәсәм,
Түгелергә тора ташыпмы?
Күкнең капусы да ачыкмы?
Арынып аң соңгылыгыннан,
...Төшенермен кебек соңыннан...
Көн-төн сорый шуңа аһ-ваһым:
– Күк гыйлемен бирче, Аллаһым!

"КУ", 10, 2022

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев