ФӘХРИНЕ ҮТЕРЕП ТАШЛАДЫЛАР (дәвамы)
Үз илен ташлап китә алган кеше өчен ун балалы хатынны ташлау да берни тормый!
14. Бабам Сталин белән кочаклашып йөрмәгән
– Үз илен ташлап китә алган кеше өчен ун балалы хатынны ташлау да
берни тормый! Бала җоны да селкенми аның, – диде Галимҗан. – Беркайчан да
аңламадым бәхет эзләп, башка илгә китүчеләрне, аңлый да алмам инде, мөгаен.
– Гомер бер генә бирелә бит, Галимҗан, шуны кешечә яшисе килә, –
диде Илгизәр, елмаеп.
– Ничек була соң ул кешечә? Без хайванча яшибезмени? – диде Галимҗан.
– Әле беркөнне генә Росстат хәбәр итте – игътибар ит, Галимҗан, «Голос
Америки» түгел, Росстат! – Россиядә яшәүчеләрнең бишесенең берсе, үзәк
канализациягә кушылмаган йортларда яши икән. Авылда, гомумән, өч
кешенең икесе! Бу ни дигән сүз? Бу кешеләр XXI гасырда ел әйләнәсенә
җәен дә, кышын да, урамдагы бәдрәфкә йөри дигән сүз! Шулмы синең
кешечә яшәвең? Ул мәгариф, медицинаның җимерелеп бетүен әйтеп тә
тормыйм инде. Илдә трусик та текми башладылар бит хәзер!
– Бүген авылларда да бәдрәф күп кешенең өендә инде, – дип кайтарып
сукты Галимҗан. – Ялкауларга карама син, тырышып эшләүчеләрнең ничек
яшәгәненә кара.
– Газ өстендә яшәп, ил халкының күпмесе утын яга! – дип дәвам итте
Илгизәр. – Күпме кеше пенсия күрми үлеп китә! Өстәвенә пенсия яшен
арттырып та куйдылар әле хәзер. Чиста булмаган су эчеп, күпме кешенең
тешләре коела!
– Син безнең өчен борчылма, суны чистартып эчәрбез!
– Рактан күпме кеше үлә! – дип дәвам итте Илгизәр шул бер кызган
килеш. – Ә аны бит кешеләрне тикшереп торсаң, килеп кенә чыккан мәлендә
күрсәң, дәвалап була. Дарулар чыгару турында уйларга кирәк, балалар
өчен иркен, матур, уңайлы уен мәйданчыклары төзү турында, компьютер,
смартфоннар, электромобильләр чыгару турында уйларга кирәк, корал
культын үстерү турында түгел!
– Очма, очма шулкадәр! – дип кырт кисте Галиҗан. – Булды, җитте!
Әкренләп кенә барысы да эшләнә тора бит. Йортлар да төзелә, аларда шәп
кенә балалар мәйданчыклары да бар, искеләрен дә яңарталар.
– Хәзер бер әйбер күрсәтәм мин сиңа, – дип, Илгизәр телефоныннан
нидер эзли башлады. – Ә, менә таптым, тыңлагыз! «Мин ярты-порты
сөйли белмим, хәйләли дә белмим, бу минем холкыма туры килми. Россия
үзенең якты киләчәген дини караш-агымнарда – мистицизмда, аскетизмда,
пиетизмда да түгел, ә мәдәният, мәгариф, гуманлылык үсешендә күрә. Аңа
вәгазьләр кирәкми (туйды инде ул аларны тыңлап!), догалар да кирәкми
(ул аларны тәкрарлап арды инде!), аңа халыкның уянуы, россиялеләрнең
үзләренең кеше икәннәрен искә төшерүләре, гасырлар буе пычракта һәм
тирестә тапталган абруйларын күтәрүләре, аек акыллы һәм гадел кануннар
кабул ителүе һәм аларның мөмкин кадәр нык үтәлүе кирәк. Моның урынына
без котчыккыч күренешле илне күрәбез: монда берәүләр икенче кешеләр
белән сату итә; адәмнәр үз-үзләрен исем белән түгел, кушамат белән атап
йөртәләр – Ванька, Стешка, Васька, Палашка, диләр; ниһаять бу илдә
шәхес, намус, милеккә кагылышлы бернинди гарантияләр дә юк, ул гына
да түгел, хәтта полиция тәртибе дә юк, ә бары тик төрледән-төрле карак
чиновникларның урлашыр өчен корылган дәү-дәү корпорацияләре генә бар.
Хәзерге вакытта ил күләмендәге иң тере сорауларның берсе – бүгенге көндә
кабул ителгән кануннарны булса да катгый үтәүне тәэмин итү. Моны хәтта
хөкүмәт тә сизә, бу хөкүмәт тарафыннан кулланылган кыюсыз, нәтиҗәсез,
ярым-йорты чаралардан да күренә. Гаеплеләрне дә, гаепсезләрне дә тотып
ярырга кирәк, дисез сез. Анысы инде аның бездә еш була торган хәл, хәер,
хаклы кешене ешрак кыйныйлар, бигрәк тә ришвәт бирерлек мөмкинлеге
булмаса, гаепсездән шундук гаеплегә әйләнә». Белинскийның Гогольгә
язган хатыннан өзек бу. Беләсезме кайчан язган? Йөз җитмеш дүрт ел элек!
Йөз җитмеш дүрт! Бүген язган кебек бит! Белинский Зальцбруннан җибәрә
бу хатын. Әле шунысын да искәртә, Россиядә яшәсәм, мин бу юлларны яза
алмас идем, ди. Ә син, Галимҗан, һаман нидер яхшырыр дип ышанасың...
– Компьютер-смартфоннарга килгәндә, аларны хәзер без генә түгел
Америка да Кытайдан кайтарта, – дип куйды Галимҗан, Илгизәрнең
Белинский хатын укуын ишетмәгәндәй. – Әйе, барысы да ал да гөл түгел.
Тик син шуны онытма: безнең ил сугыш аркасында башкалардан ярты
гасырга артка калган – мәңгелек яра бит ул!
– Тарих укытам, дидеңме әле син, Галимҗан? – дип сорады Илгизәр.
– Әйе, ә нәрсә булган?
– Молотов-Риббентроп килешүе турында сөйлисеңме соң укучыларыңа?
– Бөек Ватан сугышы темасына мәктәп программасында алты сәгать
бирелгән. Ул вакытта гына балага барлык нечкәлекләрен дә аңлатып бетереп
булмый. Сугышның кайчан башланган, кайчан беткәнен истә калдырса,
әйбәт инде, – диде Галимҗан.
– Сөйләгез тарихны һәрьяклап, надан балалар тәрбияләмәгез! – диде
Илгизәр.
– Без тарихны беләбез, Илгизәр, – диде Галимҗан.
– Белеп бетермисез шул менә! – диде Илгизәр, тынычлана алмыйча.
– Минем бабам Ленинград фронтында бер күзен калдырып кайткан,
аның баш сөягеннән ничәмә-ничә мина кыйпылчыгы чүпләп алганнар
госпитальдә. Аның гомерлек инвалид булып калуында Гитлер, Муссолини,
Черчилль, Рузвельт – барысы да гаепле! Ә бабамның соң ни гаебе бар? Ул
бит сугышта Сталин белән кочаклашып йөрмәгән!
– Вермахт армиясенең гади солдаты Гитлер белән кочаклашып
йөргәнмени? Беләсеңме, миңа нимес авылларында шактый йөрергә
туры килде. Безнең бабайлар шикелле гап-гади кешеләрне мәҗбүриләп
җибәргәннәр сугышка! Әллә аларның ниндидер бөек идея өчен үләсе
килгәндер, дисеңме? Бер дигән сыра эчеп, матур табигать кочагында яшәп,
тыныч тормышта иген үстереп яткан ирләрнең сугышка барасы килгәндер
дисеңме? Аларны да аналары елап озатып калган!
– Төкерәм мин илемә басып кергән нимеснең анасы елаганына! –
ачуыннан Галимҗанның күзлеге ялтырап куйды.
Галимҗан сикереп тә торды, бар көченә селтәнеп, Илгизәрнең авызына
тондырмакчы булды, тик аның кулы нишләптер һаваны гына ярды. Ул моңа
бер мизгел аптырап торды, ни булганын аңламады, аннары гына идәнгә
күзе төште: Хамис Илгизәрнең өстенә атланып, авызын йодрыгы белән
төя иде инде.
– Кем оккупант? Минем бабай да оккупантмы?! – дип акырды Хамис.
– Хамис, җитте! Нишлисең? – дип кычкырды Диләрә. – Галимҗан, аер
аларны! Нишләп карап торасың?
– Хәзер, аерырмын, төйсен инде әзрәк шуның сасы авызын, – диде
Галимҗан тыныч кына. Көзгегә караган иде, Кадыйр, елмаеп, баш бармагын
күтәреп күрсәтте, шәп, янәсе.
– Җитте дим, Хамис! – дип илерде Диләрә. – Галимҗан!
Тегесе теләмичә генә килеп, Хамисны артыннан кочып алды да
торгызып, Илгизәрдән читкәрәк алып китте.
– «Можем повторить!» Әйеме, Сансыз? – диде Илгизәр. Ул идәндә
утырган килеш ярылган ирененнән аккан канны кулы белән сөртеп куйды.
– Можем шул! Әллә тагын кирәк?! – дип, Хамис Илгизәр ягына
тартылды, тик Галимҗан аны җибәрмәде.
– Берсендә мин ничектер ялгышып, «Фольксваген» автосалонына
яңа модель презентациясенә эләккән идем, – диде Галимҗан. – Тантана
башланганчы квартет уйнады, ике скрипка, альт, виолончель. Шундый
идиллия инде менә бер яктан карасаң. Тик анда ике нимес тә килгән иде:
берсе сап-сары, икенчесе җиз кыңгырау кебек җирән. Үз телләрендә
мыркылдап йөриләр болар нидер. Бабай искә төште дә, аның сугышта
күзен калдырулары, башы тулы мина кыйпылчыклары турында уйладым
да, җанымда бу ике нимескә карата шундый көчле җирәнү катыш нәфрәт
хисе уянды, мин сиңа әйтим, шундый нык итеп ачуым чыкты, әздән генә
болар белән сугыша башламадым! Үтерегез, аңламыйм: ничек шулар иленә
күчеп китеп, шулар белән бергә яшәргә була?
– Минем бер дус хатынның әти-әниләре яшь чакта Казакъстанга киткән
булганнар, – дип сүзгә кушылды Диләрә. – Казакъстанга, нимес иленә
түгел. Ә аларның биш баласы да монда, Татарстанга, кем әйткәндәй,
бер төенчек күтәреп кайтып, үз тормышларын нульдән башлап, яңадан
үзләре корганнар. Шул дус хатынымнан кызы берсендә сораган: «Сез
нигә монда кайттыгыз соң? Казакъстанда бит баерак яшиләр, климат та
яхшырак?» – дигән. Без Ватаныбызга кайттык, дигән дус хатыным. Менә
шундый без, Илгизәр. Син аңламый торган ватанпәрвәрләр без – үзебезнең
илебезне яратабыз. Теләсә кайсы бала ата-анасын яраткан кебек. Чөнки
ул безнең туган ил! Ә син, еллар узгач, туган илеңә бөтенләйгә кайтырга
уйламыйсыңмы әллә? – дип сорады Диләрә.
– Әйе, синең дә кайтасың килә башласа картайгач? – дип өстәде Хамис.
– Кайтса ни? Сезнең ни эшегез бар?
– Әгәр үләргә монда кайтырга уйласаң, синең сүзләрең бик аңлашылып
бетми, – диде Галимҗан. – Син ни өчендер – белмим, аңламыйчамы,
әллә юриме – ил белән идарә итә торган номенклатура һәм халыкны
бер итеп күрәсең. Тик бездә алай түгел бит ул. Хөкүмәт үзе аерым,
аның үз максатлары, халыкның үзенеке. Безнең бабайлар, совет халкы –
оккупантлар түгел, киресенчә, азат итүчеләр. Европа халыклары өчен дистә
еллар буена бу шулай булды, какшамас нәрсә төсле иде, тик соңгы елларда
Европа лидерларының сәясәте үзгәрде, алар өчен, гомумән, бернинди
изге нәрсә дә юк. Син сөйләгәннәрдән шул аңлашыла: Илгизәр, күрәсең,
хәзер мәктәпләрдә нимес балаларына совет солдатларын оккупантлар дип
өйрәтәләрдер. Ә без үз балаларыбызны үзебезчә тәрбиялибез – туган илгә,
Ватанга мәхәббәт хисе сеңдерергә тырышабыз аларга. Дөрес эшлибезме,
юкмы икәнен син белә алмыйсың, Илгизәр. Чөнки сиңа таныш нәрсә түгел
ул туган илгә мәхәббәт. Син башка дәүләттә яшисең һәм шул дәүләтнең
гимнын җырлыйсың.
– Авызыңны ерып, адвокат сорап утыргач, башта мин сине җитди
сөйләшмисең, дип уйлаган идем, – диде Диләрә. – Троллинг бу, мин әйтәм.
Аннан тыңлап утырдым, утырдым да... Минем бер сорау бар сиңа, Илгизәр.
Әгәр безнең илдә тәртип юк икән, яки булган тәртип сиңа ошамый икән, шундук
чыгып качарга кирәк дигән сүзме? Бәлки тәртип булсын өчен үз өлешеңне
кертергә тырышырга кирәктер? Әгәр син үз илеңне ташлап киткәнсең икән
инде, Алманиядә барысы да ал да гөл икән, анда сиңа рәхәт икән, ник шунда
тыныч кына яшәп ятмыйсың соң син? Һаман бездәге начарлыкларны чокып
чыгарасың, бездә монда хәлләр алама икәнен исбатламакчы буласың. Койма
артыннан өреп яткан эт кебек, билләһи! Ничектер политинформация сәгатендә
утырган кебек тоя башладым мин үземне. Син безне сукыр дип уйлыйсыңмы
соң? Берни күрмиләр, аңламыйлар болар дип уйлыйсыңмы? Барысын да
күрәбез, барысын да аңлыйбыз без, дурак түгел. Тик бездә, синең күзлектән
чыгып караганда, җүнсез илдә яшәүчеләрдә, позитив, яхшы кәеф һәм оптимизм
күп мәртәбәләр артыграк. Һәркем кайда тели, шунда яши. Минем Төркиягә
дә, Чехиягә китәргә дә мөмкинлекләр бар иде. Мин китмәдем. Бу – мин үзем
сайлаган язмыш, мин шулай теләдем. Менә кешечә яшәү, дисең син, әйеме?
Ә чынлыкта сине бит бөтенләй борчымый бит минем ничек яшәгәнем. Дөрес
әйтте Галимҗан, ялкауларга карама син, тырышларга кара. Гаиләләрдә икешәр
машина, кулларында айфон гына, чит илләрне дә күрмәгән кешеләр түгел, ял
вакытында барып, биш йолдызлы кунакханәләрдә яшәп кайтабыз. Тик ничә
кешедән ишеткәнем дә бар, мин үзем дә шулай, күп дигәндә, бер атнадан
туябыз, җитә безгә шунысы да. Менә шушы җүнсез ватаныбызга кайтасыбыз
килә, аңлыйсыңмы син шуны?
15. Дуслар серпентарие
– Биш йолдызлы отельдә яшиләр алар, имеш! Бер атнада ни күрәсез, ни
аңлый аласыз соң сез? – диде Илгизәр, мыскыллы елмаеп.
– Ә ни күрергә, ни аңларга тиеш инде без синеңчә? – дип сорады
Галимҗан.
– Без барыбыз да татарча сүзләр әйтәбез кебек, тик сөйләшү барыбер
төрле телләрдә килеп чыга, – диде Илгизәр. – Туган ягымны мин дә бик
яратам, сагынам. Ләкин дөньяны чынлап торып танып белер өчен күп
укырга гына түгел, күп йөрергә, күп күрергә кирәк. Күпне күргән кешеләр
белән аралашырга кирәк. Алар белән сөйләшү дә гел икенче төрле. Үз
оясыннан башын чыгарып, тирә-якны да күзәткән, төрле илләрдә булып,
аларны чагыштыра алган, плюс-минуслары турында фикер йөртә алган
кешеләр белән аралашу кызык. Ә гомерендә үз авылыннан чыкмаган кеше
белән ни турында гәпләшеп була? Кишер үстерү белән колорадский жук
темасынамы? Ну, окей, анысын сөйләштек ди, ә тагын нәрсә турында?
– Әти-әниең белән ни турында сөйләшәсең? – дип сорады Галимҗан.
– Әйе, ни йөрәгең белән ташлап киттең син аларны? – дип өстәде Диләрә.
– Бердән, мин аларны ташламадым, кимендә елга бер кайтып торам
яннарына, – диде Илгизәр. – Болай да телефоннан гел сөйләшеп торабыз.
Хәзер җайлы бит, интернет заманы, видео белән дә күпме телисең, шуның
кадәр сөйләшергә була.
– Алар белән дә кишер үстерү, колорадский жук турында сөйләшәсеңме?
– Юк инде, – диде дә Илгизәр, бераз уйланып торгач, дәвам итте. – Хәер,
әйе, бәрәңге, тавык-чебеш тирәсендә инде күбрәк сөйләшү. Образлы итеп
әйткәндә. Аллага шөкер, аяк-куллары йөри, үз-үзләрен карыйлар. Кыскасы,
кишер үстереп яталар шунда бакчада, аларга башка нәрсә кирәкми дә.
– Вот заладил бу! Кишер дә, кишер! – дип ырылдады Хамис. – Чөгендер
үсә әле тагын бакчада, суган, кыяр, помидор, җиләк!
– Ә менә бабай андый түгел иде, – диде Илгизәр сагышлы, ямансу тавыш
белән. – Менә ичмасам кеше иде ул! Курск дугасында булган ул, Сейм елгасы
кып-кызыл булып акты, дигәне нык истә калган. Ләкин сугыштагы үтерешләр
турында сөйләгәнен бик хәтерләмим. Берничә ел элек архивтан үзем эзләп
таптым. Баксаң, шәхсән үзе 10 нимесне штык белән кадап үтергән өчен «За
отвагу» медале биргән булганнар икән аңа. Шул вакытта ул аягын югалткан.
Р А В И Л С А Б Ы Р
115
Дарулар булмагач, бер стакан спирт эчертеп, кул пычкысы белән аягын
кискәннәр. Минем Нәсим бабайны шундый газап-җәфаларга, интегүләргә
дучар иткән нәрсә изге була алмый, дәһшәт булган ул! Ә сугыштан кайткач?
Бабайның иң авырткан урыны иде ул, берничә мәртәбә шул турыда сөйләгәне
истә калган. Менә сез күзалдына китерегез, яшь егетләр, чын күңелдән
ышанып, Ватанны коткарабыз дип көрәшеп кайтканнар һәм инде без
нимесне җиңдек, тормыш яхшырыр дип ышанып, тылда да фронтовикларча
көрәш алып бара башлаганнар. Ә монда сугыш законнары эшләми, тыныч
тормышның үз кагыйдәләре, ә иң мөһиме, бу тыныч тормыш бер дә
яхшырмый. Аннары алар бит сукыр түгел, күреп торалар: кайберәүләр
сугышка бармый калганнар, тегеләй-болай алдаштырып баеп ятканнар. Ә
фронтовиклар шинель белән генә кайткан, җиң сызганып, эшкә тотынганнар.
Аларның бит күбесе Европада тормыш ничек корылганын, аларның ничек
яшәгәнен үз күзләре белән күреп кайткан. Тик фронтовикларга тормышны
үзләре теләгәнчә көйләргә ирек бирмәгәннәр. Шуннан соң инде гаярь егетләр
бер-бер артлы сына башлаган, алардагы күңел күтәренкелеге, дәрт-дәрман
сүнгән, балаларча беркатлылык белән уйлау, наивлык беткән. Шуннан алар
орден-медальләрен салып ташлап, тыныч тормыш законнарына буйсынып,
үзләре дә тормыш җаен җайларга дип башларын иеп, муеннарына камыт
киеп дигәндәй, эшкә җигелгәннәр, бик күбесе үзләренең Ватан сугышы
чорындагы матур уй-хыялларын, теләк-планнарын онытканнар. Ә бүгенге
хәлләр мең мәртәбә начаррак, хәтта куркынычрак. Минем бабай халык
байлыгын талап ятсыннар дип сугышмаган. Ул оныклары урыс рухында
тәрбияләнсен, татарлар икенче сортлы булсын дип тә сугышмаган. Беләсегез
килсә, аның борынгы бабасының үз мәдрәсәсе булган, ул анда хәтта укытырга
Гали Чокрыйны чакырып китерткән булган. Нәсим бабай безне, оныкларын,
тормышка башкача күз белән карарга өйрәтте. Гел чит ил радиоларын тынлый
иде ул, совет телевизорыннан, «Правда» гәзитеннән башканы күрмәгән
кешеләргә дөнья хәлләрен ипләп кенә аңлата иде. 74 яшендә үлеп китте.
– Ватанны, әнине сайлап алмыйлар, Илгизәр. Ватаныңны ничек бар –
шулай яратырга кирәк, – диде Галимҗан. – Без – крестьян баласы, безнең
кендек җиргә бәйләнгән. Бер ай туган авылга кайтмый торсам, һава
җитми башлый, яшәү өчен уңай энергетика бирә миңа туган якларым.
Авыл урамыннан бер урасаң, су буйларына, чишмәгә төшеп менсәң, басу
юлыннан бер үтсәң, урманга беразга гына булса да кереп чыксаң, бөтен
арыганлыкларың бетә, яшәргә көч аласың үзеңә.
– Ни дисәң дә, Илгизәр, барыбер үз илем – алтын бишек, кеше иле – үтә
тишек, дигәндәй, анда барыбер чит мөһит, чит культура, чит кешеләр. Син
барыбер алар өчен үз кеше түгелсең, – диде Диләрә.
– Бер футболчы бар иде – Осаз Одемвингие исемле, – дип куйды
Галимҗан. – Иде дип, хәзер дә исән инде, күптән түгел генә уйнаудан
туктады. Каны яртылаш татар. Атасы – Нигериядән, анасы – татар хатыны,
Рәйсә исемле. Ташкент мединститутында укыганда өйләнешкәннәр. Алсу
исемле сеңлесе бар моның. Шул Осаз бер интервьюсында әйткән, Мәскәүдә
без Алсу белән кара дип исәпләнәбез, Нигериядә ак диләр, кая барсак та
үз итеп күрмиләр, дигән.
– Әйе, татар каны барлыгы сизелеп тора шул бу футболчыда, сүзләрендә
мескенлек ярылып ята, – диде Илгизәр. – Басынкылык, изелгәнлек, рухсызлык
татарның ДНК-кодына кереп урнашкан микәнни инде? Ничек бетмәсен инде
бу татар? Коллык психологиясе канына сеңгән микәнни шулхәтле?
– Без барыбыз да – Аллаһ коллары, – дип куйды Галимҗан.
– Мескен коллар сез! – диде Илгизәр, ярсый башлап. – Пенсия яшен
күтәреп куйдылар, сез ләббәйкә тотасыз, бөтенләй бирми башласалар да,
рәхмәт, дип, әппәр әйтәчәк кешеләр сез!
– Карале, брат! – диде кинәт Хамис Зөлмәткә. – Син бит суд була дигән
идең түгелме соң? Ә монда ниндидер диспут бара, тарих, эмигрантлар
турында? Негрлар да килеп керде монда хәзер.
– Бик әйбәт сөйләшү бара, мин бик канәгать! Тик менә иң кирәкле, иң мөһим
сүз әйтелмәде әле һаман. Тиздән яңгырар дип ышанам, – диде Зөлмәт Хамиска.
Аннары башкаларга дәште. – Дәвам итегез, зинһар, безгә игътибар итмәгез.
– Әйтеләсе сүз әйтелде, ахрысы, инде, – диде Галимҗан. – Акыллы
кеше үзе эчкән коега төкерми, Илгизәр. Кем арбасына утырсаң, шуның
җырын җырлыйсың, ди, әлбәттә, татар мәкале, тик нимес ипиен ашыйм
дигәч тә син...
– Нимес ипиенең ни катнашы бар монда? – диде Илгизәр. – Мин
ашаган иң тәмле ипи – нимеснеке, беләсегез килсә. Улым да шулай ди.
Ашап караган булсагыз, бәлки сез дә шулай дип әйтер идегез. Сыйфатлы
ул чөнки. Нимес ясаган башка әйберләр кебек үк. Нимес туфлиен бер
кигәч, «Спартак»ны бер дә киясе килми бүтән, БМВда йөргәч тә «Лада»га
утырасы килми.
– Син, Илгизәр, читтән карап, туган илеңне мыскыллап ятма, килешми
җегет кешегә, – диде Галимҗан. – Безгә ничек яшәргә кирәк икәнен бездән
дә яхшырак белсәң, мәктәптә балаларны бездән шәбрәк укыта алсаң,
кыскасы, алай бик оста булсаң, кайт та эшләп күрсәт, менә шулай кирәк,
диген. Вәт булырсың җегет!
– Да! Не учи учёных, карочы говоря, – дип кыстырды Хамис.
– Без белгәнне балалар инде күптән киптереп элгән. Алар бездән
ушлырак, үткенрәк, Аллага шөкер, – диде Илгизәр. – Башы булган, әз
генә уйлый-фикерли белә торганнары барысы да Көнбатышка чыгып таю
турында хыяллана.
– Ә син каян беләсең барысы да икәнен? – диде Галимҗан.
– Барысы да димәдем мин, башлыраклары, дидем. Каян беләсең дип...
Социаль челтәрләрдән, сораштыру нәтиҗәләре дә шуны күрсәтеп тора.
Гомумән, бу беркемгә дә сер түгел, – диде Илгизәр.
– Балаларда инде бөтен өмет, – дип авыр сулады Галимҗан. – Алар безгә
караганда уңышлырак, бәхетлерәк булыр дип ышанасы килә. Яхшырак
яшәрләр, иреклерәк булырлар, безгә караганда күбрәккә ирешерләр дип
өметләник.
– Карале, Штирлиц! А тебе не кажется, что син ыслишком много
ызнаешь? Тебе череп не жмёт? – диде Хамис.
– Кушаматың бигрәкләр дә нык туры килеп тора инде үзеңә, Сансыз! –
диде Илгизәр, елмаеп. – Кем килгән иде соң минем янга, гаиләне Алманиягә
күчереп булмас микән, дип? Мөмкинлек булганда таеп калырга кирәк,
дигән иде, ә?
Р А В И Л С А Б Ы Р
117
Хамис, йодрыкларын йомарлап, янәдән Илгизәр ягына ыргылган иде,
Галимҗан җәһәт кенә аның каршына төште һәм кочаклап алды.
– Туктале, тукта, Сансыз! – диде Галимҗан. – Монысы ни дигән сүз
булды моның тагын?
– Җибәр! – дип ырылдады Хамис. – Алдаша ул! Илгизәр үзе чакырды
мине! Кадыйр безне болай гына калдырмас, берәр нәрсә уйлашырга кирәк,
диде.
– Нәрсә соң ул берәр нәрсә? – Галимҗан һаман Хамисны җибәрергә
җыенмый иде әле.
– Сора үзеннән! Мин каян белим? – диде Хамис.
– Ну, нәрсә турында сөйләштегез соң? – дип сорады Галимҗан, үҗәтләнеп.
– Ну, мыркылдады инде ул шунда нәрсәдер, Кадыйрның төрмәдән
чыгуына әзер булып торырга кирәк, ул безне гафу итмәс, диде. Ә без гафу
итмәслек нишләгән соң шулхәтле? Тегеләй дә, болай да исәпләп карадык
та инде... Җибәр әле мине, Буржуй! Нәрсә баядан бирле кочаклашып
торасың?! Син тегенди ыштули?! – дип, Хамис Галимҗанны үзеннән
читкәрәк этеп куйды. – Ну, ярар, әйдә, әзерләнәбез. Ә ничек? Окоплар,
дзотлар казыйбызмы? Отстреливаться будем, Кадыйр безне үтерергә
килгәндә? Идиотизм какуй-то...
– Әйе, идиотизм булганга монда хөкем көтеп утырабыз бит инде, – диде
Илгизәр.
– Ну, сатлыкҗан икәнсең, Штирлиц! Белә идем канишны предатель
икәнеңне, тик бу хәтле үк сатлыкҗан булырсың дип күзалдына да китерә
алмый идем! – диде Хамис, ярсып.
– Син үзең кем соң? – дип кычкырды Диләрә Хамиска. – Шундый ук
сатлыкҗан бит инде үзең дә!
– Минем беркемне дә сатканым юк! – диде Хамис. – Туган илемне дә
ташлап китмәдем мин, кайберәүләр кебек!
– Әмма җыенгансың! Кеше күк ат җигә дип, син дә күк бия җикмәкче
булдыңмы?! Димәк, син дә нәкъ Илгизәр кебек хаин! – диде Диләрә.
– Менә! – дип сикереп торды Зөлмәт! – Ниһаять, иң төп сүз әйтелде!
Кайчаннан бирле шушы сүз яңгыраганын көтеп утырган идем!
– Нинди сүз тагын? – диде Илгизәр.
– Төп сүз – сатлыкҗан, хаин, – диде Зөлмәт.
– Берни аңламыйм, башымда бөтен нәрсә буталып бетте, – диде Илгизәр.
– Барысын да аңлыйсыз сез, Илгизәр, – диде Зөлмәт. – Күзләрегездән
күреп тордым, мин майор дигәч тә барысын да аңлаган идегез инде.
– Ләкин бу бит шантаж! – диде Илгизәр. – Ә иң мөһиме: мин аңламыйм,
нигә әллә кайчангы пычрак керләрне актарып чыгарырга? Нигә кирәк ул
сезгә?!
– Сез ашыкмагыз, Илгизәр, – диде Зөлмәт тыныч кына. – Башкалар
әле берни белми бит, аларга да аңлатып китик. Шулай итеп, җәмәгать,
әйткәнемчә, төп сүз, ниһаять, яңгырады – сатлыкҗан. Менә ул сатлыкҗан,
сезнең алдыгызда утыра. Ә менә аның сатлыкҗан икәнлеген дәлилли торган
документ.
Зөлмәт кесәсеннән ниндидер кәгазь чыгарып укый башлады:
– Я, Сультиев Илгизар Насихович, паспорт – монда номерлары язылган
– обязуюсь добровольно помогать органам в их работе, скрывая от всех
факт сотрудничества. Принимаю псевдоним Джавдет». Имза куелган, 1999
елның 30 декабре диелгән.
Укып бетергәч, Зөлмәт башын күтәреп, Илгизәргә карады:
– Бу документ турында судка ни хәбәр итә аласыз, гражданин Сүлтиев?
– Бу бернинди кыйммәте, бернинди мәгънәсе булмаган кәгазь кисәге,
– диде Илгизәр, авыр сулап.
– Ничек инде кәгазь кисәге? – диде Галимҗан. – Анда синең имзаң тора,
принимаю псевдоним Джавдет, диелгән. Син донослар язып яттыңмыни
студент чакта? Кем өстеннән? Безнең өстән дә яздыңмы?
– Тынычлан, зинһар, Галимҗан! – диде Илгизәр. – Мин үз гомеремдә
бер генә донос та язмадым. Билләһи дип әйтәм!
– Каян чыккан Джавдет соң ул алайса?
– Хәтерләсәгез, ШТКда бер уеннан соң җыелыш җыеп, җитди сөйләшү
уздырганнар иде, – дип сөйләп китте Илгизәр. – Сәясәт темасына, президент
турында, гомумән, хакимияткә кагылышлы шаяртуларның артык булуы,
башка темаларга күбрәк игътибар итәргә кирәклеге турында сүз барды
анда. Икенче көнне мине проректор кабинетына чакырдылар.
– Кайсы проректор? – дип сорап куйды Галимҗан.
– Социаль мәсьәләләр һәм тәрбия эшләре буенча, – диде Илгизәр. –
Аның кабинетында кырык яшьләр тирәсендәге ир утыра иде. Проректор
мин килүгә каядыр барасым бар дип чыгып китте, без бу ир белән икәү генә
калдык. Ул таныклыгын күрсәтте. Майор Алексей Соколов дип язылган
иде анда.
– Ни сөйләштегез инде аның белән? – диде Галимҗан.
– Әллә нәрсә сөйләшмәдек инде, – диде Илгизәр. – Һәрхәлдә ниндидер
серле, яшерен әйберләр турында бернинди сүз булмады. Безнең ШТК
командасы турында сораштырды, номерларны ничек әзерләгәнебез белән
кызыксынды, темаларны кем тәкъдим итә, тегесе-монысы...
– Син ни дидең инде? – дип сорады Диләрә.
– Дөресен әйттем, – диде Илгизәр. – Бөтенебез бергәләп уйлап табабыз
гадәттә, бу коллектив иҗат җимешләре, дидем. Майор алдагы көнне
җыелышта булган сүзләрне тагын бер кабатлады. Сәясәт, президент,
хакимият...
– Ә син ничек Джавдетка әйләндең соң? – дип сорады Диләрә мыскыллы
елмаеп.
– Сөйләшү ахырында майор миңа рәхмәт әйтте, без бер-беребезне
аңладык, диде. «Кирәк булган очракта сез янәдән очрашырга каршы
түгелдер бит?» – дип сорады. Юк, мин әйтәм, каршы түгел, безнең
команданың сездән яшереп кылган бернинди эшләре дә юк, безнең бөтен
иҗатыбыз кеше күз алдында, сәхнәдә, дидем. Майор очрашу турында
беркемгә дә әйтмәскә кушты. Мин ярар, дидем. Шуннан ул әйтә: «Мин
сезгә, әлбәттә, тулысынча ышанам, ләкин бездә тәртип шундый инде, менә
бу кәгазьне тутырырга кирәк, подписка о неразглашении бу», – ди. Мин
язып бирдем дә чыгып киттем проректор кабинетыннан. Аннан соң гына
башка типте, «о неразглашении» түгел бит бу кәгазь, «о согласии доносить»
мин әйтәм. Тик терсәк якын булса да, тешләп булмый иде. Шулай бит инде
ул – татарның акылы төштән соң. Тик мин сезгә ант итеп әйтәм – ипидер
менә! – үз гомеремдә беркайчан да, беркем өстеннән дә бер донос-мазар
да язганым булмады. Ул майор белән дә без урамда бер тапкыр ялгыш
кына күрешеп, аяк өстендә тиз-тиз генә сөйләшеп алдык та, бетте китте
шуның белән.
– Сездән ант итәм дигәнне ишетү мәзәгрәк ничектер, – дип куйды Зөлмәт.
– Ә сезгә ничек килеп эләкте ул кәгазь, сер булмаса? – дип сорады
Илгизәр.
– Сер шул, – диде Зөлмәт, елмаеп. – Элек әйткәнне генә кабатлый алам.
Кадыйр бик оста аудара иде кешеләрне үз ягына, теләсә кем белән идарә
итә ала иде. Монысы, бердән. Икенчедән, сатлыкҗаннар бөтен җирдә дә
бар, никадәр генә кызганыч булмасын.
– Ә нәрсәгә кирәк бу сезгә? – диде Илгизәр. – Максатыгыз нидә?
– Мин Кадыйрның васыятен үтәргә бурычлы, – диде Зөлмәт. – Сезне
миңа кирәкле вакытта миңа кирәкле җиргә җыяр өчен бик шәпләп
чакырырга кирәк иде бит.
– Нәкъ Кадыйрча инде бу, – диде Галимҗан, як-ягына каранып. –
Бөтен җирдә символизм, киная. Дүрт төрле арыслан башлары гына да ни
тора – ишектә дә шулар, түшәмдә дә, хәтта урындык аяклары башында
да! Өстәвенә Фемида белән Анубис, патша сараедай җиһазланган, бай
интерьерлы бу бүлмә...
– Чынлап әйтәсеңме син, Галимҗан, көлеп әйтәсеңме? – дип сорады
Илгизәр. – Мондый зәвыксызлыкны беренче мәртәбә күрәм! Кич буе
ниндидер ялган сәнгать! Патша сараеның кызганыч һәм көлкеле бер
копиясе генә!
– Нәкъ менә бу бүлмәгә җыелуга Кадыйрның бер катнашы да юк.
Шәһәрне дә, кунакханәне дә, бу люкс бүлмәне дә мин үзем сайлап алдым,
– диде Зөлмәт. – Символизм-кинаяләрне махсус эзләп йөрмәдем, шулай
туры килде генә ул. Тәкъдир шаяртуыдыр бу, күрәсең...
– Мин алган хат бер дә юмористик стильдә язылмаган иде, – диде
Илгизәр.
– «Крёстный отец» фильмында ничек әле? – дип елмайды Зөлмәт. – «Мин
аңа шундый шәп тәкъдим ясадым, ул берничек тә каршы килә алмый иде»,
– диме? Икенче төрле әйткәндә, сез минем чакыруны читкә какмасын өчен
һәрберегезнең иң авырта торган җиренә басарга, кем әйткәндәй, шкафка
яшерелгән скелетын тартып чыгарырга кирәк иде. Шунсыз киләсе түгел
идегез бит берегез дә монда – бу дуслар серпенатриена. Шулай бит, Хамис?
(Дәвамы бар)
"КУ", 10, 2022
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев