Логотип Казан Утлары
Шигърият

Алма ява

Көзге җилдә җиргә алма ява — Җыр явамы шулай, кем белә?

Көзге җилдә җиргә алма ява —
Җыр явамы шулай, кем белә?
Ни кадәр моң белән тулган җирем —
Алтын белән дөньям күмелә.
Никадәр моң белән тулган сөю,
Син кайтасың икән көзләргә.
Ә мин чыккан идем сине сагынып,
Алтын алмаларны эзләргә.
Ә мин чыккан идем, бик юксынып
Алма булып пешкән чагыңны.
Син бөтенләй үзгәрмәгән икән —
Кояш кебек һаман ягымлы.
Җилфер-җилфер сары күлмәкләрең,
Бөдрә чәчең җилдә тибрәлә.
Әйтерсең лә, көзге күбәләкләр
Очып уйный синең тирәдә...
Әйтерсең лә, сагыш булмаган да,
Әрнү булмаган да шикелле.
Син һаман да яз гүзәле икән —
Битләрең дә һаман сипкелле.
Син һаман да язгы, назлы икән,
Көзләр килмәгән дә диярсең.
Күзләреңдә шаян нурлар уйный —
Әллә син дә мине сөясең?
Көзге җилдә җиргә алма ява,
Бәхет ява микән, кем белә!
Син һаман шул – һаман минем хыял,
Син мәңгегә минем күңелдә!

"КУ", 10, 2022

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев