Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мең-мең шөкер

Мең-мең шөкер, хыялым да якты, Сау-сәламәт, исән, үлмәгән!

Пегас ялын төшләремдә тарап,

Талпынсам да Парнас тавына,

Биләмәм – тар… гүя эләккәнмен

Яктылыксыз гасыр авына.

Кысыр болытларның ятьмәсендә

Чәбәләнгән әллә тургаймын.

...Рәхмәт, язмыш, ярый хәтер саклый

Сөтле исен бәрхет тугайның.

Кояш чыккан якка сабый чакның

Колыннары уза чабышып.

...Туган якка бәйле истәлекләр –

Күңелемнең баллы табышы!

Мең-мең шөкер, хыялым да якты,

Сау-сәламәт, исән, үлмәгән!

Парнас түбәсенә дәшкән юлын

Тау-таш өеп, беркем бүлмәгән...

Өстәгеләр... бәлки, саташасың,

Ычкынгансың тәмам диярләр.

Башкалардан үзгә сәер җаннар,

Үз көченә үзе ышанганнар –

Пегасны да беркөн иярләр...
 

 

"КУ" 10, 2022

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев