Логотип Казан Утлары
Хәтер

БАБАЛАР ҖИРЕНӘ ТАРТЫЛУ

– Илһам абый, сезнең абыегыз да әйбәт җырлый дип әйтәләр, – дидем мин. – Әйе, – диде ул. – Шофёр булып эшли. Махсус музыкаль белеме юк. Без барлыгы биш туган.

Әнием ягыннан да, әтием ягыннан да ата-бабаларым Казан ягыннан. Ике бабам да, әбиләрем дә Әстерхан губернасына әле 1917 елгы инкыйлабка хәтле үк килгәннәр.  

Авылыбызга нигез әтиемнең атасы Гыйләҗетдин бабам һәм тагын Казан ягыннан килгән биш кеше тарафыннан 1917 елның көзендә, әле Вакытлы хөкүмәт идарә иткән вакытта салынган. Икенче елның язында аларга Урта Идел буйларыннан күченгән татарлар кушылган. Алар авыл кору өчен Идел тамагының иң матур урыннарының берсен сайлаганнар. Дәүләтчелегебезнең мең еллык тарихын гәүдәләндергән бу тирәләрнең гүзәллеге хакында 1072–1074 елларда атаклы болгар әдибе Мәхмүт Кашгари язып калдырган.

Идел суы ага торыр,

Кыя төбен кага торыр.

Әгәр дә халкыбызны ике шәхеснең исеме белән генә күрсәтергә кирәк булса, мин Габдулла Тукай һәм Илһам Шакиров исемнәрен атар идем. Тукай исеме буенча беркем дә бәхәсләшеп тормас дип уйлыйм, шулай ук Шакировка да каршы килүче булмас. «Иске кара урман» һәм «Ак калфак» җырларын җырлаганда, аның тавышының матурлыгы һәм көче таң калдыра, аңа карап сихерләнәсең. Күңелдә ихтыярсыз атабабалар җиренә, аның җырларына һәм йолаларына тартыла башлыйсың.

Музыкаль сәләтләре әллә ни зур булмаса да, әтием «Сарман» җырын үзенә бер соклану белән ярата торган иде. Олыгайгач, мин үзем дә бу җырны яратып җырлый башладым. Бөтен мәҗлесләрдә дә җырламыйча калмый идем. Ә Тукайның «Туган тел»ен мин үзем өчен җырлыйм. Мин аны бер дә туктамыйча җырларга әзер, аның һәр сүзе күңелнең әллә нинди яшерен кылларын тибрәтергә сәләтле. Бу күңелдә үз балаңны мең тапкыр кочып сөйсәң дә, аз булган кебек халәт тудыра. 

Авылыбыз тарихы буенча материаллар туплаганда, мин Гөлчирә Касыйм кызы Туйбактина белән таныштым. Аның әтисе Касыйм Шаһиҗиһан улы Әстерхан мөселман хәрби-революцион комиссариаты рәисе булган. Мирза Сәгыйтовтан кызы Әминәгә мирас булып калган буш яткан җирләрдә безнең Яңа Болгар авылын салуда якташларына нәкъ менә шушы кеше ярдәм иткән.

Гөлчирә Касыйм кызы вафат булганнан соң, аның атасы турында җыйган барлык материаллар, фотолар минем кулга күчте. Ул фотоларның берсе 1911 елда Әстерханда төшереп алынган. Шул елны безнең шәһәргә Габдулла Тукай килгән. Ул биредәге татар зыялылары белән очрашкан. Фотода шул очрашу сурәтләнгән. Алар арасында «Идел» газетасы редакторы Сәгыйть Рәмиев, артист Зәйни Солтанов, Касыйм Туйбактин һәм башка күренекле шәхесләр бар. Мин ул фотоны тирән хөрмәт белән кулга алам. Бәлки әле ул фотоны Тукай да үз кулларында тоткандыр! Менә шулай мин «Туган тел»нең авторы белән очраштым! 

Язмышымның икенче зур бүләген мин 1992 елда алдым. 18-23 майда өлкәдә Черноярский районының Ташлы Яр авылында яшәгән татар шагыйрәсе Газизә Сәмитованы искә алуга багышланган татар мәдәнияте көннәре узды. Татарстаннан мәдәният хезмәткәрләренең зур төркеме килгән иде. Аларның бер төркеме безнең авылга килде. 21 майда без кунакларны Икрянин районы чигендә каршы алдык. Автобуска кердек. Анда мин озын гына ябык гәүдәле, башына түбәтәй кигән, тәрәзәдән карап утыручы бер иргә игътибар иттем һәм Алабугадан килгән таныш профессорым Леонид Шәйсолтан улы Арсланов янына килеп, аның белән сүз башладым. Шунда «Идел» газетасының редакторы Әлфия Дәүләтова колагыма пышылдап кына: «Шамил абый, биредә Илһам Шакиров та бар!» – диде. Башка килгән беренче уй: «Булмас ла!» иде. Шуннан «Нишләп булмасын! Нишләп соң әле мин аны танымадым?!» дип уйладым. 

Без Бертюль балык заводына килдек. Кунакларны һәм без – каршы алучыларны цехлар буенча йөрттеләр һәм яшь мәрсин балыкларын үстерү циклларын күрсәттеләр. Мин Илһам Шакировның төркемнән аерылып йөрергә тырышканына игътибар иттем. Аның янына килергә батырчылыгым җитмәсә дә, мин аны күз уңыннан югалтмаска, гел аның артындарак йөрергә тырыштым. Үзе белән янәшә туры килүдән файдаланып, ул миннән мәрсин балыкларының үзенчәлекләре хакында сорады. Мин аңа җавап бирдем. Без шулай итеп сөйләшеп киттек. Авыл кешеләречә тыйнак, тыныч һәм үзенүзе тотышында бернинди дә мактанчыклык күренми иде. «Хәтеремдә әле, клубыгыз искерәк кенә агач бинада иде», – диде ул. Минем дә исемә төште. Минем әле малай чак иде. Язгы ташу вакыты, артистлар елганы аккан бозлар аша кичәргә батырчылык итмәделәр. Башка чара юк, зал шыгрым тулы, бар да артистларны көтә. Тамашачылар хәтта бусагага утырганнар, күп кеше өйләреннән урындык күтәреп килгән. Безнең егетләр елганы кичәр өчен бозлар арасына такталар салып, артистларны авыл ягына чыгарга чакырдылар. Ләкин берсе дә елганы болай кичәргә батырчылык итмәде. Бары тик Илһам Шакиров белән баянчысы Рөстәм Вәлиев кенә риза булды. Илһамны иптәшләре чыкмаска үгетли башлады. Ләкин ул: «Кешеләр көтә бит!» – дип, авыл ягына чыкты. Кунакларның бик сирәге генә мондый батырлыкка барырга мөмкин иде. Авыл бүгенгә хәтле Илһам Шакировның бу батырлыгын һәм аның берүзе сәгатьтән артык җырлавын хәтерли әле. 

Безнең әңгәмә дәвам итте.

– Илһам абый, сезнең абыегыз да әйбәт җырлый дип әйтәләр, – дидем мин.

– Әйе, – диде ул. – Шофёр булып эшли. Махсус музыкаль белеме юк. Без барлыгы биш туган. 

Аннары ул безнең авыл турында сорашты. Мин туган якны өйрәнүче буларак, аңа авылыбыз тарихы турында сөйләдем. Аңа әбиемнең – әтиемнең әнисенең Казан губернасының Әхмәт өязендәге Әхмәт авылыннан булуы хакында әйттем. Илһам абый кызыксынып китте. 

– Бу авыл бүген Сарман районына карый, Сарманнан өч чакрым гына ераклыкта, – диде ул. – Мин үзем дә шул тирәләрдә туганмын!

Шунда минем зиһенем ачылып китте! Менә каян килә икән ул минем «Сарман» җырына мәхәббәтем! Сарман – минем ата-бабаларымның туган җирендә икән бит! Бу тартылуны генетик хәтер белән генә аңлатырга мөмкиндер. Аеруча Илһам Шакировның ата-бабалары белән 
минекеләр бер тирәдә яшәгәннәр.
 Без кунакларны табигатькә алып чыктык. Мондагы тәмле сыйлар белән кунак иттек: мәрсин балыгыннан уха пешердек, кара уылдык белән сыйладык.

Сабан туйларында була торган кайбер уеннарны искә төшердек. Биергә дип уйлагач, баянчыбызның каядыр китеп юкка чыкканын абайладык. Шунда мин үзем белгән «Әтнә» көен уйный башладым һәм Илһам абый беренчеләрдән булып биергә чыкты. Аны биетү минем хәтта хыялыма да кереп карамаган иде.

Кичке якта без Илһам Шакировны һәм тагын берничә кунагыбызны авылыбызның абруйлы кешесе Айшәхан Мәҗитова янына алып бардык. Ул авылга 1917 елда, әле алты яшьлек бала вакытында әтисе Әбүбәкер белән килгән булган. Аның өендә һәркайда чисталык, җыйнаклык, күпләгән чигелгән тастымаллар, чаршау-чыбылдыклар, келәмнәр. Өйдә безгә бала чагыбыздан таныш «Зингер» тегү машинасы, сандык, йөрми торган борынгы дивар сәгате, шәмаил һәм көчле тавышлы будильник – әбекәйнең яшьлек хатирәләрен яңартып тора.

– Илһам, балам, саулыгың ничек? – дип сорады әби, гадәттәге кунак кергәч укыла торган догадан соң.

Ул безгә, аның күз алдында үсеп зур булган кешеләргә дә шулай мөрәҗәгать итә. Илһам абыйның җавабы да шулай ук бик гади генә булды. 

Кич белән кунаклар һәм авыл үзешчәннәре катнашында концерт булды. Илһам абый үз чыгышын икенче каттагы бүлмәсендә утырып көтте. Мин хөрмәт йөзеннән булса да чыгыш ясаучыларны тыңлый алмадым, Илһам абыйны бүлмәсендә ялгыз утыртып калдыру итагатьсезлек булыр иде. Ул миннән:

– Мин җырлаганда да шушында утырырсыңмы? – дип сорап куйды. «Мин сезнең чыгышыгыз вакыты җиткәнне көтеп утырам», дип әйтүе миңа уңайсыз иде. Залда җырлаучыларны икенче каттан гына тыңлап утыру, әлбәттә, бигүк әйбәт түгел, ләкин андый артистлар бездә күпләгән, ә менә Илһам Шакировка аларның берсе дә җитми. Тукай белән Шакировны алыштырырдай шәхесләрнең киләчәктә тагын тууы бик шикле. Минем, бәйләнгән кебек, Илһам артыннан тагылып йөрүем әнә шул аңа булган чиксез хөрмәтем һәм аның зурлыгын аңлаудан иде. 

– Илһам абый, «Сарман»ны җырларсыз әле?!

Ул минем хисләрне аңлады бугай, кулына кәгазь кисәге алып, җыр исемен һәм минем исем-фамилиямне язып куйды. Мин: «Мөмкин булса, «Туган тел»не дә», – дип өстәдем.

– Ярар, «Туган тел»не дә җырлармын, – дип килеште Шакиров.

«Сарман» җыры игълан ителгәч, ул аны: «Шамил Корбангали улы соравы буенча җырлыйм. Ул да чыгышы белән шул яклардан икән. Мин үзем дә шул яклардан», – диде. Соңыннан ул концертта катнашкан барлык җырчыларны сәхнәгә чакырып чыгарды һәм алар белән бергәләп «Туган тел» җыры белән концертны тәмамлады. 

Куплет арасында баян уйнаган арада Илһам җырның икенче строфасын телдән кабатлап, тамашачыларны да аягүрә бастырды һәм барысы да Илһамга кушылып җырлый башлады. Берни белән дә чагыштырып булмый торган рухи күтәренкелек белән һәм йөзләрен күзләрендә җемелдәгән яшьләренә чылатып, яше-карты «Туган тел»не җырлап, кичә тәмамланды.

Барысы да Илһам Шакировка кушылып җырлауларыннан канәгать иде. Менә шундый матур, тәэсирле булып истә калды ул очрашу.                  

 Шамил СИРАҖЕТДИНОВ,  Әстерхан шәһәре.
1992 елгы фотоларны  Мидхәт ШАКИРҖАНОВ төшергән.

1) Илһам Шакиров. 1992 ел.
 2) Кунаклар белән Яңа Болгар мәктәбендә очрашу. 1992 ел. 

 

"КУ" 10,2022

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин Илһам абый башкаруында,, Өченче көнтоташ кар ява,,,Әдрандиңгез,,жырларын бик сокланып мактапелларыннан ук тынладым,койларен бик ярата идем,а хәзер эчтәлеген аңлап тынлыйм,Аның туган көнендә күп җырларын кабатлаптынладым һәм юк ,андый җырчы бүтән булмас дидем.