Логотип Казан Утлары
Шигърият

Минем йөрәк инде ярты гасыр...

Ярты гасыр инде йөрәгемне Сөю саклап килә.

Минем йөрәк инде ярты гасыр

«Яратам» дип тибә.

Минем күзләр күргән һәм күрмәгән,

Мин ишеткән, хәтта ишетмәгән,

Минем куллар тоткан һәм тотмаган,

Минем күңел откан һәм отмаган

Никадәрле гүзәллек бар

Җирдә...

Ярты гасыр инде йөрәгемне

Сөю саклап килә.

Игелекне күреп һәм күрмичә,

Ирек хисен тоеп һәм үлмичә,

Ишләр белән сөхбәт кылып,

ишсезләнеп, гаҗизләнеп,

гарипләнеп, көчсезләнеп,

Исән калу бәхетеннән көлә-көлә...

Ярты гасыр микрогаләмемдә

Падишаһым – Сөю.

Кемдер аңлар, кемдер аңламас та,

Кемдер аклар, кемдер акламас та –

Йөрәгемнең соңгы тибеше дә

«Мин яраттым» дию... 

 

"КУ" 10,2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев