Логотип Казан Утлары
Шигърият

Икенче җәйгә кадәр

...Күңелдә һаман яз булса, Җәйләр дә артык сыман.

Интернет киңлекләрендә

Йөгерә шундый хәбәр.

Хушлашып торыйк әле дип,

Икенче җәйгә кадәр.

Әйтерсең, җәй белән җирдән

Гүзәллек, иләм китә.

Гүяки тормыш туктала,

Көч бетә беләгеңдә.

Гүяки бөтен моң-сагыш

Тугыз ай биләр сине.
Гүяки мәңгелек күкнең

Кинәттән бетәр сере.

Гүяки өзелер җиһан

Галәмнең үзәгеннән.

Гүяки китәр чәчәкләр

Мәхәббәт үзәненнән.

Гүяки шушы бер җәйгә

Бар дөнья яме сыйган.

...Күңелдә һаман яз булса,

Җәйләр дә артык сыман.
 

 

"КУ" 10, 2022

Фото: unsplash

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев