ХИСЧӘН ФИКЕРЛЕ ШАГЫЙРЬ
Олы тарихлы татар шигърияте, саный-атап китсәң, гаҗәеп үзенчәлекле, тирән эчтәлекле мирас калдырган исемнәргә бай икән. Һәркайсы үзенә насыйп тормыш вә иҗат юлын узган.
(Рәшит Әхмәтҗанов иҗаты турында уйланулар)
Моңайсаң – мин булып эндәшер
Җирдәге иң тере тылсымнар.
Кереш кәлимә
Олы тарихлы татар шигърияте, саный-атап китсәң, гаҗәеп үзенчәлекле, тирән
эчтәлекле мирас калдырган исемнәргә бай икән. Һәркайсы үзенә насыйп тормыш вә
иҗат юлын узган. Язмыш аларга туган җиренә, милләтенә, якыннарына тугрылыкка
сынауларын җибәреп кенә торган. Яңалыкка дәгъва итмәстән, исемгә чыгарылган
шагыйрь әйтмешли, «Бер сәфәрдә биш кыямәт кичеп», «сагыш сихерләре ярдәмендә»
исән-имин калган Х.Туфан, уртак ил азатлыгы өчен башларын бүкәнгә, күкрәкләрен
дошман ядрәсе астына куйган М.Җәлил, Ф.Кәрим, А.Алиш, Г.Кутуй, аяк-куллары
хәрәкәтсез калгач та, авызларына каләмнәрен кабып, туган милләтләренә изге
теләкләрен әйтеп калдыра алган Ф.Яруллин, Г.Сәгыйров, Җ.Дәрзаманнар иҗатлары
белән һаман да безнең арада. Шулар янына кылган гамәлләре, чор таләпләренә
сизгерлеге, туган милләтенең һәр әгъзасына бәхет теләп, үз кул көче белән көнен
күргән, гади ташчыдан күркәм шигъри югарылыкка күтәрелгән тагын бер шәхесне
атыйсым килә. Ул – Рәшит Хәниф углы Әхмәтҗанов (1941-1995).
Үзе исән чакта ук «Хыялларым үзем белән» (1965), «Адымнар» (1969), «Ак
канатлар» (1972), «Гомер чишмәсе» (1976), «Алмалы җәй» (1979), «Җан яктысы»
(1980), «Йөрәк бәйрәме» (1988), «Моңлану» (1991) кебек һәркайсы төпле бәя алган
җыентыклар авторы, халкына азатлык, мөстәкыйльлек, ирек таләп иткән милләт
вәкилләрен оештырып, ачлык мәйданына алып чыгучыларның берсе – үзаман
Рәшит Әхмәтҗанов иде. Аның янына абыйсы, күренекле артист Илдус, әдипләр
Ф.Бәйрәмова, Г.Морат, Ә.Мушинскийлар килеп бастылар. Шул дәртле, өметле еллар
рухын чагылдырган, әйдаманнарыбызны зурлаган, М.Җәлилнең «Моабит дәфтәре»
янына урнашырлык, жанрлык хасияте буенча югары патетик поэма үрнәге «Ачлык
мәйданы» шигырьләр бәйләме авторы да «ташчы» ир-егетебез Р.Әхмәтҗанов иде.
(«Ачлык мәйданы», 1993, 10000 д.) (милләтебезнең «тыны» кысыла барган саен бу
тарихи вакыйганы онытырга тырышабыз).
Иҗаты тыйнак, мәгәр түбәннән күтәрелгән чишмә суы агышын хәтерләткән
Р.Әхмәтҗанов миллионлаган гаярь егет-ирләрнең гомерен өзгән, исәннәрне бәхеттән
мәхрүм иткән каһәрле 1941 елда, тарих тарафыннан җәберләнгән, кимсетелгән
милләтемә бер юаныч, күчтәнәч, өмет чаткысы булсын дип, Аллаһы Тәгаләбез татар
шигъриятен дөнья сүз сәнгате дәрәҗәсенә күтәргән Тукайны бүләк иткән апрель аенда,
бөек шәхесебез бакыйлыкка күчеп, бер көн узгач, 14 апрельдә дөньяга оран салган
Р.Әхмәтҗановка шул ук елда туган күпчелек яшьтәшләреннән аермалы буларак, Тукай
исемен йөрткән премия бирелмәде.
Һичсүзсез, ул аңа лаеклы иде. Бу гаделсезлеккә аның исе китмәде кебек, чөнки
ул иҗаттан туктамады, мең еллык шигъри мирасыбызга таянып, иртәнге саф чык
бөртекләренә манчылган шигъри тәлгәшләрен коюын белде.
Шул ук вакытта аның талантын, язганнарын күрмәделәр, «башыннан сыйпап»
үсендермәделәр дип тә булмый. Үзе исән чагында ук Х.Туфан, Г.Ахунов, М.Әгъләм,
158
Р.Фәйзуллин, Ф.Бәйрәмова, З.Мансуров, Р.Зәйдулла һ.б. әтрафлы затларыбыз аның
иҗатына һәрьяклап уңай бәяләрен биреп, хуплау сүзләрен ишеттереп калдырдылар.
Шул хәтлесе дә бар: Бөек көч сугышта катнашачак ирләрнең фаҗигале язмышын
алдан сиземләп, аларның аң төпкелләренә дәвамчыларын калдыру ихтыяҗын
сеңдергән. Башка милләтләр өчен җавап бирә алмыйм, татар ир-егетләре милләт
алдында торган бурычларын «намус» белән үтәгәннәр. Меңәр еллык татар сүз сәнгате
тарихында әдәбиятыбызга, бигрәк тә шигърияткә, бер елда бу чаклы талантлы сүз
осталары килгәне юк иде һәм, хәзерге вазгыятьтән чыгып фикер йөрткәндә, киләчәктә
дә мондый үсешнең пәйда булуы шикле.
Ил өстенә яу ябырылган елда туган Р.Харис, Г.Рәхим, Р.Гаташ, Р.Әхмәтҗанов,
Х.Бәдигый, М.Каюмовтай шагыйрьләр исемлеген Ф.Садриев, Т.Әйди, Н.Хәсәнов,
Р.Хәмид, Ф.Галимуллин, Ә.Шәрипов кебек прозаиклар, драматург һәм әдәбият
галимнәре, тәнкыйтьчеләр тулыландыра. Әлеге буын алтмышынчы – җитмешенче
елларда әдәби процесска өермәдәй, яшеннәр яшьнәтеп, искергән өлгеләрне кире кагып
килеп кереп, яңача фикерләүләре белән танылдылар.
Озак еллар дәвамында «Казан утлары»ның бүлек мөхәррире булган каләмдәшенә
Р.Фәйзуллин бәя бирә: «Рәшит Әхмәтҗановның шагыйрь һәм дә зур шагыйрь икәнен
кешеләргә раслыйсы юк. Әмма аның шигъриятенең үзенчәлеген, нечкәлекләрен
үзебезгә аңлыйсы, күпләребезгә төшендерәсе бар әле»1. Укучыга тәкъдим ителә торган
язмаларның да төп максаты, азмы-күпме булса да, Рәшит Әхмәтҗановның иҗатын
үземә аңларга һәм башкаларга төшендерергә тырышу.
Ул «Казан утлары»нда эшләгән елларда мин Алабугада яшәсәм дә, Язучылар
берлегенең идарә яисә әдәби журналыбызның редколлегия әгъзасы буларак, Казанга
еш килә идем һәм әдәбиятыбызның «штабына» кагылмыйча китми идем. Мин
Р.Әхмәтҗановтан нибарысы өч яшькә генә олырак булсам да, ул һәрдаим мине
урындыгыннан күтәрелеп, «Тәлгат абый, хуш киләсез, чәй куеп җибәримме», дип
елмаеп каршы ала торган иде. Аның риясызлыгы, ихласлыгы һәр хәрәкәтеннән,
сүзеннән, күзләреннән бөркелеп торуы күңелгә сеңеп калган. Үзен күреп, очрашып
аралашканчы ук, аның кешелекле лиризм, психологик нечкәлек, моң, сагыш илә
өретелгән иҗаты белән таныш булганга, «үзенә ошаган шагыйрь» дигән фикердә
ныгыганчы ук, иҗатына багышлап, «Бизәкләр төрлелеге» исемле мәкалә язган идем.
Ул, чиратын көтеп, «Казан утлары»ның 1981 елның алтынчы санында (160–169 битләр)
басылып чыкты. Кабатланмас, яшьлек хисләренә бирелмәс өчен ул язмаларыма күз
дә салмадым.
2022 елда тууына 81 ел тулган асыл затыбызның мирасын өйрәнүгә багышланган
ошбу язмаларым рухына бер дога булып барсын...
Исәннәр моңы сүрелмәсен
Р.Әхмәтҗанов бөтен булмышы, табигате, җаны-тәне белән лирик рухлы шагыйрь.
Аның иҗаты турында язылган барча мәкаләләрдә шуңа якын фикер уздырыла. Берничә
шигырьләр җыентыгын нәшер итеп, каләмдәшләренең җылы сүзләрен ишетеп,
фатихаларын алганнан соң гына, анда да әле теләмичәрәк, шулай кабул ителгән
этикет буенча гына олы жанрга алына һәм төрле елларда (ул аларны күрсәтеп, теркәп
бармый) дүрт поэма иҗат итә: «Язлар быел соңга калды», «Исәннәр моңы», «Аучылар
кибетендә» һәм «Бишташ».
Ошбу әсәрләрендә шагыйрь үзен һәм сөекле халкын борчыган, һәрхәлдә
уйландырган көнүзәк мәсьәләләрне калкытып куйса да, аның иҗатында жанрның
классик таләпләренә җавап биргән поэма юк. Лирикасындагы шикелле үк, аларның
1 Фәйзуллин Р. Күңел һәм җан сәфәре. Китапта: Рәшит Әхмәтҗанов. Моңлану – Казан.Татарстан кит.нәшр.,
1991.– Б.5. «Арадашчы» вазифаларын үтәгән шагыйрь галиҗәнаплары, ягъни автор үзе.
Т Ә Л Г А Т Г А Л И У Л Л И Н
159
«каһарманнары» табигать сурәтләре яисә вакыйга-хәлләрне йөрәге аша «үткәрүче»,
«узып баручы», «күзәтүче», «бәя бирүче».
Ирекле, сыйдырышлы композицияләре, сүз-сурәт үзенчәлекләре белән алар
лиро-эпик жанрның катгый таләпләренә җавап бирмәсәләр дә, үзәкләрендә
яткан проблемалары, сурәтлек сыйфатлары, һәркайсында үзенчә яңгыраш алган
мелодраматизмнары белән күңелләрне иркәләп, фикер уятырдай тезмә әсәрләр.
«Язлар быел соңга калды» белән танышканда, мәҗүси фикерләү, табигать, гомумән,
тышкы дөнья күренешләрен җанлы итеп күзаллаган антропоморфизм чорына килеп
кергәндәй хис итәсең! Әсәрнең үзәк каһарманы җиһандагы тереклеккә «җан биргән»
диңгез булып чыга. Ул «сөйләр бәлки нинди тамчы булганын», каян килеп чыкканын
дигән өмет алдагы шигъри юлларда ачыкламышын таба шикелле.
Сөйләр диңгез: без эзләгән хакыйкатьне
Бәлки әле иң беренче тапкандыр?
Тапкандыр да... Мәңге тере дулкыннары
Таш ярларга ябырылып ташлангандыр.
Һәм шуннан соң җирдә яшәү башлангандыр,
Башлагандыр, бәлки, барысын шушы диңгез.
(«Язлар быел соңга калды»).
Поэмада диңгез ялгызлыкта калдырылмый: аны җирдәге тереклекне дәвам
иттерүче кошлар, торналар, саба җиле, йолдызлар, таш ярлары һ.б. хәрәкәткә
китерелгән «җан ияләре» тулыландыралар. Алар мәхәббәтнең үлемсез көче,
яшьлекнең аңа табынуы, кешенең җирдәге урыны турындагы нисби уйлануларга
алып чыгалар, юл ачалар.
Диңгез – шагыйрь иҗатында иң еш очрый торган, илһам күзәнәкләренең үзәгендә
торган сурәт-җисемнәренең берсе. «Диңгез-язмыш», «Чуерташ тавыш», «Дулкыннар
өстендә», «Йөгерә-йөгерә дулкыннар...» әсәрләрендә калкып чыгып, «Язлар быел
соңга калды» әсәрендә тулырак чагылышын табып, шагыйрьнең эчке тавышының
көйле аһәңен билгелиләр. Күрәсең, Хәзәр каганаты, Кубрат хан заманнарында диңгез
буйларында яшәгән бабаларыбыздан буыннар аша килеп, аң төпкелендә сакланган
моң, лирик затның хисси дөньясын иләсләндерә торгандыр.
«Язлар быел соңга калды» – тыныч тормышка, дөресрәге, табигать җисемнәренә,
тереклек ияләренә гашыйклар күзе белән карый алган, хисси-медитатив дулкында иҗат
ителгән романтик әсәр. Авторның хыялый дөньясы байлыгы белән сокланган хәлдә дә,
бал мичкәсенә бер кашык дегет тә соралып тора. Ник дисәгез, фикер-кичерешләрне
бер үзәккә җыеп торган реаль шәхес булмау, куплетларның шырпы каплары мисле
берсе икенчесенә охшап, шыплап тутырылуы һәммәсе «дөрес» күпсүзлелеккә алып
килә, юлларның гелән 12-12 ле иҗекләрдән генә торуы ялыктыра.
Шагыйрьнең табигать белән гармониягә, рухи һәм җисми бердәмлеккә омтылуын,
илаһи мәхәббәтне олылавын хуплаган хәлдә дә, иҗат ителү ягыннан икенче – «Исәннәр
моңы» поэмасына күчү теләген уята. Чөнки анысында азмы-күпме җанлы кешеләр
белән дә «күрешеп» аласың!
«Исәннәр моңы» поэмасына юллама-эпиграф итеп, Туфан шигыреннән алынган
«Кырда ике ак канат ята» гыйбарәсе, күңелдә өметле дә, шомлы да хисләр уятып, тизрәк
поэма белән танышуга этәрә. Ул чәчмә әсәрләргә хас талгын алым белән башланып
китә. Кунып чыгаргамы, ял итәргәме дигән ният белән капкага шакыган мосафирны
«ап-ак чәчле» Ләйсән исемле карчык каршы ала һәм тәмле чәе, мәгънәле сүзе белән
кунак итә. Сөйләшүнең үзәгендә миллионнарның гомерен өзгән, исәннәрне гаилә
бәхетеннән мәхрүм иткән, һәркемнең аңа үз мөнәсәбәте булган сугыш хәсрәте тора.
Ул итагатьле хуҗабикәнең язмышында да тирән эз калдырган икән. Гадәти татар
ХИСЧӘН ФИКЕРЛЕ ШАГЫЙРЬ
160
авылының чибәр кызларының берсе – Ләйсәнгә шул авылның ике булдыклы асыл
егетләре, җитмәсә, әле дуслар – Басыйр белән Рәхимҗан гыйшык утында яналар. Кайсы
күңеленә, җанына якынрак икәнен тәгаенли алмаган кызга сугыш үз «чишелешен»
тага, аны икесеннән дә мәхрүм итә.
«Елау белән җырлау бар икән» дип, җилкәнчекләрен фронтка озаткан кичтә үк кыз
төшендә аларны «күлмәкләре янып торган» килеш күреп, исән-имин кайтмаячакларын
аңлый. Һәркайсы бәхеткә лаеклы фаҗигале шәхесләр. Аларның холыклары,
язмышлары колхозда тракторчы булып эшләп, гаилә ләззәтен күрмичә картайган
карчыкның эчке-сөйләм монологында, бигрәк тә Рәхимҗанның үлеме алдыннан
язган тетрәндергеч эчтәлекле «Чук-чук сәлам безне сөйгәннәргә! Үлгәннәрдән сәлам
исәннәргә!» сүзләре белән башланып киткән хатын уку һәм Басыйрның Ләйсәнгә
мөрәҗәгать итеп, «Мин башымны синең өчен саклыйм» дип, атакага күтәрелмәвен
искә төшерү поэма композициясенең агышын катлауландыра. Юк шул, мәхәббәткә
ышыкланып кына, язмышыңны үзгәртеп булмый икән. Лирик затның бәя-нәтиҗәсе
катгый, камчы шартлавы кебек яңгырый: «Шул мизгелдә мәхәббәте хөкем итте аны
үлемгә». Һәм икесенә кызның мөнәсәбәтен ачыклау тирән уйланылган һәм икеләтелгән
проекцияле, кискен психологик юлларга тапшырыла.
Басыйр исән,
Кайсы якка
Борылмасын – Басыйр йөзе;
Аңа таба карап тора
Рәхимҗанның ике күзе.
Күңелне әрнетеп, ачу, нәфрәт, сызлану хисе уятып, шул чорның бер күренеше
«Аучылар кибетендә» поэмасына үтеп кереп, фабула канвасының үзәгенә куела.
Өендә ачлыктан шешенеп утырган биш баласына ризык юнәтеп кайтучы Фатыйманы
фашистларны символлаштырган сугыш чоры бүреләре ботарлап ташлый. Аның
батырлыгы таң калдыра. Ире сугышта вафат булган тол хатын үлгәндә дә, «бәрәңгесе
тулы» төенчеген кулыннан ычкындырмый. Ананың фидакарьлеген искә төшерү
исәннәр колагына сеңәргә тиешле нәтиҗәгә алып килә.
Фатыймага алтын һәйкәл кирәк –
Ачтан үтермәде балаларын.
«Аучылар кибетендә» поэмасында да вакыйга-хәлләр аучыларга кораллар сата торган
кибеткә кергән «алып баручы» затның юлда очраклы танышкан, «Атасыннан акыл»
(каян, ничек белеп, бәяләп алган), «буй-сын, Йосыф матурлыгын» алса да, әле мәхәббәт
сагышы ләззәтен татымаган, әмма «баш мие җелеген» кайнатып торган, Уралдан килгән
егет булып чыга. Алар әүвәл икәүләп, диварларда эленеп торган кораллар, рәсемнәр
белән танышалар. Юлдашы «ник пуля үтми торган күлмәкләр сатылмый?» дип, сатучы
кызның башын катырганнан соң, кемдер улына «Машина калдырган, сарай салдырган»,
ә минекенең «бар мирасы – мылтык калды ике көпшәле», дип, атасын «чеметеп» алырга
да онытмый. Ә картинадагы елан егетнең «уйларына шуышкандай» тоела.
Аквариумдагы, ягъни тоткынлыктагы кәрлә балыклар язмышы, сәфәрчеләргә җитди
нәтиҗәләр ясарга, ягъни «үз телләрен, хәтерләрен җуйган халыклар» белән кинаяле
чагыштыру, аналогия уздыру мөмкинлеген бирәләр. «Атлантиданы эзли-эзли белми
кеше кая барганын» метафорасы сурәткә читтән килеп кергәндәй тоелса да, битараф
калдырмый, уйландыра. Мондый «өстәмәләр», сюжет-композиция таләпләре белән
санашмаган Р.Әхмәтҗановның сурәтле фикерләү үзенчәлеге «җимешләре»н тәшкил
итәләр. Җыеп кына әйткәндә, «Аучылар кибетендә» бай мәгънәви сәяси эчтәлекле
Т Ә Л Г А Т Г А Л И У Л Л И Н
161
әсәр. Иҗатчы киштәләрдәге кораллар, диварларда эленеп торган мамонт аулауны,
бүре тотуны сурәтләгән рәсемнәрне «күрсәтү» аша теләсә кайсы сугышка, явызлыкка
нәфрәт хисе тәрбияләү максатын яшерми. Бу кибеткә сәфәр кылу бернинди уңай тәэсир
уята алмый. Үкенеч хисе генә йөрәкләрне әрнетеп, чеметеп ала.
Эчтәлеге белән танышканчы, «Бишташ» поэмасы сәеррәк исемле булып күренсә
дә, тәнкыйтьтә басылып чыккан чорда ук югары бәяләнә. «Аучылар кибетендә»
һәм «Бишташ» авторның гына түгел, гомумән, поэзиябезнең табышы саналырга
лаеклылар», дип язып, Р.Фәйзуллин поэмага үзенчә аңлатма да бирә. «Бер караганда,
бу поэмаларның сюжет җепләре өзелеп-өзелеп киткәндәй тоела. Алай түгел икән шул.
Ул җепләр үзәк өзгеч моң белән тоташтырылганнар икән. Моң сихеренә ия булган
шагыйрьнең үзенчәлеге, иҗади табышы итеп кабул итәргә кирәк моны»2.
«Бишташ асылташлары» мәкаләсендә икенче олы шагыйребез, ачлык мәйданы
эпопеясен бергә кичергән Г.Морат әүвәл әсәрне «пародоксаль поэма» дип бәяли һәм
аңа үз шәрехләү – аңлатмасын бирә. «Әсәр хикмәтле сүз әйтүгә корылган... Рәшит
Әхмәтҗановның фикерләү үзенчәлеген исәпкә алмаганда, әдәбият гыйлемендәге әзер
кагыйдә-кануннарга гына таянып эш йөрткәндә, «Бишташ» поэмасына да таш атып
була торгандыр...»3
Күренекле шагыйрьләр гоманын хуплаган хәлдә, шагыйрьнең тормыш юлыннан
килеп чыккан бер мөһим фактны онытмасак иде. «Бишташ» поэмасы шагыйрьнең
тормыш юлыннан үсеп чыга, дөресрәге, шуңа бәйле. Баулы районының Татар Кандызы
авылында җиденче сыйныфны тәмамлаганнан соң, 1957-1958 елларда ул Бөгелмәдә
төзүчеләр көллиятендә укый һәм 1961 елда армиягә алынганчы, адашы, атаклы төзүче,
Социалистик Хезмәт Герое Р.Саттаров кул астында ташчы булып эшли. Шуңа күрә булса
кирәк, университетта татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеген алып, төрле газета-
журналларда эшләп, «Казан утлары»нда бүлек мөхәррире буларак та, төрле һөнәрләрне
үзләштерсә дә, аның гомерлек юлдашлары, сердәшләре булып «ташлар» калалар.
Бу табигать җисемнәре төрле рәвешләр алып, аның «Кем атсын таш яраланган
кошка?!», «Яшь авыр ташлар – тау астында», «Муеныма аскан ташың – тау иде»,
«Чуерташ тавышы», «Баштан – ташка» кебек күпсанлы шигырьләрендә автор фикерен
– хыялын, кичерешләрен укучыга ирештерү чаралары буларак үстереләләр. «Ташлар»
аны бөтен иҗаты буйлап «эзәрлекләп» киләләр. Шул исемдәге поэма язган шагыйрь
Әдип Маликовка багышланган поэмасында каләмдәшен зурлап «Ташчы» дип атый.
Тәнкыйтьче Р.Шакирҗанов беркадәр шаяртып та булса кирәк, шагыйрь иҗатына
багышланган мәкаләсен «Ташлар кеше итте» дип атый («Татарстан яшьләре», 1990,
24 март).
Дөрес, кеше көнкүрешенең юлдашы – таш әдәбиятка күптәннән үтеп керә. «Бишташ»
поэмасына юллама-фатиханы «Таш, батмыйча, су өстендә йөзеп йөрде» гыйбарәсе белән
Кол Гали «бирә». Башка шагыйрьләр иҗатында да таш сурәте еш очрый.
Бу таш...болгар бабам торган йортның
Нигезеннән купкан, күрәсең.
Мин абындым аңа,
Телсез кинәт
Телгә килде:
Нигә тибәсең?!
Кинәт уянган таш шагыйрьнең хыял дәрьясын хәрәкәткә китерә: кеше таштан
савытлар, балта ясый, өйләр сала, аңа бәя Туфанның «Талантлы син, Кеше туганым»
дигән тантаналы гыйбарәсен искә төшерү аша бирелә.
2 Фәйзуллин Р. Күңел һәм җан сәфәре. Китапта: Р. Әхмәтҗанов. Моңлану. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1991. –
Б.7-8
3 Морат Г. Җәяүле кошлар. – Казан: Тат.кит. нәшр., 2002. – Б.172.
ХИСЧӘН ФИКЕРЛЕ ШАГЫЙРЬ
6. «К. У.» № 10
162
Алдагы ташларның берсе кабер ташы булса, өченчесе вулканны айкап-чайкап,
«ташны күккә аткан булган» икән. Дүртенче бүлек таудан «нәни генә тылсымлы бер
ташка әйләнгән» матдәгә багышлана. Соңгы бүлектә «...Казанына таш салып, / Аш
кайнаткан ананы, / күрүчеләр булганын / Белми әле балалар» дип, нәселен ач үлемнән
саклап калган аналарга дан җырлана. Поэманың керешендә («Поэмага чакыру»), соңгы
сүзендә («Поэма белән саубуллашу») тормыш, яшәеш үзәне – киң мәгънәсендәге
мәхәббәтне олылаган, Ай, Йолдыз, Күк, Җир кебек олы җисемнәрне шигъри әйләнешкә
керткән юлларның төп максаты – ташка табынган хезмәт Кешесен олылау булып чыга.
«Бишташ» поэмасын чынбарлык белән ирекле «әңгәмә» дип атарга була. Шагыйрь
милләт язмышына кагылышлы мәсьәләләрне күтәрүне дә онытмый, хәтта фәлсәфи
сөземтәләр – халык мәкаләләре белән «бәхәскә» керүдән дә тартынып тормый.
«Аш белән бәр», диләр. Тыңлама!
Таш белән бәр – әгәр тисәләр.
Аш белән күп бәрдек,
Ә барыбер
Тамырыңнан сине кисәләр.
Мин Р.Әхмәтҗановның күләмле әсәрләрен кат-кат укып, аларның хикмәтле
үзенчәлекләре, сюжет төзелешләре, сурәтләү чаралары турында уйланып, бу өлкәдә
үземне белгеч санап йөрсәм дә, Р.Әхмәтҗанов поэмаларына «ачкыч» таба алмыйча
изаландым. Рәхмәт Ләбиб Леронга, мин айлар буе оештыра алмый интеккәнне бер
җөмләгә сыйдырган. Ул үзенең бер эпиграммасында Р.Әхмәтҗановка мөрәҗәгать итеп,
түбәндәгене яза: «Шигырең шәп... Поэмаң да... / Тик шундадыр аерма: / Һәр поэмаң
– озын шигырь, шигырең – поэма»4. Барысы да көн кебек ачык: аласы да, бүләсе дә
юк. Бу инде, кем әйтмешли, «шагыйрь җанын аңлыйм дисәң», төп игътибарны аның
лирикасына юнәлтергә, кыйбланы шул тарафлардан эзләргә кирәклекне аңлата.
Язмышка әверелгән шигърият
Туган илем!
Мең кат тапкырланган
Мәхәббәтем, нурым тик сиңа!
(«Минем өчен дөнья»).
Лирика – шигъриятнең иң өлгер һәм шәхеснең рухи дөньясына иң сизгер төре.
Р.Әхмәтҗановның халкына калдырган мирасының иң зур өлешен лирик юнәлеш алып
тора. Каләмдәшләре аны еш кына «моң һәм сагыш шагыйре» диләр. Аның бай рухи
халәткә ия лирик герое Җир шары, Галәм борчуларын, милләт хәсрәтләрен, аерым
шәхеснең шатлык-кайгысын, аерылышу-кавышу матавыкларын үз йөрәге аша уздыра.
Нечкә хисле, тормышчан нигезле лирик Р.Әхмәтҗанов тормышның ачысын-
төчесен, уңай вә тискәре якларын күп татыса да, самими сабыйлыгын җуймаган, бөтен
барлыгы, рухы, сурәтле фикерләү рәвеше белән лирик шагыйрь булып кала алган.
Аның җыйнак күләмле, төгәл вәземле, шул ук вакытта тормышының үзе шикелле
төрле эчтәлекле шигъри парчаларына халык җырларына хас җыйнаклык, төгәллек,
садәлек, эчтәлекләре ягыннан кешеләрне яратудан килгән ихласлыгына хилафлык
китерми, лирик геройны тар аратага куып кертми. Җыеп кына әйткәндә, шагыйрьнең
туган иленә, тирәлеккә, табигатькә багышланган шигырьләрендә халык телен, яңгыраш
аһәңнәрен үзенчә чагылдыруы, тышкы сүз-сурәт гадилекләре, керсезлекләре белән
төрле катлам укучыларын үзләренә тартып торалар. Бу яктан ул канатлы каләме
тудырган рухи дөньяның сизгер, халык язмышы турында уйланганда, иң уйчан да, иң
4 Лерон Л. Сөяксез тел: пародияләр, эпиграммалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – Б. 151.
Т Ә Л Г А Т Г А Л И У Л Л И Н
163
кыю да шагыйрьләрнең берсе. Рәшит Хәниф улы тереклекнең, тормышның кадерен
белеп яшәде һәм шуны шигъри калыпка салу сәләтенә ия иде.
Иҗатының бу үзенчәлекләре аңа багышланган язмаларның исемнәрендә үк күренә:
«Чәчәк җылысы» (М.Әгъләмов), «Нәни инеш, тамчы һәм зурлык» (М.Хуҗин), «Акчарлакның
сагышы» (Р.Батулла), «Нечкә хисле, батыр йөрәкле» (Р.Фәйзуллин) һ.б. Ягъни аның мирасы
Р.Әхмәтҗановны «Моң шагыйре» дип атарга этәрә. Үзе төзеп, тышлыгын сыйпап өлгергән,
халкы язмышын, лирик каһарманның рухи дөньясын, җанына газиз табигатен чагылдырган
иң тулы җыентыгын бер сүз белән «Моңлану» (1991) дип атый.
Кайсы чыганаклардан килә икән шагыйрьгә «Тормыш, тормыш, / Нинди күңелле син,
/ Әй, татлы да синдә моңаю» («Табам әле») кебек, бер караганда, каршылыклы, чынлыкта
тормышны зурлау хисләре? Әлбәттә, мондый фикерләр, кичерешләр туган халкының
холкыннан, язмышыннандыр. Тарихның гасырлар дәвамында үзен рәнҗетүенә карамастан,
татар халкы моңлы, көйле, саф күңелле булып кала алды. Галимнәр фикеренчә, аның
яшәешен җырдан, көйдән үзгә күз алдына да китереп булмый. Бусы – бер.
Психологлар, дин белгечләре бала тәрбиясен, «әхлак дәресләрен», яшәеш
күнекмәләрен, холык-менәз үзенчәлекләрен ана карынында ук үзләштерә, ана булачак
дәвамчысын догасын укып, һич югы бисмилласын әйтеп, мөмкинлеге булганча,
яхшылык кылып күтәреп йөрсә, баласы тәүфыйклы вә итагатьле була, диләр. Барлык
иманлы шагыйрьләр иҗатындагы шикелле, Р.Әхмәтҗановның анасына атап язган,
башка мәүзугълы шигырьләрендә искә алулар махсус җыентык тупларлык. «Әнкәмне
сагынганда», «Әнкәң уйлана», «Еллар буйлап», «И бала», «Әнкәмнең шәле», «Исемдә,
әнкәй, исемдә» кебек шигырьләре чын мәгънәсендә бала белән ана арасындагы
якынлыкның «шаһитлары». Баласын фани дөньяга ярлыкаган ана улына бәхетле,
сөенечле тормыш теләсә дә, таләпчәнлек хасияте турында да онытмый.
И бала, алтын яшьлегең
Бу җиргә нәрсә чәчәр?
Нәрсә чәчәр?.. Урмасмы
Бары тик көмеш чәчләр.
(«И бала»)
Илнең «канлы көннәрендә туган» сабыйның назланасы, иркәләнәсе килүе һәм
шул ук вакытта тормышка җайлашып, аның кырыс таләпләренә буйсынып, холкын
чыныктыруга омтылуы нечкә психологик анализ аша бирелә.
Ә мин әле җирдә бер нарасый:
Иренгә бал, күзгә нур тама.
Еласам да, дөнья,
Елама, дип,
Алсу алма биреп алдама.
(«Алмагачның бары бер алмасы»).
Күкрәк сөте белән үстергән бала, балигъ булгач та, ана ярдәменә мохтаҗ «сабый» икән.
Карлыганнан как кояр
Баласына бүләккә,
Кая аны җибәрер?
Солдат улы йөрәктә.
(«Карлыган җыя ана»)
Чәчмә белән әйтелердәй ифрат гади юлларда ничаклы җылылык, ихласлык. Автор
җан чисталыгын гадел яшәүдә, хакыйкатькә хыянәт итмәүдә күрә. Анасы, гомумән,
ХИСЧӘН ФИКЕРЛЕ ШАГЫЙРЬ
6*
164
өлкән буын, халкы яшәгән төбәкләр, туган йорт, гаилә учагы – барчасы шагыйрь өчен
изге табыну үзәкләре, рухи маяклар.
Аксакаллар миңа акыл бирделәр:
Күңелең ак булсын һәрчак, диделәр.
(«Аксакаллар миңа...»)
Аның туган халкына биргән бәясе дә гаҗәеп төгәл һәм Орхон-Енисей таш
язмаларына «өстәп» куярлык.
Исе китмәгән халкымның
Җирнең алтыннарына, –
Җыр төяп йөргән икән ул
Атына, корабына.
(«Исе китмәгән...»)
Илһам чыганагы – туган илен ул бернинди байлык-нигъмәткә, алтын-көмешкә
дә алыштырмый. Аның һәр күренешен, күзәнәген үз итсә дә, аны риторикага, югары
өслүбкә күчеп мактамый.
Үз илемә кайтып киләм
Яшьле күзем,
Көләм үзем.
Тамчы яшем – илемдәге
Үз диңгезем,
Үз диңгезем.
(«Ярларыңны ташлап»).
Поэмаларына багышланган бүлектә искәртелгәнчә, диңгез – аның өчен изге
төшенчә, таяныч ноктасы. Шул ук вакытта иксез-чиксез су дәрьясы, ак күбекләрен
уйнаткан дулкыннар белән хозурланса да, ул анда озакка кала алмый, лирик зат авыл
чишмәсенең суын сагынып, шунда ашыга.
Киттем диңгез.
Киттем диңгез.
Авылымның чишмәсеннән
Су бирегез.
Су бирегез.
(«Ярларыңны ташлап»).
Табигать күренешләренә мөкиббән китмәгән яисә бу табигый матурлык белән
сокланмаган шагыйрь юктыр. Р.Әхмәтҗанов кебек бөтен барлыгы белән хисчән сүз
остасы бигрәк тә. Аның каләменнән тулышкан яфраклар мисле өзелеп төшкән «Җил
килде дә...», «Җил иде төрдем җаныма», «Куркыныч», «Мәхәббәтнең исәнлегенә»
кебек күпсанлы шигырьләрендә табигать бизәкләре: җил, су, тал, имән, «телчән» ярлар,
дулкыннар – рухи дөнья «кодлары», гомумиләштерү чаралары «вазифаларын» үтәүләре
өстенә, лирик затның «җанлы әңгәмәдәшләре». Шигъри шәкелдә дулкыннар, ярлар
арасындагы диалог, эчке сөйләм алымнары эчтәлекне тирәнрәк ачуга буйсыналар.
Бәхәсләр «шаһиты» тал бушка ярсымаска «киңәшен бирә».
Су өсте тып-тыныч.
Тик ярлар сөйлиләр:
– Дулкыннар терелер, көт, – диләр.
Т Ә Л Г А Т Г А Л И У Л Л И Н
165
Су өсте тып-тыныч.
Тик ярлар сөйлиләр:
Тал әйтә: – Ялгызың ярсыма,
Берьюлы кайтырлар барсы да...
Беренче юлларны кабатлау рәхәт моңсу халәт тудырып, табигатьне, димәк,
тормышны төрле үзгәрешләрендә кабул итәргә әзерли.
Әйтелгәнчә, аның бай мирасын тар мәүзугъ киртәләре белән чикләп булмаса да,
мәхәббәт һәм табигать күренешләре аша кеше кичерешләрен сурәтләгәннәре күзгә
ташланып, «төркемләнеп» торалар. «Мәхәббәт дисбесеннән» шигырьләр бәйләме,
«Җиде яктан җил исә», «Миләшләр», «Соклану», «Кайда ява» кебек күпсанлы
шигырьләрен атап үтү дә җиткәндер. Мәхәббәт сагышын вә ләззәтен үзәккә алган
шигырьләре тышкы бизәлешләре, образлар куәсе җәһәтеннән халык җырлары вәзененә
якын булсалар да, көтелмәгән борылыш-чигенешләре, нәтиҗәләре белән алардан
аерылып, «мин Рәшит Әхмәтҗанов каләме «җимешләре» дип, оран салып торалар.
«Сөю миңа тугры булды», «Ярым китте», «Яр сөйгәннәр – менә бездәй моңлы була»,
«Мәхәббәткә мине биреп китеп» шигырьләре якты сагыш, үкенеч, моңсулык белән
сугарылганнар. Мәгәр алар көйгә салынып, җырлап йөрүгә көйләнгән такмазалар
түгел. Аларга кискен борылышлар, тирән психологизм хас.
Ай – Р.Әхмәтҗанов иҗатын бизәүче, лирик затның тирән кичерешләрен укучыга
ирештерүче, хәтта кеше «мәшәкатьләрен» үзенә алучы «җанлы» образ.
Мин сөйгәнгә сөймәде ул,
Үземә – үз өлешем.
Никтер шул Айга охшатам
Өлешемнең көмешен.
(«Ай төшкән кое төбенә»).
Лирик затның бер сере дә юк, күңеле, рухы яшен яктысындагы кебек ачык. Ул
тирәлек белән якыннан, иң садә хисләре белән уртаклаша.
Күгемне ятим калдырып,
Коега төшкән дә Ай,
Янып, балкып ята суда,
Бер кызның алкасыдай.
(«Ай төшкән кое төбенә»)
Алдагы юлларда әдәби образ дәрәҗәсенә күтәрелгән Ай «серләрен сөйгәненә
сөйләү» нияте белән коедан «елгага күчә». Кем соң ул Айның сөйгәне дигән
кызыксынуга да аңлату табыла. Айның «дөнья бетереп», суларны айкап эзләгән
яратканы «кызыл гөлләр» булуы ачыклана. Су исә «мәҗнүн» Айга сагышыннан «сап-
сары» шәлләр бәйләргә киңәшен бирә.
Лирик затның табигать белән «мөгамәләгә» керүе катлаулы да, серле дә. Нибары
дүрт юлдан торган «Төнге элегия» – олы төшенчәләр белән «үз күреп» аралашуы,
сөюгә озын-озак гомер теләве белән кыскалыкта фикри осталык таләбенә җавап
биргән парча.
Төн буе кемнәр сөйләшә? –
Әллә күк... Җиргә эндәшә:
– Мин нишләрмен синнән башка?
– Сөю кебек озак яшә!
( «Төнге элегия»)
ХИСЧӘН ФИКЕРЛЕ ШАГЫЙРЬ
166
Табигать күренешләрендә кеше холкын, халәтен сиземләү җәһәтеннән, Рәшитне
рус поэзиясеннән бары тик С.Есенин белән генә чагыштырып буладыр. «Кешедә»
шигыреннән күренгәнчә, дөньяда адәм баласыннан да кадерле җан иясе юк.
– Диңгезләрнең җаны бармы?
– Бар. Кешедә!
Бөтен ирек, иркенлекләр – ул кешегә.
Бик гади, тормышны, яшәешне бизәп, ал да-гөл итеп сурәтләгән шигырь дип уйлап
та өлгермисең, соңгы юлда, шулай ук җаны булса да, яшәүнең ямен, аерым кешеләр
арасында гына түгел, илләр, дәүләтләр, сәяси багланышлар даирәсендә дә низаглар,
хәтта сугышлар китереп чыгарган, алты хәрефтән торган сүз атала: «хыянәт». Шуннан
соң, тартылган җәядән ычкынган ук шикелле, кискен бәя чыгарыла: «Сәлам бирмә,
кеше димә ул кешегә» («Кешедә»).
Р.Әхмәтҗанов иҗатында буш сүзле, мәгънәне гади сөйләү белән алыштырган
шигырьләр юк диярлек.
Иртән үләр күбәләккә
Мәңгелек биргән канат. –
Кайгырмый, оча... Иртәгә
Кояш чыга дип кабат.
(«Иртән үләр»)
Р.Әхмәтҗановның тормышчан һәм шул ук вакытта афористик төгәл, чәнечкеле дә,
уйнак та шигырьләреннән мисаллар китерә башласаң, иҗатының яртысын санап үтәргә
туры килер иде. Чөнки аның күпчелек шигырьләре форма ягыннан төзек, җыйнак,
матур шигъри табышларга бай. Әдәбият нәзариятендә «системалы анализ» дигән
шактый популяр алым бар. Шул киң колачлы, «демократик» атамага таянып, аның
лирикасын «оялап» теркәү юлына басып кына, күңелне юатырга мөмкин. Тематик
һәм мәгънәви, вазгыять һәм сурәтлелек җәһәтләреннән килеп, «сызым» болайрак
булырга мөмкин:
Ана – туган ил (табигать) – мәхәббәт – олыгаю (халык язмышы турында
уйланулар) – туган тел – милли азатлык өчен көрәш юлына басу – дөнья барышында
һәркайсыбызның тоткан урыны – җир белән күкне берләштергән мәңгелек хакыйкать,
өмет, ышаныч турында уйланулар.
Традицияләр белән яңачалык арасындагы мөнәсәбәтләргә багышланган алдагы
бүлектә Р.Әхмәтҗановның лирик шигырьләрен читләтеп үтеп булмас! Чөнки әле меңәр
еллык тарихлы, киң колачлы, талантларга бай татар шигърияте өчен Р.Әхмәтҗанов
гадәти күренешме, теләсә кая үсә алган үләнме, әллә олы сүз сәнгатендә берәүдән
рөхсәт сорап тормыйча үсеп киткән талант иясеме, дигән сорауга җавап табылып
бетмәде кебек. Шуңа күрә аның иҗатына сәфәрне дәвам итәрбез.
(Ахыры киләсе санда.)
"КУ", 10, 2022
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев