Логотип Казан Утлары
Шигърият

Дүшәмбе

Иртә белән кеше бураныдай – Каршы ала безне дүшәмбе.

Бу дөньяның өермәсе белән

Бер бөртектәй килеп төшәмме?

Иртә белән кеше бураныдай –

Каршы ала безне дүшәмбе.

Ике көнгә оеп алган инсан

Бүген иртән кинәт уяна.

Әйтерсең лә кичә генә килгән

Бу өч көнлек фани дөньяга.
Уйларымны тезеп куйган чакта,

Гавам тагын боза барысын.

Кочагына дәшә дүшәмбе көн,

Ничек инде эшкә бармыйсың!

Бу дөньяның тынмас буранына

Өр-яңадан гавам чакыра.

...Әллә нигә ыгы-зыгы тансык

Бураннары тынган җаныма.
 

 

"КУ" 10,2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев