Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мәгънә эзлим

Мәгънә туа – бәбкә пипелдәсә, Мәгънә туа – таллар шауласа.

Мәгънә туа – бәбкә пипелдәсә,
Мәгънә туа – таллар шауласа.
Мәгънә туа – күккә якын торган
Тауга баскыч – түмгәк яуланса...
Йөгәннәрсез тайлар кешнәп узса,
Уйларыңа уйлар өстәлә.
Мәгънә туа – хикмәт кояшыдай
Икмәк балкып ятса өстәлдә.
Мәгънә туа – халкың йөрәгенә
Дөреслекнең нурын юлласаң.
Туган туфрагыңа тамырланган
Үз телеңне тыңлап юансаң.
Мәгънә туа, әткәң, әнкәңне дә,
Туганнарыңны да кочканда.
Хәләл ярың күзләренә багып,
Сөю канатында очканда.
Мәгънә туа – улың, кызың көлсә,
Оныкларың йөрсә кайнашып.
Мәгънә туа, үзең үзең белән
Җирдә яши белсәң аңлашып.
Мәгънә туа – таңнар аткан чакта,
Мәгънә туа – кояш баеса.
Адашудан үзен саклый-саклый
Ак, караны кеше аерса.
Мәгънә туа – иҗтиһатың җимеш
Биреп, бүтәннәр дә татыса.
Гасырларга кирәк шәхес итеп,
Дошманың да хәтта таныса...
Мәгънә эзлим, безнең дәвам булган
Илне күтәрәчәк яшьләрдән...
...Саклый күрче, язмыш, кешелекне
Җирдә мәгънә тапмый яшәүдән...
Хак Тәгалә безне җанлы иткән,
Аңлы иткән – юкка түгел лә.
...Җирдән, күктән, һәрбер күзәнәктән
Бәйләнешле мәгънә түгелә...

 

"КУ", 10, 2022

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев