ФӘХРИНЕ ҮТЕРЕП ТАШЛАДЫЛАР (дәвамы)
Кешенең күңеле – океан, аның нинди генә уйлары булмас?
12. Бәхетле булырга ярамый микәнни?
– Минем бер генә сорау калды? – диде Илгизәр. Ул идәнгә текәлеп
утырган җиреннән башын күтәреп, Зөлмәткә карады. – Хамис әйткәндәй,
причом монда майор, практикантка һәм контракт?
Хамис белән Галимҗан нидер исләренә төшереп шундук җитдиләнделәр,
гәүдәләрен турайтыбрак утырдылар.
– Ә минем сораулар бик күп әле, – диде Зөлмәт. – Хәзер Мерлезон
балетының икенче өлешенә күчәбез.
– Нинди балет тагын? – диде Хамис.
– Тынычлан, Хамис. Зөлмәт шаяртып әйтә, юмор ул шундый, – диде
Илгизәр. Аннары тагын Зөлмәткә таба борылды: – Нинди сорауларыгыз
калды безгә?
– Ә сез белмисезме?
– Кешенең күңеле – океан, аның нинди генә уйлары булмас? – диде
Илгизәр.
– Ярар алайса, бер ишарә биреп карыйм. Кадыйрның туган көнен тагын
бер исегезгә төшерегез әле? – диде Зөлмәт, күзләрен кыса төшеп.
Илгизәр белән Диләрә бер-берсенә карашып куйдылар.
– Дөрес чамалыйсыз, – диде Зөлмәт аларга. – Кадыйр белә иде сезнең
ул кичтә...
– Син сөйләдеңмени, сарык?! – диде Диләрә Илгизәргә ачу белән.
– Мин беркемгә берни сөйләмәдем!
– Сөйләмәдең! Каян белгән соң алайса Кадыйр?
– Мин каян белим?!
– Мин чё то не догоняю! Ни турында сөйлисез сез? – диде Хамис.
– Мин беләм, – диде Зөлмәт. – Аңларсыз микән инде?.. Хикмәт шунда,
төрмәдә кешенең вакыты нык күп. Ул узмый берничек тә, ул аны кая
куярга белми интегә. Вакыт уздырыр өчен кеше әллә ниләр эшләргә әзер.
Гомер уйламаган кешеләр шигырь яза башлый, мәсәлән. Ә ни өчен шулай?
Чөнки баш икенче төрле эшли башлый. Менә шулай бер уйланып ятканда,
Кадыйр исәпләп чыгарган сезнең икегезнең аңа хыянәт иткәнен. Аның
туган көнендә.
– Ничек? – диде Диләрә һаман ышанасы килмичә.
– Болайрак сөйләде инде ул, кыскасы, – диде Зөлмәт. – Туган көн
мәҗлесе бетеп, кеше таралгач, бүлмәдә Диләрә белән икебез генә калдык,
диде Кадыйр. Малайлар кайсы кая таралып бетте, кызлар озатыргадыр
инде, диде. Әйбәт кенә сөйләшеп торган җирдән талашып киттек Диләрә
белән. Әлеге дә баягы, сары шайтан таягы, дигәндәй, акчадан чыкты инде
ул талаш, дип сөйләде Кадыйр.
– Әйе, әйе, Кадыйр сүзләре бу! – дип куйды Галимҗан. Ярата иде ул
шулай дип кабатларга: Әлеге дә баягы, сары шайтан таягы!
– Бүлдермәле, Буржуй! – дип ырылдады Хамис.
– Менә кем ул шайтан таягы! – дип үпкәләде Галимҗан.
– Җитте инде, җитте! Булды! – дип кычкырды аңа Хамис. – Брат, давай,
дальше сөйлә. Бик кызык булып китте әле бу!
– Сиңа кызык инде, – диде Галимҗан, – кызык булмыйча соң!
– Бүләккә, гадәттә, конвертка салып, акча бирәләр бит инде күбесенчә,
– дип дәвам итте Зөлмәт. – Мин ул конвертларны ачып та карамыйча
Диләрәгә биреп бардым, дип сөйләде Кадыйр. Күпме акча бүләк иттеләр
соң, дип сораган идем, Диләрә, белмим, санамадым, ди. Бир үзем саныйм
дигән идем, үпкәләде бу, мин синең акчаңа тимим инде, ышанмыйсыңмыни
миңа, дия башлады. Мин дә кызып киттем, ул да кимен куймады, пәрмә-
пәр килеп талашып беттек без салган баштан, диде Кадыйр. Әйтмәгән сүз
калмады бер-беребезгә, диде.
– Синең аркада ул, Сансыз! – дип куйды Диләрә.
– Ничек инде минем аркада?
– Соң сиңа биргән бит Диләрә Кадыйрның акчаларын! Теге егылып
аракыларны челпәрәмә китергәч! – диде Галимҗан.
– Ә-ә-ә!!! Вон оно чё! – дип куйды Хамис. – Ә юк, туктагыз әле?! Причом
монда мин? Мин Диләрә белән үбештем генә! Әнә Штирлиц ниткән бит!
– Кыскасы, Кадыйр психланып, урамга чыгып киткән, – дип дәвам
итте Зөлмәт. – Диләрә өстәл җыештырып, бүлмәдә калды, диде. Әзрәк
тынычланганчы, суынганчы урамнарны ураган да ул кире кайткан. Бүлмәгә
кермәкче булган идем, бикле, ди. Шакымакчы гына булган идем, карават
шыгырдаган, ятакта гына чыга торган ыңгырашулар ишетелде, ди. Илгизәр
кызын алып кайткан икән, дидем дә, тагын урамга чыгып киттем инде, диде
Кадыйр. Бер сәгать чамасы узгач, кайтсам, Хамис белән Галимҗан да кайтып,
йөзенче төшләрен күреп, пос-пос йоклап яталар иде, дип сөйләде Профессор.
– Шушының нәрсәсе шикле тоелган инде аңа? – диде Илгизәр.
– Икенче көнне, – дип дәвам итте Зөлмәт, – лекцияләргә барырга
җыенып йөргәндә, Диләрә килеп керде, диде Кадыйр. Малайлар, мин кичә
туган көндә сездә үземнең муенсамны калдырганмын, дип, Илгизәрнең
тумбочкасы өстеннән асылма бизәк – алтын ярымай тагылган цепочкасын
алып чыгып китте, ди. Ул вакытта Кадыйр моңа әллә ни игътибар бирмәгән.
Ләкин төрмәдә чакта, шул туган көнен кат-кат исенә төшергәндә, ул бер
нәрсәне аңлаган. Сез, Диләрә, ул ярымайлы муенсагызны бер дә салмыйча
диярлек киеп йөргәнсез. Эсседә дә, суыкта да, дигәндәй. Хәтта берсендә
бергәләп, саунага кергән идек, анда утырышлы түгел иде, борын-колак
очлары пешә иде, шунда да салмады ярымаен, дип сөйләде Кадыйр. Сез,
Диләрә, аны бер очракта гына сала торган булгансыз... «Ярамый бит
кияүгә чыкканчы, гөнаһ!» – дип әйтә торган булгансыз. Төрмә нәчәлнигын
бәлки бик теләгәндә, гафу итәргә дә булыр иде, ни өчен дигәндә, Диләрә
ул очракта минем хакка, безнең мәхәббәтебез хакына корбан биргән, тик
Илгизәр белән хыянәтен гафу итә алмыйм, диде Кадыйр.
– Ә ул бит хыянәт түгел иде! – дип куйды Диләрә.
– Ни иде соң ул? – дип сорады Зөлмәт.
– Улмы? Ул... Ул шундый бер мизгел генә...
– Ярата идеңмени, Диләрә? – диде Галимҗан хатынның гамәлен аңларга,
аның хәленә керергә тырышып.
– Юк ла инде! – дип куйды Диләрә. – Илгизәр, гафу ит! Хыянәт түгел
бу, аңлыйсызмы, бу бөтенләй башка нәрсә! Сез менә күз алдына китерегез:
шәраб башка бәргән, кан кызган, күңелдә Кадыйрга ачу кайный, аңа үч
итеп, нидер эшлисе килә. Шунда бүлмәгә Илгизәр кайтып керә, күзләрен
мөлдерәтеп карап тора сиңа. Ә сәгать телләре келт тә келт, вакыт уза, тиздән
Кадыйр булмаса башка берәү килеп керергә мөмкин бүлмәгә! Икең дә бер
сүз дә дәшмичә аңлыйсың – менә хәзер генә, бер генә мәртәбә параллель
дөньяга, белмим, башка галактикага барып кайтырга була. Анда икебездән
башка беркем дә юк, анда рәхәт! Һәм бу сәяхәт турында беркайчан да,
беркем дә белмәячәк! Белергә тиеш түгел иде...
– Илгизәр, ә син бит бүген беренче мәхәббәтең белән үбешү турында
сөйләгәндә, андый рәхәтлекне минем бүтән беркайчан да тойганым юк,
каядыр очып китәсең, мин гомерем буе аның белән очарга риза идем, дидең.
Син Диләрә турында әйттеңме?
– Әйе, Диләрә турында, – диде Илгизәр теләмичә генә.
– Нишләп шундый көйсез соң бу дөнья?! – дип, авыр сулады Галимҗан.
– Нәрсәсе көйсез? – дип сорады Хамис. – Ни дип әйтмәкче буласың син,
Буржуй, чё то тагын не догоняю мин?
– Сөйли китсәң, озак инде ул, – дип авыр сулады Галимҗан.
– Ә безнең бүген вакыт до фига! Без бүген беркая да ашыкмыйбыз,
Штирлиц әйтмешли, – диде Хамис, көлеп.
– Бик нечкә тема инде бу, дулкынландыра, күңелгә бәрә торган тема, –
диде Галимҗан. – Ышанасызмы, юкмы, менә хәзер, бу турыда сөйләргә
җыенгач та, тез буыннарым калтырый башлады, аркам тирләп чыкты.
«Нишләтәсең, язмыш!» дип авыр сулыйсы гына кала, анасын саткыры!
– Охо! Синме бу, Буржуй?! – дип куйды Хамис. – Әллә чыннан да
сүгендең инде?
– Хамис, үтенеп сорыйм, бүлдермә, зинһар, болай да зиһенем чуалган
чак, – диде Галимҗан. Аннан бераз нидер исенә төшереп утырды да сөйләп
китте: – Кыскасы, җиденчеме, сигезенчеме класста укый идем мин. Район
үзәгенә чаңгы ярышларына алып барганнар иде... Кыш. Каен урманы. Бөтен
дөнья ап-ак, чип-чиста! Каеннарның кәүсәләре дә ап-ак, аларның ботаклары
да, шуларның кайберләренә яткан кар бүрекләре дә, каеннар арасына
ясалган чаңгы юлы да – барысы да, барысы да ап-ак. Ябалак-ябалак кар
ява. Шундый зур, эре кар бөртекләре уйнап йөри һавада, тирә-як шундый
матур, әйтерсең лә, бу өн түгел, төш, әйтерсең лә, син ниндидер әкияткә
эләккәнсең. Һәм шушы матурлык уртасында – бер могҗиза!
Гүзәлләрнең гүзәле диләр бит? Менә шунда аңладым мин ул сүзләрнең
ни аңлатканын. Күрсәгез иде сез ул кызны! Бу дөньяда андый чибәр кыз була
алмыйдыр кебек иде миңа. Ул каяндыр башка дөньядан, бүтән планетадан
– белмим, Айдан сикереп төшкән Зөһрә кыз кебек иде. «Искиткеч чибәр!» –
дисәң дә, берни әйтмәгән кебек инде аның күз явын алырдай матурлыгын,
гаҗәеп гүзәллеген аңлатыр өчен. Бик сөйкемле ул үзе, аңардан нәфислек
бөркелеп тора, таң калырлык инде менә! Таң калырлык! Искиткеч!
Син аңа берничек тә игътибар итмичә калалмыйсың. Шул секундта, шул
минутта, шул вакытта ул кыз дөньяның үзәге иде. Аны ниндидер дуслары
сырып алган, алар ясаган түгәрәк уртасында басып тора иде ул. Үзе генә
түгел, киеме дә таң калдырырлык иде аның. Үзегез беләсез, без бит инде
сәвит балалары, дефицит чоры балалары, авыл балалары әле, җитмәсә тагын.
Безнең өстә... Юк, алай җыртык-портык әйбер түгел иде, тик иске булмаса
да, шул сәвит чыгарган спорт костюмнары иде инде: кемнекедер кара,
кемнекедер зәңгәр. Ә аныкы ак иде! Ап-ак! Мамыклы бияләйләре дә ап-ак,
башындагы бәйләнгән башлыгы да ап-ак, шул башлык очындагы зур йомры
шар да ап-ак. Помпон диләрме әле аны? Ә озын көдрә чәчләре чем кара иде.
Сызылып киткән кашлары да, очып китәргә әзерләнгән кебек бөгелеп торган
керфекләре дә кара, чиксез тирән күзләре дә шомырт кара иде.
Аһ, ул күзләр! Ниндидер тылсым бар иде кебек аларда. Аларны бер
күргәч, аерыла алмыйсың, алар сине кол итәләр, сихерләнгәндәй, шуларга
карап сокланып тора башлыйсың. Белмим, исәрләнеп күпме торганмындыр,
бәлки әле тагын бик озак шулай дәвам итәр иде, тик ничектер очраклы
гына аның карашы миңа төште. Мин шундук икенче якка борылдым. Ник
борылдым – белмим. Ә юк, беләм инде хәзер. Чөнки миңа алиһә караш
ташлады, ничек аның белән күзгә-күз карашып тормак кирәк? Мин куркып
кына, аңа сиздермәскә тырышып, тагын бер мәртәбә аның ягына күз
ташладым. Ул елмая иде. Елмайгач, ул тагын да гүзәлрәк, мең, миллион,
миллиард тапкыр чибәррәк тоелды.
Бу көн, бу вакыйга, бу очрашу, бу могҗиза, бу алиһә минем
көнкүрешемнең астын өскә китерде, мине ниндидер бер яңа үргә менгерде,
минем тормышымның яңа сәхифәсенә үзенә күрә бер күпер кебек булды.
Мин башка кешегә әйләндем: бу көнгә кадәр бер төрле идем, аннан соң
бөтенләй икенчегә әйләндем. Ышанасызмы-юкмы, мин шигырьләр яза
башладым. Чын шигырьдән бик ерак иде алар, әлбәттә, тик, шуннан аңлагыз
инде күңелемнең ул чактагы халәтен. Малайлыктан егетлеккә адым ясавым
булгандыр бу, мөгаен.
Түшәмдә бер нокта табып, шуңа сәгатьләр буе карап уйланып ята торган
хыялый бер кешегә әйләндем мин. Тәнем әллә нишләде: аяк-кулларым
ничектер сызлап кытыкланган сыман иде. Әйтерсең лә, тән аркылы бик
көчле булмаган ток җибәргәннәр һәм шунлыктан нервлар соңгы чиккә кадәр
тартылган. Берничек тә, нишләсәң дә узмый торган, интектергеч һәм шул
ук вакытта ниндидер бер үз рәхәтлеге булган халәт иде ул.
Ә тагын нинди генә җыр тыңласам да, ул җыр минем белән аның
турында сыман иде. Нинди генә фильм карасам да, анда уйнаган актриса
аңа охшаган кебек иде. Ә урамнан атлап барганда, тыкрыктан кинәт ул
килеп чыгар сыман иде...
Вакыт – иң яхшы дәва, диләр. Тора-бара мин аның турында сирәгрәк
уйлый башладым, тик шулай да бу кыз минем күңелдәге бик якты, чиста,
нәфис бер хатирә, онытылмас бер образ булып калды. Ә биш ел узгач,
ышанасызмы, без тагын очраштык!
Мёрфи закон дигәнне дә беләсез бит инде, шулай бит? Гомергә бер эшкә
соңга калып килсәң, каршыңа әбизәтелне нәчәлник очрый. «Тфү-тфү!» –
дип агачка кагасың килсә, якын-тирәдә бөтен нәрсә металл, пластик, пыяла
һәм катырылган опилкадан ясалган булып чыга, агач табалмый интегәсең
һәм башкалар, һәм башкалар. Шушы кабахәт законның тагын берсе бар:
диңгез буенда ял иткәндә, пляждагы иң шәп, иң чибәр кыз син иртәгә китәм
дигән көнне генә пәйда була.
Җәйге каникулны авылда үткәрдем. Август азагы җитте, кире Казанга
укырга китәргә кирәк. «Хушлашу гастрольләре» сыман әйбер ясарга булдык
без малайлар белән: өч-дүрт матайга төялеп, якын-тирә авылларны урап
кайтырга булдык. Зерәгә бензин яндырып кына йөрдек түлке, бер кызык та
булмады ул төндә. Кызыгы иртән булды аның! Чәй эчеп утырабыз энекәш
белән. «Их, кичә клубта син булмадың! Бер чибәр кыз чыккан иде, Наил
абыйларга кунакка кайткан», – ди бу. «Ярар, карап карарбыз кич белән», –
дим. «Кич белән проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Бүген җомга, шәһәрдән
егетләр күп кайта кунакка», – ди энекәш. Нишләргә соң? Озак уйлап-нитеп
тормадым, тоттым да юк йомышымны бар итеп киттем мин Наил абыйларга.
Килеп керсәм – ул! Ишетәсезме сез, теге каен урманындагы могҗиза,
алиһә!.. Нидер әйткән булдым инде мин Наил абый белән Нурия апага,
нидер сөйләндем инде шунда, хәтерләмим ни икәнен. Алар да җүләр түгел
инде, аңлыйлар минем нигә килгәнне.
«Менә кунак кызы бар бит әле бездә, – ди Наил абый, булмаган мыегы
астыннан гына елмаеп. – Таныш булыгыз – Зөһрә».
Зөһрә исемле икән бит ул... Айдан төшми каян төшсен инде мондый
кыз?! Бик мәзәк һәм көлкеле кыяфәттә булганмындыр инде мин ул чакта.
Чөнки бөтенесе миңа карап елмаялар иде: Наил абый да, Нурия апа да,
Зөһрә дә. Ул миңа карап елмая иде...
«Менә Зөһрә кичә клубта егетләр тапмаган бит әле, – дигән була Наил
абый. – Син, кем, ни, күрше, – ди бу миңа, – бүген кичен кереп ал инде аны,
яме, клубка чыкканда. Йә адашыр, барып җитә алмас өч өй аркылы», – ди
Наил абый, үзе һаман елмая.
Миңа шул кирәк иде бит инде! «Ярар, керермен!» – дидем дә чыгып
очтым мин.
Кич җитте. Ә юк, җитмәде, каян җитсен?! Андый чакта вакыт гел узмый
икән ул, сәгать телләре юри әкрен йөргән кебек. Йөрәк җилкенә, йөрәк
ярсый, йөрәкне ут алды, кан кайный, җаным тәнгә сыймый, ничектер
үзенә урын тапмаган, менә-менә сикереп чыгар сыман иде. Энекәш миңа
карап: «Нишләдең син?» – дип аптырап әйтеп тә куйды хәтта. «Нишләдең,
нишләдең! Үскәч белерсең!» – дим.
Алга таба ниләр булганын ничек итеп сөйләргә дә белмим. Күз алдына
китерәсезме, бу минем гомеремдәге иң бәхетле көннәрнең берсе, бәлки,
иң бәхетлеседер, тик мин ул көнне, дөресрәге, төнне хәтерләмим диярлек.
Юк, алай да кайбер нәрсәләр күз алдына килә. Култыклашып, клубка кергән
истә – анда кеше мыжгып тора иде! – бөтенесе авыз ачып, безгә карап
тордылар. Зөһрә белән биегәнебез, авыл урамнары буйлап йөргәнебез, Наил
абыйларның капка төбендәге эскәмиядә таң ата башлаганчы пышылдашып
утырганыбыз истә. Ни сөйләшкәнбездер, хәтерләмим... Хәер, сөйләшүдән
күбрәк, үбештек бугай без... Андый чакта сүзнең кирәге бармы соң инде...
Ә! Тагын бер нәрсә истә! Гел: «Миңа керергә кирәк инде», – дип
пышылдады ул. Үзе минем тездә утыра, торырга җыенмый да. Керергә кирәк,
дип әйтүе дә миннән: «Тукта, утырыйк инде әзрәк», – дигәнне ишетер өчен
генә әйтелгән сыман иде. Аерылышасы килми бит бер дә! Миңа икенче көнне
Казанга бит, ул да китә авылына, аның әле тагын бер ел мәктәптә укыйсы бар.
Хат алышырга вәгъдәләштек. Казанга укырга кил, дидем мин.
Тырышырмын, диде ул. Берзаман ишегалдыннан Наил абыйның ачулы
тамак кырганы ишетелде. Зөһрә сикереп тә торды, кош кебек пырхылдап
очып кереп тә китте.
Икенче көнне Казанда идем инде. Сезгә студент тормышының ни икәнен
аңлатып торасы юк инде: дискотекалар, концертлар, ШТК, спектакльләр,
туган көннәр – бөтен җирдә кызлар кайнап, мыжлап тора! Зөһрәгә берничә
хат язып салдым, Яңа ел, 8 Март бәйрәмнәре белән котлап, открытка
җибәрдем.
Теге кичтән соң бер ел узгач, Зөһрә Казанга укырга килде. Аңардан хат
алдым, «мин фәләненче тулай торакның төгәненче бүлмәсенә урнаштым»,
дип язган иде. Мин бит инде бу хәбәрдән соң кош тоткандай йөгерә-йөгерә
шунда барырга тиешле кеше идем югыйсә. Тик нигәдер бармадым. Һаман
саен ниндидер эш килеп чыга торды. Югыйсә күңелемдә аңа тартылу бар
иде. Ник шундук бармадым, хәзер дә аңламыйм. Кара көзгә кергәч кенә,
көннәр бик салкынайткач кына бардым мин аның янына.
«Птичье молоко» дигән кәнфит алып барган идем күчтәнәчкә. Шуңа исе
китте инде Зөһрәнең! «Каян белдең минем бу кәнфитне яратканны?!» – дип
аптырады. Тәмлене кем яратмый инде?!
Дүрт кыз бер бүлмәдә торалар иде. Бишәүләп чәйләр эчеп сөйләшеп-
көлешеп утырдык озак кына. Аннары икесе каядыр җыена башладылар.
Зөһрә аптырап сораган иде: «Кая җыенасыз?» – дип, берсе әйтә: «Апа әллә
кайчан кунакка чакыра инде, без бүген барырга булдык аның янына, кунып
калырбыз, мөгаен, төнлә кайтып йөрмәбез», – диде. Үзе миңа сиздермәскә
тырышып, Зөһрәгә күз кысты һәм баш бармагын күрсәтте. Шәп(!) егет
каптыргансың, янәсе. Хәзер генә уйлап утырам, вакыт шактый соң иде
инде, кая апаларына барсыннар инде төн җиткәндә?! Күрше бүлмәгә кереп
йоклагандыр инде. Без икебез генә калсын дип...
Тик без икебез генә калмадык. Өченче кыз – каядыр күргән дә бар
ФӘХРИНЕ ҮТЕРЕП ТАШЛАДЫЛАР
104
сыман үзен – беркая да китәргә җыенмый иде. Минем дә китү турындагы
уй башыма да кереп карамады. Зөһрә дә урынын җәеп, мине үз янына
яткырды. Болар барысы да ничектер бик табигый, шулай булырга тиеш
кебек кабул ителде ул чакта.
Утны сүндергәч, теге Наил абыйлар капка төбендәге очрашуның
икенче сериясе башланган кебек булды. Нидер турында пышылдашып
яттык, күбрәк үбештек инде... Тик шуннан артык берни дә булмады. Мин
анда талпынып карадым инде үземчә, тик Зөһрә... Менә сез күз алдына
китерәсезме, кыз үзе урыннар җәеп, үзе сине янына яткыра, тик үбешүдән
артык берни ярамый! Шуңа үпкәләдем микән инде мин, җүләр?..
– Булмадымыни?! – Хамис бүлдерми түзә алмады.
– Кыскасы, икенче мәртәбә Зөһрә янына би-и-ик озак вакыт узгач
кына бардым мин. Килеп керсәм, бүлмәдә бер егет чәй эчеп утыра, ә
кызлардан Зөһрә үзе генә. Мин егет алдындагы чәшкене чәй тәлинкәсе
белән каплап куйдым да: «Апаңа рәхмәт әйт тә, чыгып кит әле син, брат,
безнең сөйләшәсе бар иде», – дидем. «Мин беркая да чыкмыйм», – ди бу.
Күзләрен күтәрми үзе, чәшкегә карап каткан. Ярар алайса, дип, мин Зөһрәне
коридорга чакырып чыгардым. «Җыен әйдә, киттек», – дим. Кая, ди. «Әгәр
җир читенә дисәм, барасыңмы соң?» – дим. Юк, ди. Борылдым да киттем
мин. Өзелде шуның белән...
Юк, алай да вакыт-вакыт Зөһрә искә төшкәли иде, тик ул, беләсезме, ничектер
берничә секундка гына күзалдына килә дә, аннары уйлар тагын башка нәрсәгә
күчә иде. Тора-тора гел онытылды инде. Шулкадәр нык онытылган...
Болай булды ул, кыскасы! Хатын белән балаларны авылга кайтардым
да шәһәргә үзем генә киттем. Ярты юлда, Карлыгач авылы башында, бер
хатын тора юлда кечкенә малае белән. Машинаны туктатып утырттым мин
боларны. Киттек шәһәргә. Малае белән сөйләшеп бара бу, тегесе әллә ниләр
сорый: «Яфраклар нигә яшел? Күк нигә зәңгәр?» Әнисе иренмичә җайлап
кына аңлата. Үзе ничектер бу эшне автомат рәвештә эшләгән кебек. Мин
көзгегә юк-юк та карап алам, аның карашы әллә кая еракка, юл кырындагы
басулар читенә юнәлгән. Каядыр күргән дә бар сыман үзен. Шул малае
белән сөйләшеп утырган җирдән кисәк кенә әйтеп куйды бу миңа: «Син
Зөһрәне хәтерлисеңме?» – ди. Мин җүләр аны-моны уйламыйча: «Кайсы
Зөһрәне?» – дидем. «Нык көтте инде ул сине... Би-и-ик озак көтте», – ди.
Мин әле һаман берни аңламыйм, ашыга-ашыга кайчандыр таныш булган
Зөһрәләрне искә төшерә башладым. Ишетәсезме, мин аны онытканмын!
Кайчандыр алиһә итеп күргән кыз минем тормышымнан, хәтеремнән,
уйларымнан төшеп калган!
Тагын көзгегә карадым. Шунда искә килеп төште бит бу хатынны кая
күргән бар икәне! Общагада Зөһрә белән кунган төнне бүлмәдә тагын
бер кыз бар иде, дип сөйләдем бит? Менә шул бу! Димәк, алар һаман да
аралашалар, димәк, алар һаман дуслар, димәк, Зөһрә мине һаман да ярата.
Күз алдыңа китерәсезме, мин күктәге йолдыз дип, мәңге буй җитмәслек
дип кабул иткән кыз мине ярата, ә мин... Җүләр инде, җүләр!
– Маладис, признал наканис, – дип кыстырды Хамис.
– Ну, сораштырдым инде мин бу хатыннан Зөһрә турында. Бухгалтер
булып эшли икән, ире белән ике малай үстерәләр, тегесе-монысы... Аннары
интернеттан кереп карадым – хәзер җайлы бит, бөтен кешене шуннан табып
була. Теге классташлар сайтында бик күп фотолары бар. Бөтен тормышы
җитеш: үз йорты, ире, балалары, юбилейлар, фото астындагы язуларда
дуслары-туганнарының котлаулары, матур теләкләре, комплиментлары,
тегесе-монысы. Сизми дә калганмын, хатын да минем янга килеп карап
тора икән. Зөһрәнең иренең фотосын күрде дә: «Кем бу? Әллә берәр ерак
туганыңмы? Бигрәк сиңа охшаган», – ди. Җентекләбрәк карасам, чыннан
да бар икән охшашлык ниндидер... Их, Зөһрә, Зөһрә... Күрсәгез фотоларын!
Бөтенләй үзгәрмәгән, дисәң дә, бер дә ялган булмас. Тик күзләре генә бик
моңсу. Ниндидер иксез-чиксез сагыш бар аларда, әйтерсең лә, бу тормышта
ниндидер коточкыч зур үкенече бардыр сыман. Мондый тормыш турында
хыялланмаган идем бит мин, дип әйтәләр кебек алар.
Менә, кайсыгыз белә? Нигә кеше шундый кабахәт, мәнсез, акылсыз һәм
дуамал зат ул? Баш белән уйлап карасаң, мин бит үлеп гашыйк идем ул
кызга?! Аллаһы Тәгалә аны минем юлыма чыгарып куйган иде. Җитәклә дә
алга таба бергәләп атлап кит кенә бит инде югыйсә?! Юк, кешегә нигәдер
үзенең яшьлек хыялларын пычракка салып таптарга кирәк. Ник шундый
без? Кеше бу дөньяга бәхетле булып яшәргә дип туадыр да бит, ләкин
кемгәдер башкалар аяк чала, башкалар аяк чалмаса, кеше бәхетен үзе
җимерә, соңгы кирпеченә кадәр ватып бетерә, тузанга әйләндерә. Ярамый
микәнни кешегә бәхетле булып яшәргә? Ә, сез ничек уйлыйсыз? – дип
сорады да Галимҗан тынып калды.
13. Кан тамызып ак сөткә...
– Җылырак, җылырак, Галимҗан, – диде Зөлмәт, хәйләкәр елмаеп.
– Аңлап бетермәдем? – диде Галимҗан, чәчләрен маңгаеннан артка
сыпырып.
– Әйе! Нәрсә җылы-салкын? Аңлатып сөйләш! – диде Хамис.
– Сезнең бу хикәятне сөйләвегез бик әйбәт булды әле, – диде Зөлмәт,
Галимҗанга карап. – Безнең сөйләшүгә дөрес... тон дип әйтимме, атмосфера
бирде, димме... Кыскасы, алга таба да сөйләшү шушы дулкында барса,
һәркем ихлас күңелдән, чын йөрәктән сөйләсә, бик яхшы булыр иде.
– Ни турында? – дип сорады Илгизәр.
– Хәтерегездә Кадыйрның туган көнен тагын бер яңартып карагыз әле
шулай да, – диде Зөлмәт. – Анда бит тагын бер зур, онытылмаслык вакыйга
булган.
– Онытылмаслык булса, минем истә калыр иде! – диде Хамис бәхәскә
урын юк дигән сыманрак.
– Ә шулай да?!
– Ант эчүне әйтәсеңме әллә? – диде Диләрә, куркып.
– Өстенә бастыгыз, Диләрә ханым! – диде Зөлмәт, шатланып.
– Нинди ант эчү? Аракы гына эчтек без анда! – диде Хамис.
– Ә бит Кадыйрга ант эчүнең ни икәнен мин аңлаткан идем, – диде
Галимҗан уйчан кыяфәттә. – Ничектер берсендә ялгышып «ант итәм»
дип әйтәсе урынга, ул «ант эчәм» диде дә, мин аңа хатасы нидә икәнен
сөйләп бирдем.
ФӘХРИНЕ ҮТЕРЕП ТАШЛАДЫЛАР
106
– А в чём разница? – диде Хамис.
– Ант бирү – ул бер генә кеше дә башкара ала торган нәрсә. Әйтик,
солдатлар армиягә хезмәт итәргә килгәч ант бирә, – диде Галимҗан. – Ә
ант эчү бер кеше катнашында гына була алмый. Безнең кайбер борынгы
бабайлар, әйтик, ике кеше гомерлек дус булырга ант итешкәндә, шуның
билгесе итеп кулларын кисеп, бер савыт кымызга каннарын тамызып
эчкәннәр. Менә шул ант эчү дип аталган. Бу икәү яки өчәү булалармы,
бишәүме – үзләренеке белән бергә иптәшләренең канын да эчкәч, кан
кардәшләр хөкемендә булып, мәңге дус булып, хәтта бер-берсе өчен җан
да биргәннәр. «Идегәй» дастанында, мәсәлән, «Кан тамызып ак сөткә, Ант
эчешкән ир иде», дигән сүзләр бар. Шушыларны сөйләп биргәч, Кадыйр
тел шартлатып: «Шәп йола бит бу!» – дигән иде.
– Әйе, аннары ул бу йоланы туган көнендә үткәрде, – диде Диләрә. –
Каяндыр табып, энәләр дә алып кайткан иде. Исегездәме, теге кан биргәндә,
бармак тишә торган энәләр? Мин шундый курыккан идем аны бармагыма
кадарга!
– Ә-ә-ә! Искә төште хәзер! – дип кычкырып җибәрде Хамис. – Бер шешә
аракыны сыра кружкасына салды да Кадыйр, һәрберебез бармагын тишеп,
шунда ике-өч тамчы кан тамызды. Аннары эчтек шуны барыбыз да!
– Ә эчкәнче ни булды? – дип сорады Зөлмәт.
– Берни булмады? Ни булсын? – диде Хамис. – Туган көн булды, аракы
эчтек. Аңа хәтле кансыз гына эчкән идек, соңгысын кан тамызып эчтек.
– Соңгысында аракы эчмәдек, ант эчтек, – диде Галимҗан.
– Хет терәп атыгыз, тик анты минем истә түгел! – диде Хамис.
– Кемнең исендә? – дип сорады Зөлмәт. – Илгизәр, бәлки сез
хәтерлисездер?
– Хәтерлим әзрәк, тик бик төгәл түгел, чамалап кына әйтә алам, – диде
Илгизәр.
– Мин дә шулай, – диде Галимҗан.
– Диләрә ханым?
– Мин дә.
– Гаҗәп! Ничек шуны онытырга мөмкин?! – диде Зөлмәт хәйран калып.
– Беләсегез килсә, Кадыйр өчен бу, гомумән, аның тормышындагы иң зур,
иң мөһим, иң хәлиткеч вакыйга!
– Аптыратма, брат, давай үзең әйт инде, барыбер безнең җүнләп искә
төшми инде ул хәзер! – диде Хамис.
– Алайса, тыңлагыз! – диде дә, Зөлмәт телефоннан аудио кушты. Кадыйр
тавышы ишетелде:
– Кадерле дуслар! Сез бүген мине котлап, бик күп матур сүзләр әйттегез,
изге теләкләр теләдегез, бик зур рәхмәт барыгызга да!
– Бу бит Кадыйр тавышы! – дип кычкырып җибәрде Диләрә. – Искә
төште! Мин бит аның тостын магнитофонга яздырган идем.
– Диләрә ханым, әйдәгез бергәләп тыңлыйк игътибар белән, яме, – диде
дә Зөлмәт язманы яңадан кушты.
«Кадерле дуслар! Сез бүген мине котлап, бик күп матур сүзләр әйттегез,
изге теләкләр теләдегез, бик зур рәхмәт барыгызга да! Минем дә сезгә
әйтәсе бер сүзем бар иде. Без түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелдек!
Төгәлрәге, күтәрелеп киләбез, безне әле яулап аласы бик күп үрләр көтә.
Алдыбызда – озын юл. Аны узу җиңел генә булмас, ул гел туры гына да
бармас, борылмалы урыннары да күп булыр, тауларга да менәргә туры
килер, ватык күперләр очрап, елгаларны үткел аша кичәсе дә булыр. Тик
болар берсе дә безне куркытырга тиеш түгел, чөнки без чын дуслар һәм
һәрвакыт бер-беребезгә ярдәм итеп, бер-беребезгә булышып, көч-дәрт биреп
торырбыз. Мин бу дуслыкны ант эчү белән ныгытырга тәкъдим итәм. Тик
минемчә дус булыйк дип кенә ант эчү безнең кебек егетләр өчен ваграк
күренә. Безнең һәрберебез яшь, талантлы, белемле, зиһенле, без теләсә
кайсы бурыч-максатларга ирешә алабыз. Әгәр син химик икән, Менделеев
кебек химик элементлар таблицасын уйлап тап, шулай таныт милләтеңне
дөньяда! Әгәр син педагог икән – Монтессори бул, тегүче икән – Кристиан
Диор бул, галим икәнсең – Нобель премиясен ал, шофёр икәнсең – Михаэль
Шумахер кебек бул. Сине, димәк, татарны, бөтен дөнья белсен! Шунлыктан,
әйдәгез, кан кардәшләр хөкеменә күчкән бу сәгатьтә һәрберебез: «Мин бөтен
булган көчемне, мөмкинлекләремне үземнең газиз татар милләтемне дөньяда
таныту эшенә сарыф итәрмен, тормышымны шуңа багышлыймын!» – дип
ант итик!» Антмы?
– Ант! – диде Галимҗан.
– Ант! – дип кабатлады Диләрә.
– Нинди ант турында сөйлисез сез?! – дип куйды Илгизәр. – Уен гына
иде бит ул, Кадыйрның чираттагы шаяртуы!
– Сезнеңчә бу темага бу рәвешле шаяртырга ярыймы? – дип сорады
Зөлмәт.
– Кадыйрга бар да ярый иде, беркем дә берничек тә тыя алмый иде аны,
– дип җавап бирде Илгизәр.
– Ләкин ул бит шаяртмаган, чынлап ант эчкән ул кичтә! – диде Зөлмәт.
– Милләткә хезмәт итәм, гомеремне шуңа багышлыйм, дип ант иткәндә,
аракы эчмиләр, – диде Илгизәр тыныч кына, салкын канлылык белән. –
Цирк бит бу, шапито!
– Юк! Бу цирк түгел! – диде Зөлмәт, ярсый башлап.
– Цирк түгел, Илгизәр! Юк, уен-муен гына түгел бу Кадыйр өчен, –
диде Диләрә. – Менә хәзер генә аңладым! Ул апасын Израильгә киткән
өчен түгел, төгәлрәге, киткән өчен генә түгел, антын бозган өчен кичерә
алмаган. Алар икесе ант иткән булганнар, без үрнәк татар гаиләләре корып
яшәрбез, чын татар балалары үстерербез дип. Ә апасы тоткан да, яһүдкә...
– Сез эшнең никадәр җитди икәнен аңлап бетерә алмыйсыз һаман, –
диде Зөлмәт. – Мин монда сезне Кадыйр кушканга җыйдым! Сезне аның
исеменнән хөкем итәргә!
– Хөкем итәргә? – диде Галимҗан.
– Кадыйр исеменнән? – дип сорады Диләрә.
– Әйе, нәкъ шулай: Кадыйр исеменнән хөкем итәргә, – диде Зөлмәт,
тынычлана төшеп.
– Нәрсә өчен хөкем итәргә? – диде Хамис.
– Үләренә бер ай чамасы алданрак бер сөйләшеп утырган идек без аның
белән, – диде Зөлмәт. – Иркенләп, ашыкмыйча, сабыр гына, озын-озаклап.
Шунда әйтте ул миңа: «Санчо, барысын да тап, бергә җый, антны исләренә
төшер, шуны бозган өчен суд оештыр!» – диде. Мин Кадыйрның бу
васыятен үтәргә бурычлы һәм монда сезне уен уйнарга, шаярып утырырга
дип җыймадым.
Галимҗан янәдән көзгегә карап куйды. Анда Кадыйр Фемида кулындагы
үлчәүнең тәлинкәләренә борчак хәтле генә ташлар салып уйный иде. Бер як
тәлинкәгә сала да, анысы аска төшеп китә башлагач, икенче як тәлинкәгә
дә таш салып куя.
– Шулай итеп, җәмәгать, суд утырышын ачык дип белдерәм.
Гаепләнүчеләр эскәмиясендә – Илгизәр Сүлтиев, Галимҗан Гыйлемҗанов
һәм Хамис Шәрәфуллин. Диләрә Бәхтегәрәева шаһит сыйфатында гуаһлык
бирәчәк. Беренче булып сезнең эшне карарбыз, Илгизәр. Судка тулы
исемегезне, туган урыныгызны һәм туган көнегезне атагыз.
– Мин адвокат таләп итәм! – диде Илгизәр елмаеп һәм учларын ачып,
кулларын як-якка җәйде.
– Сез үз-үзегезне генә якларлык хәлдә, – диде Зөлмәт. – Өстәвенә адвокат
вазифаларын дусларыгыз да башкара ала.
– Ярар соң алайса, – диде Илгизәр һаман авызын җыя алмыйча. – Сүлтиев
Илгизәр Насих улы. 1980 елның 9 маенда Җәлил посёлогында туганмын.
– Хәзер кайда яшисез? Ни белән шөгыльләнәсез?
– Алманиядә яшим, Мюнхен шәһәрендә. BMW Group Компаниясендә
эшлим.
– Гаилә хәлегез?
– Өйләнгән.
– Ничәнче мәртәбә?
– Өченче.
– Балаларыгыз ничәү?
– Бишәү.
– Ничә-ә-әү?! – дип сузды Хамис. – Бер малай гына иде бит әле синдә?
– Мин синең хатының да берәү генәдер дигән идем? – диде Галимҗан.
– Беренче мәртәбә мин Рания исемле татар кызына өйләндем, – диде
Илгизәр. – Алманиягә килеп урнашкач та, татар җәмгыятен эзләп тапкан
идем, шунда таныштык. Өйләнергә кирәк бит инде? Татар кызына
өйләнергә кирәк – вәт өйләндем. Бер ел бергә торып карадык та... Кыскасы,
аның минем белән яшисе килмәде. «Син минем белән түгел, башка кеше
белән яшәгән кебек, без өчәү», – диде ул.
– Яхшы психолог булган, – дип куйды Галимҗан.
– Хатын-кыз сизгер зат инде ул шундый, – диде Диләрә.
– Аннары Хелена очрады, – дип дәвам итте Илгизәр. – Ниндидер хисләр
дә бар иде кебек башта, малай туды.
– Унике яшь дидеңме әле аңа? – дип сорады Галимҗан.
– Әйе, унике, – дип авыр сулап куйды Илгизәр.
– Син яңадан өйләнгәч, ул хәзер әнисе белән торамы?
– Әнисе белән дә тора, минем белән дә, ике арада йөри шулай, – диде
Илгизәр.
– Нишләп Хелена белән аерылыштыгыз? – дип сорады Диләрә.
– Авыр ул икең ике дөньядан булгач, – диде Илгизәр. – Башта бернинди
проблема булмас кебек, тик яши-яши ул ике дөнья бер-берсеннән торган
саен ераклаша бара... Бик вак әйберләр дә зур каршылыкларга, хәл итә
алмаслык проблемаларга әверелә.
– Мәсәлән? – дип сорады Зөлмәт.
– Ашагач амин тоткан өчен дә шелтә-кисәтү белдерүләре мөмкин.
– Да ла-а-адно?! – дип куйды Хамис.
– Өченчесендә кемгә өйләндең? – диде Диләрә.
– Белмим.
– Ничек инде? – диде Хамис исе китеп.
– Шулай инде менә, – диде Илгизәр. – Алай да була икән тормыш булгач.
– Аңлатыбрак сөйләле син, Илгизәр? – диде Галимҗан.
– Төрек хатыны ул, Акгөл исемле, – диде Илгизәр. – Тик Акгөл туганда
кушылган исеме түгел, ул аны сигез ел элек кенә, Төркиядән Алманиягә
килгәч алган үзенә. Гаиләләрендә җәберләнгән хатын-кызларга ярдәм
үзәгендә.
– Кайда? – дип куйды Галимҗан.
– Ничек анда килеп эләккән соң ул? – диде Диләрә.
– Үзегез беләсез бит инде, Алманиядә бик күп төрекләр яши, – дип дәвам
итте Илгизәр. – Алар үз илләрендә яшәмәсәләр дә, зур күпчелеге гореф-
гадәтләрен изге күреп, күз алмасыдай саклыйлар. Төрек егете Алманиядә
кәләш таба алмаса, аңа Төркиядән алып киләләр. Акгөлне дә гомерендә бер
мәртәбә генә күргән егеткә кияүгә бирер өчен Алманиягә алып килгәннәр.
Ул кайсыдыр шәһәрдә таксист булып эшләүче егет булган, берничә ел
элек әти-әниләренең туган ягына кунакка кайткан булган, шунда олылар
аны Акгөлгә өйләндерү турында килешкәннәр. Тик ул вакытта кәләш бик
кечкенә булган әле, ә балигъ булгач, абыйлары аны булачак ире янына
Алманиягә алып килгәннәр. Алга таба ни булганын бик төгәл белмим,
Акгөл үзе турында сөйләргә бик яратмый. Шунысын гына беләм, ике-өч
ай яшәгәч, иреннән качкан ул, хатын-кызларга ярдәм үзәгенә мөрәҗәгать
иткән. Шундый махсус үзәк бар икән, гаиләләрендә җәберләнгән хатын-
кызларга булыша торган.
– Нигә анда? Ник туганнарына шалтыратмаган? – дип сорады Галимҗан.
– Син нәрсә?! – диде Илгизәр, күзләрен акайтып. – Аны ким дигәндә
иренә кайтарып бирерләр иде! Кыйнап атмасалар!
– Алманиядә дә андый хәлләр булып ята икән XXI гасырда, – диде
Диләрә, авыр сулап.
– Аңа шул үзәктә яңа документлар ясаганнар, башка шәһәрдә эш, яшәү
урыны табып биргәннәр.
– Ә син ничек таныштың аның белән? – диде Галимҗан.
– Юл һәлакәтендә аяк-кулларны сындырып, сырхауханәдә яттым мин
шактый озак. Акгөл анда эшли иде: идән юа, авыр хәлдәге авыруларга
булыша иде.
– Ул сиңа дүрт бала таптымы? – дип сорады Диләрә.
– Әйе, – диде Илгизәр, аның йөзләре балкып китте.
– Кайчан җитештегез дүртне ясарга? – дип сорады Хамис.
– Алты ел элек улыбыз туган иде – Искәндәр, – диде Илгизәр. – Ә өч ел
элек Аллаһ безгә өч игезәк кыз бүләк итте – Гөлестан, Гөлсинә, Гөлгенә.
– Җитте моңа дурак сатып йөрергә, шушы төрек хатыны белән генә
торсын, дигәндер инде Аллаһ, – диде Хамис. – Хәзер койрыгың бозга
каткан инде!
– Дүрт балалы хатынын ташлап китсә, Аллаһ шундый итеп орыр,
сөякләрен җыеп алалмас! – диде Диләрә.
– Тем более, аның бу дөньяда синнән башка беркеме дә булмагач, – дип
өстәде Хамис.
– Минем аны ташлап китәргә җыенганым да юк!
– Мин гомерем буе очарга риза, дидең бит үзең. – Хамис тагын
гыргылдап куйды.
– Риза идем, – диде Илгизәр, Диләрәгә гаепле караш ташлап.
– Шундый бер тип хатыннар бар – гомерләре буе, үлгәнче ниндидер
әкияти, тылсымлы, зур мәхәббәт эзлиләр алар. Шундый ирләр дә бардыр
дип белми идем, – диде Диләрә.
– Ул синең кебекне эзләгән, ахрысы, Диләрә, – диде Галимҗан. – Карале,
Илгизәр, ә ник син болар турында шундук сөйләмәдең?
– Ничек инде шундук? Менә сөйләдем ич инде, ни кирәк тагын?
– Хәзер сөйләдең, әйе. Ә очрашкач та, гаиләң турында сорагач, Хелена
белән Ральфны гына искә алдың бит?
– Ралифны.
– Ярар Ралифны булсын! Нигә Акгөл турында бер сүз дә әйтмәдең?
– Чөнки Хамис Хелена турында гына... – диде дә Илгизәр, ничектер
имәнеп китте.
– Нәрсә Хамис? Нишләгән ул тагын? – диде Галимҗан.
– Ярар инде, – диде Илгизәр. – Аннары аңлатырмын.
– Кайчан соң ул аннары? – диде Галимҗан, һаман да төпченеп.
– Ник бәйләнәсең кешегә, Буржуй? – диде Хамис. – Какая разница, кайчан
сөйләсә дә бер түгелмени сиңа? Главное ул түгел бит, главное хәзер койрык
бозга каткан. Беркая китә алмый хәзер Штирлиц, вәт хикмәт нәрсәдә!
(Дәвамы бар)
"КУ", 10, 2022
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев