Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сүз көтмәгез миннән...

Сүз көтмәгез миннән, мин үзем дә Көтәм сүзне олпат агайлардан.

Сүз көтмәгез миннән,
мин үзем дә
Көтәм сүзне олпат агайлардан.
Сүзне әйтсен
кыю йөрәк белән –
Җилнең исү көчен абайлаган.
Ә минем сүз –
яшьле сүз ул бары...
Яшел сүз ул.
Ул соң кемгә кирәк?!
Авыр чакта сүзнең егәрлесе
һәм зирәге була ала терәк.
Сүз көтмәгез миннән...
Мин үзем дә
тилмерепләр көтәм акыллы сүз.
Энә сыман тишеп
сипләсен ул!
Мин җеп сыман –
иярермен сүзсез.

"КУ", 10, 2022

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев