Логотип Казан Утлары
Шигърият

Уйлар

Дүрт ягыгыз – кыйбла, димәдем лә... Әй, уйларым, кая таралдыгыз?!

Дүрт ягыгыз – кыйбла, димәдем лә...

Әй, уйларым, кая таралдыгыз?!

Кыйбла бутап, юл табуы кыен...

Минем җанда барыбер яралгыгыз...

Җан-нигезнең якты тәрәзәсен

Кара таплар белән тапламагыз.

Сез – минеке, мин сезнеке лә ул,

уртак йорт ул, безнең Акланыбыз.

Җыелыгыз! Дөньялыкның аның

һәр тарафы кыйбла ягы түгел.

Хаклык – аклык ягын – һич шөбһәсез

мизанына салсын гамьле күңел.
 

 

"КУ" 10, 2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев