Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шауласын

...Тоташсын ярсу диңгезгә Уйлары ашкынулы...

Болганчык буа суында

Көн нуры ята череп...

Чак сулаган алтын балык –

Ләм томалаган ирек.

Аны коткарып булырмы

Хәер-садака биреп?..

И тереклек, кузгатсаңчы

Буаны аксын өчен.

Мизгел саен кодрәт туплап
Үз юлын тапсын өчен.

Каршындагы киртәләрне

Җимереп атсын өчен.

Фидаи, үҗәт көрәшнең

Иркенә тапшырылып,

Шауласын гомер буена

Тиңдәшсез ташкын булып.

...Тоташсын ярсу диңгезгә

Уйлары ашкынулы...
 

"КУ" 10, 2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев