Логотип Казан Утлары
Печән базары

СӘЯХӘТЧЕ ЧЕБЕННӘР (юмористик хикәя)

«Никләр генә эләктек шушы машинага? Саф һавалы авылыбызга тизрәкләр генә кайтып китсәк иде», – дип, беравыздан уфтандылар. Җан иясе кайда да ияләшә дигәндәй, берничә көннән дусларыбызга хәл кереп, кала урамнарын урап кайтырга ниятләделәр.

Табигать кочагына сыенып утырган бер авылда Чыжбетдин, Пыжбикә, Мәхәббәтнур һәм Җидекүз кушаматлы чебеннәр яши иде.

Җиңел автомобиль эченә эләгеп, ихтыяри-мәҗбүри рәвештә шәһәргә сәяхәткә кузгалырга туры килде аларга. Чокыр-чакырлы кыр юлыннан асфальт трассага чыкканчы башларын бәрә-бәрә аңнарын югалтыр чиккә җиттеләр, машинага ник кереп кунаклаган көннәренә төштеләр, бичаралар. Асфальт юлда тирбәлеп бара башлагач кына хәл кайтты үзләренә.

Иң элек Мәхәббәтнур маҗаралары башланды. Ул машинада утырып барган гүзәл туташка үлепләр гашыйк булды. Шул гыйшкын аңлатыр өчен, шашынып, кызның яңа өлгергән шалкан кеби тыгыз вә йомры күкрәкләренә, агач эшкәртү станогында шомартып ясалган нәкышлы өстәл аяклары сыман төз вә матур ботларына кунды. Әмма дә ләкин, газетаны игътибар белән укып барган туташыбыз мәсьәләнең асылын аңламады, газетаны уртага бөкләп, уңайлы мизгелдә Мәхәббәтнурның сыртына кундырды.

– Эх, ошбу дөньяда чебен мәхәббәтен аңлар кеше тумаган икән әле, – дип, авыр көрсенде дә җан тәслим кылды, бахыр.

Бар нәрсәдән хәбәрдар, үтә дә кызыксынучан холык лы Җидекүз иптәше Мәхәббәтнурның гүзәл туташ аякларына сыланып, соңгы сулышын алуына көнләшеп тә куйды хәтта.

– Язмышлардан узмыш юк шул, туганкай, – дип, үзалдына сөйләнеп куйды Җидекүз.

Чебеннәр үз кардәшләрен югалтуны тиз онытты. Чыжбетдин белән Пыжбикә, бәласеннән башаяк дигәндәй, аулаграк почмакка посып, йокыга талды. Җидекүз машинаның ачык тәрәзәсеннән муенын сузып, дөньяны хозур кылып бармак булды. Бу гамәленә үкенде үкенүен, тик соң иде шул: җил Җидекүзне йолкып алып, арттагы машина пыяласына китереп бәрде. Җидекүз гомеренең соңгы мизгелләрендә Мәхәббәтнур кебек хыялланып алу түгел, үз телендә ләхәүләсен укырг а да өлгермәде. Чыпылт иткән сәер тавышка уянып киткән Пыжбикә арттагы машина тәрәзәсенә береккән Җидекүзне күрде.

– Юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү шулай фаҗигале тәмамлана лабаса, – дип, Пыжбикә үзенең ирексездән саркып чыккан күз яшьләрен ефәк канатлары белән сөртеп алды.

Ниһаять, сәяхәтчеләр шәһәргә килеп җитте. Чыжбетдин белән Пыжбикә башта, төтенле-газлы һаваны, транспорт тавышын күтәрә алмыйча авырып ятты.

«Никләр генә эләктек шушы машинага? Саф һавалы авылыбызга тизрәкләр генә кайтып китсәк иде», – дип, беравыздан уфтандылар.Җан иясе кайда да ияләшә дигәндәй, берничә көннән дусларыбызга хәл кереп, кала урамнарын урап кайтырга ниятләделәр. Туганнан бирле татар авылында гомер кичергәнлектән, урысчасын да такы-токы гына белгән Пыжбикә диварлардагы инглиз телендәге игъланнарны күреп, балавыз сыгарга ук тотынды.

– Дөньяның чигенә барып эләккәнбез, кире кайтулар булмас, ахры!

Чыжбетдин дә шылтыр җибәргән иде бу ят-сәер күренешләрдән, шулай да сиздермәскә тырышты.

– Ярар, шыңшыма әле. Әнә сыраханәгә кереп чыгыйк, күңелләрең күтәрелеп китәр.

И-и-и, сыйландылар да соң. Һәр чокырдан берәр йотым эчә торгач, шартлар чиккә җиттеләр. Пыжбикә: «Булды, эчеп үләм бугай», – дип, урамга алданрак чыгып китте. Шунда ук аңа бер шәһәр чебене килеп бәйләнде.

– СПИД белән хәлләр ничек? Әйдә, мәхәббәт уены уйнап алабыз, – диде текә чебен, очып куна-кунышка. Пыжбикә әллә үзенең авылча беркатлылыгы белән, әллә азрак исереп китүеннән, ят чебеннең тел төбен аңлап җиткермәде.

– Рәхмәт, спирт кирәкми. Әле генә сыраханәдән чыктым.

– Спирт димим мин, СПИД дим. Шундый-шундый йогышлы авыру, ягъни мәсәлән, – дип аңлаткандай итте ят чебен.

– Ә-ә, безнең авылда ишеткән-күргән нәрсә түгел, – диде Пыжбикә.

Тик җөмләсен тәмамлап бетерергә дә өлгермәде, ят чебен аны диварга кысып та куйды.

Чыжбетдин ыңгыраша-ыңгыраша сыраханәдән сөйрәлеп килеп чыкканда, Пыжбикә сулкылдый-сулкылдый елап утыра иде.

– Эх, син, Чыжбетдин! Мине ялгызымны калдырып, ни гомер сыраханәдән чыга алмыйча йөрисең. Бер авылда яшәп, бер мәртәбә кочаклаганың да булмады. Шәһәргә аяк басарга өлгермәдек, инде бәйләнделәр дә үземә. СПИДны белмим, коронавирус йоктырмаган булса ярый инде шәһәр мөртәте, – дип өзгәләнде Пыжбикә.

Чыжбетдиннең үзенең дә хәле хәл иде шул.

– Монда дөнья бөтенләй башкача икән, – дип сөйли башлады ул. – Сыраханәдә үзем генә калгач, яныма шәһәрнең чебен кызы сыенды. «Ике мең сум бирсәң, мин – синеке», – ди. Авылдан ялгыш кына килеп эләктем шәһәргә, акчам юк, дим. Акча булган очракта да, авыл халкы синең кебек кәнтәйләргә акча туздырмас, утын-печән хәстәрләргә тотар иде, дим. Шунда кыска итәкле чебенкәй текә чебеннәргә ым какты. Бишәү ябырылды өстемә. Үзем дә куркып калмадым, эшләп үскән тирес чебене бит мин. Шәһәрнең капкорсак чебеннәрен идәнгә бәреп ектым, үземә дә эләкте, кәнишне.

– Булган беткән. Калган гомеребезне бергә үткәрербез, Пыжбикәм.

Пыжбикә шатлыгыннан очынып куйды.

Чыжбетдин белән Пыжбикә кочаклашып, күңелләрендәге әрнүләрне бушатты. Чәчен тарап утырган Су анасы фонтанында битләрен-кулларын юдылар һәм таныш җиңел машинаның авылга кайтасын көтеп тормыйча, җәяүләп, сәфәр чыгарга карар кылдылар. Агай- энеләр һәм апа-сеңелләр, олы юлда саграк йөрегез, безнең Чыжбетдин белән Пыжбикәне таптап уза күрмәгез...


Дамир БӘДРИЕВ

 

"КУ" 10,2022

Фото: unsplash

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев