Шигърият
Усаллана барабызмы?
Усаллана барабызмы? Гаепсезнең Бер гаепсез булуына шигебез бар...
Усаллана барабызмы?
Гаепсезнең
Бер гаепсез булуына шигебез бар...
Кыланабыз фал китабын ачкан сыман –
Ә бит күзләр – сукыр...
Колакта – зар...
Язмыш юлларының тузаннары
туры юлны күрсәтмичә
каплап тора.
Үзебезнең хаталарның шәүләләре
адым саен каһкаһәләп
саклап тора...
Курыкмыйбыз ялгышудан.
Бәя – катгый.
Ышанычның чит-читләре –
китек-китек.
Усаллана барабыз бит
түгелме соң?
Без соң әле
кая кадәр барып җиттек?..
"КУ" 10, 2022
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Кая кадәр җиттек, дисең .......... ...Туган чакта нинди генә билгеләре булса да, ............Бер бала да булмый әле шәфкатьле дә, усал да. .............. ...Ул сыйфатлар фанилыкта яши- яши җыела, ..............Шартка карап аларга юл ачыла, йә тыела. ............... ...Гармония булган җирдә явызлыкка сәбәп юк, ...........Ә усаллык үрчи кайда- иман, хаклык, әдәп юк. ............ ...Усаллану - денсезләнеп, үз- үзеңне юк итү! ............Кая җитик? Бу бит инде, мәхшәргә килеп җитү... .............. ... Сәйлән
0
0