ФӘХРИНЕ ҮТЕРЕП ТАШЛАДЫЛАР (дәвамы)
Мин бу хәлдән соң бер әйбергә инандым: татар татарны якламый, батыра гына. Татар башын татар ашар, дип юкка гына әйтмәгәннәр инде. Урыс ата-аналары килеп туган проблемаларда бары тик сез үзегез, татарлар гына гаепле, диделәр, мин алар белән килешәм. Булган мөмкинлекләрдән файдаланып калырга кирәк иде, балда-майда гына йөзмәскә, алма пеш, авызыма төш, дип, көтеп ятмаска иде.
(Романны башыннан МОНДА басып укыгыз)
17. Адәм булуы авыр, әрәм булуы җиңел
– Ну, банкрот «Кызыл балан!» – дип телгә килде Хамис, көтмәгәндә.
– Ну, мин бит нипричом! Минем гаеп юк бит монда! Мин бит берни дә эшләмәдем!
– Берни эшләмәгән өчен дә җавап бирергә кирәк, шулай бит, Галимҗан? – диде Зөлмәт.
– Суд Галимҗанның эшен карауга күчә, аңлавымча, – диде Илгизәр.
– Синең шкафка яшерелгән скелет «практикантка» дип атала идеме әле?
– Бик любвеобильный малай булып чыктың син, Буржуй! – диде Хамис.
– Айдан төшкән Зөһрә турында сөйләгән идең бер сәгать селәгәйләреңне агызып, тагын ниндидер практикантка килеп чыкты хәзер. Не ожидал!
– Көл астында ут торыр, ди. – Илгизәр хәйләкәр елмаеп куйды.
– Сакалына бәс кунгач, шайтан кытыклый башлый, ди бит, ир-атны, – диде Диләрә.
– Ник дәшмисең, Буржуй? – диде Хамис. – Авызыңа су каптың ыштули?
– Бәлки гаепләүче ачыклык кертер, ниһаять? – дип, Илгизәр Зөлмәткә борылды.
– Прокурор телендә «преступное бездействие, повлекшее смерть человека по неосторожности», дигән әйбер бар. 109 нчы статья, – диде Зөлмәт. – Шулай итеп, гаепләнүчеләр эскәмиясендәге өченче кеше – Гыйлемҗанов Галимҗан Гайфулла улы. 1980 елның 5 октябрендә Балтач районында туган. Өйләнгән, ике баласы бар. Мәктәптә тарих укытучысы булып эшли.
– Әйдәгез, әйдәгез, хөкем итегез татар укытучысын, оятыгыз җитсә, – диде Галимҗан. – Рәхим итегез! Мин өйрәнгән инде хәзер бер гаепсезгә суд эскәмиясендә утырырга.
– Тукта, сиңа нинди дәгъвасы булырга мөмкин? Син бит тарих укытасың? – диде Илгизәр.
– Татар теле дәресен тыйгач, аның сәгатьләрен кыскарткач, кая барыйм соң? Күчтем инде тарих укытырга, – диде Галимҗан. – Беркемгә кирәк булмаган татар теле миңа гына кирәкме әллә?
– Әйе, әйе, Император да сезне нәкъ менә шундый дип сөйләде, таныйм, – дип елмайды Зөлмәт.
– Ни дип сөйләде тагын? – диде Галимҗан ачулы тавыш белән.
– Бер сүз әйтергә ярамый аларга, үпкәләргә генә торалар, диде. Шул ук вакытта татар теле укытучылары үз миссияләрен белмиме, белеп тә башкара алмыймы, дип аптырый ул, – дип аңлатты Зөлмәт. – Ничәмә-ничә еллар буена безнең яклы законнары да бар иде, акчалары да бирелә торды, тик татар теле укыту буенча кирәкле нәтиҗәгә генә ирешеп булмады тәки, ди Император. Татар теле укытучыларын вузлардан надан итеп чыгаралармы соң, дип аптырый ул. Абсолют күпчелеге газета-журналларны да яздырып алмый бит, яңа әдәби әсәрләр белән танышып бару турында әйткән дә юк инде, ди. Татар язучыларыннан Тукай белән Җәлилдән башкаларны белмиләр дә, ди. Идеаль татар теле укытучысы мисалы итеп, ул Рәдиф Гаташны атады. Әнә бит нинди шәкертләр тәрбияләгән: Зөлфәт, Наис Гамбәр, Фәрит Гыйльмиләр, ди. Бар да татар теле укытучысыннан, мәктәптән тора, дип исәпли Император. Мәктәп бетсә, әдәбият үзеннән-үзе бетә, аннан соң инде милләт тә бетә, ди.
– Әйтер идем мин ул Императорга монда булса! – диде Галимҗан.
– Әйтегез, әйт!
– Кая булган соң ул Император татар теле укытучыларын кыйнаганда? – диде Галимҗан ачу белән. – Нишләп гаскәрен алып килмәгән безне якларга? Нигә язучыларны, журналистларны, театр артистларын, җырчыларны, ата-аналарны җыеп, нигә протест митингы оештырмаган, нигә алар үзләренең ризасызлыгын белдермәгән? Татар теле белән килеп чыккан җәнҗаллы, хурлыклы вазгыять өчен без генә җавап тоттык. Татар теле өчен көрәштә укытучылар үзләре генә калды. Бөтен шакшыны безгә яктылар, ул шовинист ата-аналардан, аларның балаларыннан ишетмәгән әшәке сүз калмады, прокуратураларда тикшерделәр безне. Җылы кабинетларда йомшак кәнәфиләрдә генә утырып, телне үстерергә тиешле акчаларны бүлешеп ятучы интеллигенцияне түгел! Мин бу хәлдән соң бер әйбергә инандым: татар татарны якламый, батыра гына. Татар башын татар ашар, дип юкка гына әйтмәгәннәр инде. Урыс ата-аналары килеп туган проблемаларда бары тик сез үзегез, татарлар гына гаепле, диделәр, мин алар белән килешәм. Булган мөмкинлекләрдән файдаланып калырга кирәк иде, балда-майда гына йөзмәскә, алма пеш, авызыма төш, дип, көтеп ятмаска иде. – Ләкин бит Император... – дип Зөлмәт нидер кыстырмакчы иде, тик Галимҗанның кызуы җиткән иде инде, ул беркемне дә тыңламады да, ишетмәде дә, үзенекен генә сөйләде.
– Бөтен нәрсәне татар теле укытучысына өеп кую җайлы инде ул! Матбугатка языл, яңа китапларны укып бар, театрга йөр, балаларны да оештырып алып кил, сайлауларны да оештыр, тиешле нәтиҗәсен дә тәэмин ит – кыскасы дәүләтнең тузга язмаган нинди эше бар, барысын да бездән эшләтәләр. Ни генә таләп итмиләр хәзер укытучыдан, түлке җүнләп укытмасын гына! Ә сез беләсезме соң укытучының кәгазь эшеннән башын күтәрә алмаганын? Бертуктаусыз отчётлар, тестлар, укулар, аттестация – барысын да искә төшереп бетереп тә булмый хәтта! Әле тагын сез шуның өчен хезмәт хакы аласыз дип тә өстиләр. Ә минем чагыштырып карау өчен күршем бар, мәсәлән. Ул күптән түгел хокук саклау органнарында эшләп, пенсиягә чыкты. Хөкүмәт аларны шәп ашата! Нинди генә льгота-ташламалары юк! Балаларына бүләкләр, җәйге ял лагерьларына бушлай юлламалар, ипотека буенча да үз кагыйдәләре. Укытучының төшенә дә керә алмый торган әйберләр, кыскасы. Хөкүмәт укытучыга бернинди булышлык та күрсәтми, бары бушка эшләтә генә белә. Һәм, әлбәттә, таләп итә белә.
– Тулысынча килешәм Галимҗан белән, – дип, сүзгә кушылып китте Илгизәр. – Мәгариф системасын бетерүче тагын бер явызлык бар әле, ул да булса укытучыларның кул-аякларын бәйләп, аларны тулысынча хокуксыз итеп калдыру. Укучыларга бер сүз дә әйтергә ярамый бит хәзер. Ачулану түгел, тавышыңны күтәребрәк тә эндәшергә ярамый, чөнки 16-18 яшьлек әзмәвер-хулиганның нечкә психикасына тирән яра салуы бар икән укытучының. Элекке замандагы кебек почмакка бастыру, тәртип бозсаң дәрестән соң калып классны җыештыру кебек әйберләрне әйтәсе дә юк инде. Ә җәзасызлыкны тоеп алган үсмерләр хәзер бөтенләй шаштылар. Алар дәресләргә уку өчен түгел, ә укытучыдан көлү өчен, аны кимсетү өчен генә йөриләр, «батырлыкларын» видеога төшереп алып, интернетка да эләләр хәтта кайвакыт. Укытучылар боларны күрмәмешкә салыша, мәктәп директоры исә, гомумән, моның ише әйбердән уттан курыккандай курка, яшереп калырга тырыша. Имеш, мәктәпнең абруен саклыйлар.
– Карале, Штирлиц! – дип куйды Хамис. – Син родительский комитет персидәтеле кебек сөйләшеп утырасың гел, әйеме?! Әбрәкәй сандугачы син! Мин монда яшәп тә боларның берсен дә белмим, син соң каян беләсең, ә?!
– Ваемсыз булмасаң, әзрәк кенә дөньяның кая тәгәрәгәнен күзәтеп барырга теләгең булса, хәзер информация табуның бернинди авырлыгы юк – интернет тулы, – диде Илгизәр.
– Гомумән, безнең татар интеллигенциясе милләтне саклап калу, милләткә хезмәт, милли үсеш стратегиясе дип сөйли башласа, күңелем болгана башлый минем, – диде Галимҗан. – Әллә кайчан инде бер хикәя язып бастырмакчы булып йөрим шушы темага, кул җитми һаман. Менә күз алдына китерегез, бер бабай оныгы белән күл буенда йөри. Икесе дә ялан тәпи болар. Кич. Тыныч. Кызарып, кояш батып килә, тиздән төн җитәчәк, бөтен дөнья кап-караңгы булачак. Бабай оныгына карап, малай чакларын искә төшерә, коймак зурлыгындагы яссы таш эзләп таба. Оныгына: «Улым, карале!» – дип, ташны бала чагындагы кебек күл өстеннән чиерттереп җибәрә. Таш суга тия дә өскә сикерә, суга тия дә өскә сикерә. Шулай итеп, шактый еракка оча, тик барыбер ахыр чиктә су астына китә. Күл өстендә кечкенә дулкыннар күтәрелеп ярга бәрелә башлый. Кечкенә малай йөгереп килеп, бер-ике адым күлгә керә, су аның тубыгына кадәр генә җитә инде. Кечкенә учлары белән ул дулкыннарны туктатмакчы була. «Нишлисең, улым?» – дип сорый бабай. «Дулкыннарны ярга җибәрмим, анда барып бәрелгәч үләләр бит, юкка чыгалар», – ди малай. «Бәләкәй шул әле син, улым, аңлап бетермисең, – ди бабай, елмаеп. – Юкка көч сарыф итәсең, сәбәпкә каршы түгел, нәтиҗә белән көрәшәсең...»
– Брат, болар монда антисоветский, контрреволюционный пропаганда алып барырга маташалар, – диде Хамис Зөлмәткә. – Буржуй бик оста гына теманы практиканткадан татар милләте язмышына күчереп куйды, канишны, тик мине шул кыз язмышы күбрәк кызыксындыра. Буржуй ниткән ыштули аны, ә? Хамис тагын гыргылдап көлә башлады.
– Ул практикантка күптән күктә инде, – диде Зөлмәт.
– Гражданин Гыйлемҗанов, сез судка бу турыда нинди аңлатма бирә аласыз?
– Әрәмнәр булды шул, җаныкай, – диде Галимҗан. Уң як күзеннән чия төше хәтле бер күз яше агып төште.
– Кем соң ул? – дип сорады Диләрә. – Аңлавымча, сезнең мәктәпкә практикага килгән студент кыз булган?
– Әйе.
– Ни дигән сүз соң ул «преступное бездействие, повлекшее смерть человека по неосторожности»? – дип сорады Илгизәр.
– Бу нибары буш сүзләр, булмады бернинди дә преступное бездействие, – диде Галимҗан. – Киресенчә, мин аны коткарыр өчен көчемнән килгәннең барысын да эшләдем!
– Сезне тыңласаң, монда бүген әүлияләр генә җыелган, берегез дә гаепле түгел! – диде Зөлмәт. – Берсе дусларын сатып, шымчылык итәргә ризалык биргәндә, нинди кәгазьгә кул куйганын аңламаган, имеш! Икенчесенең җитәкләгән компаниясе банкрот, тик ул нипричом! Өченчесе япь-яшь кызны батырып үтергән дә, коткарыр өчен көчемнән килгәннең барысын да эшләдем, дип утыра.
– Батырып үтергән?! Галимҗан?! Дөресме бу?! – диде Диләрә.
– Бәләкәй чакта мин олыларга карый идем дә аптырый идем, – дип сөйләп китте Галимҗан, бер ноктага төбәлеп. Бу вакытта аның күзләре ничектер пыялаланды. – Мин әйтәм, болар нишләп оекбашны шулай интегеп кияләр икән? Басып торган җирдән генә бер аягыңны күтәрәсең дә, шалт (!) тарттың куйдың бит инде оекбашны аягыңа? Юк, болар башта диванга барып утыра, бер аякларын икенчесенә куялар, аннары ах-вах килеп, оекбашларын аякларына тартып кидерә башлыйлар.
– Буржуй! Ни сөйлисең син?! Ычкындың ыштули? Сине монда яшь кызны үтерүдә гаеплиләр, ә син оекбаш турында сөйли башладың?! – диде Хамис.
– Сансыз, бүлдермә, зинһар, – диде Галимҗан. – Бераз гына сабыр ит, аңларсың... Хәзер менә үзем дә оекбашны шулай интегеп киям. Тормыш, гомумән, интегү инде ул, җәфалый икән ул дөнья, газапланырга килә икән адәм баласы бу җиһанга. Горький әйткән бит, кош очар өчен, кеше бәхетле булыр өчен туа, дип. Бер дә алай түгел икән шул, нәкъ киресенчә була икән тормышта. Мәктәптә физикадан укыдык бит инде: берни дә юктан бар булмый, бардан юкка чыкмый, бары икенче халәткә генә күчә. Кеше дә бу дөньяга килә, тегесенә китә. Шул арада ул гомерен ничек уздыра? Пычранып, гөнаһ җыеп. Сабый баланың күз яше кебек чиста дип юкка гына әйтмиләр бит. Аның күз яше генә түгел, уй-хыяллары да чиста. Тик яши-яши балачакның зәңгәр хыялларын без үзебез җиргә салып таптыйбыз, шәһвәт, хайвани теләк-ниятләр аркасында аларга хыянәт итәбез. Кеше җиргә бәхетле булып яшәргә дип киләдер дә ул, тик үзенең бәхетенә үзе балта чаба...
– Әйе, беләбез, – дип бүлдерде Зөлмәт. – Укыдык синең көндәлектән. Берәү бар – Иделдән ил кичергән, меңнәр бар – ник туганын белми гомер кичергән... Эшкә якынрак килик.
– Ә мин эзлим ул көндәлекне дөнья бетереп, – диде Галимҗан. – Кайларга гына куйдым икән, дим. Аннан соң, синнән чакыру хаты алгач, аңладым урлаганыңны. Алайса үзең сөйлә инде, анда бит барысы да язылган.
– Бөтен ах-вахларын, эчке кичерешләр тасвирлауны, күңел төпкелләрендә казынуларны төшереп калдырсаң, болайрак була инде, кыскасы, – диде Зөлмәт. – Галимҗан эшләгән мәктәпкә җәйге практика узарга педуниверситетта укый торган студент кыз кайта. Диана исемле. Һәм ышанасызмы-юкмы, Галимҗанга гашыйк була бу! Һәрхәлдә Галимҗан үзе көндәлегендә шулай дип язган.
– Ә ни өчен әле без ышанмаска диеш, ди? – Диләрә шулай сүзгә катышасы итте. – Хатын-кызлар әллә кемнәргә гашыйк була! Кайвакыт карап торасың берәр ир-атка, өстенә ак май ягып, юлга ташласаң, ач эт килеп иснәрлек тә түгел инде менә! Ә шуны да кемдер үлеп ярата, яши алмый аннан башка. Була ул шундый кызлар – үзләреннән күпкә олырак ирләргә исләре китә торган. Тизрәк үсәселәре киләме икән соң инде аларның? Барысының да димим, тик күбесенең бу мәхәббәт тарихы яраланган йөрәк, челпәрәмә килгән хыяллар, күз яшьләре белән тәмамлана.
– Өйләнгән башың белән, укытучы кеше, – диде Илгизәр, Галимҗанга шелтәле караш ташлап.
– Бердән, Диана үзе бертуктаусыз арттан калмый йөрде – Галимҗан Гайфуллович, Галимҗан Гайфуллович! Икенчедән, минем белән бутала башламаган булса, ул мәктәп директоры яки урам шпанасы башлыгы, Вальтер сыңары тозагына эләккән булыр иде. Директор, Хамис әйтмешли, бик любвеобильный безнең, бер итәкне дә яныннан бушка гына үткәреп җибәрми. Тегесен әйтеп тә тормыйм инде...
– Синеңчә, димәк, Диана алар белән буталса, начаррак булыр иде? – диде Зөлмәт.
– Яхшырак булыр идемени?
– Исән калган булыр иде, – диде Зөлмәт.
– Үтермәдем мин аны, үтермәдем! Яздым бит инде барысын да көндәлектә тәфсилләп, – диде Галимҗан һәм башын иеп, учлары белән чәчләрен умырып тотты.
– Ни булган соң инде ахыр чиктә? Кешечә аңлатыгыз инде! – диде Диләрә.
– Мәхәббәт кабынган ике йөрәк арасында, – диде Зөлмәт. – Романтик очрашулар, чәчәк-кәнфитләр, тегесе-монысы. Берсендә су коенырга киткәннәр болар. Кеше-кара күрмәсен дип, пляжга төшмәгәннәр, шәһәрдән ераккарак, елганың аулаграк бер урынына барганнар. Диана йөзә белми икән. Шуңа ул суга кергәч, Галимҗанның аркасына яткан да, муеныннан ныгытып кочаклаган. Галимҗан елганың теге ярына чыгабыз, дигән. Кыз курыккан, юк, тирән урынга кермик, дигән. Галимҗан аны тыңламаган, егет икәнен күрсәтәсе килеп, киресенчә, тирән урынга йөзеп кергән. Әйдә, бер чумып алабыз, дигән ул аннары, шаяртып. Кыз бик нык курыккан, зинһар өчен, чума күрмә, дип ялварган, тик Галимҗан барыбер юри су астына төшеп киткән. Кыз куркудан кулларын җибәргән дә... шуннан соң аны беркем дә күрмәгән.
– Мин аны эзләдем, көчләрем тәмам беткәнче эзләдем! – диде Галимҗан. – Үзем батып үләрлек хәлгә җиткәч кенә, көчкә-көчкә ярга йөзеп чыктым.
– Адәм булуы авыр, әрәм булуы җиңел, – дип куйды Илгизәр.
(Дәвамы бар)
"КУ" 10, 2022
Фото: unsplash
Теги: проза роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев