Логотип Казан Утлары
Роман

ФӘХРИНЕ ҮТЕРЕП ТАШЛАДЫЛАР (ахыры)

– Фәхрине үтереп ташладылар, дияр иде Кадыйр. Ашыкмагыз, җегетләр! Сезнең беркая да ашыгасы калмады, алдагы берничә елга тормышыгыз билгеле. Мине үтерү турындагы җинаять эшен тикшерү комитетында инде тәмамлап, тегеп куйдылар, бөтен имза-пичәтләре урынында, акчасы түләнгән.

(Романны башыннан УКЫГЫЗ)

19. Әнигә әйтмәгез! 

– Ә юк! Тагын бер нәрсә калган икән, – диде Зөлмәт. – Мин бит сезнең һәрберегезгә Кадыйрның китабын алып килгән идем бүләккә. Хәзер алып чыгам, – диде дә Зөлмәт үз бүлмәсенә юнәлде. – Ә чын язмыш үзең язган гына! Аздан тора дәвам, аздан гына...

Илгизәр, Хамис, Галимҗан, Диләрә бер-берсенә карап каттылар. – Сизенгән иде күңелем, – диде Галимҗан, – ахыры начар бетәсен. Ул тагын көзгегә карады. Көзге бер мизгелгә каралып алды да, яңа күренеш ачылды: Диана белән Гоголь ниндидер затлы йортта вальс бии-бии Акгөл белән Бузова янына килеп җиттеләр, тегеләре исә дөньяларын онытып үбешеп торалар иде. Аннары фильм ахырындагы титрлар сыман астан өскә китаплар ага башлады. Беренчесенә «Фәхрине үтереп ташладылар» дип, исеме язылган иде, калганнарына бары тик авторы гына: Антон Чехов, Әмирхан Еники, Фёдор Достоевский, Уильям Фолкнер, Габдулла Тукай, Иоганн Гёте, Мөхәммәт Мәһдиев, Арво Валликиви, Михаил Булгаков, Салих Баттал...

– Кул кушырып утырсак, схлопнет безне бу официант, – диде Хамис. – Чё то надо думать, җегетләр!

– Думатьтан узган инде монда эшләр, – диде Илгизәр. – Бездән алда уйлап куйганнар...

Илгизәр тагын нидер әйтмәкче иде, ишек ачылып китте дә үз бүлмәсеннән китаплар күтәреп, Зөлмәт килеп чыкты. Йөзендә канәгать елмаю иде, ул ашыкмый гына үзе яңа гына хөкем чыгарган гаеплеләргә таба якынлашты.

Кече казан ташучан, ди. Хамис кисәк кенә сикереп торды да, котырган үгез кебек үкереп, Зөлмәтнең бугазына ташланды. Иң гаҗәпләндергәне шул булды, каршына Хамисның очып килүенә официантның бер дә исе китмәде, бала җоны да селкенмәгәндер, ул ничек елмаеп атласа, шулай дәвам итте. Сансыз килгән шәпкә Зөлмәтне бәреп екты, китаплар як-якка чәчрәп очтылар. Хамис корбанының өстенә менеп атланды, ярсу белән, котырынып, аның муенын бар булган көченә кысты. Ул арада Галимҗан өстәлдән пиджак ярлыгын кискән пычакны алып, бөтен ярсу-ачуы белән, селтәнә-селтәнә Зөлмәтнең аякларына пычакны берничә мәртәбә кадады. Тик пычак тупас башлы иде, кайбер сукканнарда ул хәтта чалбар тукымасын да тишә алмады. Шуны аңлап алгач, Галимҗан Зөлмәтнең кулын тотып алды да беләзек тирәсеннән аның кан тамырларын кисә башлады. Официант боларга тамчы да карышмады, хәтта бер тын да чыгармады. Илгизәр исә, бер мизгел шок хәлендә утыргач, көзге каршыннан Фемида сынын күтәреп алды. Аннары идәндә әүмәкләшкән ирләр янына йөгереп килеп Фемиданы мөмкин кадәр югарырак итеп баш өстенә күтәрде һәм бар булган көчен салып статуэтка белән Зөлмәтнең башына бәрде.

Диләрә, шунда гына аңына килеп, җан ачысы белән кычкырып җибәрде. Илгизәр җәһәт кенә аның авызын каплады.

– Тссс! – диде Илгизәр, пышылдап диярлек. – Кычкырма! Җегетләр! Безгә тизрәк таярга кирәк! Тикшерегез түлке, әйберләрегез калырлык булмасын.

– Ачкычны табарга кирәк! – дип, Хамис Зөлмәтнең кесәләрен тикшерде. Шунда куен кесәсеннән бер конверт тартып чыгарды. – Конверт ниндидер, – диде Хамис.

– Кая бир монда, ачкычны эзлә! – диде дә Илгизәр, конвертны алып ачты. Аннан кулдан язылган хат килеп чыкты. Илгизәр хатны кычкырып укый башлады:

– Фәхрине үтереп ташладылар, дияр иде Кадыйр. Ашыкмагыз, җегетләр! Сезнең беркая да ашыгасы калмады, алдагы берничә елга тормышыгыз билгеле. Мине үтерү турындагы җинаять эшен тикшерү комитетында инде тәмамлап, тегеп куйдылар, бөтен имза-пичәтләре урынында, акчасы түләнгән. 105 нче статья, пункт Ж – убийство, совершенное группой лиц по предварительному сговору. Унике елга кадәр. Сездә сорау туар инде: «Нигә кирәк булды икән Санчога үз тормышын болай корбан итү?» – диярсез. Аңламассыз шул сез, тик шулай да әйтеп карыйм. Беренчедән, миндә лейкемия таптылар, барыбер тиздән үләсе. Тик аны тапмаган булсалар да, мин барыбер бу эшкә барган булыр идем. Кадыйрның соңгы үтенечен үтәргә тиеш идем мин. Ансыз яшәү бик күңелсез иде, теге дөньяда очрашырбыз дип ышанам. Ахырда сезгә бер үтенечем бар. Минем әнием авылда берүзе генә яшәп ята. Гел теге «Калина красная» киносындагы сыман. Хәлимә исемле. Фамилиясе минеке кебек. Адрес паспортта бар. Ике юл гына булса да, хат язып салыгыз аңа, зинһар, юкка көтеп ятмасын мине. Әнигә әйтмәгез инде кыйнап үтергәнне, авыру алып китте дип языгыз. Алдан ук бик зур рәхмәт! Бәхил булыгыз. Зөлмәт.

Галимҗан көзгегә борылып карады. Кадыйр белән Зөлмәт, кулларын бер-берсенең җилкәсенә салып, бик канәгать кыяфәттә елмаеп, аңа карап торалар иде.

Ишеккә шакыдылар.

– Ачыгыз, полиция!
 

(Тәмам)

 

"КУ" 10,2022

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Уф , бертуктаусыз ботен эшлэремне ташлап укып бетердем. Бик тэ анлаешлы,кирэкле хэзерге буынга роман.