Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бу илдә

Бу илдә – балбаллар илендә – Табынып яшиләр ялганга: Җан кыйган кылычның очында Кан түгел, җиңүле гамь барга.

Бу илдә табынып кына яшиләр...
Г.Морат

Бу илдә – балбаллар илендә –
Табынып яшиләр ялганга:
Җан кыйган кылычның очында
Кан түгел, җиңүле гамь барга.
Бу илдә – балбаллар илендә –
Ялкыннар ялмамый ялганны.
Таш сыннар бастырып куйганмы
Дәрманын ирекле җаннарның?!
Бу илдә – балбаллар илендә –
Табынган саен җан абына.
Иблиснең тантана итүе! –
Очкыннан учаклар кабына...
Бу илдә – балбаллар илендә –
Өметне өзмәве бик читен.
Аллаһта – ышаныч дигән көн.
Бары шул... бербөтен... бербөтен...

"КУ", 07, 2022

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев