Логотип Казан Утлары
ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ – ТӘРҖЕМӘДӘ

ТӨРКИЯГӘ КАЗАН КҮЧТӘНӘЧЕ

Анкараның абруйлы «Һәҗә» нәшриятында «Хәзерге көн татар хикәяләре» исемле китап басылып чыгу, Төркиядә яшәгән татарлар һәм татар теленә, мәдәниятенә гашыйк төрекләр өчен гаять матур бер бүләк, тәмле күчтәнәч булып иреште.

Анкараның абруйлы «Һәҗә» нәшриятында «Хәзерге көн татар хикәяләре» исемле китап басылып чыгу, Төркиядә яшәгән татарлар һәм татар теленә, мәдәниятенә гашыйк төрекләр өчен гаять матур бер бүләк, тәмле күчтәнәч булып иреште. Бүгенге көндә исән-сау булган олпат әдипләребездән алып, танылып килүче яшь авторларга кадәр утыз шәхеснең берәр әсәре төрек телендә чыкты, әле быелның август аенда гына табадан төшкән китапны иң беренчеләрдән булып мин укыдым дисәм, ялгыш булмас. Ачысы да, татлысы да кергән төрле ризыклардан торган ассорти-күчтәнәч кебек, тәмләп, букеттагы һәр чәчәкне иснәгән кебек берәм-берәм укыдым ул утыз әсәрне, туган ягыбыз, халкыбыз, әдәбиятыбыз өчен горурланып, сөенеп, кайгырып укыдым. Татарстан Язучылар берлеге бик шәп проект башлаган, афәрин, дип сөендем. Авторлар Ркаил Зәйдулла тарафыннан сайлап алынса, хикәяләрен язучылар үзләре тәкъдим иткән, проект буенча әлеге әсәрләрнең рус теленә тәрҗемәләре дә бетеп килә икән инде. 

Хикәяләрнең барысын да төрек теленә бер кеше – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, татар кияве Фатиһ Кутлу тәрҗемә иткән. Әсәрләрнең бирелү тәртибе үзенчәлекле бер хронологиягә буйсынган: аларның язылу-басылу вакыты белән түгел, ә бәлки язучыларның яшьләре искә алып төзелгән, иң өлкән язучы буларак, Рабит Батулла һәм Тәлгат Галиуллин утызлыкны «ачып» җибәрсәләр, Рөстәм Галиуллин белән Рүзәл Мөхәммәтшинның хикәяләре җыентыкны йомгаклап куйган. Һәр хикәянең азагында автор турында кыскача белешмә бирү, иҗатының кайсы әдәби бүләкләргә лаек булуын атау да бик урынлы күренә. Тукай премиясе лауреатлары гына ничә кеше кергән җыентыкка, башка әдәби премияләрне атап китү дә хәзерге татар әдәбиятының активлыгын, иҗат эшенә Татарстанда югары бәя бирелүен күрсәтеп тора. 

Язучыларның яшь аермасы 1938 дән 1989 елга кадәр озын бер вакыт аралыгын үз эченә алган кебек, сайланган әсәрләрнең дә эчтәлеге, тематикасы, стиле, геройлары берберләреннән шактый аерылып тора: монда фаҗига да бар, уен-көлке дә, сабантуйлар, җыр-моңнар да, мәхәббәт тә... Тик шулай да күпчелек хикәяләрнең үзәгендә галиҗәнап Хәтер торуын абайлау авыр түгел: гражданнар сугышы һәм колхозлашу чорларыннан (А.Әхмәтгалиева «Әрем балы»), Сталин репрессияләре (Р.Мөхәммәдиев «Мәҗит абыйдан сәлам...»), Бөек Ватан сугышыннан (А.Хәлим «Паравыз кычкыртты», М.Галиев «Китү», В.Имамов «Яшьлек урамы», В.Нуриев «Мәһдиев һәм...», Р.Рахман «Вәриснең әтисе кайта», Ф.Яхин «Әткәй сугышны сөйли») калган моңсу, тетрәндергеч хатирәләр төрле әдәби ысуллар ярдәмендә укучыларга җиткерелә. Монда шуны искәртергә кирәк: Икенче Бөтендөнья сугышында катнашмаган Төркия өчен безнең горурлыгыбыз – Бөек Ватан сугышында казанган җиңүебез – тарих дәреслекләрендә тиешенчә аңлатылмаганга күрә, әллә ни аерым һәм зур әһәмияткә ия түгел (төрек җәмәгатьчелеге бу сугышны 1939–1945 елларында булган Бөтендөнья сугышы дип таный, шунлыктан тәрҗемәче дә берничә урында «совет-алман сугышы» (1941–1945) дип искәрмә бирергә мәҗбүр булган). Бу уңайдан төрек укучысына әлеге сугыш чорында тылдагы татар хатын-кызларының, балаларның никадәр хәсрәт һәм михнәт күрүен җыентыкта урын алган хикәяләрдәге геройларның кичерешләре аша якыннанрак аңларга мөмкинлек туар, дип өметләнергә кирәк. Кызыл яулыклы «ударник» комсомол кызлар, сугыштан соңгы татар авылларында дуңгыз фермалары белән «дан тоткан» колхозлар, агломерация сылтавы белән су астында калган авыл-салалар, нефть чыгару максатында ташландык хәлгә китерелгән уңдырышлы туфраклар, марҗаларга өйләнеп, балалары чукындырылган татар ирләре, Африка негрларына хәтле килен булып киткән кызларыбыз, наркомания баткагыннан чыга алмаган яшьләр, эчкечелектән талантын җуйган осталар, тагын безнең өчен гаять тә таныш булган, әмма төрек укучысы бер укуда ук аңлап бетерә алмаслык никадәр халәт һәм хис бар бу хикәяләрдә! Бер М.Галиевнең «Китү» хикәясенә генә никадәр драма, фаҗига сыйган, ХХ гасырда совет чорына хас бозыклык, динсезлек, эчкечелек, зимагурлык, сукбайлык, урыслашу, ата-анадан баш тарту кебек җәмгыяви «чирләр» белән татарларның да авыруы Нәфисә карчык язмышы аркылы әйбәт күрсәтелә. Җанга якын бу карчыкның картлар йортына «китәргә» теләмәве дә бик аңлаешлы, гомер буе «рәхәт йөзе күрмәгән», картлык көнендә ялгыз калган Нәфисә татар анасының җыелма образы булып күз алдына килеп баса. Тик әсәрнең финалы көтелмәгәнчә... белмим, төрек укучысы аны ничек кабул итәр, фәкать соңгы өмете дә сүнгәч, комсомол косынкасын элмәк итеп, үзен-үзе аскан әбинең бу эшен табигый һәм ышандырырлык дип кабул итүе авыр. Икенче бер сөйкемле татар әбисе белән Р.Зәйдулланың «Картый» хикәясендә танышабыз: урыслашып баручы оныкасына бер җәйдә Аллаһы Тәгаләне һәм ислам динен яраттыра алган карт абыстай инде җан тынычлыгы белән ахирәткә китә, бу да бер батырлык безнең өчен хәзер...   

Гаиләдәге тигезсезлек, көнчелек, хатынга кул күтәрү, баланы анадан аеру, ятларга киткән сөйгән яр темаларына язылган хикәяләр (Х.Ибраһим «Арыш арасыннан йөгерүче бала», Р.Габделхакова «Яңгырдан соң», Л.Лерон «Ир хакы», Ә.Гаффар «Карачкылар»(Әхәт абый, ни кызганыч, эш барышында мәңгелеккә күчкән, урыны җәннәттә булсын!) төрек укучысының күңеленә хуш килер дип уйлыйм, чөнки бу проблемалар төрек тормышында һаман көн кадагыннан төшми, ире тарафыннан үтерелгән хатыннарның саны бүген дә кимеми... 

«Һәр авылның үз юләре була», диләр төрекләр, татарча ике хикәядә (Ф.Җамалетдинова «Кеше күңеле – кара урман», Р.Галиуллин «Дивана») акылга җиңел баш каһарманнар – гашыйк Пәттери һәм чәчәкләр белән сердәш Дивана – күңелләре белән нормаль кешеләр белән чагыштырганда, үтә нечкә хисле, чиста һәм баерак итеп сурәтләнгән. Нәкъ шундый ук хәл «кеше үтерүче» даны таралган Госманның авылдашларына миһербанлык сабагы бирү вакыйгасында да күренә (Г.Гыйльманов «Авылдаш»). Бу әсәрләрне дә төрек укучысының яратып кабул итәчәгенә шик юк. 

Китапта күңел күтәрердәй, җиңелрәк укылышлы әсәрләр арасыннан Л.Зөлкарнәйнең Сабантуй темасына иҗат ителгән лирик «Хушлашу сүзе» (тәрҗемәдә «Әлвида»), Т.Галиуллинның мәктәп, укучы-укытучы темасына язылган «Кысыр хәсрәт», Ф.Садриевның «Соңгы дәрес», З.Хөсниярның үз хезмәтен җыр иткән хирургларга мәдхия рәвешендәге «Доктор Байчурин»ы, онык белән бабайның күңелле мөнәсәбәтләре тасвирланган Р.Сабырның «Гәрәшәй түбәсе», шулай ук К.Кәримовның юмористик эчтәлекле «Карурманда кара песи», З.Хәкимнең «Наркокурьер» хикәяләрен күрсәтергә була. Замана яшьләре (Р.Мөхәммәтшин «Мин дә үләрмен әле», М.Закир «Карбыз»), сәнгать әһелләре (Р.Батулла «Җаныңны ярып бир!»), экстрасенслар (М.Кәбиров «Йөрәк»), баеп та, халкына бер тамчы ярдәм итмәгән яңа татар түрәләре (Н.Гыйматдинова «Түрә»), баласын аңлы рәвештә татар мохитеннән саклап үстергән яңа татар байлары (Р.Сәгъди «Корыган алмагач»), авыл табигате өчен борчылучы шәһәр ханымнары (Ф.Сафин «Кисмәгез каеннарны») сурәтләнгән хикәяләр дә татар тарихын, халыкның көнкүрешен бик белмәгән төрек укучысы өчен, һичшиксез, бай материал бирә, җанлы тормыш вакыйгалары халкыбызның психологиясен, авыр, борчулы үткәнен һәм бик тә җиңел булмаган бүгенгесен аңлау мөмкинлеге тудыра. 

Егерме еллап Татарстанда яшәп, безнең яшәешебезнең эчен-тышын яхшы таныган, инде әдәби тәрҗемә өлкәсендә шактый тәҗрибә туплаган Фатиһ Кутлуның бу яңа хезмәте, чынлап та, мактауга лаек, студент чагында «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н кочагыннан төшерми йөрүе бушка булмаган икән, көннән-көн осталыгы арта, каләме шомара бара, күз тимәсен. Монда Фатиһ әфәнденең Татарстан Язучылар берлеге өчен зур бер табыш булуын да танымый мөмкин түгел (тагын кайсы берлектә шундый оригиналь әгъза бар?!). Тәрҗемә эшендә җиңел юлдан китмичә, язучы фикерен, халык җырларын (алар җыентыкта аз түгел!) биргәндә, әдәби камиллеккә омтылышы, туган телендәге сирәк кулланыла торган сүз һәм әйтемнәрне дә кертеп җибәрүе, безнең җирлектәге агач, чәчәк, үлән исемнәренең төрекчә эквивалентларын таба алуы күренә. Әйтик, безнең яклардагы әрсез, сөйкемсез, әмма ачлыкта оныннан икмәк пешерелгән алабута Төркиядә бик таралмаган, җыентыкны укучы аның «сиркән» дип аталуын, бар чиргә дәва мәтрүшкәнең «гүвә оту (көя үләне)» икәнен инде белеп калыр. Ф.Сафинның «Кисмәгез каеннарны» әсәрен «Кисмәгез хушларны» дип бирүен күргәч, мин хәтта аптырап куйдым, чөнки каен сүзенең төрек телендә дә бар икәнен белә идем, тик сүзлеккә кереп киткәч, ул каен белән бу каенның бер түгел икәнен күрдем: баксаң, сагыну-сагыш символы каеныбызның төрекчәсе хуш икән бит, хушлашу, хуш, сау бул мәгънәсенә ни кадәр якын. Тәрҗемәченең иң уңышлы табышларыннан берсе А.Хәлимнең «Паравыз кычкыртты» әсәрендә ачык күренә: Тәнзиләне сөйгәне Газинурдан гомерлеккә аерган, ирен сугышка алып киткән паровоз, Ф.Кутлу тарафыннан «кара терән/поезд» дип тәрҗемә ителгән, төрек халык җырларында аерылышуның асыл символы булып торган кара поезд хикәядәге хистойгыны тагын да көчәйтеп кенә калмый, әсәрне төрек аһәңенә аеруча якынайта. Тагын гаять матур бер мисалны Л.Зөлкарнәйнең Казан сөлгесенә мактау җырлаган әсәренең тәрҗемәсеннән китерергә була: төрек телендә бит сөртә торган тастымал өчен кулланыла торган «хавлу» сүзе белән бирми Ф.Кутлу ул «җан юлдашым сөлгене» – үзендә ниндидер сер саклаган пәшкир сүзен китерә, астөшермәдә дә бу сөлгенең үзенчәлекләрен, эшләнешен аңлата. Үзем өчен ачкан бу яңалыклар, төрекләр әйтмешли, бигрәк тә «һушыма китте». Гомумән, тәрҗемәче, астөшермәләрдә искәрмәләр биреп, төрек укучысын шактый күп тарихи-этнографик белешмәләр белән тәэмин итү юлын иркен кулланган. 

Җыентыктагы кеше исемнәренең төрекчә бирелү рәвешенә аерым тукталасы килә: Төркиядә, гадәттә, татарча исемнәрне «төрекләштереп» укырга яраталар, әйтик, Габдулла Тукайны – Абдуллах Тукай дип, Гаяз Исхакыйны – Аяз Исхаки дип әйтәләр һәм язалар, әмма бу бер дә дөрес түгел кебек, минемчә. Русларның Иван Бунинын Көнбатышта Иоан Бунин дип, яки Джон Смитны русча Иван Смит дип бирми бит беркем дә?! Гарәп теленнән кергән «каты г» авазын төрек телендә әйтеп маташмау, Госманны Осман, Галине Али дип әйтү безнең очракта аеруча дөрес була алмый, мәсәлән, Тәлгат Галиуллин исемен Талат Алиуллин, Галимҗан Гыйльмановны Алимҗан Илманов дип язу бер кысага да сыймас иде (русча бозганнары гына җитмәгән, төрекчә дә бозылсынмы безнең исемнәр?!). Бу бәхәсле мәсьәләгә тирән кермичә генә, шуны әйтәсем килә: Ф.Кутлу язучыларның һәм әсәрләрдәге персонаж исемнәрен татарча калдырырга тырышкан, моның өчен аерым рәхмәт үзенә. Исем дигәннән, тагын бер проблеманы күтәрмичә булмый: безнең кайбер исемнәребезнең мәгънәләре, «төрекчәләштереп» укыганда, ямьсез якка үзгәреп китә икән бит: әйтик, хикәяләрдә очраган исемнәрдән Вәрис/Варис – варикоз, Рәзил/Рәзилә – оят, хурлык, Энгель – комачау, инвалидлыкны аңлата. Моның кебек тагын Мирумир, Октябрина түтәй, Ганс абзыйның кызы Эльза, Ирис һ.б.ларны ничек итеп бирергә белмәгән тәрҗемәче кайсын шул килеш калдырган, кайсының хәрефен үзгәрткән: Энгил, кайсысын сүзгәсүз «аударган»: Октябрина-Әкимийә/Әкимә. Бу исемнәрнең күпчелеге К.Кәримовның «Карурманда кара песи» хикәясендә кулланылган булып, авторның максатларыннан берсе халкыбызда яңа туган балага шаккатыргыч, ә чынлыкта тузга язмаган исем тагу гадәтен чеметкәләп алу булса да, төрекчә тәрҗемәдә бу тәнкыйди караш бик үк аңлашылып бетми кала, укып-аңлап бетереп булмый торган исем-сүзләр өеменә әверелә. Җитмәсә, әсәр эчендәге «порнуха, киллер, гастарбайтер, матальщик» кебек матавыклы сүзләрнең урынсызлыгы текстны авырайта, әле ярый, тавык йомыркасы эчеп йөрүче карак песинең «батырлыклары» бу кимчелекләрне басып китә. Боларның барысын тәрҗемәченең эше бер дә җиңел булмавын аңлатыр өчен әйтеп китәм, хәер, Ф.Кутлу үзе дә китапка язган кереш сүзендә бу турыда телгә ала. 

Үз хезмәтен Ф.Кутлу «Горбәтне үзләренә ватан иткән, ватан аларга горбәткә әверелгән Төркияле татарларга» багышлаган. «Горбәт» сүзен «туган илдән еракта калу, читтә йөрү» дип аңласак, Акчуралар, Исхакыйлар, Куратлар һәм башка бөекләребез генә түгел, Төркиягә күченеп китәргә мәҗбүр булган ни кадәр гади татар кешесенең шунда яңа ватан табуын, ничәмә-ничә буын үстерүен, телен, милли кемлеген сакларга тырышып яшәвен искә алыйк. Җитмәсә, бүген горбәткә чыгучылар, тугандаш Төркиягә килеп сыенучы татарларның саны бермә-бер артты, ахыры хәерле булсын. Төсле бизәкләрдән торган мозаика кебек, укучысын үзенә җәлеп итеп торган «Хәзерге татар хикәяләре» китабы – татар әдәбиятының кечкенә генә бер парчасы, горбәттәге милләттәшләребезгә дә бер юаныч, сәлам, Казан күчтәнәче булып ирешсен. Бу төр проектларның дәвамы күп булсын, татар әдәбияты үссен, баесын, чит илләрдә, башка телләрдә дә танытылсын, укылсын, таралсын иде дигән теләктә калам.


Әлфинә СИБГАТУЛЛИНА.

 

"КУ" 10,2022

Фото: unsplash
 

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев