04 (апрель), 2024
ШИГЪРИЯТ ҺӘМ ЧӘЧМӘ ӘСӘРЛӘР
Гөлүсә БАТТАЛОВА. Тукай сандыгы. Поэма. .......................................3
Зөлфәт ХӘКИМ. Серле тәңкә. Роман. ...................................................9
Ренат ХАРИС. Үлмәдек, торып бастык... Шигырьләр. ..........................83
Илдус ДИНДАРОВ. Ак төннәрнең кара көннәре. Повесть. ..................88
Таһир ШӘМСУАРОВ. Җир арынган чакта кыштан... Шигырьләр. ..........................123
Наилә ХАРИСОВА. Мин кайтырга тиеш. Хикәя. ...................................127
ЯҢА ИСЕМНӘР
Фәнис ЗЫЯЛЫ. Ян син, ян, ярсу йөрәгем... Шигырьләр. .....................139
«ОЯСЫНДА НИ КҮРСӘ...» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ
Лилия ФӘТТАХОВА. Гаярьнекеләр. Хикәя. ................................................142
Кардәш халыклар әдәбияты: Дмитрий МОИСЕЕВ. Кеше бакчасыннан өзгән кура җиләге.
Хикәя. Ландыш ӘБҮДӘРОВА тәрҗемәсе. ..................................................148
ӘДӘБИ ТӘНКЫЙТЬ
Гөлфия ГАЙНУЛЛИНА. «Бу бит безнең сукмак!..»......................................154
Шигъри хәтер: Рашат НИЗАМИ. Ышанасы килә... Шигырьләр.
(Рафис КОРБАНның кереш сүзе белән). ......................................................162
Күңел җәүһәрләре: Индус ТАҺИРОВ. Халкыбызның раушан көзгесе. .....................166
Китап күзәтү: Флёра СӘЙФУЛЛИНА. Шәхси архив серләрен милләтебезгә ачып...
(«Бакый Урманче: шәхес һәм иҗат», төзүче Зөфәр Мөхәммәтшин). .........................171
Милләттәшебез: Хәйриячелекне якыннарыңнан башларга кирәк.
(Ильяс ГЫЙМАДОВ белән Алинә ХӘБИБУЛЛИНА әңгәмәсе). .......................175
Хатлар яздым утырып: Әдип хатлары.
(Наҗар НӘҖМИнең Халисә МӨДӘРРИСОВАга язган хатлары). .....................178
«Казан утлары» архивыннан. ..............................................................................185
ГАЗИЗ ТАВЫШЛАР
Батырлык һәм матурлык җырчысы (Самат ШАКИРның тууына – 100 ел). .........187
Оныкларым белән бергә язам (Бикә РӘХИМОВАның тууына – 85 ел).
Сәхифәне Нәсим АКМАЛ алып бара. .......................................................188
Әдәби сканворд. Рәис ГАБДУЛЛА төзеде. ................................................189
Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан. .......................................................190
-
Март аеның җиңүчеләре билгеле!
Котлыйбыз! -
«Казан утлары» журналы сериясеннән 26 нчы кесә форматындагы китап тиздән дөнья күрәчәк!
Яңа китап бастырылуга әзерләнә! -
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (роман)
Хатны унсигез яшендә армиягә китәргә ике ай кала язды ул – бергә булган серле-могҗизалы төннән соң бер елдан артык вакыт узган иде. Аны почта аша да, башка төрле юл белән дә беркая җибәрмәде. Кайларга, нинди адрес буенча җибәрсен инде ул аны? -
Игелек бизе
Һәм үтәдем теләгемне – мин үземне мактадым!. -
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
Равилнең чегән кызын беркая җибәрмичә, аның кулын тотып, күзләренә мәңге карап торасы килде, инде күптәннән бирле җанга якын бик кадерле кешесе белән хушлашкан сыман булды. Лаура урман эченә кереп югалгач та әле, ул, авылга кайтасы килмичә, кырда бик озак басып торды. -
Яздым йөрәгемә гариза
Галиҗәнап йөрәгемә яздым бүген гариза: «Бер генә көн булыйм маңкорт, була күр берүк, риза!» -
Сагышлы таң
Җитмеш тула тиздән, инәй, сине Җиде яшьтәгедәй сагындык!.. -
Бала күңеле кайларда?
Дин, Милләт, Ватан өчен янып-көймәгәннәр Безгә hич кирәк түгел! -
Иделгә янәшә
Сасы сазда рух тончыга, анда миңа ни хаҗәт?! -
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
Равил авыл башындагы инеш аркылы күпердән чыгып, калкулыкка менде, үрле җирдән урманга кадәр җәйрәп яткан болынга күз йөгертте. Сул тарафта бер төркем чегәннәр урнашкан, уңдарак, юл урманга кереп киткән якта урман авызында берәү кул болгады. Лаура! Алар, әллә нинди ара булса да, бер-берсен танырлар иде. Лаура! Равил, томырылып, шунда йөгерде. -
Өйдә безне әни җылыта
Җирдә беркем әниләрдәй ихлас, Өзелеп сөйми газиз баласын. -
Гает алдыннан
Төн йокламый әнкәй камыр баса, Бисмилласын әйтеп, җай саен... -
Ничек яратмыйсың бу язларны!
Өр-яңадан таҗын ача бәхет, язын, туган якта. -
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
– Күрәсең, без, һичшиксез, очрашырга тиеш булганбыз, башкача мөмкин түгел иде. Равилне шатлык белән бергә Лаураны кызгану хисе биләп алды. Шушындый гүзәл кызны гел тоткарлыйлар, ябып, бикләп куялар, ул гел кемнәрдәндер куркып, качып яшәргә мәҗбүр. Дөрес түгел бит бу! Шунысы гаҗәп – Лаура курыкмый, һәрвакыт тыныч, гел моңсу гына елмаеп тора. Ул курыкмый, чөнки гаепле түгел. -
Без барында
Без киткәчтен нәрсә булыр?! Без бар чакта ул ямьле, океан-диңгезләр – тозлы, чишмә сулары – тәмле! -
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
– Аны күрәзәче диделәр, ул хатынны зинданга ташларга кирәк, ә син аны коткаргансың. Моны хан ишетсә, беләсеңме, нәрсә була... Гәүһәршад, әнкәсенә кырыс караш ташлап: – Тиздән Кырымдагы зинданнарда тоткыннар өчен урын калмаячак инде, – диде. – Ул күрәзәче түгел, аны башка кеше белән бутаганнар. -
Шөкер ит
Шөкер ит, якташ, тормышыңа: Бар икмәгең, эчәргә суың. -
Бишекләрдә үсми оныклар
Безнең сыман бишек җырын тыңлап, Бишекләрдә үсми оныклар! -
Ураза Гаете мөбарәк булсын!
Аллаһ Раббыбыз тоткан уразаларыбызны һәм барлык изге гамәлләребезне кабул кылсын! -
Үрнәк сыйфатлар
Хакыйкатькә тугры булыйк, гыйбадәткә омтылыйк, Җыен юк-бар сафсатадан, дусларым, ерак торыйк! -
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
Гәүһәршад җан тынычлыгын җуйды – Габдел-Латыйф Миреланы юк итәргә мөмкин. Ил-көндә тынычлык юк, тирә-якта дошманнар өере мыж килә, шуңа күрә соңгы вакытта Казанда шикле кешеләрдән тиз арыналар иде. Күрәзәчене харап иттерергә Гәүһәршадның хакы юк, Мирела шулхәтле якын кеше, аны тизрәк Казаннан җибәрү мәслихәт дигән карарга килде ул. -
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
Клара янына бүтән бармады ул. Унынчы гыйнварда очрашырга сүз куешканнар иде, әмма Равилнең күңеле тартмады, соңрак барырмын янына, дип уйлады, вәләкин бүтән кыз тарафына аяк басмады. Клара да үзен горур тотты, Равилгә бүтән хәбәр бирмәде, шулай итеп, кинәт кабынган мәхәббәт тиз арада сүнде дә юкка чыкты. -
ГАЯРЬНЕКЕЛӘР (хикәя)
Машинасын туктатып, озак үкседе ул. Җаны үкседе. Күзеннән сытылып чыккан сыңар бөртек яше кырынган шома битеннән тәгәрәп төшүен дә сизмәде. Эчендә нидер өзелгән иде бүген. Ниндидер бик якын, бик кадерле нәрсә иде ул. Гомере буе кырыс хезмәттә булган ир, беркайчан да күз яшьләренә ирек бирмәгән ир аны сүз белән аңлатып та бетерә алмый иде. -
Канат чыгар алдыннан
Атлый алам әле тоеп табан астындагы юлны... -
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
Гашыйк булып йөргәндә, сөйгәнеңнең җитешсезлекләре, кимчелекләре күренми, яраткан кешеңнең кимчелеге дә хәтта сөйкемле булып тоелырга мөмкин. «Аңлаган нәрсәне генә яратып була» дигән сүз бар – кайдадыр укыдымы Равил, берәрсеннән ишеттеме... Әмма ике кеше арасындагы мөнәсәбәтләрдә алай түгелдер инде ул, кешене алдан ук аңласаң, мәхәббәт шундук сүнәр иде, йә бөтенләй кабынмас иде... -
Сүзләр
Дөньяда иң матур сүзләр Бары ана телендә!.. -
Йә ватан, йә җан!
Минe дә алайса мөһерлә! Ике юл бар: Йә ватан, йә җан! -
МИН КАЙТЫРГА ТИЕШ (хикәя)
Контузиядән ни эшләгәнен, кая барганын чамаламаган солдат, уң кулына таянып, окоп төбеннән шуышып китте. Мәетләр аша үрмәләп күпмедер баргач, ул ачыклыкка чыкты. Күрәсең, окопның бу башы түбәнрәк урынга барып тоташадыр. Шуышкан юлы да яңгыр изрәткән туфрак кына түгел, корыган үләнме, егылган ашлык саламымы – нәрсә беләндер катнашкан җир иде. Бары тере җан ияләренә хас үз-үзеңне саклау инстинкты аңа туктамаска, үлем аҗдаһасы көн буе ут бөркеп торган җирдән ераккарак китәргә куша иде. -
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
Йоклар алдыннан да әле галимнең кайбер сүзләре колакта яңгырап торды: «Син бүген генә, менә хәзер генә яшисең. Бүгенге көн тиз агып китә, ул тынгылыкны яратмый, ул сәгать саен, мизгел саен киләчәккә сусап тора. Син бүгенге көнең узган гомереңнән качмаслык итеп, бүгенге көнең кылган гамәлләрең өчен рәхмәтле булып калырлык итеп яшәргә тиеш. -
Уйлар тудыра алганда
Уйлар тудыра алганда, мин әле монда кирәк! -
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
– Менә моны күрсәтсәң, сиңа беркем тимәячәк, кыерсытмаячак, – ди Влад Дракула, Гозелога төрле тамгалар төшерелгән тәңкә биреп. – Бу гади акча түгел, аның бер ягында тәре янына ярым ай сугылган. Мондый билгене мин махсус эшләтеп, илнең абруйлы кешеләренә генә бирәм. Син – хәзер минем якын кешем. -
КЕШЕ БАКЧАСЫННАН ӨЗГӘН КУРА ҖИЛӘГЕ (хикәя)
– Мин инде сине очратудан өметемне өзгән идем. Гафу үтенеп кала алмам дип курыктым... Ул вакытта сиңа әйткән усал сүзләремне әле дә хәтерлим. Шайтан котырткандырмы, әллә инде исерек килеш кайтып кереп, кыйнарга килгән иремә ачуданмы... Ул вакытта качып, бакчага чыгып бара идем... Гөнаһ шомлыгына, анда син туры килдең... – Бераз гына дәшмичә утыргач, ул тагын өстәп куйды: – Сиңа әйткән ул сүзләр үземнең улыма төшкән, күрәсең.... Кыенлык килгән саен искә төшәләр иде... Кичерә алсаң, кичер син мине, юк икән... -
Казан урамнарын акбур белән
Казан урамнарын акбур белән сызып-бозып, буран пыр туза. -
ШӘХСИ АРХИВ СЕРЛӘРЕН МИЛЛӘТЕБЕЗГӘ АЧЫП...
2023 елда Бакый Урманченың шәхси архивы фондында сакланып калган искиткеч олы кыйммәтле мәдәни хәзинә аерым китап булып дөнья күрде. -
Ватан тойгысы
Мин фәлсәфә ташын эзләп киләм. Ул тирәндә ята, тирәндә. -
Дәрдемәнднең кабере юк...
Кабер ташларыннан кыйммәт күңелдә баскан ташлар!.. -
ТОРМЫШТАН ЯМЬ ТАБЫП ЯШӘДЕ
Журналыбызның бу санында без аның шул вакытта калдырып киткән соңгы шигырьләрен укучыларыбызга тәкъдим итәргә булдык. Алар әдәбият сөючеләр күңеленә хуш килер дип уйлыйбыз. -
ШИГЫРЬ УЛ – ТЕРЕ ҖАН ИЯСЕ
Шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты Энҗе Һилалетдин кызы Мөэминованың (1924–2009) тууына –100 ел -
ИМАНЫМ – ХАЛЫККА ХЕЗМӘТ
Тарихчы, археограф, язучы, тарих фәннәре докторы, академик Миркасыйм Госмановның (1934–2010) тууына 90 ел тулды -
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
Равил әле шактый вакыт уйга чумып торды. Очрашып булыр микән дип дулкынланды ул. Чегән хатыны акча алыр өчен генә юри әйтмәде микән... Бу авыр көннәрдә очратырга иде Лаураны, ичмаса аның кай тарафларда икәнен белергә иде. Кайда икәнен белгәч, очрашуны оештырып була бит аны, дөнья кичеп чыккысыз ук зур түгел бит ул. Бер Җирдә яшибез ләбаса, бер илдә. -
Мин Кандалый хөлләсенә эләккәнмен ничектер...
Кемдер Гоголь шинеленнән чыккан, кайберләребез – Тукай бишмәтеннән... -
ТУКАЙ САНДЫГЫ (поэма)
Таш мәчеттә тып-тын. Сизелми дә Дөньяларда давыл барлыгы. Аксакал күк түрдә вәкарь саклый, Рухны саклый Тукай сандыгы. -
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
Таныш тавыш аны шып туктатты. Равил түгел, Рауль дип эндәштеләр! Болай дип аңа бер генә кешенең эндәшкәне бар. Борылып карады. Равил аны башта танымый торды, бу вакытта зифа буйлы кыз әкрен генә аңа таба атлады: – Бу мин – Лаура. -
Шәрәфләрдән1 аерылгысыз Тукай...
Тукай аерылгысыз Шәрәфләрдән – язмыш төенләгән бу төен -
ХАЛКЫБЫЗНЫҢ РАУШАН КӨЗГЕСЕ
Тукай – безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән зур бүләк, раушан көзгебез. Ул калдырган рухи мирас ниндидер вакыт кысаларына гына сыймый. Аның үлчәме – мәңгелек. -
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
«Очраштылар. Әмма очрашу мондый булырга тиеш идеме? – дип уйлады Равил. – Ә ничек булырга тиеш иде соң тагын? Әйе, мин, хыялый уй-хисләр белән йөреп, очрашу зур тантана булыр дип өметләнгән идем. Ярар, иң мөһиме – без очраштык. Хәзер инде элемтә бар». Әмма элемтә бер яклы, дөресрәге, бер яктан гына бар шикелле тоелды аңа. -
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
Капка ачылды, әмма аннан Лаура түгел, тагын теге ир кеше чыкты да шактый вакыт урыныннан кузгалмыйча, Равилне күзәтеп торды. Ниһаять, Лаура пәйда булды. Өстенә фуфайка гына салган, аягында резин итек, яулык урынына башына кулдан бәйләнгән башлык кигән. Аның бөтен вөҗүденнән шөбһәләнү аңкып тора иде. Лаура нәрсәдер әйткәч, теге ир, Равил ягына ачу катыш сынаулы караш ташлады да капкадан теләр-теләмәс кенә кереп китте. -
АК ТӨННӘРНЕҢ КАРА КӨННӘРЕ (повесть)
Әнә, урман астындагы Яңа Корган авылын гына алыйк! Әйе, әйе... әби-патша заманасында Иске Корганнан күченеп килгән авыл. Бирегә, яңа җиргә берничә гаиләне күчерергә дигәч, риза булмыйча, иң әүвәл шобага да тотканнар, жирәбә дә салганнар болар. Берсенең дә үзе теләп, тамырланган җирдән кендеген шартлатып өзеп күчәсе килмәгән! Чыгып төшкән ярлы-ябагай гына ризалашкан. -
АК ТӨННӘРНЕҢ КАРА КӨННӘРЕ (повестьның дәвамы)
...Кызганыч, хәзер вагон эчендә дә музыка аһәңнәре тора-бара сирәгрәк ишетелеп, бөтенләй тынып калды. Галиулла-гармунчы, мәхәббәт сагышына тәмам йомылып, гармунына кул селтәп, ул шөгыленнән дә гарык булды, ахры. Гафур аны еш кына сәндерәдә дөньясына битараф карашын түшәмгә текәп яткан хәлдә күргәли иде. -
АК ТӨННӘРНЕҢ КАРА КӨННӘРЕ (повестьның дәвамы)
Бөтенләй үз кешегә әверелеп, якынаеп киткәч, карт карелның ни өчен кунакка кашык тотып килүе дә ачыкланды. Монысы да элеккеге йола икән. «Кашыкларны төрле бизәкләр белән сырлау да борынгыдан килә бездә», – дип җанланып сөйләп китте карел кешесе. Гаиләдә һәркемнең шәхси, үз кашыгы бар, һичкемнеке белән дә бутарга ярамый. Кунакка да үз кашыгың белән генә йөрешле, ди. -
АК ТӨННӘРНЕҢ КАРА КӨННӘРЕ (повестьның дәвамы)
Дерт итеп куйды да тирә-ягындагыларга күз йөртеп алды. Беравык аларга ни әйтергә дә белмичә тынып торды. Үлем медальонындагы кәгазьгә танылыр-танылмас хәрефләр белән русчалатып «Кызылармеец Баязитов Вәли Азатович, ТАССР, Чишмәле районы Җиләкле авылы» дип язылган иде. Ә ул исә Хәкимнең ахирәт дусты, якын сердәше иде. -
АК ТӨННӘРНЕҢ КАРА КӨННӘРЕ (повестьның дәвамы)
– Аннан ниләр күренә, Гафур?! – дип кызыгып та, көнләшеп тә сорады ул. Малай, урман эченә текәлгән килеш дәшми торды. Ул ниндидер серле-сәер нәрсә күргәндәй, бер урында кадаклаган кебек катып калган. Аннары кемнәндер башын яшерергә ниятләгәндәй бөгелә төште. Бу тикмәгә түгел иде. -
АК ТӨННӘРНЕҢ КАРА КӨННӘРЕ (повестьның дәвамы)
Рамазан абзый белән Өммегөлсем апа якты чырайлы кешенең хәлен аңладылар, чын күңелдән кан кардәшләре белән күрешү, бергә тупланып яшәү шатлыгын уртаклаштылар. Әнисе аларның ниятен хуплау йөзеннән: «Үз оясында кош та түлне мул җыя», – дип, хикмәтле сүз әйтеп куйды. Ул гыйбарә Блади абзыйның күңеленә аеруча хуш килде, ахрысы... -
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
Равил кыскача унҗиде яшендә чегән кызына гашыйк булуын бәян итте, Лаураның бүләге хакында да, бандитлар белән булган матавыкларны да төшереп калдырып сөйләде. Директор затлы кыяфәтле актерның сөйләгәнен йотлыгып тыңлап утырды.