Логотип Казан Утлары
Шигърият

Дәрдемәнднең кабере юк...

Кабер ташларыннан кыйммәт күңелдә баскан ташлар!..

Дәрдемәнднең кабере юк...

Уфтанудан ни файда –

Сократның йә Әфләтунның,

Чыңгызханныкы кайда?!.

Кабер ташы булмаса да,

һәйкәле бар кайсының –

мәрмәре, җизе, бакыры

яки гранит-таш сыны!

Кабер ташларыннан кыйммәт

күңелдә баскан ташлар!..

Уфтану – мескеннәр эше,

горурлана бел башта...

Йөрәкләрдән йөрәкләргә

күчә торган горурлык

иң биек һәйкәлләрдән дә

биегәеп торырлык!

 

"КУ" 04, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дәрдемәнде булу, әйе, ..........татар өчен горурлык! ...........Тик каберен таба алмау- .............кичермәслек зур хурлык... ............. ... Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)