Логотип Казан Утлары
Роман

СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)

Равил авыл башындагы инеш аркылы күпердән чыгып, калкулыкка менде, үрле җирдән урманга кадәр җәйрәп яткан болынга күз йөгертте. Сул тарафта бер төркем чегәннәр урнашкан, уңдарак, юл урманга кереп киткән якта урман авызында берәү кул болгады. Лаура! Алар, әллә нинди ара булса да, бер-берсен танырлар иде. Лаура! Равил, томырылып, шунда йөгерде.

(Башыннан укыгыз)

5

Лаура Равилнең уеннан чыкмады, төшләренә кереп йөдәтте.

Чын мәхәббәт инде бу! Классташ кызларга гашыйк булу бала-чага уены гына булган икән бит.

Әллә ничә көн рәттән иләс-миләс йөрде ул. Әйтерсең лә беркем белмәгән, һичкемгә таныш булмаган бөек серне үзе өчен ачты. Хәзер тирән ләззәт дөньясына керер өчен ул серле ачкыч тапты, аның Лаурасы бар хәзер, ул аны ярата, моның дәвамы кирәк, бу могҗиза бер төнлек кенә булырга тиеш түгел!

Равилдәге үзгәреш әнисе Нурияне борчуга салды:

– Нәрсә булды улыбызга? – дип, Закирга кат-кат әйтте ул.

– Улың артык хисле, кызганучан. Сиңа охшаган, – дип җавап бирде әтисе, ни булганын аңлап.

Ул чегән кызын мин үзем дә кызгандым, – диде Нурия. – Ат югалды дип, япь-яшь кызны хөкемгә тартмыйлар инде.

– Атны кире кайтарсыннар өчен тоткарлаганнар иде ул кызны, – дип, силсәвит рәисен акламакчы булды Закир.

– Чегән булса да, тере кеше бит ул, аның да җаны бар, – диде Нурия. – Хайванга кыз баланы алмаштыру дөресме соң?

– Менә, менә, улың да синең кебек фикерли, – диде Закир ачулы тавыш белән.

Шул көннәрнең берсендә, беренче отпускысын алып, Равилнең апасы Илүсә кайтты. Медучилищены тәмамлап, ерак райондагы авылга фельдшер булып китәргә тиеш ул. Туган авылын, әти-әнисен, туганнарны, күршеләрне сагынып кайткан апасы да сизде Равилдәге үзгәрешне.

Халык мәш килә. Авыл җирендә кышка җәй башыннан ук әзерләнергә тотыналар. Әтисе Закир – авылның абруйлы шофёры – көннәр буе ашыгып, машинасын ремонтлый, чөнки тиздән урып-җыю башланачак, эшнең бетәсе юк – колхозда да, йорт-җирдә дә.

Равил исә бу көннәрдә һаваларда очып йөри, аңарда башка төрле хисләр кайный – ул бәхетле дә кебек, әмма шул ук вакытта, Лаураны сагыну да җанга тынгылык бирми. Ниндидер татлы газап белән яши бу көннәрдә, аңлатып булмаслык халәт күңелне биләп алган, моңарчы дөньяның бик күп төсләрен күрми йөргән икән бит ул.

Ярый әле, аның «ат»ы бар – якын дусты, ерак араларны җилләнеп үтә торган мотоциклы. Бик озак ялынгач, әтисе аңа узган җәйне «М-107» матае алып бирде. Шуңа атланып, ул йорт мәшәкатьләреннән арынып торыр өчен офыкларга таба юнәлә ала.

Хәзер дә үзенә йөкләнгән йорт эшләрен тиз-тиз генә башкара да, матаена атланып, болынга чаба, Лаура белән кунган чүмәлә тирәсендә йөри, урман буйларын әйләнә. Туктап, озак итеп, урманга кереп киткән юлдан күзләрен алмый тора.

Беркөнне матайның артына апасы Илүсәне утыртып, урманга җиләк ашарга барырга вакыт таптылар. Аларның бу сәфәре җиләк җыю максаты белән дә түгел, тиздән Равил Казанга китәсе булгач, бергә бала чакларын искә төшереп, озаграк аралашып калырга теләүдән иде. Үзеннән өч яшькә олырак апасы Равил өчен бик кадерле кеше. Апа бит ул!

Кайтыр алдыннан, матайны кабызганчы, Равил апасыннан чегәннәр турында сораштырды.

– Апа, чегәннәрнең документлары буламы?

– Нинди документлары? – диде Илүсә, энесеннән сәер сорау ишетеп.

– Паспортлары, мәсәлән... – диде Равил.

– Белмим, – дип иңнәрен сикертте Илүсә. – Ник сорыйсың?

– Болай гына, – дигән булды Равил.

– Кыш көне кайда яшиләр икән алар?

– Каян белим мин. Бәлки, кошлар кебек җылы якка китәләрдер. – Илүсә билен турайтып, кул арты белән маңгаен сыпырып куйды да Равилгә текәлеп карап торды:

– Син ул чегән кызына гашыйк булдыңмы әллә?

– Нинди чегән кызына? – диде Равил, аңламаганга сабышып.

Илүсә энесенә апаларча кырыс караш ташлады:

– Теге, син олы җанлыланып коткарган чегән кызына.

– Кешегә ярдәм итәр өчен аңа имынны гашыйк булырга дигәнмени, – дип җавап бирде Равил.

– Син хәзер Казанга барып, театр училищесына керү турында уйла, чегән кызын башыңнан алып ат. Һәй, бу Илүсә апа! Сизгер дә инде үзе. Кечкенә чакта да шундый иде. Равилнең уйларына кадәр укый ала бит ул. Равил берәр ширлек эшләр алдыннан ук апасы: малай, смотри, ди торган иде. Яшерерсең Илүсә ападан хисләреңне, уйларыңны! Равил матайның кабызгычына типте. «Тимер дус» бер тибүдә кабынды һәм Равил, апасына чак кына ачулы тавыш белән:

– Утыр! – дип кычкырды.

Матай авылга чапты, ә Равилнең уйлары, каршы искән җилгә ияреп, чегәннәр таборы урнашкан тарафларга оча торды.

...Беркөнне югалган ат табылды – ул авылга үзе кайтты.

Сер булып калды – әллә Лаура таборга исән-сау кайткач, атны авылга китергәннәрме, әллә ат, үзе көтүдән калып, иректә йөргәннән соң, кайтыр юлны тапканмы...

Чегәннәр беркая да китмәгән, алар әле һаман бу тирәдә дигән хәбәр ишетелгәч, Равил бик сөенде. Тагын берничә көннән алар тагын урман буена чыгып урнаштылар – бу хәбәрне шул тирәдән кайткан печәнчеләр әйтте. Чегәннәр өчен ул урын бик җайлы – тирә-яктагы авылларның һәркайсына аларның ыстаныннан ара бер чама иде.

Лаура да Аулаш авылына сәгатьләр буе карап утыра торган булды, аның да Равилне күрәсе килә иде. Тиздән алар моннан башка тарафларга, еракка юл тотачаклар, киткәнче, Равил белән очрашырга тели иде ул.

Лаура урманнан авылга сузылган юлда җиләктән кайтып килүче 11-12 яшьлек малайны шәйләп алды һәм, ике дә уйлап тормыйча, шул тарафка йөгерде. Малай, чегәннәр таборыннан килүчене күреп, котсыз калды, үзенең дә йөгерергә, качарга исәбе бар иде, әмма көне буе урманда җиләк җыеп йөреп, ул бик арыган иде.

Лаура килеп җиткәч, малай беркөнне авыл келәтенә ябылган чегән кызын таныды һәм аның куркуы бермә-бер артты. Малай яланаяк, яланбаш, чәче кояштан саргайган, күлмәге уңган, чалбары тез турыннан ертылган, беләкләре, балтырлары агач ботакларыннан сыдырылган иде. Лаура, малайның куркудан агарып китүен күреп, матур итеп елмайды:

– Курыктыңмы әллә миннән?

– Курыкмадым, нишләп куркыйм мин синнән, – диде малай, сер бирмичә.

– Исемең ничек?

– Сиңа нигә ул? – диде малай, качарга әзерләнеп.

– Бигрәк әдәпсез малай икәнсең. Минем сиңа бер йомышым бар. Минем исемем Лаура. Әйт инде исемеңне.

– Фаил.

– Җиләк күп җыйгансың икән, банкаң шыплап тулган.

– Булса ни, – диде Фаил.

Ул инде курыкмый башлады. Аны чегән кызының йомышы нидән гыйбарәт икәне дә кызыксындыра башлады.

– Фаил, йомышымны үтәрсеңме?

Малай, беравык уйланып торганнан соң:

– Белмим. Нинди йомыш соң ул? – диде.

– Монда Равилне чакыр әле, зинһар. Лаура күрергә тели, дип әйт. Менә сиңа бер сум акча.

Лаура таушалып беткән бер сумлыкны малайга тоттырды.

– Кайсы Равилне? – диде малай, кесәсенә бер сум ачка кергәч, зур җаваплылык тоеп.

– Безнең авылда өч Равил бар...

– Өчесе дә яшьләрме?

– Берсе дүртенче классны тәмамлады, бер класста укыйбыз. Икенчесе быел унынчыны тәмамлады, өченчесе яше буенча минем әти белән бер тирәдә бугай, мәктәп котельныенда кочегар булып эшли.

– Унынчы классны тәмамлаганын чакыр, – диде Лаура. – Мин аны әнә тегендә, урман авызында көтеп торырмын.

Фаил, арыганын да онытып, кызу-кызу адымнар белән авылга таба юнәлде.

Равил бүген иртәдән бирле утын яра иде. Биш кубометр утынны урталай кискәннән соң, әтисе фәрман бирде: Казанга укырга керергә киткәнче шушы утынны ярып өяргә!

– Равил абый! Сине болында бер чегән марҗасы чакыра! – диде Фаил, капкадан кергән уңайга. Равилнең кулыннан балта төшеп китте. Ул беравык аңышмыйча торды.

– Кычкырма! – дип җикерде ул. – Кем чакыра?

– Теге... Келәткә ябып бикләп куйганнарие бит... Шул, – диде малай, еш-еш сулап. – Исемен әйтте... Муара дидеме шунда...

Сине урман авызында көтәрмен, диде. Бу вакытта Илүсә, мыш-мыш килеп, өйалды баскычын юып маташа иде. Малай кергәндә, ул инде ишек төбенә килеп җиткән иде. Илүсә, гәүдәсен турайтып, өйалды ишеген киеребрәк ачты да, чүпрәкле кулының беләге белән маңгай тирен сөртеп, малайга аптырап карады:

– Кем дисең?

– Теге...

Равил малайга әйтеп бетерергә ирек бирмәде:

– Булды, бар, рәхмәт, бар, бар, – дип, аркасыннан этеп, капканы үзе ачып чыгарып җибәрде.

Илүсә, чүпрәген ташлап, ике куллап биленә таянды да усал тавыш белән:

– Свиданиегә чакырамыни? – диде.

– Анда синең ни эшең бар! – дип җикерде Равил.

– Апаң белән чамалап сөйләш! – диде Илүсә, олыларча усал итеп. – Бара күрмә!

Равил беравык нишләргә белмичә аптырап торганда, Илүсә тиз генә өйгә кереп китте. Әти-әниләре өйдә юк иде. Равил, йөгереп барып, бакчадагы коедан су алды, билдән тиң аһ-ваһ килеп юынды, мунча өйалдында һәрвакыт эленеп торган тастымалларның берсен алып, ашык-пошык сөртенде. Күлмәген кияргә дип өйгә кергәндә, аны апасы ишек катында каршы алды.

– Йөрмә! – диде апасы янаулы тавыш белән. – Әтигә әйтәм!

– Апа, нинди кеше соң син! – дип ыңгырашты Равил. – Гомергә әләкче булдың.

– Бәйләнмә ул чегәннәр белән. Юньлегә түгел бу. Ахыры начар тәмамланмагае.

– Кит әле, – дип, апасын читкә этеп, Равил олы яктагы шифоньердан кешелеккә кия торган күлмәген киде.

Кече бүлмәдәге шкаф тартмасыннан мотоцикл ачкычын эзләгәндә, Илүсә һаман ишек катында энесен күзәтеп тора иде.

– Кая киткән минем матай ачкычы? – дип мыгырдады Равил, әле бер тартманы, әле икенчесен актарып. – Күрмәдеңме?

– Каян белим мин синең ачкычыңны!

– Син бит өй җыештырасың, – диде Равил һәм, шикләнеп, Илүсәгә текәлде. – Бир ачкычны!

– Аны әти алгандыр, – диде апасы, башын читкә борып.

– Нигә ул аңа, матай гаражда бит.

Илүсә кинәт:

– Әй, түтәлләргә су сибелмәгән бит, әни үтерә мине, – дигән сылтау белән өйдән чыгып китте. Равил аңлады – апасы ачкычны яшергән, энесенең чегән кызы белән очрашуын теләми.

Равилнең йөрәге ярсып типте. Ярар! Илүсә белән талашып, тарткалашып торырга вакыт юк монда. Ул җәяү йөгерде, бу вакытта аңарда шулкадәр куәт уянды – иртә таңнан бирле утын ярган, димәссең. Бу минутларда Җир шарын әйләнеп чыгарлык дәрте-дәрманы бар иде аның. Лаура чакырган аны! Лаура үзе чакырган!

Равил авыл башындагы инеш аркылы күпердән чыгып, калкулыкка менде, үрле җирдән урманга кадәр җәйрәп яткан болынга күз йөгертте. Сул тарафта бер төркем чегәннәр урнашкан, уңдарак, юл урманга кереп киткән якта урман авызында берәү кул болгады. Лаура! Алар, әллә нинди ара булса да, бер-берсен танырлар иде. Лаура! Равил, томырылып, шунда йөгерде.

Туганнары күреп торырлар инде, дигән уй чыңлап үтте. Бу минутларда ул әле үзен ничек тотарга белми, әмма Лаураны күрергә теләве барлык каушау-куркуларны җиңәрлек иде. Аны берни, беркем туктата алмас, ниндидер сихри көч аны алып бара, ул көч аны урманнар артына, диңгезләрнең аръягына алып китәргә әзер иде.

Каршысына атлаган сурәтне абайлагач, аның йөрәге тагы да ныграк җилкенергә тотынды. Әле танырлык булмаса да, аның шиге юк иде – Лаура ул!

Кызны кочагына алып, аны беркем күрми торган тарафларга, икесе бергә калырлык аулак урынга алып китәр иде дә, әмма табор ягыннан күзәтеп торалардыр, шуңа күрә хисләрне тыярга кирәк булыр...

Ара утыз адым чамасы калгач, Лаура, табор ягына ымлап, бармагын иреннәренә тигезде. Бик хискә бирелмә дигәнне аңлатырга теләде ул – Равил шундук төшенде.

Лаура үзен коткарган егет белән очрашуга кардәшләреннән рөхсәт алган иде.

– Исәнме, Лаура, – диде Равил, еш-еш сулап.

– Исәнме, – дип елмайды Лаура.

Лаура бүген тагын да гүзәлрәк иде. Өстендә куе зәңгәр төстәге күлмәк, башында саргылт чәчәкле яулык, аягында бизәкле чүәк. Яулыксыз, бөдрә чәчләре салынып төшкән булса, тагын да әйбәтрәк булыр иде дип уйлап куйды Равил. Ул бүген күз явын алырлык чибәр, муенсаны башканы таккан, үзенең күз төсендәге яшькелт-зәңгәр төстәге төймәләрдән җыелганны, бу күлмәктә аның биле тагын да нечкә күренә иде.

– Сине уйламаган минутым юк, – диде Равил, кызны кочагына аласы килеп.

– Мин дә гел синең турында уйладым. Мине син коткарганны авылдашларың белмәделәрме?

– Өйдәгеләр беләләр. Авылдашлар белмиләр иде, теге малай сөйләп йөридер инде. – Равил кул селтәде:

– Әй, белсеннәр. Лом һаман селсәвиттә ята, бармак эзләрен тикшерсәләр, мин икәнне исбатларлар инде. Теге ат табылды, үзе кайткан.

– Әйттем бит, безнекеләр урламады атыгызны дип.

Аларның бер-берсенә әйтер җылы сүзләре бихисап күп иде. Шуңа күрәдер, мөгаен, аларның һәр икесе күңел хисләрен ничек аңлатырга белмичә бер-берсенә карап торды. Хисләр кайнавы шулкадәр көчле иде ки, әйтәсе сүзләр гүя шул кайнауда үзләренең мөһимлеген җуялар иде. Аннары, табор еракта булса да, чегәннәр күреп торалар һәм сүзләрен ишетерләр сыман иде.

– Килер микән, мәйтәм... – дип елмайды Лаура.

– Ничек килмим ди инде, – диде Равил, кыздан күзләрен алмыйча.

– Рәхмәт сиңа, – диде Лаура.

– Ни өчен? – диде Равил. – Синең үзеңә рәхмәт!

– Ни өчен?

– Белмим.

Равил сүзләр таба алмады. Хисләр кайнар чакта аларны сүз белән аңлату мөмкинме соң!

– Без шушы көннәрдә китәбез, – диде Лаура моңсу тавыш белән.

– Ераккамы?

– Еракка. Таганрог тирәсенә бугай. Монда безгә көн күрсәтмиләр. Киткәнче, сине күрәсем килде.

– Миңа хат язарсың... – диде Равил.

Лаура дәшмәде. Ул табор ягына борылып карады да саклык белән генә күлмәгенең кесәсеннән егерме тиенлек акча зурлыгындагы медальчеккә охшаган әйбер чыгарды.

– Рауль, менә бу медаль бик борынгы, тылсымлы. Чегәннәрне гел саклый торган оберег ул.

Равил медальне алып әйләндергәләп карады.

– Кызыклы нәрсә бу, – диде Равил. – Бер ягында бөркет, тәре... Икенче ягында аҗдаһа... Авызы ачык, койрыгы боҗраланып бөтерелгән... Бу ягында ярым ай да бар икән...

– Мин аны сиңа бүләк итәм.

– Нишләп аны миңа бирәсең? – дип гаҗәпләнде Равил.

– Бирәсем килә. Ал, безнең нәселне элек-электән михнәтләрдән саклап килгән ул, сиңа да уңыш китерәчәк, гомерең буе саклаячак бу тәңкә.

– Шулай ук тылсымлымыни?..

– Мондый якты күңелле кешегә ярдәм итәргә тиеш ул.

– Минем күңелем якты микәнни? – дип елмайды Равил, Лаурадан мондый сүзне ишетүенә куанып.

– Мин теге көнне синең йөрәк тибешеңне ишеттем, синең йөрәгең дөрес тибә.

Аларның хушлашуы ике кешенең бер-берсеннән төрле тарафларга киткәндәге саубуллашу түгел, ә асылда ниндидер бүтән мәңге кабатланмас нәрсә белән хушлашу кебек иде.

Лаура китәргә ашыкты:

– Хуш, Рауль!

– Сау бул, Лаура! – диде Равил. – Без тагын кайчан очрашырбыз икән?

Әмма җавап ишетелмәде, Лаура инде китеп барды. Равилнең, йөгереп барып, кызны кочагына аласы, китмә, дип кычкырасы килде, ул шактый вакыт баскан урыныннан кымшанмыйча ерагаеп барган Лаурага карап торды.

Авылга кайтасы килми... Җәйге ыгы-зыгы, авыл эше инде тәмам туйдырды... Күңел хөрлек эсти. Әнә, чегәннәр – бәхетле халык, үз ирке белән гомер сөрәләр. Әмма кайтырга кирәк. Ул әкрен генә атлап авылга кайтып китте. Шул көнне Равил якты, матур төш күрде: ул биек тауга менде – җиңел генә, бернинди арусыз. Тау башына менеп җиткәч, гаҗәеп җиңеллек тойды ул. Аста фирүзә төсендә диңгез җәйрәп ята, офык тарафыннан җылы җил исеп, җанга-тәнгә рәхәтлек бирә.

Икенче көнне Равил, матаена атланып, биш чакрым ераклыктагы күрше авылда яшәп яткан багучы, фал ачу белән маташучы Кадрия апа янына китте. Кадрия карчыкның им-том, сихер-михер, күрәзәчелек белән шөгыльләнүе илнең коммунизм төзүенә һич кенә дә зыян китерми иде. Күптән түгел билгеләнгән яңа участковый милиционер аңа очраган саен бармак яный, әмма Кадрия апа андыйлардан һич кенә дә шүрли торган зат түгел иде. Берсендә хәтта шактый каты итеп җавап бирде.

Участковый:

– Кадрия апа, сәвит илендә мондый эш белән маташырга ярамый, – дигәч, Кадрия аңа:

– Син преступникларны тот. Һәм үзеңә бәла-каза килмәсен дип, Ходайдан сора, – диде.

– Мин атеист, – диде аңа яшь милиционер.

– Аллаһы Тәгалә синең атеистмы-матеистмы икәнеңне сорап тормый ул, китерә дә суга, – диде аңа Кадрия.

– Син үзең дә Аллага ышанмыйсыңдыр, мондый эш белән маташкач...

– Алла кушмыйча беркем берни эшли алмый.

Участковый, ямьсез елмаеп, багучыга карап торды:

– Димәк, мин сиңа протокол төзесәм, Алла кушуы буенча килеп чыга, шулаймы?

– Юк, анысы иблис котыртуы буенчарак килеп чыгачак, – дип җавап бирде Кадрия.

Кече лейтенант алтмыштан узган бу апаны коры кул белән алып булмаганны аңлап, башкарак тонда сөйләшә башлады:

– Кадрия апа, син үзеңнең төрле сыекчаларыңа, кибеп каткан сөякләреңә, төрле төймәләреңә ышанасыңмы соң?

– Ничек инде ышанмыйм, ди! Минем төймәләр, синең китель сәдәпләреңнән аермалы буларак, ерак буыннардан сакланып килгән төймәләр.

– Ярар, бәлки, синдәге чүп-чар борынгыдыр, әмма үзең кылган гамәлләрне ихластан ышанып башкарасыңмы соң син? – дип бәйләнүен дәвам итте участковый.

– Менә, энем, син милиция формасын киеп йөрисең... Берәр кайчан илдә тәртип урнаштырырмын дип ышанасыңмы син үзең?

Участковый шундук җитди кыяфәткә керде:

– Әлбәттә, ышанам. Килер шундый вакыт, җинаятьчеләр бетәр, синең ише сихерчеләр дә калмаячак.

Кадриянең бу сүзләргә һич кенә дә исе китмәде:

– Минем кебек багучылар Җир йөзендә кеше яралганнан бирле булган.Ә сәвит милициясенә ничә ел? Коммунизмны төзеп бетергәч тә, хорафатка ышанучылар булачак, башкача мөмкин түгел. Минем яныма хәтта партком секретарьлары, хәтта прокурорлар да килә...

Шундыйрак әңгәмәләр, участковый белән Кадрия очрашкач, гел булып ала һәм тәртип саклаучы егет, аптырагач, гел кул селтәп китеп бара.

Равил килеп керүгә, Кадрия кырыс тавыш белән:

– Нишләп матаеңны рәшәткәгә якын куйдың? – диде.

– Ярамыймыни? – дип, Равил каушап калды.

– Ауса?..

– Нишләп аусын ул, – диде Равил. – Исәнме, Кадрия апа!

– Исән булмасам, сөйләшә алмас идем бит, – диде Кадрия. – Ник килдең?

Равил күрәзәче апа болай салкын каршы алыр дип көтмәгән иде.

– Мин күрше авылдан... – диде ул, никтер, үзен уңайсыз хис итеп.

– Шуннан?

– Равил минем исемем.

Кадрия күзләрен чекерәйтеп карап торды.

– Син теге шофёр Закир малае түгелме? – диде ул, тавышын бераз йомшартып.

Равилнең эченә җылы йөгерде:

– Әйе, шуның улы.

– Әниең Нурия бугай... укытучы.

– Әйе, әнием – Нурия. Шуларның улы мин.

Кадриянең караңгы чырае чак кына яктырып киткән сыман булды.

– Гашыйк булдыңмыни? – диде ул, егеткә күз карашын кадап.

– Кемгә? – дип, аптырап китте Равил.

– Кемгә икәнен төгәл үзең беләсең инде.

– Кадрия апа, мин менә нинди йомыш белән килдем... – Равил чалбар кесәсеннән Лаура бүләк иткән тәңкәне алып күрсәтте.

– Бу акчамы, төймәме, медальме, әйтә алмыйсыңмы?

Чегән кызының бүләген шактый вакыт әйләндергәләп караганнан соң, Кадрия беравык күзләрен йомып утырды.

– Каян алдың моны? – диде ул, тәңкәне Равилгә кире биреп.

– Таптым, – дип алдады Равил.

– Кайда?

– Бәрәңге матиклаганда.

Кадрия тупас тавыш белән:

– Кайткач, әбиеңне алдарсың! – дип җикерде. – Кем бирде моны сиңа?

– Бер кыз.

– Әйе, күрәм, – диде Кадрия, читкә карап. – Кыз сезнең авылныкы түгел...

– Безнең авыл кызы түгел.

– Аңа да унҗиде яшь... – диде Кадрия.

Равил шаккатты:

– Әйе, аңа да унҗиде... Аны безнең авылда...

– Беләм, – диде Кадрия. – Атны урламаганнар, көтүдә йөргәннән соң, ат болын иркендә үзе калган. Атның үзе әйләнеп кайта торган гадәте бар аның. Ат – акыллы хайван.

– Әйе, ат табылды. Ат үзе кайткан, – диде Равил шат тавыш белән.

– Син ул кызны тоткынлыктан азат иткәнсең. Ул сукбай кыз рәхмәт йөзеннән биргән бу тәңкәне. Равил шаккатты.

– Нәкъ шулай, Кадрия апа. Ничек, каян беләсең син барысын да?!

– Юк-бар сораулар бирмә, сүгендерәсең хәзер! – дип җикерде Кадрия.

– Тылсымлы әйберме бу? – дип сорады Равил.

– Шундыйга охшаган, – диде күрәзәче.

– Әмма алмаска идең. Сиңа файда китерә торган нәрсә түгел ул.

– Булсын. Миңа бу тәңкәдән файда кирәкми. Бик затлы әйбергә охшаган бит.

– Бу дөньяда затлы әйбер дә, пүчтәк әйбер дә файдасын да, зыянын да китерә ала.

Равил башын чайкап:

– Бу тәңкә миңа зыян китерер дип ышанмыйм, – дип елмайды.

– Синең ышануың белән ышанмавың арасында минем өчен аерма юк. Мин сиңа күргәнемне, тойганымны әйтәм. Ышансаң – ышан, ышанмасаң – юк.

Равил үзенең иң мөһим соравын бирергә җөрьәт итте:

– Кадрия апа, мин ул кызны тагын берәр тапкыр очратырмын микән?

Кадриянең күзләрендә усаллык чагылды:

– Аның белән очрашу кирәкме соң сиңа? – диде ул.

– Кирәк! – дип катгый итеп әйтте Равил.

– Очрашуын очрашырсыз анысы... – дип мыгырдады Кадрия. – Очрашачаксыз.

– Кайчан? – дип сорады Равил, җанланып.

– Озакламый. Шушы айда ук.

– Мин тиздән укырга керергә Казанга китәм. Казанда очрашачакбыз микән әллә?

– Юктыр, Казанда түгелдер, – диде Кадрия.

– Беренче очрашуыгыз шушы тирәдә булачак. Ә инде күпмедер вакыт узгач, ерактарак очрашачаксыз... Анысы, бәлки, Казанда булыр.

Равилнең башка сораулары юк иде, очрашачаксыз дигәч, муеннан җиткән инде. Аның иңнәренә гүя канатлар үсеп чыкты.

– Өч сум җитәме? – диде ул, кулын чалбар кесәсенә тыгып.

– Синең әти-әниең әйбәт кешеләр, шуңа күрә өч сумга риза, – диде Кадрия, кәкре бармаклары белән бөгәрләнгән «өчлек»не тигезләп.

Равил кат-кат рәхмәт әйтеп чыгып китте. Матае да менә-менә очып китәрдәй булып чапты. Равил юл буе мотоцикл тавышыннан да көчлерәк итеп кычкырып-акырып җырлап кайтты.

Өйдәгеләрдән качып, Равил серле тәңкәне, медальон итеп, җеп белән муенына тагып куйды.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 04, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев