Логотип Казан Утлары
Роман

СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)

Таныш тавыш аны шып туктатты. Равил түгел, Рауль дип эндәштеләр! Болай дип аңа бер генә кешенең эндәшкәне бар. Борылып карады. Равил аны башта танымый торды, бу вакытта зифа буйлы кыз әкрен генә аңа таба атлады: – Бу мин – Лаура.

(Башыннан укыгыз)

16

Равил инде театрда бик кирәкле, әйдәп баручы актёрларның берсе иде. Беренче рольләреннән үк популярлашып китте ул, режиссёрлар да, театр белгечләре дә киләчәге зур бу актёрның, диделәр. Тамашачы мәхәббәте Равилне канатландырды, гаилә тотрыксызлыгы, акча җитмәү, тормыш-көнкүреш мәсьәләләре әйтерсең лә бөтенләй юк, алар артка күчте, онытылды. Кайгыга бирешеп, Гөлнараның көен көйләп кенә яшәп булмый, дип уйлады Равил. Нишлисең бит, елгыр, хәйләкәр кешеләр заманы килде. Үземне үзгәртә алмыйм бит инде мин, Гөлнара аңламый мине һәм, сизелеп тора, аңламаячак та, аңларга теләми дә. Менә ничә көн инде ул өйдә юк, аңардан башка иркенрәк, тынычрак, хәтта рәхәтрәк икән ләбаса.

Чегәннәр еш күренә торган урыннарга Равил, мөмкинлек булган саен, баргалады, әмма, кызганыч, Лаура да очрамады, теге акча алган чегән хатыны да бүтән күренмәде.

Беркөнне көн уртасында, театрдан чыгып, ул тагын ЦУМ янына китте. Бүген дә анда чегәннәр төркеме бар иде, гадәттәгечә, чүпрәк-чапрак, вак-төяк саталар, әмма Лаураны табарга вәгъдә биргән хатын күзгә чалынмады. Читтәрәк ике ир кеше кызып-кызып сөйләшеп торалар, күренеп тора – чегәннәр, берсе төптән юан, базык гәүдәле, күн курткадан, караңгы зәңгәр эшләпәдән, икенчесе озынча буйлы, соры плащтан, киң козырёклы кепкадан иде.

Равил алар янына барып исәнләште, тегеләр исә аның сәламен җавапсыз калдырдылар. Лаура турында кызыксынгач, ирләр чак кына ишетелерлек итеп үзара быр-быр килеп алдылар. Равил Лаура бүләк иткән тәңкә турында әйткәч, болар бу егет хокук саклау органнарыннан түгел микән, дип, шүрләделәр, ахрысы, озын гәүдәлесе:

– Нинди тәңкә? – дип, Равилгә текәлде.

Равил медальне тасвирлап биргәч, чегәннәр беравык бер-берсенә карап тордылар.

– Димәк, синең аны күргәнең бар? – диде базык гәүдәлесе.

– Кемне, Лауранымы?

– Тәңкәне! – дип җикерде озын гәүдәлесе.

Шунда Равил ник әйткәненә үкенә башлады.

– Миңа аның турында сөйләгәннәре бар... – дигән булды ул.

Чегәннәр тагын үзара сөйләшеп алдылар, шуннан соң базык гәүдәлесе кинәт яман усал итеп карады:

– Сиңа нәрсә кирәк? – диде ул, тавышында янау яңгыратып.

– Туктагыз әле, кызмагыз, мин бит сезгә бернинди начарлык эшләмәдем. Мин Лаура исемле кызны эзлим.

– Нигә сиңа рома кызы?! Күздән югал!

Равил болар белән сөйләшүдән мәгънә юклыгын аңлап:

– Гафу итегез, – диде дә тизрәк китеп барды.

Гөлнараның отпускысы тәмамланырга әле тагын бер атна вакыт бар иде. Хатынын аз гына да сагынмады ул. Гөлнара үзе дә, көнче була торып, һаман кайтмады. Ярар, отпускысы тәмамланыр, Казанга кайтыр, алга таба күз күрер, дип кул селтәде Равил. Аерылышу ихтималы аны аз гына да борчымады, барысын да үз агымына җибәрергә булды ул. Бүген ул, чираттагы спектакльдә уйнаганда, залда утырган тамашачылар арасында бик якын кешесен күргән кебек булды. Сәхнәдән кайвакыт аерым бер тамашачыга гел күз төшә, ул башкалардан аерылып торгандай була. Бу юлысы башта аны ниндидер сихри көч сәхнәдә илһамландырып йөртте, аннары бер мәлгә, никтер, сәхнәдән качасы килгәнен дә тойды, отыры залдан аны кемдер үзе янына чакырган кебек тә булды. Спектакль тәмамлангач, гадәттәгечә, артистларны алкышларга, чәчәкләргә күмделәр.

Гримнарны сөртеп, кием алыштырганда, бүген ниндидер көтелмәгән вакыйга булырга тиеш сыман тоелды Равилгә.

Театрдан чыккач, хезмәткәрләр йөри торган ишек янында аңа арттан берәү эндәште:

– Рауль!

Таныш тавыш аны шып туктатты. Равил түгел, Рауль дип эндәштеләр! Болай дип аңа бер генә кешенең эндәшкәне бар. Борылып карады. Равил аны башта танымый торды, бу вакытта зифа буйлы кыз әкрен генә аңа таба атлады:

– Бу мин – Лаура.

– Лаура?!

Эчке сискәнү гәүдәне кинәт өскә күтәреп, кире җиргә төшереп куйгандай итте.

– Исәнме, Рауль!

Равилнең хәтта башы әйләнеп китте, аяк астында җир тирбәлеп алды.

– Лаура, синме бу?

– Мин.

– Лаура! Син?! Ниһаять... Өнемме бу, төшемме?!

Шуннан соң ул беркавым телсез калып торды. Спектакльдә паузаны уйнап була, бушлыкны тутыру мөмкин. Ә монда, чынбарлыкның бу мәлендә нишләргә?.. Бу бит уен түгел!

– Син спектакльне карадыңмы әллә? – диде Равил, аптыраганнан.

– Әйе, – дип елмайды Лаура.

– Ошадымы?

– Мондый егет уйнаган спектакль ничек ошамасын инде. Әлбәттә, ошады, аеруча син ошадың. Теге вакытта: сине театр училищесына алачаклар, дигән идем, хәтерлисеңдер. Театрга шалтыратып, нинди спектакль була дип сорагач, әйттеләр. Равил уйныймы дип сорагач, кайсысы – яшеме, картымы диделәр. Яше, дидем. Фамилияңне белмим бит. Бардым да билет алдым. Фамилияң ничек синең?

– Шәмсиев. Маладис, Лаура, минем бит сине уйламаган көнем юк. Мин бит тугыз ел инде сине күрәсем килеп яшим.

Күңел менә-менә түгелер сыман мөлдерәмә тулды, хисләр ташып чыкты. Равил каушады, аның башында: нишләргә, Лаураны кая алып барырга дигән уй сулкылдады.

– Мин һаман ышанып җитә алмыйм, – диде ул.

– Әйдә әле яктыгарак. Җентекләп карыйм әле үзеңне, Лаура!

Соры плащ, плащыннан да озынрак күлмәк итәге, аягында көзге ботинка, башына матур итеп ураган кара-кызыл чәчәкле шәл – Лаураның киеме үзенә шулкадәр килешеп тора, сагышлы елмаюы исә көзнең тыныч киченә бик тәңгәл иде. Үзгәргән ул, унҗиде яшьтәге кебек түгел, олыгаю сизелә, әмма элеккечә чибәр, җан җылылы булып калган.

– Син Казанда яшисеңме әллә? – дип сорады Равил, кыздан күзләрен алмыйча.

Лаура башын чак кына кыңгыр салып елмайды:

– Беләсең бит инде, без Җир шарында яшибез, – диде ул. – Мин Казанда вакытлыча.

– Озак буласыңмы?

– Белмим әле.

– Кайда торасың?

– Шәһәр читендә.

– Шәһәр читендә... – дип кабатлады Равил, уйга калып.

– Борчылма, җылы урыным бар минем. Авыр булмаса, бераз урамда йөрик әле. – Мин бик шат! Мин бәхетле! Мин бит һичшиксез очрашасыбызга шундый ышандым!

 Алар әкрен генә тротуардан атладылар. Равил торымнан-торымга кызның каршысына чыгып текәлеп карап торды, Лаура моңа җавап итеп моңсу гына елмайды.

– Белсәң иде бу очрашуны ничек көткәнемне! – диде Равил, Лаураны иңеннән кочып.

Беркавым дәшми барганнан соң, Лаура:

– Үзгәргәнсең, – дип куйды. – Син хәзер элекке авыл малае түгел инде. Сәхнәдә дә хуҗа булып йөрисең.

– Сәхнә сәхнә инде ул, – дип, авыр сулап куйды Равил. – Тормышта хуҗа булырга иде.

– Гаиләң бардыр инде, балаларың...

Бу тема Равилнең кинәт кәефен кырды.

– Озак йөрдем инде мин өйләнмичә... – диде ул. – Сине оныта алмагангадыр, мөгаен. Гаилә хәлләре минем катлаулы шул әле. Хатын бала төшерде... Болай да мөнәсәбәтләр киеренке иде, выкидыштан соң тагын да катлауланды.

– Төшенкелеккә бирелмә. Син үз урыныңны тапкансың. Күрәсеңме, сине халык ничек ярата!

– Сиңа рәхмәт. Син бүләк иткән тәңкә мине саклап, яклап килә. Һаман гаҗәпләнеп туймыйм, шундый кадерле, затлы нәрсәне ничек миңа бүләк итәргә булдың?

– Рәхмәт йөзеннән. Мин синең бәхетле булуыңны ихластан теләдем.

– Үзеңнең тормышың ничек соң? Беләсем килә – ничек яшисең?

– Җиңел түгел, – дип авыр сулап куйды Лаура.

– Дөньяга туганда, бер кешегә дә тормышың җиңел була дип вәгъдә ителми. Кайчаннан бирле хыялланып көткән очрашу менә хәзер тормышка ашты, әмма нәрсәдер комачаулый кебек, гүя арада һаман әле вакыт белән ерак чакрымнар бар.

Равилнең җаны җилкенә, Лаураны кочагына аласы килә, әмма Лаураның кыяфәте сагышлы, эчке киеренкелеге тышка чыккан иде. Очрашсалар, Лаура да чиксез бәхетле булыр дип өметләнгән иде Равил. Бәлки, Лаура да бу очрашу котылгысыз булырга тиеш иде дип саныйдыр һәм, шул сәбәпле артык хискә бирелмидер. Бу уй Равилне бераз тынычландырды шикелле.

Равил, туктап, Лаураны кочагына алды:

– Мин теге төнне һич оныта алмыйм. Мин шундый сагындым сине, Лаура.

– Мин дә авыл келәтендә дер-дер калтыранып ятканымны аермачык хәтерлим, – диде Лаура. Равилгә тагын күңелсез булып китте – Лаурага аның белән бергә чүмәләдә куну түгел, тоткынлыгы ныграк тәэсир ясаган микәнни?..

– Вакыт инде соң, рестораннар бикле... – диде Равил, уйга калып. – Минем өйдә вино бар...

– Синең анда хатының да бар бит, – дип елмайды Лаура.

– Ул Әгерҗегә кайтып китте. Отпускыда. Мин гомер буе сине уйлап, синең язмышыңны беләсем килеп яшәдем. Мин сине шундый сагындым, Лаура! Ә син?

– Күрәсең бит, мин дә сине онытмадым, – дип, моңсу тавыш белән җавап бирде Лаура.

Равил Лаураның җанлырак сөйләшүен теләде, аның турында күбрәк беләсе килде.

– Кайларда яшәдең, кайларда булдың? – диде ул, тавышына үтенү төсмере кертеп.

– Сөйләсәм, сиңа кызык булыр микән соң ул?

– Синең турында миңа бөтен нәрсә кызык булачак.

– Бер кеше дә барыбер дөресен сөйләми үзе турында.

Равил, беркавым дәшми торганнан соң:

– Син бик боек, Лаура... – диде.

Лаураның йөзенә газап төсе йөгерде:

– Минем абыем милициядә, аңа уголовный эш ачарлар, ахрысы, – диде ул.

– Җинаять кылганмыни?

– Милиционерлар белән сугышкан, пычак чыгарган, шуның өчен дә ике-өч ел бирүләре ихтимал икән.

Алар шактый вакыт култыклашып дәшми бардылар.

– Син минем белән буласыңмы бүген? – дип саклык белән генә сорады Равил.

– Сәгать ничә соң?

– Унберенче биш минут, – диде Равил, кул сәгатенә карап. – Әйдә минем белән.

– Кая?

– Минем өйгә... Өй дип... Мин яши торган тулай торакка. Безгә медучилищеның тулай торагыннан бүлмә бирделәр, шунда яшибез.

54 номерлы автобуска утырып, алар Чуйков урамына киттеләр. Автобуста барганда, Равил үзе турында кыскача сөйләде. Лаура, йөзендә моңсу елмаюын саклап, тыңлап утырды.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 04, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев