СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
Равил әле шактый вакыт уйга чумып торды. Очрашып булыр микән дип дулкынланды ул. Чегән хатыны акча алыр өчен генә юри әйтмәде микән... Бу авыр көннәрдә очратырга иде Лаураны, ичмаса аның кай тарафларда икәнен белергә иде. Кайда икәнен белгәч, очрашуны оештырып була бит аны, дөнья кичеп чыккысыз ук зур түгел бит ул. Бер Җирдә яшибез ләбаса, бер илдә.
15
Казанны көз фасылы үзенең дымлы-салкын кочагына алды.
Гөлнараның эштән бирелгән бер айлык ялы шушы вакытка туры килде, ә театр хезмәткәрләре җәй көне генә ялга чыгалар, ягъни бергә ял итү турында уйлыйсы да юк иде. Гөлнарага зарланыр өчен тагын бик яхшы сәбәп булды, Равилне исә бергә отпуск уздыру-уздырмау мәсьәләсе һич кенә дә борчымады.
– Менә, отпускыга чыктым, мин нишләргә тиеш? – дип борсаланды Гөлнара.
– Кеше нишли соң? – диде Равил. – Кайдадыр курортларда ял итә торган заман түгел...
– Кешеләр бара бит әле.
– Минем ял җәй айларында гына мөмкин икәнне беләсең бит инде.
– Мин Әгерҗегә кайтам, – диде Гөлнара. – Әнине сагындым.
Равил моңа бик риза иде:
– Ярар, – диде ул.
– Кайчан кире киләсең?
Җавап урынына Гөлнара:
– Театрның ял көннәрендә син дә килерсең бит Әгерҗегә? – диде.
– Юк, ара ерак, бер көн юлда үтәчәк. Син үзең анда озак булырга җыенасыңмы соң?
– Белмим әле.
Гөлнара бүген аеруча ачулы иде, моңа тагын бер сәбәп булган икән әле.
– Мин бер хат таптым, – диде ул, Равилнең йөзенә туры карап. – 1978 елны язылган.
– Шуннан?
– Нинди Лаура ул?
– Бер кыз инде шунда. Мәктәпне тәмамлаган елны танышкан идек. Кайда ул хат?
– Мин аны ертып ташладым.
– Ник?
– Бик кадерле идемени? – диде Гөлнара чәнчүле тавыш белән.
– Гөлнара, син бала-чага түгел бит инде. Миннән рөхсәтсез хатны ертырга ни хакың бар?!
Гөлнара кызып китте:
– Әйе, мин бала-чага түгел! Мин – хатын-кыз! Бәхетле булырга лаеклы кеше.
– Син бәхетсезмени?
Гөлнараның ияге дерелди башлады:
– Болай яшәп булмый бит инде, – дип еламсырады ул. – Күңелем сизә, без гомер буе, акчага туенмыйча, очны очка ялгап яшәячәкбез.
Мондый сүзләрдән Равил инде гарык булган иде.
– Булыр әле барысы да, – диде ул, үзен көчкә тыеп. – Алдан ук бөтен нәрсәне өеп, кемгә бирәләр?! – Миңа өеп кирәкми. Минем кешечә яшисем килә. Синең популярлыгыңнан ни файда? Синең танылган артист булуың миңа газап кына өсти. Кызлар бүләк иткән чәчәкләреңнән, пинжәк иңбашындагы помадалардан да туйдым инде мин. Әйе, сине яраталар, ә мин – гади медсестра. Мине гомер буена ашарга пешерүчең, кер юучың, өй җыештыручың гына итеп тотарга уйлыйсыңмы әллә?!
– Имтиханнарга әзерлән, мединститутка кер. Блат белән керү турында хыялланып йөрмә, сиңа карьера ясатырлык әшнәләрем юк минем.
– Эгоист син, Равил, үзеңне генә яратасың. Актёрлар барысы да шундый микән?
Гөлнара елый-елый, юлга әзерләнде.
Хатынның үзен тотышы чамадан тыш пырдымсыз булганга, Равил аны вокзалга озата бармады, рольнең текстын тизрәк ятлыйсы бар дигән сылтау белән өйдә калды.
Равил соңгы вакытта Лаура бүләк иткән тәңкәне көмеш чылбыр белән муенына тагып йөри башлаган иде. Гөлнарага бу тәңкә турында дөресен әйтмәде, район үзәге янындагы хәрабәләрдә таптым, дигән иде. Гөлнара: «Ник аны муеныңа тагып йөрисең» – дигәч, Равил: «Бер тарих галиме бу борынгы әйбернең Румыния якларыннан килгәнен әйтте», – дип җавап бирде.
Бүлмәдә үзе генә калгач, хәтер аны яшьлек елларына алып китте, Лаура белән тагын очраштырды, аннары шул вакыттан бүгенгәчә булган төрле вакыйгаларны барлап утырды.
Көз... Театрда сезон ачылган вакыт. Тиздән яңа спектакль сәхнәгә чыгачак, Равил анда төп рольне уйнаячак – шәп роль!
Аның игътибар иткәне бар – соңгы вакытта ЦУМ белән цирк бинасы арасындагы мәйданда вакыт-вакыт чегәннәр төркеме күренгәли. Төрле яшьтәге, төрле кыяфәттәге чегән хатыннары, шау-гөр килеп, анда вак-төяк әйбер, кием-салым саталар, күрәсең, алар бу урынны тимер юл вокзалы якын булганга сайлыйлардыр инде.
Төркемнәре белән киләләр дә, үткән-сүткән кешеләргә кайбер нәрсәләрен сатып, бераздан тиз арада ул тарафтан юкка чыгалар иде.
Бүген Равил шунда барып кайтырга булды.
Вакытында килде ул анда – универмагның уң як тарафындагы мәйданчыкта чегән хатыннары мәш киләләр иде. Аларга монда озак булырга ярамый, хокук саклау органнарыннан шүрлиләр, шуңа күрә аларның хәрәкәтләрендә кабалану сизелә, кулдагы әйберләрен тиз генә сатып, кире вокзалга китү ягын карыйлар.
Равил, караңгы-чуар киемле хатыннар төркеме янына килеп, кырыйдарак басып торучыдан сорады: – Сезнең арада Лаура исемле кыз юкмы?
– Кыз юк, хатын бар, – диде чегән хатыны һәм муенын сузып кычкырды: – Лаура!
Болар янына, әвеш-тәвеш килеп, беләгенә ниндидер чүпрәк-чапрак аскан олы яшьтәге юан хатын килде.
– Нәрсә? – диде ул, килгән уңайга.
– Сине сорый.
Равил башын чайкады:
– Юк, ул түгел.
Юан хатын Равилгә сигаретлар тәкъдим итте, сиңа ярашлы куртка бар, дип карады, әмма Равил аны игътибарсыз калдыргач, хатын, борын төбенә үз телендә мырлап, әкрен генә кире китеп барды.
Равил тагын берничә кешедән Лаураны атап сорау бирде, әмма җавап урынына аңа йә футболка тәкъдим иттеләр, йә олы сумкалардан төрле күлмәкләр чыгарып селкеделәр, ә берсе, киләчәгеңне әйтеп бирәм дип, уч төбен күрсәтүне сорады. Үзенең киләчәге кызыксындырса да, Равил, монда кулын ачып, алда ниләр күрәчәген ишетергә теләмәде.
Какча гәүдәле чегән хатыны, урталай бөкләнгән килеш, каерылып ачылган зәңгәр сумкасында футболкалар актарып тора иде, Равил аңардан да сорап карарга теләде, әмма килүе булды, хатын аңа футболкалар тәкъдим итәргә тотынды. Футболкалар полиэтиленга төрелгән, нык итеп ябыштырылган, ачып карарга ярамый, упаковкасы бозыла, дигән сылтау белән, кеше шул килеш, тикшермичә генә алырга тиеш иде. Озын итәкле караңгы төстәге күлмәге өстеннән күн куртка кигән, башына төсе уңган яулык бәйләгән чегән хатынының яңак сөякләре чыккан, чем кара күзләре тирәнгә баткан иде. Бик нык кыстагач, Равил аңардан унике сумга футболка сатып алды. Ялтыравык төргәкле, затлы төймәләре шундук күзгә ташлана торган футболканы өйгә кайтып ачканнан соң гына Равил алданганын аңлады – матур упаковка эчендә, арзан бәяле ялтыравык төймәләр тагылган гап-гади триконың өсте булган икән ләбаса. Әле хәзер ул аны белми иде.
– Мин Лаура исемле кызны эзлим, – диде Равил. – Сез аны белмисезме?
– Безнекеме ул? – диде хатын.
– Әйе, – диде Равил, «безнеке» дигән сүзгә нинди мәгънә салынганны аңлап.
– Кайсы Лаураны эзлисең икән син? – дип, кашларын җыерып уйлап торды хатын.
– Ул бик чибәр.
– Чегәннәр барысы да чибәрләр, – диде хатын кырыс тавыш белән. – Безнең арада ямьсез кешене күргәнең бармы әллә?
– Юк, сезнең арада ямьсез кеше юк, – дип елмайды Равил. – Әмма Лаура күз явын алырлык чибәр. Без моннан тугыз ел элек очрашкан идек. Мин аны тоткынлыктан коткардым.
– Нинди тоткынлыктан? – дип сагайды хатын, «тоткынлык» сүзен ишеткәч, милициядән түгел микән бу егет дип уйлап.
– 1977 елны безнең авыл янында чегән таборы торган иде. Авылдан ат югалгач, шуларга сылтадылар. Лаура авыл медпунктына килгән, аны тотып, келәткә ябып куйганнар иде, мин төнлә келәтне ачып, аны качырдым. Ул миңа әбисеннән калган истәлекле акча бүләк итте, мин ул тәңкәне һаман саклыйм. Кайда икән ул кыз хәзер? Миңа аны күрергә кирәк.
– Ник?
– Сагындым.
– Кем соң син аны сагынырга? – диде хатын кырыс тавыш белән.
– Ник, таныш кешене сагыныр өчен махсус кемдер булырга кирәкмени? – диде Равил.
– Бездә Лаура берәү генә түгел бит?.. – дип, тагын уйга калды алыпсатар хатын.
– Аның ерак әбисе Мирела булган. Аңардан калып, буыннан-буынга күчкән һәм Лаурага килеп җиткән тәңкә бар – ул миндә хәзер.
– Ә-ә-ә, аңладым, – диде хатын.
– Мин беләм ул Лаураны.
– Кайда ул? – диде Равил, җанланып.
– Бүген тегендә, иртәгә монда, берсекөнгә тагын тегендә.
– Ул миңа теге вакытта Таганрог якларына китәбез дигән иде. Шундамы ул?
Чегән хатыны, беравык Равилгә текәлеп карап торды да:
– Акчаң бармы? – диде.
– Бар. Егерме ике сум.
Равил шундук, бөтен булган акчасын чыгарып, чегән хатынына сузды:
– Бик күрәсем килә аны.
– Син Казанда яшисеңме? – диде хатын, Равил биргән акчаны курткасының куен кесәсенә тыгып.
– Әйе.
– Мин аңа әйтермен, теләге булса, ул үзе сине эзләп табар.
– Рәхмәт, – диде Равил, куанып, әмма шундук шиген белдерде:
– Сез чынлап та шул Лаураны беләсезме икән?..
– Бу дөньяда мин белмәгән Лауралар юк. Акчаң шушы гынамы?
– Бөтен булган акчамны бирдем сезгә.
– Сине ничек табып була?
– Хәзер... язып бирәм.
Равил куртка кесәсеннән блокнот алып, бер битен ертты да гел үзе белән йөртә торган каләмен түш кесәсеннән алды. Кәгазьгә ул үзенең адресын, театрның кабул итү бүлмәсендәге, тулай торактагы телефоннарның номерларын язды.
– Монда минем адресым, театрның, яшәгән урынымның телефон номерлары, – диде Равил, икегә бөкләнгән кәгазьне чегән хатынына биреп.
– Ярар, тапшырырмын, – дип, хатын сумкасын күтәрде.
– Алдамыйсызмы?
– Үз гомеремдә минем беркайчан беркемне алдаганым юк. Исемең ничек?
– Равил. Мин анда яздым. Лаура миңа «Рауль» дип эндәшә иде.
Чегән хатыны, сумка авырлыгыннан бер якка чак кына янтаеп, төркем эчендә юк булды. Равил әле шактый вакыт уйга чумып торды. Очрашып булыр микән дип дулкынланды ул. Чегән хатыны акча алыр өчен генә юри әйтмәде микән... Бу авыр көннәрдә очратырга иде Лаураны, ичмаса аның кай тарафларда икәнен белергә иде. Кайда икәнен белгәч, очрашуны оештырып була бит аны, дөнья кичеп чыккысыз ук зур түгел бит ул. Бер Җирдә яшибез ләбаса, бер илдә.
(Дәвамы бар)
"КУ" 04, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев