Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

ИМАНЫМ – ХАЛЫККА ХЕЗМӘТ

Тарихчы, археограф, язучы, тарих фәннәре докторы, академик Миркасыйм Госмановның (1934–2010) тууына 90 ел тулды

Шундый затлар була, алар бу дөньядан киткәч, үзләре белән тулы бер дәверне – үз дәверләрен алып китәләр кебек тоела. Ләкин бераз аңга килгәч, шунысы да аңлашыла: юк, алар вафатларыннан соң да халыкка, милләткә бер терәк булып хезмәт итәләр. Без аларның әйтеп калдырган фикерләренә, кылган гамәлләренә, әдәби яисә гыйльми мирасларына, васыятьләренә таянабыз. Безгә авыр вакытларда аларның сүзләре көч бирә, фикерләре туры юл күрсәтә. Әнә шундый шәхесләребезнең берсе – тарихчы, археограф, язучы, тарих фәннәре докторы, академик Миркасыйм Госмановның (1934–2010) тууына 90 ел тулды. 
Галимнең тормыш юлына һәм гыйльми эшчәнлегенә кагылышлы язмалар журналыбызның киләсе санында дөнья күрер дип көтелә. Ә хәзер без укучыларыбыз игътибарына гаҗәеп кызыклы бер радиотапшыру тәкъдим итәбез. Ул моннан ун ел элек шушы юлларның авторы тарафыннан М.Госмановның тууына 80 ел тулу уңаеннан әзерләнгән иде. Биредә галим белән булган әңгәмәләрдән һәм аны искә алып үткәрелгән кичәләрдән фрагментлар файдаланылды. Тапшыру шагыйрь Гәрәй Рәхимнең Миркасыйм Госмановка атап язган шигыре белән ачылып китә. Аннары Разил Вәлиев Галим белән бергәләп «Җыен» фондын оештырып йөргән вакытларын искә алып сөйли (күрәсез, бу ике шәхесебез хәзер инде үзләре дә бакыйлыкта). Шушы чыгышка галимнең үзе белән «Җыен» фондына кагылышлы әңгәмә ялганып китә һәм ул сүзен болай дип башлый: «Мин үзем бөтен эшне җәмәгатьчелек тәртибендә эшлим, чөнки минем бер иманым бар: үз халкыңа нәрсәнедер, кулыңнан килсә, бушлай эшләргә тиешсең. Мин бит – халыкка хезмәт итәм дип ышанган кеше. Разил Вәлиевлар, Туфан Миңнуллиннар  –барысы да  бу эштә җәмәгатьчелек тәртибендә катнашалар. Әгәр дә без гражданнар җәмгыяте булсын дип телибез икән, халыкта менә шундый аң да булырга тиеш. Гражданнар җәмгыяте ул ихтыяри, фидакарьләрчә  эшләгәндә генә барлыкка килә...»
Биредә шулай ук Татарстан Фәннәр академиясенең элеккеге президенты, Миркасыйм ага белән иңгә-иң торып эшләгән кешеләрнең берсе академик Әхмәт Мәзһаров, Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллин чыгышлары урын алган.
Миркасыйм Госмановның тагын бер хезмәтен искә алмый мөмкин түгел, тарих фәнен милләткә хезмәт иттерүнең ачык бер мисалы – сүз Казаныбызның мең еллык тарихы булуын исбатлау турында. Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила Андреева аның шушы юнәлештәне эшчәнлеген ачып бирә. 
Тапшыруда сез шулай ук күренекле галим Искәндәр Гыйләҗевның остазына кагылышлы фикерләрен ишетерсез.
Миркасыйм Госманов турында сүз барганда «югалту» сүзе килешеп җитмәс кебек, аның хезмәтләренә мөрәҗәгать иткән саен без аны әле таба гына барабыз. Аның ХХ гасырның икенче яртысы һәм XXI  гасыр башында иң күренекле милләттәшләребезнең беренче бишлегенә кергән зат икәнлеге яшәгән саен аңлашыла бара. Ул бик күпләр өчен остаз булып кала, шәкертләр тәрбияләвен дәвам иттерә.

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев