Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ватан тойгысы

Мин фәлсәфә ташын эзләп киләм. Ул тирәндә ята, тирәндә.

Мин фәлсәфә ташын эзләп киләм.

Ул тирәндә ята, тирәндә.

Ак уйларым ташый күбекләнеп,

Очар кошлар сайрый тирәмдә.

Челтер-челтер ага чишмә суы,

Пышын-пышын үлән чайкала.

Сәлам биреп байый кызыл кояш,

Кичен күктә сердәш ай кала.

Җирдә булган барлык матурлыкка

Томырылып, сөеп күз атам.

Төннең кочагына чалкан ятып,

Йолдыз агышларын күзәтәм.

Татлы һава – тормыш нигезедер,

Туган телем – чиксез хәзинә.

Канатлансам, Тукай катламына

Җитми кала күңелем әз генә.

Тәнемдәге күзәнәкләр саен

Кайный җанда Ватан тойгысы.

Мин сүзләрдән асыл мәрҗән үрәм,

Бу шигырем – булмас соңгысы!

Мин фәлсәфә ташын эзләп киләм...

 

"КУ" 04, 2024

Фото:  unsplash

Теги: шигъри хәтер

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев