СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
Гашыйк булып йөргәндә, сөйгәнеңнең җитешсезлекләре, кимчелекләре күренми, яраткан кешеңнең кимчелеге дә хәтта сөйкемле булып тоелырга мөмкин. «Аңлаган нәрсәне генә яратып була» дигән сүз бар – кайдадыр укыдымы Равил, берәрсеннән ишеттеме... Әмма ике кеше арасындагы мөнәсәбәтләрдә алай түгелдер инде ул, кешене алдан ук аңласаң, мәхәббәт шундук сүнәр иде, йә бөтенләй кабынмас иде...
10
Равил әллә каян кызлар күзенә ташлана торган, мәһабәт гәүдәле, коңгырт-кара күзле, кара чәчле, киң маңгайлы, «грекларча» озынча, төз борынлы, матур тавышлы егет иде. Армиядән соң ул мыек «җибәрде», аннары, мыегын кырып ташлагач, аңа барысы да, бигрәк тә кызлар: «Сиңа мыек шундый килешә, нигә кырдың?!» – диделәр. Аның төс-битен рус актёры Леонид Филатовныкына охшаталар иде. Бергә укучы кызлар аңа беренче көннәрдән үк гашыйк булды, гомумән, күңеленә хуш килгән кызны үзенә каратмый калганы булмады. Аның үзенә тартып торган ниндидер сөйкемле сөяге бар иде. Кем әйтмешли, «кызларны пирчәткәдәй алмаштыру»дан ул һич кенә дә читенсенмәде, кызлар игътибары мул булган егетләргә хас: «Әле үземнең чын ярымны тапмаганмындыр...» дигән уй белән еш кына үзен хәтта эгоистларча тота иде.
Мәхәббәт, гыйшык-мыйшык мәсьәләләрендә үз-үзенә нык ышанса да, аның күңелендә гел сагыш уятып торган бер җәрәхәте бар иде – Лаура. Чегән кызының зиһен белән генә төшенеп булмаслык ниндидер сихри тәэсире калды һәм менә инде еллар үтә торды, ә Лаураны сагыну сүнмәде вә сүрелмәде. Теге яки бу кыз белән күпмедер вакытка онытылып торса да, ул һаман чегән кызын сагынды, аны кайчан да булса очрату хыялы белән яшәде.
1981 елда КХТИда укучы Сания исемле студент кыз белән танышкач, менә, үз кешемне таптым, бу кызга өйләнермен, ахрысы, дип уйлаган иде. Алар өч елга якын очрашып йөрделәр, эшләр инде шактый тирәнгә керде, әмма Сания институтны тәмамлап, юллама белән Новосибирскига киткәч, күпмедер вакыт хатлар язышып тордылар да, ара үзеннән-үзе өзелде. Моны да бик җиңел генә кичерде ул, һичнинди үкенү, уфтану, борчылу булмады.
Алда зур вакыйга булырга тора – укуны тәмамлап, диплом алып, театрга эшкә урнашасы бар иде, бу көннәрдә Равил, илһамланып, шул күтәренкелек белән яшәде. Саниядән хатлар килми башлагач, ул тагын Лаураны ешрак искә төшерде, төшләрендә аны күрде.
Инде өченче курста ук аңа театрның баш режиссёры игътибар итте, студент килеш инде өч спектакльдә катнашырга өлгерде ул. Өметле егет, бу актёрның киләчәге зур булачак, дигән сүзләрне ул даими ишетеп торды.
1984 елны Равилне театрга штаттагы актёр итеп эшкә алдылар. Театрда эшли башлагач, Равил сәнгать коллективының тормышында җанбиздергеч күренешләр бар икәнен беренче көннәрдән үк чамалады. Ул әле башта театрның «зәһәр еланнар оясы» икәнен белми иде. Анда бер генә затлы мәйданчык бар икән – сәхнә – ике сәгатькә чыгып, күңелеңне ачарга мөмкин урын, ләззәт ала торган, кешеләрнең рәхмәтен вә мәхәббәтен тоя торган биләмә. Әмма, ни кызганыч, театр сәхнәдән генә тормый шул.
Равил – ачык, ихлас күңелле егет, барлык хезмәттәшләренә дә җылы мөгамәләдә булырга тырышты, театрның һәр чагылышын яратып кабул итте, танылган, өлкән яшьтәге актёрларга сокланып, мәхәббәт белән карады, гәрчә араларында төрле холыклылары булса да. Әле ул үзара аралашканда, төрле кинаяләрне, төрттерү-чеметүләрне, кыек-мыек сүзләрне дә начар ният белән әйтелгәнен аңламый иде, үзе киң күңелле булгач, башкалардан да ихласлык көтте, сәнгать төркемнәрендә хөсетлек, сатлыкҗанлык көчле икәнне тора-бара гына аңлый башлады ул. «Талант гафу ителми», дигән сүзнең чын мәгънәсенә Равил әле еллар узгач кына төшенәчәк. Илдәге әшнәлек-кодалык, ялагайлык театрда аеруча анык, уч төбендәгедәй күренеп тора иде, инде беренче рольләреннән үк Равилгә кырын караучылар, аны пыш-пыш тәнкыйтьләүчеләр табылды. Тамашачы залыннан кызлар чәчәк бәйләмнәре белән сәхнәгә менеп, Равил янына йөгереп баруны күрүнең башка ир-егет артистларга ничек тәэсир итүе аңлашыла, әлбәттә.
Әмма тамашачыдан килгән җылылык сәхнә артындагы низаглардан, ямьсез күренешләрдән, ваклыклардан өстенрәк вә көчлерәк иде, халык мәхәббәте хакына ул күп нәрсәләрне кичерергә, аларга күз йомарга, игътибар итмәскә өйрәнде.
1985 елда Равил Гөлнара исемле төскә-биткә чибәр, ыспай киенгән, үзен ипле һәм горур тотучы кыз белән танышты. Тамашадан соң театр янында бер төркем кызлар Равилдән автограф алдылар, араларында бер үткен күзле, текәлеп карый торган кыз да бар иде, ул да ниндидер открыткага Равилдән кул куйдырды.
Җиде-сигез кыз арасыннан Равилгә иң нык ошаганы Гөлнара булды – пөхтә, күренеп тора, үзен карый белә торган, бөтен нәрсәсе үз урынында, тәртип яратучы кызга охшаган, җитди, күзләре акыллы... Равилгә ул төче сүзләр, купшы мактаулар әйтмәде, мин сезнең уйнавыгызны яратам, димәде, хәтта бүгенге спектакль турында да шундый ошады, дип сүз катмады.
Гөлнараның, медучилищены тәмамлап, шәһәр хастаханәләренең берсендә медсестра булып эшләгәнен белгәч, Равил:
– Минем апам да, медсестра, – диде. – Димәк, бу – язмыш, – дип, шаярып өстәп куйды.
Алар очраша башладылар, әмма Гөлнара Равилгә профессиясеннән аерым гына гашыйк, аңа егетнең чибәрлеге, абруе кыйммәтрәк иде. Равил соңрак кына аңлады – Гөлнара театрны яратмый, дус кызлары Равилдән мөкиббән киткәнгә күрә, үземә каратам бу егетне дигән принциптан гына аның белән танышканы ачыкланды. Гөлнараның ул уйнаган спектакльләр турында хәтта ишеткәне дә булмаган, актёрларны белми, гомумән, татар сәнгатенә битараф вә илтифатсыз булып чыкты ул.
Күп тә үтмәде, Гөлнараның карьера ясау хыялы сизелә башлады, блат белән медицина институтына керергә омтылганы беленде, Равилнең популярлыгыннан файдаланып, берәр җитәкче белән сөйләшеп булмасмы дигән сүзләр әйтте. Ничек булса да, институтка керергә омтылып, баш врачка, аның урынбасарларына каш сикертүләре хакында Равил әле соңрак, бергә яши башлагач кына ишетәчәк. Гашыйк чакта бик күп нәрсәне күрмисең, аңламыйсың шул, бигрәк тә бер күрүдә гашыйк булганда, кешенең асылын аңларлык эчке сиземләү югалып тора, аның эчке дөньясын түгел, тышта чагылган сыйфатларын гына күрәсең.
11
1986 елның көзендә алар өйләнештеләр. Гөлнараның әти-әнисе бу никахка каршы булдылар – җитди профессия кешесе кирәк, диделәр. «Егет чибәр, сүз дә юк, талантлы актёр, әмма бүгенге көндә андый кешенең яшәештә тоткан урыны нинди булыр?» – дип кыбырсыды алар. Имеш, актёр халкы гаиләгә үзгә мөнәсәбәттә бит ул... Дөнья әллә нишләргә тора, «перестройка», тегесе-монысы, илдә кискен үзгәрешләр башланды, мондый чынбарлыкта аякта нык тору зарур, дип тукып тордылар. Мединститутка керәсең бар, язмышыңны хәлле кеше белән бәйләргә кирәк, имеш.
Әмма яшьләр гаилә корырга карар кылдылар.
Шул айда ук, театр ярдәме белән, Чуйкова урамында урнашкан медучилище тулай торагында аларга бер бүлмә бирделәр.
Равил инде актёр буларак танылды, аңа яңадан-яңа рольләр бирә тордылар, аның турында: өметле, киләчәктә татар театрының иң зур актёрларының берсе булачак, дип фараз кылдылар. Коллегалар арасында төрлесе бар – талантлылары бармак белән генә санарлык, ә сәләте җитенкерәмәгәннәре күбрәк иде. Нәкъ менә халык мәхәббәтен яулый алмаганнары гайбәт сөйләп, хөсетлекләрен яшерә алмыйча, мәкерле эшләр белән шөгыльләнеп йөриләр дә инде. Әмма халык мәхәббәте, театрга кирәк булуы һәм үз профессиясен яратуы андый ваклыклардан Равилне югарырак күтәрде, ул тора-бара театрдагы пычрак күренешләргә ригая бирмәскә өйрәнде.
Гөлнара исә хәтта үз эшен дә яратмый иде. Күп тә үтмәде, аның тарафыннан: «Профессиямне ялгыш сайладым, минем эш түгел бу, ялгыштым...» – кебек сүзләр ишетелә башлады, ә үзе шул ук вакытта мединститутка керергә хыялланып йөрде. Равил аңа: медицинаны яратмаган табибә булырга маташасыңмы, дигәч, ачуы кабара торган булды. Медицина белеме белән дә төрле урыннарда эшләп булырга мөмкин, дип акланырга тотына иде. Ә Равилне:
– Үзең популяр артист булып саналасың, ә мине мединститутка кертерлек әшнәләрең юк, – дип битәрләде.
– Блат буенча табибка укырга ярыймы соң?! – диде аңа Равил, ачуын яшермичә.
– Бигрәк намуслы кеше инде үзең, – диде Гөлнара. – Хәзерге заманда болай яшәргә ярамый!
Равил актёр буларак популярлаша барган саен, Гөлнара иренең эшен ныграк өнәмәде, ә инде театрны бөтенләй күрәлмый башлады. Үзен ире алдында ким-хур тоюдан, үзен бәләкәй кеше итеп хис итүдәнме бу? Әти-әнисе карьера ясарга котыртуданмы? Аның ир хатыны, хатын-кыз буласы гына килми иде, ничек тә булса танылу, югары үргә менү теләге көчәйгәннән-көчәя барды. Театрга тамашалар карарга йөрмәде, иренең сәхнәдәге уңышларына куанмады, өстәвенә, ул йөгәнсез рәвештә көнләшә башлады. Монда аны аңлап була иде – иренә хатын-кыз тарафыннан игътибар күп булу кайсы хатынга ошар икән?
Акча кытлыгына зарланып, юньле кием алып булмый, безнең белән эшләүче кызлар шуны кия, ире фәлән нәрсә бүләк иткән дип, Равилне ул гел йөдәтеп торды. Имеш, эштә аңа төрттерәләр – ирең шулай аз акча аламыни, диләр. Равил исә, җаны-тәне белән театрны яратучы буларак, бөтенләй түләмәсәләр дә, сәхнәгә чыгар иде, мөгаен.
Илдә үзгәртеп кору чоры башланды, төрле кооперативлар төзелгән, эшмәкәрләр барлыкка килгән, шәхси фирмалар ачылган заман икәнне телевизордан, радиодан гел тукып бардылар, Равилгә моны Гөлнара да гел искәртеп торды. «Баш врачның улы фәлән кооператив ачкан, инде машина алган. Минем белән эшләүче хатынның ире шәхси фирмасын булдырган...» кебек мисалларны Равил көн саен ишетә башлады.
– Әтисе партия горкомында инструктор, әнисе яшелчә базасында бухгалтер булып эшләгән кешеләрнең кызы шулай фикер йөртер инде ул, – диде аңа Равил беркөнне.
Әйе, Гөлнараның туганнары Равилне яратмадылар, ат хәтле гәүдәсе белән артист булып кыланып йөри дип, ачыктан-ачык әйткәннәре дә булгалады. Акча эшләү турында уйларга кирәк, диделәр алар. Равил театрда, төп эше өстенә монтировщик булып та урнашты, оялмыйча эшләде, акча күбрәк булыр дип уйлады.
Балага узгач та, Гөлнара тынычлана алмады. Равил исә, бала тугач, тормыш юлы яктырак юнәлеш алыр дип өметләнә башлаган иде.
...Әмма язмыш аларга зур сынау әзерләгән икән – Гөлнараның йөге төште.
– Тормыш шартлары шундый безнең, тикмәгә булмады бу выкидыш, – дип, Гөлнара елады да елады.
– Гаепне читтән эзләүдә ни мәгънә?! – диде аңа Равил. – Нервыларыңны дәваларга кирәк. Гөлнараны ул хәленнән килгәнчә тынычландырырга тырышып карады, әмма хатынын игә китерерлек түгел иде инде.
– Әгәр тормышта популярлыгың гаиләгә ярдәм итми икән, пычагымамыни синең даның?! – диде аңа Гөлнара, янә элекке дәгъваларына кайтып. Аның бу сүзләрен Равил җавапсыз калдырды, ә инде Гөлнара:
– Ирем актёр, ә тормышыбыз төксе, – дип, кат-кат кабатлагач:
– Актёрга чыккач, тормышыңда гел уен-көлке, җыр-бию булыр дип көткән идеңмени? – диде.
Равил үзе дә нык кайгырды ул көннәрдә – дөньяга килә алмаган балада үзенең дә бер өлеше югалгандай булды, ә менә Гөлнара белән көннән-көн аралар бозылганга һич кенә дә борчылмады
. Туганнарының, Казанга килгәч, бер спектакльне караганнары булды, спектакль ошады аларга, әмма театр турында, Равилнең эше хакында сөйләшкәндә аларның тел төбендә: «Шундый алкышларга күмелгән актёрның һаман фатиры юк...» дигән фикер ятканы аңлашылды.
Тора-бара Равил үзе дә Гөлнараны тәмам санга сукмый башлады. Кая китте кайчандыр балкып кабынган мәхәббәт?.. Никахка кадәр алар бер-берсен яраталар иде бит... Үзләренең төрле дөнья кешеләре икәнне бергә яши башлагач кына аңладылар шул алар.
Гашыйк булып йөргәндә, сөйгәнеңнең җитешсезлекләре, кимчелекләре күренми, яраткан кешеңнең кимчелеге дә хәтта сөйкемле булып тоелырга мөмкин. «Аңлаган нәрсәне генә яратып була» дигән сүз бар – кайдадыр укыдымы Равил, берәрсеннән ишеттеме... Әмма ике кеше арасындагы мөнәсәбәтләрдә алай түгелдер инде ул, кешене алдан ук аңласаң, мәхәббәт шундук сүнәр иде, йә бөтенләй кабынмас иде...
(Дәвамы бар)
"КУ" 04, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев