Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

КЕШЕ БАКЧАСЫННАН ӨЗГӘН КУРА ҖИЛӘГЕ (хикәя)

– Мин инде сине очратудан өметемне өзгән идем. Гафу үтенеп кала алмам дип курыктым... Ул вакытта сиңа әйткән усал сүзләремне әле дә хәтерлим. Шайтан котырткандырмы, әллә инде исерек килеш кайтып кереп, кыйнарга килгән иремә ачуданмы... Ул вакытта качып, бакчага чыгып бара идем... Гөнаһ шомлыгына, анда син туры килдең... – Бераз гына дәшмичә утыргач, ул тагын өстәп куйды: – Сиңа әйткән ул сүзләр үземнең улыма төшкән, күрәсең.... Кыенлык килгән саен искә төшәләр иде... Кичерә алсаң, кичер син мине, юк икән...

Дмитрий Моисеев 1986 елның 7 октябрендә Чабаксарда туган. И.Н. Ульянов исемендәге Чуваш дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган. Башта «Çамрăксен хаçачĕ» («Яшьләр газетасы») корреспонденты булып эшли, аннан соң шул ук басманың мөхәррире була. 2016 елдан алып «Хыпар» Нәшрият йорты»ның баш мөхәррир урынбасары. Хәзерге вакытта шушы ук медиахолдингның директоры-баш мөхәррире вазифаларын башкара.

Дмитрий Моисеев Россия Журналистлар берлеге, Чувашия Язучылар берлеге, Төрки дөнья яшь язучылар берлеге (Баку, Азәрбайҗан) әгъзасы. Ике тапкыр Чувашия Президенты стипендиаты, Чувашстанның Дәүләт яшьләр премиясе лауреаты һәм башка бүләкләр иясе.

2022 елда аның «Ют пахчари хăмла çырли» («Кеше бакчасыннан өзгән кура җиләге») дигән китабы басылып чыга, ул шул ук елның иң яхшы балалар китабы булып таныла. Әдәби әсәрләр язу белән бергә ул популяр авторларның әдәби әсәрләрен чуваш теленә тәрҗемә итү белән дә шөгыльләнә.

 

– Син кем булдың соң әле минем белән болай сөйләшергә? Нәрсә, синең атаң инженермы, анаң врачмы, югары урыннарда утыралармы әллә? Үзең соң, үскәч, кем булырсың икән? Карак, угрымы? Күреп тор, әйткән иде диярсең менә, башың төрмәдә чериячәк синең!

Татьяна Сергеевна төкерек чәчә-чәчә ачуланганда, Артёмның йөрәге табан астына ук төшеп тибә башлады, маңгаена салкын тир бәреп чыкты. Кем-кем, сеңлесенең укытучысы эт итеп сүгә бит!

Бу сөйләшүне Артём белән бергә кеше бакчасына төшкән малайлар да ишетә ала иде, әмма алар күз ачып йомганчы койма ярыгыннан шуып кына үттеләр дә елгага таба чаптылар. Артём әллә куркуыннан, әллә укытучы апасыннан оялудан кысылып калды – ни алга, ни артка чыга алмый. Әллә койма ярыгы бәләкәйрәк, әллә малай тазарак булды шунда...

– Качарга өлгергән малайлар кемнәр иде? Әйт, тиз бул, – дип, аның саен кызды бакча хуҗабикәсе. Артём нишләргә дә белмәде: җәйге каникулга әби-бабайларына кунакка кайткан шәһәр малайларының исемнәрен әйтсәң, сатлык буласың; укытучы апаның соравына җавап бирмәсәң дә, яхшы түгел... Артёмның бите ут капкандай яна башлады, кычыткан белән өтәләгәннәр, диярсең. Ул башын аска иеп, бер сүз дә әйтмичә басып торуында булды.

Малайдан җавап ала алмагач, Татьяна Сергеевна сөйләнә-сөйләнә китеп барды: «Үзләренең бакчасындагы җиләкне шәһәргә алып барып саталар, ашарга кеше бакчасына төшәләр...»

«Оят, бигрәкләр дә оят! – дип, җанын талкыды Артём да. – Бер җиләк өзеп алган өчен карак исеме күтәреп йөр инде!..» Дөресен генә әйткәндә, аның шәһәрдән кайткан дуслары белән барасы да килмәгән иде, тегеләр әйдә дә әйдә дип ялынгач ризалашты. Ике-өч җиләк өзеп каба алдылармы икән, «җиләк карак»ларының эзенә төштеләр...

Татьяна Сергеевнаның туры юлга күндерүне күздә тоткан нәфрәте яуганда, Артём авыз эченнән генә үз-үзен акларга маташып торды әле:

– Мин бер генә җиләк ашадым... Берне генә...

Менә хәзер үзе генә калгач, ул Татьяна Сергеевна әйткән сүзләрне кат-кат исенә төшерде: «Карак! Башың төрмәдә чериячәк!» Бер җиләк өчен шундый куркыныч сүзләр әйтәләр, димени? Болай килеп чыгасын белсәме, ул иптәшләренә иярер идеме? Нәрсәгә кирәк иде инде аңа кура җиләге? Үзләренең бакчаларында тулып ята... Татьяна Сергеевнаны урамда яки мәктәптә очратканда, ничек итеп күзләренә карар? Үз-үзен ничек тотар... Артёмның җавапсыз сораулардан башы тубалдай булды.

Шушы көнгә кадәр Артёмның сыер савучы булып эшләгән әнисе белән тракторчы әтисеннән оялу турындагы уй башына да кереп чыкмаган иде. Хәзер исә ул әти-әнисенең югары вазифаларда эшләмәвенә, аларның хәзергечә әйтсәк, «кәттә» түгеллегенә чын мәгънәсендә эче пошып, үкенеп куйды. Шунда ул мәктәптә 8 Мартка язган иншасын исенә төшерде. Әнисенең иркәләп елмаюы, аның җиңел-җиңел генә атлап йөрүе турында ничек яратып язган иде ул!.. Әнисе барысына да өлгерә, иртән иртүк тора, сеңлесе белән аңа ботка пешерә, мәктәпкә барысы да әзерме дип, бер барлап ала да фермага йөгерә. Сыерларына ул яратып, кушаматлары белән генә дәшә, тегеләре дә аны шатланып мөгрәп каршы ала. Авырып китсәләр, сабырлык белән карый...

Әнисе савып алган сөтне шәһәргә алып китәләр, аннары ул сөтне камыр изгәндә кушып, тәмле ризыклар пешерәләр яки шәһәр кешеләренә сатуга куялар. Артёмга әнисе бик кирәкле, файдалы эш башкара кебек тоела иде. Ул иншасына да шулай дип язды.

Әтисе дә чәчү вакытында да, печән чорында да, урып-җыюда да намус белән хезмәт куя, кайчагында куна-төнә эшләргә дә туры килә иде. Бервакыт «Тантăш» (Яшьтәш) газетасы журналисты Артём янына мәктәпкә үк килгән иде. Аның әтисе турында очерк язарга. «Күз алдына китерәсезме, бите дә, куллары да кап-кара, киеме дә солярка белән тузанга баткан, ә аңа барыбер: эшен ярата ул! Ул тракторын сеңлем белән мине яраткан кебек яратадыр сыман тоела, кайчакта күбрәк тә әле. Әмма без аңа үпкәләмибез, ул бит безнең өчен тырыша, акча эшли! Ә акчасыз бүген яшәп булмый», дип, өлкәннәрчә фикер йөртә Артём газетада басылып чыккан «Улы да әтисенә охшап, тракторчы булырга хыяллана» дигән мәкаләдә...

Әйе, Артём, чыннан да, мәктәпне тәмамлагач, механизатор булырга җыена иде, ә хәзер менә аңлады: тракторчы һөнәре мактаулы түгел икән...

Күпләр, бала кеше җитди итеп уйлана белми, дип саный. Ничек кенә уйлыйлар әле! Менә Артём да башта – укытучы, аннан соң бәлки директор да булырмын әле дип хәл иткәнчегә кадәр йоклап китә алмады. Фермада әнисенә дә булышасы килми башлады, әтисенә дә печән-салам ташырга ярдәм итәсе килмәс инде...

Артёмның күңелен икенче бер борчу ныграк тырный әле: «карак» исеменнән ничек котылырга соң?.. Һәм ул, үзе уйлаганча, дөрес карарга килде. Әйе, ул 1 сентябрьдә мәктәпкә килү белән линейка вакытында ук үзенең гаепле икәнен таныячак, шунда аны барысы да ачулансыннар, оялтсыннар, ә ул барысыннан да, беренче чиратта, Татьяна Сергеевнадан гафу сорар. Гәрчә апасының сүзләрен гадел дип санамаса да. Шул ук вакытта Артёмның укытучы апаны аклыйсы да килә: бәлки, аның, шундый авыр сүзләр әйтеп, малайны кисәтүе булгандыр, алга таба караклык эзенә басмасын, авылның сукбае, мәңге айнымас Петяга охшамасын, аның кебек шешәдер, тимер-томыр җыеп сату көненә калмасын яки кибеттә урлашып тотылган өчен ел ярым утырып кайткан Михаил кебек булмасын, диюедер. Артём әбисе белән күрше әбиләренең аларны адәм актыклары итеп сөйләгәнен бер генә ишетмәде... Малайның бер генә дә аларга охшыйсы килми иде...

– Артём, тор, улым, кура җиләге җыярга кирәк. Җыеп, суыткычка тутырып куйыйк, кышка витамин булыр. Салкын тисә, кура җиләге белән чәй эчәсең дә, шундук тереләсең! Күбрәк җыйсаң, базарга илтеп сатарга да булыр, – дип иркәләп кенә уятты аны әнисе.

Әнисенең сүзләре Артёмның ярасына тоз сипкәндәй тәэсир итте. Ул хәтта яңа гына боздан арчылган салкын сулы Иделгә чумдырып алган кебек куырылып куйды. Тамара Витальевна да улының үз-үзен тотышында үзгәрешне сизми калмады: авырып китмәгәнме тагын? Маңгаен тотып карады. «Хәлең ничек?» – дип сорады. Артём: «Барысы да яхшы», – дип мыгырдады да киенеп кура җиләге җыярга чыгып китте...

Киртә буйлап үсеп утырган куакларда эре-эре булып кура җиләкләре асылынып тора. Иртәнге кояш нурларында алар тагын да эрерәк күренә, мине өз дә мине өз дип ымсындырып торалар иде, әмма Артёмның аларның берсенә дә кагыласы килмәде: күз алдында Татьяна Сергеевнаның образы калка да, колакта аның нәфрәт тулы сүзләре яңгырап ишетелә. Укытучы гүя митингта чыгыш ясый иде...

Атна буена авыр уйларына чумып йөргәч, ниһаять, Артём алга таба ничек яшәргә дигән бер план корды: аңа хәзер бик яхшы укырга да бик зур, кирәкле кеше булып үсәргә кирәк. Шул ук көнне ул авыл китапханәсенә барып, бер өем китаплар алып кайтты, буш вакытында йотлыгып-йотлыгып, шуларны укыды. Көндәлек яза башлады, анда көннәренең ничек узуын, нинди китаплар укуын, кайсы китапның герое ничек тәэсир иткәнен – теркәп барырга ияләште... Классиканы гына түгел, заманча авторларны да укыды. Китапханәче максатчан үсмерне тагын да дәртләндерер өчен үз хисабына яздырып алдырган журналларын да биреп җибәрә иде. Артём алар аша чит ил, аерым алганда, Америка язучыларының психологик романнары белән танышты, журналларның яңа саннарын түземсезлек белән көтеп ала иде.

Бер үк вакытта ул үзенең физик әзерлеген дә ныгытты. Әтисе үзенә турник ясап биргәнче, Артём иртән дә, кичен дә мәктәп стадионына барып, турникта тартыла иде. Үсмернең ихтыяри рәвештә үз-үзен җәфалавын күреп, мәктәпнең каравылчы бабае мыек астыннан гына көлеп тә йөрде әле: алтынчыда гына укыса да, кияү егете булырга әзерләнә. Хәзерге балалар иртә өлгерә, янәсе...

Шулай итеп, өч ел узып та китте. Шушы вакыт эчендә Артём районда ике олимпиадада җиңү яулады – математика белән әдәбияттан. Әдәбият белән аңлашыла инде: ул бик күп язучыларның иҗатын белә, ярата, чуваш язучылары Ильбәк Мигулайны да, Леонид Агаковны да, башкаларны да. Кайчак алар турында сөйли башлый, әле гадәттәгечә итеп түгел, үзенчә, хәтта туктатып булмый, сөйли дә сөйли. Артём әдәбияттан теләсә кайсы сорауга җавап бирә ала, ә менә математикадан олимпиадада җиңүенә ул үзе дә гаҗәпләнде: математиканы алай ук яратмаса да, тырышып укый иде. «Булмас! – диде ул, мәктәп линейкасында аның фамилиясен әйткәч. – Мөгаен, олимпиадада катнашучыларның эшләрен тикшерүчеләр ялгышкандыр...» Шулай да рәхәт иде аңа: сыйныфташлары, мәктәбе алдында йөзе ак!

Артём карашы белән генә Татьяна Сергеевнаны эзләде, әмма ул үзе җитәкләгән сыйныф укучылары арасында юк иде. Артёмның уңышы турында беренче булып, төпсез кесәләрендә яраткан оныкларына бетмәс-төкәнмәс конфетларын әзерләп торган әбисе дә, хәтта әтисе белән әнисе дә түгел, ә нәкъ менә аның ишетүен теләгән иде. Йә, ярар, Татьяна Сергеевна линейкада булса, барыбер бу яңалыкны ишетми калмагандыр. Кызганыч, бүген Артём аның күзләренә карый алмады...

Соңрак Артём тагын җиңүләр яулады, бик күп булды алар. Мәктәп укучылары аларны үзешчән мәктәп оешмасының җитәкчесе итеп сайладылар; ул «Сеспель учагы» фестивалендә катнашты, Чабаксарда сәнгатьле укучылар конкурсында җиңде... Һәм линейкада аның уңышлары турында сөйләгәндә, Татьяна Сергеевна беркайчан да янәшәсендә туры килми иде. Ә аның укытучы апасының күзләренә туры карыйсы килә иде...

Унбиш ел узгач, көннәрдән бер көнне Артём Михайловичның Мәскәүдәге фатирында телефон шалтырады. Артём белән ун ел дәвамында бер парта артында утырып үскән дусты Николай булып чыкты. Мәктәпне тәмамлап чыгуларының унбиш еллыгына чакырып шалтыратуы. Артём очрашуга кайтырга булды һәм җомга көнне кул астындагы хезмәткәрләренә хәбәр итте:

– Дүшәмбе генә киләм. Эш режимын шулай ук дәвам итәбез. Мин килгәнче, барысы да тәртиптә булыр дип өметләнәм.

Өйгә кайта торган юл шактый озын – алты йөз чакрымнан артыграк. Озын юл, кагыйдә буларак, уйларны да еракларга алып китә. Менә хәзер дә Артём Михайлович бизнесын алга таба ничек үстерү, төбәкләрдәге кулдашлары белән элемтәләрне ничек урнаштыру һәм башкалар турында уйлана... Шунда гына исенә төште: әтисе Түбән Новгородка кереп, комбайнына кирәкле запчасть алып кайтырга сораган иде бит! Әнисе дә, күрәсең, иреннән калышмаска теләптерме, бакча җиләгенең яңа сорты белән кызыксынып киткән. Итальяннар чыгарган сорт, ди. Ярый әле, шәһәрдән чыгып җиткәнче исенә төште монысы да. Шулай да кире борылырга туры килде, заказларны, кирәкле запчастьны эзләп тапканчы шактый вакыт узарга мөмкин. Ләкин берни эшләр хәл юк – әтисе белән әнисе фермерлык белән мавыгып киттеләр дә хуҗалыкларында нәрсә генә үстермиләр хәзер! Гектар-гектар иген чәчәләр, дистәләрчә сутый җирдә җиләк үстерәләр...

Җәй көне караңгы соң төшә, һәм Артём Михайлович Сура елгасы күперен чыкканда, якты иде әле. Туган җирләргә якынайган саен йөрәге катырак тибә, ә кайчагында, киресенчә, туктап калгандай итә. Сыйныфташлары белән булачак очрашу да күңелен җилкендерә.

…Ул инде туган авылына таба борылган иде, юл читендә таякка таянып, әкрен генә атлаган карчыкны күреп алды. «Безнең авылныкы булырга тиеш», дип уйлады ул һәм туктап, карчыкны утыртты.

Алгы утыргычка кереп утыргач, тегесе чал чәчләрен кызыл яулыгы астына пөхтәләп кертеп бетерде дә:

– Рәхмәт инде сиңа, улым, мине хөрмәтләп утырткан өчен, – диде арыган тавыш белән. – Бөтенләй хәлсезләндем, югыйсә болай иртә картаермын дип уйламаган идем...

– Сез әле алай карт түгел, – дип тынычландырырга тырышты аны Артём Михайлович. Һәм шунда ук ник әйткәненә үкенеп куйды: карчык тамырлары беленеп торган чандыр куллары белән битен каплап елап җибәрде... Ул машинасын туктатты, ә әби бераз тынычлангач, сөйләп китте:

– Белсәң иде, улым, мин бит гомерем буена балалар укыттым, ә үземнекеләргә җитәрлек итеп тәрбия биреп бетермәгәнмен. Берсе зиратта инде, икенчесе кирпеч саный... Шуның яныннан кайтышым, чәй, шикәр илттем. – Аның тавышы элеккечә калтырап чыга иде. Шунда ул машина йөртүчегә таба борылды. Һәм аларның карашлары очрашты...

Татьяна Сергеевнаның күзләре егерме ел элекке кебек үк якты иде. Ә менә башкасы... Йөзен тирән җыерчыклар каплаган, иягендә, маңгаенда картлык таплары чуарлана...

– Бигрәк иртә картайдым шул, иртәрәк, – дип ачыклык кертәсе итте ул, Артёмның игътибар белән үзенә карап торуын күреп. – Ирем эчте, ничек теләсә, шулай йөрде, балаларга әйләнеп тә карамады, кая анда тәрбияләү. Айлар буена югалып тора иде, кайткан арада әле берсен, әле икенчесен кыйнап китә... Берьялгызым үстердем мин аларны, инде икесен дә бер үк төрле итеп ашатырга-эчерергә тырыштым, киендердем, ә икесе ике төрле булып үстеләр, туганнар кебек тә түгел. Берсе икенчесен кешечә яшәгән өчен яратмады: өйләнде, йорт салып чыкты, тегесе-монысы... Ә кечесе әтисе кебек теләсә ничек йөрде... Берсендә табын артында утырганда эчтеләр дә сүзгә килделәр. Кечесе абыйсының эченә типте. Шундый итеп типкән, табиблар да коткарып кала алмады... Үзем судка кадәр барып җитмәс идем, килен тырышты – кече улымны утырттылар. Хәзер менә аның аркасында хөрмәтле укытучы түгел мин, үтерүче анасы исемен күтәреп йөрим...

Машина һаман да кузгалып китмәгән иде әле. Артём Михайлович Татьяна Сергеевнаның кулын учына салды да игътибар белән аның йөзенә карады. Кайчандыр карак дип кычкырган малайны танымады, ахры, ул. «Монда кемнедер гаепләп торуның мәгънәсе дә юк инде хәзер. Табибмы син, укытучымы, һәркемнең тормышында үз-үзен тыеп кала алмаган мизгелләр була. Барыбыз да кеше бит», дип уйлады Артём Михайлович. Татьяна Сергеевна да ул вакытта әйткәннәрен оныткандыр, кеше авызыннан чыккан һәрбер сүзне исендә тотып бетерә алмый. Һәм ул укытучының күңелен күтәрергә теләп:

– Сез бит, Татьяна Сергеевна, миннән кеше ясадыгыз, – диде, елмаеп. – Алтынчы сыйныфларда укыганда, мин сезнең бакчага кура җиләгенә төшкән идем. Шунда сез мине ачуланган идегез. Шул көннән соң беркайчан да чит кеше әйберенә кагылганым булмады, максатларыма үз көчем белән ирешергә тырыштым. Сез миңа бик яхшы сабак бирдегез ул вакытта, Татьяна Сергеевна! Бик зур рәхмәт сезгә!

Их, теленә тилчә чыккыры, нигә дип элеккеләрне искә төшерергә кирәк иде аңа?.. Болай да бәхетсез хатынга! Татьяна Сергеевна тагын да ныграк каушап төште.

– Артём, синме бу? – ул күзләрен кысып, юлдашына текәлде. – Танымадым, бай булырсың, – диде һәм машина йөртүченең яңагыннан сыйпап куйды. – Мин инде сине очратудан өметемне өзгән идем. Гафу үтенеп кала алмам дип курыктым... Ул вакытта сиңа әйткән усал сүзләремне әле дә хәтерлим. Шайтан котырткандырмы, әллә инде исерек килеш кайтып кереп, кыйнарга килгән иремә ачуданмы... Ул вакытта качып, бакчага чыгып бара идем... Гөнаһ шомлыгына, анда син туры килдең... – Бераз гына дәшмичә утыргач, ул тагын өстәп куйды: – Сиңа әйткән ул сүзләр үземнең улыма төшкән, күрәсең.... Кыенлык килгән саен искә төшәләр иде... Кичерә алсаң, кичер син мине, юк икән...

Юл кырыенда туктап торган машина кузгалып китте дә караңгы төшеп килгән авыл эченә кереп, күздән югалды.

ДМИТРИЙ МОИСЕЕВ

Ландыш ӘБҮДӘРОВА тәрҗемәсе

 

"КУ" 04, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза татарча хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев