Логотип Казан Утлары
Повесть

АК ТӨННӘРНЕҢ КАРА КӨННӘРЕ (повестьның дәвамы)

...Кызганыч, хәзер вагон эчендә дә музыка аһәңнәре тора-бара сирәгрәк ишетелеп, бөтенләй тынып калды. Галиулла-гармунчы, мәхәббәт сагышына тәмам йомылып, гармунына кул селтәп, ул шөгыленнән дә гарык булды, ахры. Гафур аны еш кына сәндерәдә дөньясына битараф карашын түшәмгә текәп яткан хәлдә күргәли иде.

(Башыннан укыгыз)

2.«Утырып вагон читенә»

Кешегә баш чүмечен, арт тагарагын кашырга да жай калдырмый торган мең төрле борчу-мәшәкать, ыбыр-чыбыр эшләр, туктаусыз ыгы-зыгы, баш әйләнмәле хәстәрлек-әзерлек күрү белән тулы бер атна сиздермичә дә узып китте. 1939-1940 елларда Финляндия белән кыска вакытлы кышкы сугыштан соң, трофей-ганимәт сыйфатында СССР биләмәсенә кертелгән Карел муентыгындагы буш җирләрне үзләштерү, халык белән тутыру өчен Кызыл Таң авылына да райком ирештергән ирекле күчеп китүчеләр заданиесе үтәлде. Дөрес, аны сигез гаиләгә тутыру максатыннан, һичкем агитламаса да, үзе теләп, яман эшерелеп йөргән хөрәсән ялкавы Халикъны да хатыны белән исемлеккә кертергә мәҗбүр булдылар. Боларның нәрсә, үзләре дә күзләре, дигәндәй, алып барасы мал-мөлкәт тә чуртмурт салынган фанер чумаданнан һәм иске толыптан гына гыйбарәт. Бүтәннәрнең исә әрҗә-әрҗә төрле әйбер-мазар, сандык тулы кием-салым, «Зингер» тегү машинасы, сепаратор кебек җиһаз, көрәк-сәнәк ише көндәлек хезмәт коралы. Вак-төяк кирәк-яракның сыңар таягы да кадерле, тансык шул. Бердәнбер гармун Гайфи абзыйның Галиулла исемле улыныкы иде. Кайсылары, ызбаларын сатып китсәләр дә, рөхсәт ителгәч, сыер-сарыгына кадәр үзләреннән калдырмадылар.

Сәфәргә ачы таңнан торып кузгалдылар. Биш чакрымдагы Карамалы разъездында тукталган «переселенецлар» эшелонына кадәр терлек-туарны куып, әйберләре белән арбаларга төялеп барганчы, малларны махсус вагоннарга кертеп япканчы, ялыгудан шыңшый-елый башлаган эреле-ваклы бала-чаганы юата-юата үгетләп, орышып, тиргәп, кайчакта арт якларына бәргәләп, вагоннарга кереп урнашканчы кояш күк йөзенең нәкъ түбәсенә менеп утырды. Эшелон тирәсендә ул халык, ул ыгы-зыгы, ул чыр-чу! Үзе бер тамаша инде! Тирә-юньдәге барча авыл купканмыни да, озата килгәннәрмени! Кызыл таңнардан тыш, юмратлылар, карачишмәләр, кәчеләр, каенлылар... Боларның шул рәвешле кабыл-кобыл мәшәләнүен моңа кадәр элегрәк зур стансада ук вагоннарда үз урыннарын алып өлгергән бүтән район переселенецлары кызыксынып тамаша кыла... Күпләрнең күңелен билгесез ерак сәфәргә кузгалучы һәм аларны озатучы кешеләрдә генә була торган сагыш, моңсулык, аерылышу газабы биләп алган иде.

Артык йөккә санап, рәте беткән кармагын Кыярбашка биреп калдырган Гафурның үз кайгысы кайгы. Иртән аяк астында чуалган күндәм эте Акмаңгай, үч иткән төсле, кирәгендә күз уңыннан суга чумгандай юкка чыкты. Малай әбисенең хөрмә төшләрен тезеп ясалган дисбесен хәтерләткән галәмәт озын эшелонны башыннан азагына чаклы тасыр-тосыр чабып әйләнде, агач-куак асларын караштыргалады. Сөббух-Кыярбаш вокзал эчен дә тикшереп чыкты. Юк кына бит, эзе дә шәйләнми шайтан токымының!

Менә, «Кузгалабыз! По местам!» дип, корт чаккандай каушап, өтәләнеп, вербовщик йөгереп узды, түрә-кара, нәчәлниклар ары-бире йөгереште, тыз-быз килде.

Менә җыелган халыкның гөжләвен бүлеп, хәйран каты сискәндереп, сузып-сузып, паровоз кычкыртты, ә Акмаңгай күренми дә күренми. Гафур, үзен-үзе белештермичә, калын, куе посадкалар артында калган туган авылы ягына карап, «Акмаңгай! Маһ-маһ-маһ» дип, этне төрлечә чакыру авазларын әйтеп, елый-елый сөрән салды.

Менә берзаман поезд дисбесе буйлап гөлдерәгән тавыш дулкыны йөгереп узды; паровоз, тәгәрмәчләрен бер урында кызу-кызу әйләндереп алды да пошкыра-пошкыра кузгалып китте! Мал-товар ташый торган вагонның авыр, киң ишегеннән малайның чандыр, коштай җиңел гәүдәсен тартып алырлык кискен җил бәреп керде. Әтисе малайны җәтрәк үзенең артына алды. Паровоз гудок бирә-бирә, торбасыннан ургылган дегет төсле куе кара төтенен ат ялыдай уңлы-суллы җилпи-җилпи хут алып, тизлеген ишәйткәннән-ишәйтә бара. Тәгәрмәчләр, рельслар ялганган урыннарда сикергәләп, такы-тыкы итеп чакрымнарны санарга кереште. Шулчак әтисенең артыннан башын сузып, күзен каплаган яшь пәрдәсе аша шәйләп алды малай: куаклар арасыннан кара йомгактай нидер тәгәрәп чыкты да җан-фәрман эшелон артыннан калмаска тырышып, чәңгелдәп-чинап өрә-өрә чаба башлады. Бу бит Акмаңгай! Гафур бер талпыну белән ишек катына килде, үзе дә сизмәстән, үрсәләнеп, сикергәләп «Акмаңга-а-й!» – дип акырды. Поезд тизлеген арттыра, бичара маэмай исә аның саен арып-алҗып калыша барды. Бераздан эшелон текә борылышка кисәк кереп киткәч, ул да, озатып калучылар да тәмам күздән югалдылар...

Кеше-кара алдында бәрәңге кәлҗемәседәй мәлҗерәп төшүдән ничек кенә тыелмасын, булдыра алмады малай, вагон буйлап ике якта сугылган сәндерәләрнең берсенә үрмәләде дә, мендәргә капланып, тавышсыз гына елады. Унөч яшьлек малай имчәк баласыдай балавыз сыгып ятсын инде, җә! «И, бала, бала», дип көрсенеп, аның тын гына үксүдән тартышкан гәүдәсен сыйпап юатты әнисе. Әллә маэмайны кызганып, әллә туган авылны ташлап китүдән йөрәкләре әрнеп, янәшәдәге хатын-кызлар да күзләрен сөрткәләп, лыш-лыш борын тарткалап утырдылар... Пошмас ир-ат халкы исә ачык ишек янында махра пыскытырга тотынды. Алар тиздән барып җитәсе җирләрне күзаллап, төрле гамьгә, уй-нияткә бирешкән иде.

Ә менә Гафур өчен бер дә хәерле-юньле башланмады әле бу сәфәр-сәяхәт. Алда ниләр көтәдер бит? Акмаңгай кебек тугры, карусыз җан дусты табылырмы анда? Ә малайлар ниндирәк булыр икән? Тагын әллә ниткән уйлар, бер-берсе өстенә өелеп буталды, бөтерелде дә, башы тубал кебек булды малайның. Күңелен авыр юшкындай юксыну-сагыш басты... Әмма яңа җирләрдә керкә төсле гаҗәеп серле балыклар каптырасы зәңгәр күлләрне, киң елгаларны күз алдына китерде дә ул поезд барган көйгә, ишек уемы аша бер-бер артлы йөгерешеп калган манзараларны тамаша кылып, тынычлана төште... Соңгы тапкыр тирән сулыш алып сулкылдап куйды: хи, нигә юк-барга кайгырып торырга соң әле! Акмаңгайны Сөббух дусты да карап, асрап торала бит. Тиздән, бик тиздән Гафур кунакка кайтканчы гына! Шушындый уйлар дулкынында Гафур тәмам йокымсырады. Могҗизалы, серле керкә балыклары керде аның төшенә...

Уянып киткәч, Гафур вагон эченә дә җентекләп, тәфсилле күз төшерде. Як-якта өч катлы агач сәндерәләр. Ишек катындарак аш-су пешерү, чәй кайнату өчен тимердән эшләнгән, бик белдеклеләр ни өчендер «буржуйка» дип атый торган мич кәмәше. Әнә, тынгысыз хатыннар күпсанлы азык-төлек төенчекләрен чишеп, чәй кую, ризык хәстәрләү чарасына керештеләр дә инде. Мич өстендә эреле-ваклы чәйнекләр тезелде. Әби-апаларның кайсылары самавырын алырга да онытмаган. Үзләре белән эләктергән кара күмерен салгач, күңелле генә көйли-җырлый да башлады бәләкәй паровозлар. Иртә таңнан авызга локма да капмаган килеш әрле-бирле чаба торгач, кинәттән һәммәсенең ачыкканнары исләренә төште.

Вагондагылар карыннарын туйдыргач, кайсы кая таралышып, черем иткән, үз мәшәкате белән әвәрә килгән бер вакытта җаен туры китереп, әтисенә әле генә күңелендә калкып чыккан соравын җиткерде Гафур:

– Әти, әти, безнең Ислам абый очрамас микән анда? – диде.

1917 елдагы революциягә кадәр үк Финляндиягә күченеп киткән туган абыйсы турында әти-әнисенең пышылдап кына сөйләшкәннәре бер колагына кереп калган иде аның...

Полевой сумкасындагы кәгазьләрен актарып, караштырып утырган Рамазан абзый башта аның сүзләренә әллә ни игътибар бирмәстән:

– Белмим шул, улым. Ул бит... ни... – диде. Аннары гына, бөтенләй айнып киткәндәй, уңлы-суллы каранып: – Каян исеңә төште соң әле ул? Кара аны, бүтән лыгырдап йөрмә, исеме белән авыз чайкап, – диде дә, шул кагыйдәне малайның башына ныграк кертергә теләгәндәй, тегенең маңгаена шәп кенә чиртеп алды. Малай шуннан шым булды. И-и, ничек хәтереннән чыккан, әтисенең ул абыйсы хәзерендә капиталистлар илендә яши ләса. Моны озата баручы түрә-кара белеп алса, әллә кая өтермәнгә олактырырлар үзеңне!

...Тәгәрмәчле ызбаларга охшаган вагоннарда эчпошыргыч тормыш дәвам итә барды. Июнь кояшы кыздырган көннәрдә ифрат бөркү, тынчу; һава тын кысылырлык авыр. Вагон ишеген бар киңлегенә ачып куйганда, аның янында бераз җиләс тә бит, әмма өлкәннәр, агач йомычкасыдай очып кына калырсыз дип, бала-чаганы ул тирәгә якын да китермиләр. Ишек уемына аркылы беркетелгән борыска таянып, тәмәке төтәтеп, кәеф-сафа чигә үзләре! Ул төшкә кәефе килгәндә, тальян гармунын тотып, Галиулла да килеп утыргалый. Каратут йөзле, туры борынлы, коңгырт күзле боек егетнең сөйгәне авылда калган, әле дә һаман шул аерылышу хәсрәтен кичерә алмый җәфалана иде. Аның «Утырдым вагон читенә» җырының сүзләрен, хәзерге кызганыч, төшенке халәтенә туры китереп, үз җаена авыштырып, «Утырдым вагон читенә, киттем туган илемнән...» дип, берникадәр үзгәртеп җырлавы беркемнең дә күңелен юатмый, ә бәлки йөрәкне ачы сагышка батырып, каты пошаманга сала гына башлады... Җан әрнеткеч шул авыр көй, йөрәккә төшә торган бала елавы сыман, олыкараның тәмам теңкәсенә тиеп бетте бугай. Гафур, киресенчә, ирексездән ул ялгыз гармун тавышына тартыла, моңнары күңел түренә үтеп керә дә рәхәт дулкыннарда тибрәтә кебек иде. Гармунда уйнаучыларга да үзен белә башлаганнан бирле мөкиббән шул малай.

Әле дә хәтерендә, дүрт-биш яшьлек сабый чагында, әнисенең итәгенә ябышып, Хәйбул абзыйларның чишмә тибеп яткан коесына суга баргач, үзеннән өлкәнрәк Һадиның ишегалдында гармун тартып утыруына ничекләр тетрәнгән, кызыккан иде ул. Их, чәчәкле күрегеннән күн исе бөркелеп торган, матур итеп бизәлгән, укалы-чукалы шул тартманың ялтыравык шома телләренә, ичмасам, чәнти бармак белән генә булса да баскалап карарга!

«Әнием, сорап тор әле шул гармунны үзебезгә!» – дип, күпме ялынган-ялварган иде ул шунда. Карун Хәйбулларны ризалата алмагандыр инде... Алай да булмагач, «Миңа да Һадиныкы төслене сатып алыгыз!» – дип, елап куркытып та карады. Бу хәйлә дә үтмәде... Фәкыйрьлектән андый асыл малга акча арттыра алмады әти-әнисе. Кайдан килеп мал җыелсын, ди?! Рамазан абзый гомер буе Сафа байда батраклыкта гомер кичергән. Йөзе белән җир сөрсә дә, һич кенә дә бөтәя, мантый алмаган. Яңа тормыш башлангач кына, бераз хәл кергән үзләренә. Аяклары буразнадан чыкмаган ярлы кристиән дип, ярым-йорты белеме белән авыл советына куйганнар үзен, әле ярый. Авызлары кара икмәккә тиенгәч кенә, инде менә җәһәннәм сәфәре... Ә гармун, көмеш телле тальян гармун буй җитмәс балачак хыялы булып кына калды Гафурның...

Баксаң, Хәйбул абзый һич кенә дә авыз-борынын җыештыра белмәгән маңка Һади өчен сатып алмаган икән ул кыйбатлы гармунны. Моны авылда мәзәк итеп сөйләп тә йөрделәр...

Кичкырын, көтүдән кайткан мал-туарны җылы күз карашы белән барлап үткәргәндә, Челемче Гайсә, ата казың күкәй саламы, кодагый, дигәндәй, сорап куйган Хәйбулдан:

– Карале, күрше, теге, бер күзенә ак төшкән бә-ә-к симез сарыгың күренми... Саттыгыз мәллә, диюем...

Тегесе ачы көлемсерәп, киная белән:

– Кая китсен, ди ул?! Ишетмисеңмени, әнә ич акырып та бакырып утыра, – дип, башы белән генә өй ягына ишарәли. Әңгәмәдәше сагаеп колак салса, дөрестән дә, ул яктан әллә ниткән бәэлдәгән, мекердәгән, бакылдаган, такылдаган авазлар «тотып» алгандай була. Хәйбул ага, күршесенең әле һаман аңышып бетермәвенә эче пошып, кул селтәп, тагы да кәефсезләнеп әйтеп ташлый:

– Соң, безнең быел армиягә китәсе малайга, Һавилга соң... шул һәйбәт сарыгымны суеп, гармун сатып алган булган идем лә... Ай була инде, тәки уйнарга өйрәнә алмыйча, шуны тартып, акыртып утырудан башы чыкмый, пешмәгәннең!.. Күпме акча тыктым... Бер сарык бәясенә төшереп бит.

Дөрестән дә, өлкән улы Һавилдан да, Һадидан да, кыскасы, гаиләдәге һичкемнән дә гармунчы чыкмады. Сәләт булмаса, теләк кенә җитми, күрәсең.

...Кызганыч, хәзер вагон эчендә дә музыка аһәңнәре тора-бара сирәгрәк ишетелеп, бөтенләй тынып калды. Галиулла-гармунчы, мәхәббәт сагышына тәмам йомылып, гармунына кул селтәп, ул шөгыленнән дә гарык булды, ахры. Гафур аны еш кына сәндерәдә дөньясына битараф карашын түшәмгә текәп яткан хәлдә күргәли иде. Үз эченә бикләнгән кеше янына күңел һич кенә дә тартмый иде. Үзенең бик тә мөһим гозерен аңа җиткерә алмый калды шул Гафур.

Галиулла абыйсыннан йоктымы, соңгы арада Гафурны да шулайрак күңел тынычсызлыгы биләп алды бит әле. Юктан гына пошына, көяләнә. Күптән түгел генә монда танышкан, күрше Кәче авылы малае, искиткеч җете күзле, үткер, елдам холыклы яшьти Шәриф белән әллә кайчангы дуслар кебек пыр тузып качышлы уйнау да, шашка белән домино сугу да туйдырды аны. Азакта зерә дә җайлы урынны иң югарыдагы сәндерәдә тапты ике дус. Монда аулак. Бу биеклеккә олы-кара менәргә атлыгып тормый. Артык очынып, тузан куптарып сугыша, көрәшә башлагач кына, муеннарын югарыга сузып, кисәтү-янау белән чикләнәләр. Куллары кыска чөнки. Авыл баласы барыбер тотнаклы, тәүфыйклы, тәртип бозып, азынып, ата-анасын бик тинтерәтми. Шулай да үз почмакларын чаршау белән бүлеп өлгергән хуҗабикәләрнең әле монда, әле тегендә тыңлаусыз «тәмуг кисәүләрен», биеклектән төшкәч, чышын-пышын үгетләүләре, әрләүләре ишетелгәли иде. Артыгын һич узындырмыйлар. Гафур ак канатлы фәрештә түгел, ул да кимен куймый, аңа да шул ук чара, шишара эләгә.

Кичкә таба вагон ишеге тарсылдап ябылгач, ярым караңгыда аеруча ямансу. Көн узып, йокларга вакыт җитүен искәртә иде шул ишекнең шыксыз шырылдавы. Көндезләрен ничек күңелсез, моңсу булса, караңгыда, ялгыз лампаның зәгыйфь яктысында бөтенләй ямь калмый. Ул ут шәүләсе шом булып, пәри күзе булып күренә иде... Сөйләшәсе сүзләр сөйләшенеп беткән, әйтәсе сүзләр төкәнгән... Юлчы сәфәрнең беренче яртысында туган ягында бәхилләшеп калган кардәшләре, дус-ишләре турында моңаеп, уйланып барса, икенчесендә исә тәкъдиренә язган барасы җирләр хакындагы гамьлеваемлы уйларга дучар... Алар исә гел күңелне җилкетеп, дәрт кенә өстәп тормый... Билгесезлек халәте һәрчакта да шик-шөбһә уята, куркыта, эчтән кимереп, бөтен җаныңны суырып тора. Әмма мондый рухи басынкылык, күңел төшенкелеге, җан сүлпәнлеге һич кемгә зыян-зәвер салмады. Эшелонда бер генә авыру да, чирле дә табылмады, шөкер. Тәм-томны чама белми суырганга, эч китүдән зарланган берничә баланы санамаганда, билгеле. Андыйларны карау яхшы, күзәтү уяу. Санитар хезмәткәрләр, табиблар вагоннар буйлап хәл-әхвәл белешеп йөреп кенә тора. Ә менә күңел бушлыгыннан, рухи төшенкелектән җанны дәвалый белми шул алар...

Олы-кара бер хәл. Алар үз шөгылен барыбер таба. Малайларның, кызчыкларның, эшсезлектән ирегеп, нишләргә белмичә, арлы-бирле бәрелеп, сугылып йөрүләре Хәким абыйларының күптән эчен пошырып, тынгысызлап торган икән. Укытучы кеше, тәҗрибәле педагог шул, өлкәннәр белән киңәш-табыш итеп, балаларның барысын да бер почмакка җыйнады да:

– Ягез әле, вакытны әрәмгә үткәргәнче, кайбер дәрес темаларын искә төшереп алыйк. Башта танышабыз! – дип, исемнәрен сорашып, куен дәфтәренә теркәде. Чын мәгънәсендә дәрес түгел иде әле бу, төрле фәннәр буенча кызыклы әңгәмә генә иде. Укытучы барасы җирләр, Карел муентыгы турында сөйләде. Географиягә кагылгач, андагы шәһәр-калаларны да искә төшереп, укучыларның белем ягын тарткалап карады. Кайсыдыр шул төбәктә быел булып узган «кышкы» сугышны телгә алган иде дә, «Ул хакта башка вакытта сөйләшербез», – дип, җәһәт кенә дикъкатьне бүтәнгә юнәлтте. Аннары математикадан җиңелчә генә бер мисал эшләтте. Мәктәптә үткән программаны хәтерләү дәресләре шул рәвешле барды.

Әлбәттә, кояшлы, эссе көннәрдә тыгыз, бөркү вагонда китап-дәфтәргә чекерәеп утыру да балалар өчен бик читенгә туры килә иде. Гәрчә эшелон каядыр сәгатьләр буе туктап торган арада да ачык ишектән борчак булып шабыр-шобыр коелырга юл бирми өлкәннәр. Берәр кайда тупыйктагы тәүлеклек тукталышларда гына вагон шыр бушап кала. Гаиләләр, тимер юл читендә аерым-аерым учак тергезеп, аш пешереп кинәнә. Җиңел кулдан гына каткан, керләнгән кием-салымны, имчәк баласы искеләрен юыпсыгып алалар. Чирәмлектә табын корган арада сатарга ашамлык-мазар, тозлы кыяр-помидор, бәйләгән оекбаш, свитер-фәлән күтәреп, җирле халык килеп җитә. Эшелон тирәсе чегән таборына әверелә бер мәлне. Станса кешеләренең, алыш-биреш белән мәшәләнгәндә, нык гаҗәпләнеп: «Сез ничек туган җирегезне ташлап китә аласыз?» – дип, җанны кыйнавын гына ошатмый иде Гафур. Ул чакларда әниләренең ничек итеп төсе-кыяфәте үзгәреп, йөзләре караңгылануын, боегып калуларын күрмәскә маңгаенда ботак тишегемени аның?!

Ул шуңа Шәриф белән вокзал тирәсендә әйләнеп-тулганып йөрүне кулайрак саный. Анда станса малайлары белән пәке, рогатка, сыбызгы, ватык будильник ише вак-төяк әйбер алмашырга да мөмкин. Әмма ләкин уен белән мавыгып, эшелонны күз уңыннан ычкындырмыйлар. Юкса, паровозның теләсә кайсы мизгелдә кисәтми-нитми кузгалып китүе бар.

Рәт-рәт булып, корыч рельслар өстендә тынып калган, аркандай сузылган эшелоннар арасына балаларны төшереп йөртү дә куркыныч иде. Поезд койрыгындагы махсус вагоннарга урнаштырылган мал-туарны ашаткан-сугарган сурәттә дә аларга йомыш кушылмый. Поезд тупыйкта озакка сеңеп, терлек-туар вагоннары ишеген шудырып ачуга, аннан сыер мөгрәгән, сарык мәэлдәгән, каз-тавык каңгылдаган-кыткылдаган яңгыравык тавышлар тирә-юньгә тарала. Гафур Миләш атлы (чөнки бакча артындагы миләш агачы төбенә чыгып бозаулаган иде) аклы-каралы сыерларына азык салып төшәргә талпына талпынуын. Әтисе: «Анда олы-кара гына йөрергә тиеш», – дип, шундук каш җыерып, арты белән борыла. Ата-аналар үзләре дә мал-туарны күрергә тансыклаган. Иренмичә, мәш килеп, кәефләнеп, сыерларын савып-нитеп, сарыгын-мазарын, кош-кортын ашатып, асларын тазартып өлгерәләр иде.

Ә көч-дәрт ташып торган кыбырсык, чая малай-шалайга, алар яшендәге кыз-кыркынга ни кала? Ишек аркылы анда-санда күренгәләгән табигать күренешләрен тамаша итү белән канәгатьләнергә дә, ул да булмаса, кызыгын-мызыгын стена ярыклары аша гына күзләп бару белән чикләнергә! Монысы паровозның кайбер җирләрдә хәле беткәндәй, туктар-туктамас килеш, ташбака адымы белән үрмәләгәндә генә мөмкин эш. Шул вакытларда үзенең авыр, озын койрыгын ничек уфылдап-көчәнеп тартып бара ул! Борылышларда боргалана-сыргалана шуышканда, еланга да охшап куя үзе. Калкулык-тау буйлатып аска таба тәгәрәгәндә генә поезд, ниһаять, дәртләнеп, дәрман алып, гүелди-гүелди, бар көченә элдертә икән. Ул чакларда пар-төтенне шул кадәр мул, куе итеп бөрки дә инде үзе! Паровоздан таралган ул кара-кучкыл төтен исе үзенә бертөрле әчкелтем-төчкелтем. Гафур аннан аңкыган үзенчәлекле исне әле карел-фин җирләренә барып җиткәннән соң да озак вакытлар борын төбендә тоеп йөрде. Ул төтеннең кара корымы каршыдан искән көчле җил белән битләргә ягылып, морҗа чистартучы кыяфәтенә кертүе дә онытырлык түгел. Хәер, бу искә дә тиз ияләнәсең икән! Туган яклар тарафына искән ягымлы җиләс җил китергән, күңелгә якын ис бит ул!

Инде матур-төзек шәһәрләр, зур-зур авыллар, стансалар барчасы артта калды булса кирәк. Вакыт кимәлен бөтенләй чуттан чыгарып, атна-ун көн дәвамында барган хәлдә, ачык ишектән ниндидер иләмсез хәрабәләр, түбәсе каерып ташланган, җимерек, тәрәзәләре ватык-чытык килбәтсез йортлар күзгә чалынгалый башлады. Анысына шаклар катып, күзләрен шарландырып, авызларын ябарга өлгермәделәр, тора-бара бик тә сәер нәрсәгә игътибар иттеләр.

Юк икән, дөресрәге, аны барсыннан да элегрәк Кәпик Садыйк абзыйның хатыны Фатыйма түти сизенеп алган. Кеше-карадан яшереп булса да, биш тапкыр намаз-ниязын калдырмаган динле карчык, будильник сәгате буенча ястү вакыты җитә дип, камзул кесәсендәге дисбесен капшап, барлап куйганнан соң да шактый вакыт үтте бер кичне. Вагонда исә һаман да көндезге кебек яп-якты, әкәмәт! Ишектән ялт-йолт күренеп-күренеп киткән тышта да шулай, эңгер-меңгер дә төшмәгән хәтта, гөнаһ шомлыгы! Бу хәлгә аптыраудан башкайлары түнгән Фатыйма түти гомерлек күршесе Өммегөлсем апаның сак кына колагына үрелде:

– Өммегөлсем, карале, күрше, ястү вакыты үтеп бара бит инде... Кояш баемый да баемый димен... Ахырзаман җиткән кебек, Ходаем кәрим, тәүбә, тәүбә, мең тәүбә, нишләп бу алай, ә?

Гафурның әнисе үзе дә аптырашта иде. Бүтәннәр дә, ниһаять, бу табышмакка таң калып, дәшми-нитми генә бер-берсенә карашалар, шиккә бирелеп, эчтән генә нидер укыштыралар. Якташларына табигатьнең бу шаукымын берничә сүз белән генә аңлатты да бирде Хәким абыйлары:

– Ак төннәр дигәне шушы була инде... Карел җирләренә кереп киләбез бит!

Чыннан да, әлеге шөкатьсез, шыксыз йорт-сарайларның, янгыннан соң сураеп-калгаеп торган өй-ызба калдыкларының, морҗаларның бу җирләрдән өермәдәй давыллап үткән кышкы сугыш кәсафәте икәнен чамаларга мөмкин иде. Ул да түгел, күңелгә ятышсыз, иләмсез күренешләрне тайга урманнары сыман, дивардай тоташ биек агачлар, уйчан, тымызык күлләр, исәпсез-сансыз бүрәнә әрдәнәләре, тәбәнәк куак-суак кына тырпаеп торган сазлыклар манзарасы алыштырды. Мәгърур имәннәр, төз, калын наратлар, зифа каеннар әледән-әле гудок биреп барган паровоз тавышына йокымсырап утырган җирдән капылт кына сискәнеп, калкынып куйгандай булалар. Юл биргән төсле артка чигенеп калган ул агачлардан соң, биек, текә комлы калкулыклар, кыя-ташлар, берәм-сәрәм терлек утлап йөргән көтүлекләр, яшел болыннар чагылып-чагылып үтте. Җәйге кояшның иркә нурларында анда-санда оеп утырган сирәк-мирәк авыл ызбалары туган якларны, дус-ишне, кан-кардәшләрне сагындырып, юксындырып искә төшерә, күңелләрне йомшарта иде...

Бу төбәкнең матур, җете, бай табигатенә сокланудан тел шарлатып барган халык, үзләрен бөтенләй үзгә, һичнинди җиргә охшамаган чит-ят ил мохитенә эләгүләрен хәзер генә бөтен барлыгы белән аңлагандай тынып калды. Таныш булмаган Карел җирләре беренче карашка, күңелләрне тылсым белән урагандай хушландырып кызыктырса да, үзенең әби-чәбиләр әкиятендәге кебек хәтәр серлелеге, могҗизалы сихере белән әллә ничек кенә шикләндерә, шомландыра, хәвефләндерә иде.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 04, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев