Логотип Казан Утлары
Роман

СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)

– Аны күрәзәче диделәр, ул хатынны зинданга ташларга кирәк, ә син аны коткаргансың. Моны хан ишетсә, беләсеңме, нәрсә була... Гәүһәршад, әнкәсенә кырыс караш ташлап: – Тиздән Кырымдагы зинданнарда тоткыннар өчен урын калмаячак инде, – диде. – Ул күрәзәче түгел, аны башка кеше белән бутаганнар.

(Башыннан укыгыз)

7

Казан ханы Габдел-Латыйф сеңлесе Гәүһәршадны бик сагынган иде. Аларның бала чагы Кырымда бергә узды. Аны күбрәк калга-солтан Мөхәммәт карамагында тоттылар, ә калга-солтанның холкы бик үзенчәлекле иде. Габдел-Латыйф бик күп гадәтләрен Мөхәммәттән алган, тиз кызып китүчәнлеге дә, үзен тотышы да аныкына тартым иде.Гәүһәршад Казанга килгәндә, Габдел-Латыйф ярты ел хан булып торган иде инде. Сеңлесен зарыгып көтте ул, ә инде күрешкәч, өч көн буена күптән көтелгән очрашу вакыйгасын аш-сулы мәҗлесләр белән, күңел ачып, тантана итте, кыскасы, сеңлесе янәшә булуга ул чиксез бәхетле иде.

Гәүһәршадка Казандагы һава торышы Кырымныкына караганда кырысрак тоелды, әмма, ни гаҗәп, монда сулавы җиңелрәк шикелле иде. Аңа казанлылар Кырым халкына караганда матуррак күренде. Аның күңеле иркенлек тойды – монда тегеләй эшләмә, болай ит дип тукып торучы әнкәсе Нурсолтан юк, гел төрттереп, чәнчүле сүзләр белән сөйләшүче калга-солтан Мөхәммәт юк, очрашканда, миңа ничек карар икән дип, куркырлык Кырым ханы – үги әтисе Мәнгли-Гәрәй юк. Монда аны ихластан яратучы абыйсы бар, ихтирам белән, ихластан сокланып караучы морзалар, бикәләр бар, ниһаять, аның үзе белән Кырымнан килгән – башкалар күрми торган нәрсәләрне абайлый торган – тирән акыллы Миреласы янәшә. Монда Гәүһәршадны үзе өчен ясыйсы бик күп ачышлар көтә, Казан ханлыгында тормыш башкача, яшәү рәвеше икенче, бу – башка дөнья иде.

Казанда соңгы вакытта гел ниндидер көтелмәгән хәлләр килеп чыга, бер-бер артлы кискен вакыйгалар гөрләп тора, даны әллә кайларга таралган Казан-кала чын мәгънәсендә кайный. Мәскәүлеләргә яки ногайларга бәйле багланышлар тудырган астыртын вә мәкерле эшләр, төрле нәселләрнең үзара низаглары, әле моннан, әле тегеннән янаган дошманнарның кинәт килеп чыгуы – болар барысы да илне гел киеренкелектә тота, монда беркем дә эленке-салынкы яшәми, һәрчак киләсе көн сынауларына әзер тора иде. Бу болгавыр заманда кичәге дус кинәт дошманга әйләнә, бүгенге дошман, көтмәгәндә, иртәгә дустың булып куя. Дөрес, дөньяда һәркем үзенә файда китергәнне генә эшли, алдан күбрәк үзен кайгырта – бу исә Кырымда да, башка илләрдә дә шулай. Гәүһәршадның шушы кискен, тетрәндергеч вакыйгаларның эчендә кайныйсы килә. Аның абыйсы – хан, ул үзе дә Ибраһим хан кызы, үги әтисе дә – дан тотучы Кырым ханы. Ил-көн ыгы-зыгысын читтән күзәтеп торасы килми, ханның сеңлесе булу гына аны канәгатьләндерми, ил-көн тормышында гөрләтеп яшисе, яшьнәп катнашасы килә аның. Кырым ханбикәсе Нурсолтанның кызы дәүләт эшләренә тәэсир итәргә хаклы – Гәүһәршад шулай уйлады.

Сәер нәрсә беренче көннәрдән үк күзгә ташланды – Казанда кешеләр сөйләшкәндә, сүзләрен саклык белән генә әйтәләр, бер-берсеннән шикләнәләр, бер-берсенә бигүк ышанып җитмиләр шикелле тоелды. Казандагы бу күренешнең сәбәпләрен, яшь булуына карамастан, ул яхшы аңлый, ә инде нечкәлекләренә, тора-бара, бәлки, Мирела төшендерер. Чегән кызы башкалар күрмәгәнне күрә, алда ни буласын әйтә ала, кешенең уйларын укый, чит кешенең күңелендә ниләр барын чамалау сәләтенә ия.

Әле күптән түгел генә Кырымда иде бит ул. Казанга илткән юл, ни гаҗәп, авыр булмады.

Юлга кузгаласы көнне Гәүһәршад түземсезлек белән көткән иде. Мәнгли-Гәрәй төзегән Салачык соңгы вакытта Кырымның башкаласына әйләнде, мондагы Ашлама-сарай кебек зиннәтле корылма тагын кайда бар икән? Аның тирәсендә урнашкан мәчетләр, мәдрәсәләр, мунчалар, аксөякләрнең купшы-зиннәтле йортлары, һөнәрчеләрнең, сәүдәгәрләрнең тораклары тиз арада барлыкка килде. Яшәү гөрли, әмма бөтен нәрсә таныш, кешеләре билгеле, шуңадыр ахры, барыбер ямансу иде. Күңел башка тарафларга омтылды, күңел яңалык эстәде, башка төрле киләчәкне таләп итте. Кырым ханы төзегән сарайларда Гәүһәршад үзенә ямь таба алмады, һәр адымын күзәтеп торучы әнкәсе Нурсолтан, бер кыек сүз әйтмәсә дә, кырын карый торган үги әтисе Мәнгли-Гәрәй, аның улы Мөхәммәтнең төрттереп сөйләшүләре һәм үзен генә Кырым ханының яраткан улы дип санавы – барысы да туйдырды, җанны биздерде. Озакламый китәчәк ул моннан, күңелнең яңа кичерешләргә ихтыяҗы бар. Уналты яшь бит инде аңа, тормыш гел кайнап тора, ә ул һаман әнкәсе Нурсолтан бигем куенында. Ана канаты астында җылы, әмма Гәүһәршадның чиксез күк гөмбәзе астындагы дөньяда яшисе килә иде. Казанга китәргә берничә көн кала Гәүһәршад үзе яраткан урыннарга чыгып керергә булды.

Хан сараеннан ерак түгел урнашкан һөнәрчеләр бистәсе базарны хәтерләтә, көн саен ыгы-зыгы, көлке, шау-шу, ызгыш-талаш. Мондагы үзара сату-алу – үзе аерым бер тормыш булып кайный, ни генә һәм кем генә юк монда! Әмма Гәүһәршадка бу базардан берни кирәкми, чөнки Казанга алып барасы бүләкләр, күчтәнәчләр күптән әзерләнгән, алар арбаларга төяп куелган иде инде. Өсте күн белән ябылган көймә арбасыннан чыгып, ул тирә-яктагы күренешләр хозурында басып торды. Бала чакта бу тирәдә йөрергә ярата иде ул, ә аны өлкәннәр ачуланалар иде – хан кызына мондый җирләрдә күренү ярамый, килешми, имеш. Балачак артта калды, тиздән ул инде тәгаен үз иркендә булачак.

Кинәт тимерче алачыклары янындагы мәйданчыкта хәвефле хәрәкәт башланды, кычкырган тавышлар яңгырады. Кораллы кешеләр бер яшь хатынны кулларын каерып тотканнар, чәчләре тузган хатын, аякларын терәп, читлек урнаштырылган арбага алып баруларына каршы торырга маташа иде.

Гәүһәршад үз сакчыларының унбашына нәрсә булганын белеп килергә кушты. Унбашы тиз генә матавык купкан урынга барып килде һәм багучы чегән хатынын тотканнарын хәбәр итте. Кырымда фал ачу, багу, күрәзә итү кебек шөгыльләр җинаять санала, ханның хәтта махсус ярлыгы бар иде – ил буенча шуның ише барлык сихерчеләрне тотып хөкем итәргә!

Гәүһәршад Кырымда багучы, фал ачучы чегәннәр бар икәнен белә, аларның бу кәсебе белән ул үзе дә бик кызыксына иде. Күпме теләп, моңарчы аңа бер күрәзәчене дә очратырга туры килмәгән иде һәм менә, ниһаять, мөмкинлек туды.

Чегәннәр – сәләтле халык – оста куллы һөнәрчеләре, тимерчеләре, ат караучылары белән алар бу тирәдә дан тота, аючылар төркеме исә төрле тамашалары белән һәркемне таң калдыра, җыр-биюдә, уен коралларында уйнауда аларга тиңнәр юк иде. Дөрес, араларында караклар да күп, әмма башка халыкларда да алар җитәрлек түгелмени? Чегән хатыннарының иң серле кәсепләре – күрәзә итү, багу, фал ачу һәм моның өчен Кырымда аларны хәтта үлем җәзасына да хөкем итүләре ихтимал иде.

Унбашыннан нәрсә булганын белгәч, Гәүһәршад үзе барып, чегән хатынын азат итәргә боерды. Үткен күзле, киң күкрәкле яшь чегән хатыны Гәүһәршадка нык тәэсир итте, багучы хатынның күз карашы кадала торган булса да, ул үзенә тартып тора, аның белән сөйләшсәң, бик күп нәрсәне белерсең, күп нәрсәгә күзең ачылыр шикелле иде.

– Сине ни өчен кулга алдылар? – дип сорады Гәүһәршад.

– Нахакка! Мин сихерче түгел! – дип еламсырады чегән хатыны. – Минем абыем – тимерче, монда ул алачык тота. Мин шуның янына килгән идем.

Гәүһәршад кул ишарәсе белән сакчыларга читкәрәк китәргә кушты.

– Хан фәрманы буенча, барлык им-томчыларны, багучыларны, күрәзәчеләрне тота башладылар. – Гәүһәршад як-ягына карап куйды. – Син миннән курыкма, миңа дөресен әйтсәң дә була. Син мине беләсеңме?

– Беләм. Син Нурсолтан ханбикәнең кызы.

– Әйе, дөрес. Исемең ничек?

– Мирела.

– Мин фал ачучы белән күптән танышырга йөрим. Сине коткарганым өчен миңа ярдәм ит. Ерак юлга чыгар алдыннан күрәзәче белән сөйләшәсем килгән иде. Мирела, ышаныргамы-юкмы дип, беравык туп-туры карап торды:

– Сезнең дин буенча күрәзәлек итәргә ярамый, – диде ул, сагаеп.

Гәүһәршад көлемсерәп куйды:

– Мин башта күрәзәче белән сөйләшермен, аннары Ходайдан нәрсә сорарга икәнне үзем белермен, – диде ул, кинәт усалланып. – Курыкма, миңа күрәзә ит, шуннан соң мин сине җибәрәчәкмен, богаулап, зинданга ташламаслар.

Мирела текәлеп карады:

– Мин күрәм, сез алдамыйсыз... – диде ул.

– Син бит – багучы, тикмәгә эләктермәделәр сине, артыңнан күзәтеп йөргәннәрдер. Мин Казанга китәргә җыенам. Юлым уңачакмы минем?

Мирела читтәрәк торган сакчыларга карагач, Гәүһәршад аңа:

– Син болардан курыкма, алар миңа тугры кешеләр, – диде.

– Кулыңны бир, – диде Мирела. – Уч төбеңне күрсәт.

Гәүһәршад кулын сузды, Мирела озак итеп ханикәнең учын карады.

– Хәвеф-хәтәрсез барып җитәчәксең, – диде Мирела.

– Мине Казан җылы каршы алачакмы?

Мирела ханикәнең йөзе буйлап күз йөгертте, беравык, башын читкә борып, аңа карамый торды, аннары янә Гәүһәршадның йөзенә текәлде.

– Сине җылы каршы алучылар булыр, әмма дошманнарың да күп булачак анда, – диде чегән хатыны.

– Алар минем монда да җитәрлек, – дип кул селтәде Гәүһәршад. – Миңа Казанда кем булырга язган икән, әйтә аласыңмы?

Миреланың йөзе кинәт тартылып китте, күзләрендә курку сыман нәрсә чагылды:

– Син Казанда күпмедер вакыт хакимлек итәчәксең... – диде ул. – Падишаһ исеменнән ил йөгәнен тотачаксың. Кайчан икәнен әйтә алмыйм. Анда хакимнәр бик еш алышынып торачак, ул илне өч тарафтан төрле көчләр үзенә тартырга тырышачак.

– Мине киләчәктә нинди кеше белән никах көтә?

– Синең никахың хакында әйтергә базмыйм, – диде Мирела, сагаеп. – Сине никах бәхетле итмәячәк дип кенә төгәл әйтә алам.

– Ничә балам була? – дип кызыксынды Гәүһәршад.

Мирела дәшмәде.

– Ник җавап бирмисең? – диде Гәүһәршад таләпчән тавыш белән.

Мирела, башын читкә борып:

– Ачуыңны китерүдән куркам, – диде.

– Курыкма, ничек күрәсең, шулай әйт.

– Балаларың булмаячак синең, – диде Мирела коры тавыш белән.

– Күрәзәче ялгыша да ала бит, – диде Гәүһәршад, кырысланып.

– Алайса ник сорыйсың? – дип, Мирела аңа туп-туры карады.

Миреланың үткен күзләре тишеп керердәй булып карыйлар, бу күзләрдән бернәрсәне яшерү мөмкин түгел сыман иде. «Үтәли күрә, ахрысы, бу мине, дип уйлап куйды Гәүһәршад, хәтта хыял-ниятләремне дә чамалый бугай». Гәүһәршадның сакчыларыннан берсе аваз салды:

– Ханикә, ул бик матур җырлый, ишеткәнем бар.

– Кайда ишеткәнең бар? – дип борылды аңа Мирела.

– Акмәчет базарында. Син идең бит ул?

– Әйе, мин идем, – диде Мирела горурлык белән.

– Бик шәп бии дә әле ул, – дип өстәп куйды сакчы.

Гәүһәршад күрәзәчене җентекләп күзәтте һәм бу хатынны юындырып, матур итеп киендерсәң, шундый затлы кыяфәттә булачак, дип уйлады.

– Әйдә минем белән Казанга, – диде Гәүһәршад. – Гел янымда булырсың, рәхәт яшәрсең. Күңелем сизә, син миңа бик кирәкле кеше.

– Минем ирем, балаларым бар, туганнарым, нәселем монда, – диде Мирела моңсу тавыш белән.

– Сине барыбер монда эләктерүләре ихтимал, мин монда булмагач, сине кем коткарыр? Сиңа барыбер, кичектермичә, һич югы күпмедер вакытка Кырымнан китеп тору мәслихәт, вакыт узгач, кире кайтырсың. Ә бит сине монда тотып хөкем итсәләр, иреңә дә, балаларыңа да, туганнарыңа да көн күрсәтмәячәкләр. Әйдә минем белән Казанга.

Мирела үзе дә аңлый – монда калу аңа хәзер куркыныч. Гәүһәршад асылда аны инде үлемнән коткарды, мондый затлы ханикә белән ерак сәфәргә чыгарга була, иренә, туганнарына бу адымын аңлата алачак ул. Мирела муенына кызыл җеп белән таккан калайчыгын уч төбенә салып пышылдады.

– Нәрсә ул синең? – дип кызыксынды Гәүһәршад.

– Безнең нәселне саклый торган тәңкә, мин аның белән киңәшләштем.

– Сиңа ничек җавап бирә соң ул? – диде Гәүһәршад, гаҗәпләнеп.

– Ул миңа җавап бирми. Мин аннан сорыйм гына, аннары нишләргә икәнне үзем хәл итәм. Аның белән киңәшләшкәч, мин ялгышмыйм, дөрес адым ясыйм.

– Барасыңмы минем белән Казанга? – диде Гәүһәршад.

– Барам, – дип җавап бирде Мирела.

Гәүһәршад унбашына эндәште:

– Ике сакчы аны өенә озатып куйсыннар, юлга әзерләнсен, туганнары белән хушлашсын. ... Нурсолтан уналты яшьлек тиктормас кызын Казанга китмәскә үгетләп карады, әмма Гәүһәршад, үҗәтләнеп, үз киресен сукалады:

– Минем Казанга барасым килә! Абыем да мине зарыгып көтә, мин аны бик нык сагындым. Нурсолтан кызына ачулы кыяфәттә карап торды.

– Сиңа ирек, хөрлек кирәк, – диде ул. – Әмма ирекле булып кына, кыз бала нишли ала? Хатын-кызның бәхете барыбер ирдән аның. Кемгә чыгарсың бит әле...

Нурсолтан Гәүһәршадны олы юлга зарлана-зарлана әзерләде, юлдашларның, сакчыларның көчлеләрен, чыдамнарын вә ышанычлыларын җыйды. Кызын ерак юлга озату хафаландыра, әмма бу көннәрдә Нурсолтанны куандырган вакыйгалар да булды – Мәнгли хан белән улы Мөхәммәт яудан табышлы җиңү белән кайттылар, шунысы җанны бераз тынычландырып торды.

Ханбикәгә Мирела хакында инде әләкләргә өлгерделәр. Әлбәттә, чинген хатыны турында хәбәрне Гәүһәршад өчен борчылып җиткерделәр аңа.

– Ник аласың син аны үзең белән? – диде Нурсолтан, күрәзәче турында төпченгәннән соң.

– Ул шундый матур җырлый, – диде Гәүһәршад, әнкәсе Миреланы хөкемгә тапшырырга боерык бирмәсә ярар иде дип борчылып.

– Аны күрәзәче диделәр, ул хатынны зинданга ташларга кирәк, ә син аны коткаргансың. Моны хан ишетсә, беләсеңме, нәрсә була...

Гәүһәршад, әнкәсенә кырыс караш ташлап:

– Тиздән Кырымдагы зинданнарда тоткыннар өчен урын калмаячак инде, – диде. – Ул күрәзәче түгел, аны башка кеше белән бутаганнар.

1499 елның җәй баш иде.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 04, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев