Логотип Казан Утлары
Повесть

АК ТӨННӘРНЕҢ КАРА КӨННӘРЕ (повестьның дәвамы)

– Аннан ниләр күренә, Гафур?! – дип кызыгып та, көнләшеп тә сорады ул. Малай, урман эченә текәлгән килеш дәшми торды. Ул ниндидер серле-сәер нәрсә күргәндәй, бер урында кадаклаган кебек катып калган. Аннары кемнәндер башын яшерергә ниятләгәндәй бөгелә төште. Бу тикмәгә түгел иде.

(Башыннан укыгыз)

6. Мордва кызы Гелия һәм башкалар

Күчеп килүчеләрнең карел җирендәге беренче җәе дә үтеп бара. Урман чолганышында яшәгән бала-чаганың, йортлы-йортлы уенындагы сыман, билгеле бер сызык аркылы атлап узарга ярамаган кебек, хутор биләмәсеннән ары һичкая борын тыкканы, анда-монда чыкканы юк әлегә. Кече гражданнарны тышкы дөнья белән таныштырырга вакыт икәне авыл советында эшләүчеләргә дә барып җитте бугай, ниһаять. Хәким абый, каенесе Гафур, Шәриф, Морат, Нәсимә кебек өлкәнрәк малай-кызлар ярдәме белән урман сукмакларын таптап, төрле авыл-хуторлардан мәктәп яшендәгеләрне колхоз үзәгенә җыйды. Кечкенә автобуска кертеп утыртканда, ул:

– Балалар, хәзер Выборг каласына экскурсиягә барабыз. Тыныч гына, тәртипле йөрегез, бер-берегездән аерылмагыз, – дигәч, һәммәсе дә дәррәү ура кычкырдылар. Үзара очрашуларга тансыклаганнары, өр-яңа тәэссоратка сусаганнары әллә кайдан беленеп тора иде...

Автобус Выборгның үзәк мәйданына килеп туктады. Балалар өчен иң мавыктыргыч мизгелләр төбәк музеенда булгандыр, шәт. Алар монда Выборгның Виипури дигән атамасы да барлыгын исләре китеп тыңладылар. Фин телендә шулай йөртелә икән бу шәһәр. Аннары балалар өчен иң күркәме – урамда, сәйранда дәвам итте. Шәһәрнең символы – 17 гасырда ук төзелгән өч катлы Иске Ратуша бинасын, Базар мәйданындагы «Юан Катерина» исемле Түгәрәк манараны карадылар. Ташпулат ише нәрсәләр, гадәттә, бала-чаганы әллә ни үзенә җәлеп итми. Алар атаклы шәхесләрнең купшы итеп тимердән йә мәрмәрдән коелган һәйкәлләрен карарга ярата. Пётр Беренче хөрмәтенә куелганын зерә дә ошаттылар. Швед маршалы Торгильс Кнутссон һәйкәле тирәсен исә Гафур белән Шәриф кат-кат йөреп әйләнделәр, югарыга карый-карый, башлары муеннан өзелеп төшә язды. Шәриф экскурсоводтан «Чин буенча кайсы зуррак: Ворошиловмы, әллә шушымы?» дип сорарга бик каударланган иде дә, Гафур аның итәгеннән тартып өлгерде. Советлар Союзы маршалы Ворошилов образын үзе өчен үрнәк иткән, шуның белән тәмам саташа бит дусты...

Хәер, вакыты шундый иде, әле монда, әле тегендә сугыш уты кабынгалап тора, һавада дары исе сиземләнә, һәр дивардан полководецлар, сугыш батырларының сурәтләре елмаеп карап тора. Ә бу көләч, шаян малайларның, кызларның нибары берничә айдан сугыш романтикасы корбаннарына, төгәлрәге, дәһшәтле сугыш балаларына әвереләчәкләре төшләренә дә керми иде әле...

Башта, «Яктылык рәтләп йокы бирми», дип, ак төннәргә күнә алмыйча җәфаланганнар иде дә, инде әнә караңгы, пычрак көз дә килеп җитте. Төрле хуторларга, вак торак пунктларына чәчелеп яшәгән кызылтаңнарның, тагын берничә авылның балалары мәктәпкә җыйналган 1940 елның 1 сентябре көне аеруча истәлекле булды. Үзәктәге берничә бүлмәле, күркәм генә агач бина татар мәктәбе өчен тәгаенләнгән иде.

Рамазан абзыйлар, ата-аналар, олы-кара сөенә-сөенә балаларга нотык укыштыргалап, колакларына тукыштыргалап, линейка сыман тантана үткәргәннән соң, элек бу җирләрдә һичкайчан да яңгырамаган кыңгырау тавышы укучыларны парта артларына өндәде.

Укытучылары – күченеп килүчеләрнең үз араларыннан ук. Хәким абый тарих, география, биология дәресләрен алып бара. Аның хатыны Фирая апа – Гафурның бертуган апасы була инде ул – башлангыч классларга керә. Физика белән математиканы Юмратлыдан Зыя абый Кәбиров укытырга алынды... Керәшен татары Николай Смирнов исә мәктәп директоры вазифасы белән бергә, рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп билгеләнде. Пионервожатый Кәче авылыннан Әхсәнә атлы сары чәчле кыз иде.

Күчеп килүчеләр арасында күпчелеге руслар иде, әлбәттә. Шуңа күрә дә аларның балалары өчен уку бинасы да зуррак. Өстәвенә, җаны теләгәненең Выборгның үзенә үк йөреп укырга мөмкинлеге бар. Биш-алты бөртек чуваш, мордва баласына аерым мәктәп ачып тормадылар, аларга да шулар белән белем эстәргә тәкъдим ителде. Кызыл Таң татарларыннан торган «Балкыш» колхозында тимерче һөнәрен үзләштергән чуваш Андрей пиччәнең Костя дигән малаен, тагын умартачы мордва кызы Гелияне татар мәктәбенә үзләре теләп яздырдылар ата-аналары һәм моны табигый итеп санадылар. Икесе дә татарчаны су урынына эчә, җәй буе татар балалары белән аралашкач, безнекеләрдән аерып та булмый башлады үзләрен.

Сыйныфларга бүлгәндә, кызык кына хәлләр дә чыккалады. Гафур яше буенча җиденче сыйныф программасын «кимерергә» тиеш. Исемлектә ул, Кудашева Гелияне исәпләмәгәндә, берүзе генә. Юк икән әле, партага кереп кенә утырды, аның янына Шәриф килеп сырышты.

– Мин дә синең белән... Тегендә җыен ыбыр-чыбыр, – дип җирәнгәндәй, кул селтәп, күрше бүлмәгә ишарәләде һәм киндер букчасын парта астына ук тыгып куйды. Тик Хәким абыйсы эшне боза язды. Беренче дәрес башланыр алдыннан аңа сәерсенеп карап алды да:

– Син нәрсә, Заһитов, сыйныфыңны буташтырдыңмы әллә? Синең алтынчы сыйныф теге бүлмәдә, дүртенчеләр белән бергә ләбаса... Хәер, син анда берьялгызың буласың икән бит... Һм... Кызык. Дустың Гафур да биредә синнән башка япа-ялгыз калачак, – дип көлемсерәп, тубал чәчен артка сыпыра-сыпыра уйга талды. Шәриф, ялваргандай, күзләрен зур ачып, укытучыга мөлдерәтеп карап торды. Гафурга әллә ничек кенә жәл булып китте ахирие. Кулын күтәрде дә:

– Калсын ул безнең класста, Хәким Сабирович! Дәресләрен әзерләгәндә, үзем ярдәм итешермен, – диде.

Директор белән Хәким абый, исәпли торгач, уртак карарга килделәр: Заһитов Шәрифне 7 нче сыйныфка күчерергә. Бәширов Гафур исә аңа уку барышында даими рәвештә булышлык итәчәк. Шулай итеп, Шәриф ярты ел эчендә 7 нчеләрнең уку программасын куып тотарга тиеш була.

Әле бит шул ук бүлмәдә кечерәк яшьтәге тагын ике-өч бала утыра. Болар – бишенче сыйныф укучылары. Бер яктагы ике парта җиденче сыйныфныкы, ягъни Гафур, Шәриф һәм Кудашева Гелиянеке. Каршы якта – бишенчеләр, ике кыз да бер малай өчен ике парта куелган.

Хәким Сабирович беренче, танышу дәресен уртак темага үткәрде. Аннары инде берьюлы ике сыйныф дәресен дә алмаш-тилмәш алып барды. Бишенчеләр белән эшне көйләгәч, җиденчедәге тәүге география дәресендә өчесенә дә бер үк эш бирде ул. Союздаш республикаларның оешу елларын һәм башкалаларының исемнәрен язып бирергә кушты. Хәйләкәр үзе, сыйныфның старостасы итеп бик тә тәртипле, йөкләнгән эшне үтәргә дигәндә борылгаларга урын калдырмый торган, таләпчән Гелияне билгеләп куйды. Менә бүгенге дәрес темасы буенча язма эшне дә ул җыеп бирергә тиеш була, димәк.

– Йәле, егетләр, – диде педагог, – сез алгы партага күчеп утырыгыз! Арткысында Гелия утырыр.

Шук, шаян малайларның арттагы урыннарда, «Камчаткада» шаярып-уйнап утыруларына юл куймас өчен һәм күз алдында торсыннар өчен шулай эшләде ул моны. Малайлар яраткан урыннарын теләр-теләмәс кенә бушаттылар. Озын чәч толымнары уртасында күбәләк төсле алсу тасмалы, куе, кара уктай керфекләре гел шул күбәләк канатлары кебек тибрәнеп торган, үзе дә күбәләктәй җиңел гәүдәле кызчык тыныч кына артка күчеп утырды... Четерекле вакытларда кирәге чыкса, Гелия язганны арттан шыпырт кына күчереп алулар малайлар өчен шымытыр хәзер, димәк.

Гафур да чегән арбасыннан төшеп калмаган, белеме шактый гына. Хәзер дә Белоруссия ССР, Украина ССР кебекләрен бик тиз хәтерләп, дәфтәренә теркәде ул. Ә менә Карелиягә, тагы берничә союздаш республикага бәйләнешле белешмәләрне искә төшерү чишелмәс төен булып чыкты. Ул хакта мәгълүматы искергән иде. Җитмәсә, үзе батыраеп шефлыкка алган Шәриф тә өзми-куймый: «Әйт инде, әйт инде», дип сорап ялына, бәйләнә. Ә Гелия байтактан инде эшен бетергән дә тәүфыйклы песи кебек алдына карап утыра бирә. Бераздан ул итагатьле генә итеп, малайлардан язма эшләрен бирүләрен үтенде. Сыкранып кына тапшырырга мәҗбүр булдылар Гафур белән Шәриф. Чөнки алларына укытучы үзе килеп баскан иде. Ул, җитез генә дәфтәрләргә күз йөртеп чыкты да Гелиягә елмаеп карады.

– Булдыргансың, Гелия! Эшеңә – «биш»ле! – диде. – Ә сезнекенә, сердәшләр, «өч» ледән артык куялмыйм. Ник дисәгез, СССРда союздаш республикалар саны бүгенге көнгә 16 га җитте. Ә сезнең җавапта алар 11дән артмаган күренә. Быел март аенда оешкан Карел-Фин союздаш республикасын һәм күптән түгел генә, августта Советлар Союзы составына союздаш республика сыйфатында яңа кабул ителгән тагы 4 республиканы онытып калдыргансыз. Гелиядә исә төп-төгәл, аңардан үрнәк алыгыз әнә. Җәйге ял вакытын бер дә заяга үткәрмәгән ул.

Менә бит Хәким абыйсы нишләтә: беренче карашка ансат булып күренгән, әмма башватмалы нинди хәтәр сорау биргән, ә? Ике малай да ал тасмалы чибәр кызчыкка ихтыярсыздан хөрмәт белән карап куйдылар. Бүтән дәресләрдә дә малайлардан өстен икәнен күрсәтте тыйнак кына мордва кызы. Чыннан да, җәйне уйнап-көлеп, шаярып кына йөрмәгәнгә охшый бу кызчык. Мәктәпкә хәстәрләнгән, укыганын искә төшергән, яңа мәгълүматлар туплаган. Ә малайлар малайлар инде алар, уен-муен белән мавыгып, икесенең дә дөнья хәлләре белән кызыксынырга вакытлары калмаган. Югыйсә республика, район газеталарын хат ташучылар түләүсез тараталар. Гафурның әтисе, болардан тыш, бүтән матбугат басмаларын колхоз идарәсеннән үзе белән дә алып кайткалый иде...

Мәктәптән чыккач, юллары бер юнәлешкә туры килде Гафур белән Гелиянең. Шәриф исә бүтән якта яши... Әллә ничек кенә тәртипсез-рәтсез урнашкан бу тирәдәге хуторлар. Берсеннән чыгып, урман эченнән бара торгач, көтмәгәндә генә икенчесе, аннары өченчесе пәйда була. Һәркайсы күп булса ике-өч йортлы. Күченеп килгәч кенә өйләр саны күбәйде, яшәүчеләре дә ишәйде. Гафур үзләренә керә торган сукмак янына җиткәч тә, шунда таба борылырга аяклары тартмыйча, кисәк кенә туктап калды. Бүген күңелен тетрәндереп, бөтенләе белән яулап алган акыллы, зиһенле, чибәр мордва кызы белән аерылыша алмый изалана ул. Аның кулындагы букчасын үзенә алып, кызны өенә кадәр озата барырга булды. Гелия каршы килмәде.

Башта дәшми генә бардылар. Шуннан соң гына Гафур, сүз урынына сүз булсын дигән кебек:

– Ә бит синең исемең татарча икән! «Гөлия» безнең кызлар исеме бит ул. Фамилияң Кудашева да безнеке, – дип, үзенчә ачыш ясады.

– Алай ук түгел. Исемемдә «г» хәрефеннән соң «е» хәрефе куела, ә сезнең Гөлиягездә түгәрәкләнеп «ө» хәрефе тора. Фамилиябезгә килгәндә, ул да борынгыдан ук безнең нәселнеке, – дип, йомшак кына әйтеп, татар грамматикасы буенча да, тарих буенча да хәзерлекле булуы белән таң калдырды кызчык. Аның тавышы да матур: үзенә бер төрле җылы төсмер, басынкылык бөркелеп тора иде. Гафурга тагын телен тешләргә туры килде килүен, һе, тез астына сугып егарсың чая егетне тиз генә!

– «Сәлам» сүзе ничек була сездә, мордва телендә? – дип, янә әңгәмәне ялгап җибәрде ул. 

– Шумбрат! – дип, эчкерсез, матур итеп елмайды Гелия.

– Ә менә «Хәлләр ничек?» дисәң, сезнеңчә ничек була?

– «Кода тефне?» була... Йә, ярый, бүгенгә җитеп торыр грамматика дәресе, – диде Гелия әдәпле генә, юлдашының хәтерен калдырмаслык итеп. Бу вакытта алар юл читендә кыяташ булып калыккан иләмсез биек валун турысына килеп җиткәннәр иде инде. Монда да Гафурга егетлеген күрсәтергә җай чыгып тора бит әле. Ул букчаларны җиргә куйды да мәче тизлеге белән үрмәләп, шактый шома валун түбәсенә менеп тә китте. Валунның иң очында кулларын баһадирдай биленә куеп, һәйкәл кебек басып торуын гына күр син аның! Бу юлы инде Гелия малайга карап сокланмый булдыра алмады.

– Аннан ниләр күренә, Гафур?! – дип кызыгып та, көнләшеп тә сорады ул. Малай, урман эченә текәлгән килеш дәшми торды. Ул ниндидер серле-сәер нәрсә күргәндәй, бер урында кадаклаган кебек катып калган. Аннары кемнәндер башын яшерергә ниятләгәндәй бөгелә төште. Бу тикмәгә түгел иде. Тегендә, урман сирәкләнгән аланлык күк ачык урында чуар киемле ниндидер чит ир-атның гәүдәсе шәйләнде. Әледән-әле тукталып, алан-йолан карануы, астыртын гына нидер күзәтүе белән үк шиккә калдыра иде ул... Аркасында биштәр, аягында сазлыкта йөри торган озын кунычлы резин итекләр дә бу яклардагы кешеләргә хас түгел иде. Гафур җәһәт кенә таш тавыннан төште дә дәшми-тынмый букчаларны кулына алды һәм шуннан соң гына:

– Китик без моннан, – дип, кызны алга әйдәкләде. Гелияләр яшәгән урынга кадәр ерак калмаган иде инде. Аларның йортына барып кергәч тә, үзенең шик-шөбһәсен Гелиянең әтисе белән уртаклашты малай. Янәсе, граница, чик буе якында гына, берәр диверсант-мазар түгелме теге сәер кыланышлы адәм? Гелиянең әтисе – күсә битле, көләч агай елмаеп кына кулын селтәде. «Берәр аучы-фәләндер». Гафур да куактан да өреккән мәгълүм карга кебек адәм көлкесенә калмас өчен бәхәс куертып тормады, бу хакта сүзен түгәрәкләргә ашыкты. Чәй эчкәннән соң, кунакчыл хуҗаларга алар телендә «Сугыпрә» дип, ягъни рәхмәт әйтеп, кайту җаен карады.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 04, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев