Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Гает алдыннан

Төн йокламый әнкәй камыр баса, Бисмилласын әйтеп, җай саен...

Социаль челтәрләрдәге шигырь сәхифәләрен барлаганда, кайчак кызыклы гына табышлары булган шигъри әсәрләргә дә юлыгып куясың. Балтач районының Көшкәтбаш авылы тумасы, 1990 елның 30 ноябрендә дөньяга килгән Зөһрә Рамазанова шигырьләрен күздән кичергәндә дә, башымнан шул уй йөгереп узды: «Хәтта тигез вәзенне сындыручы ритм чатаклыкларына тиклем шигырь булып җырлый». Баксаң, Зөһрә инде башлангыч сыйныфларда укыганда ук, шагыйрә булырга хыялланган, дәфтәр битләреннән китапчыклар төзеп, шуларга үзенең дүртьюллыкларын язып уйнаган, соңрак мәктәпнең «Шигъри тәлгәшләр» әдәби түгәрәгенә йөргән, шигырьләрен район газетасы битләрендә бастырган, 2015 елда хәтта «Бәхет төсе» исемле шәхси җыентыгын бастырып чыгаруга да ирешкән. Шигърияткә мәхәббәт уятуда ул татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Мөнир кызына чиксез рәхмәтләрен җиткерә. Ләкин, ул кечкенәдән иҗатка тартылса да, тормышын икътисадчы һөнәре белән бәйли. Әүвәл Казан банк мәктәбен, аннан КНИТУның икътисад бүлеген тәмамлап, район үзәгенә кайтып, эшкә урнаша. 
Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ

 

Төн йокламый әнкәй камыр баса,

Бисмилласын әйтеп, җай саен...

Кичтән тәмамлаган бөтен эшен,

Хәстәрләгән онын, ак маен.

Мамык кебек төтен күтәрелә

Бәйрәм рухы иңгән һавага.

Агач кашыгыннан җайлап кына

Камыр төшә кызган табага.

Шул арада чәе кайнап чыга,

Чыжлап тора зур-зур табалар.

Пешеп чыккан коймак өсләрендә

Эрегән майлар гына чабалар.

Газиз әнкәй! Таң тууга бүген

Караядыр ап-ак мичләрең...

Читтә булып, тойган кебек булам

Мичтә пешкән коймак исләрен.
 

Зөһрә  Рамазанова 

 

"КУ" 07, 2023

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев