9 апрель 2024 яңалыклары
-
9 апрель 2024 - 15:00
КҮКЛӘР ҖИРГӘ ТОТАШКАН (дәвамы)
Кояш чыкмый да, батмый да, аның үз юлы. Җирнең без белгән халәте ниндидер серле очраклылыкка бәйле. Җир дигәнебез кайчандыр, ничектер шушы галәм ноктасына урнашып калган да чыршыдагы мөһер сыман әйләнеп-тулганып тик тора. Ахыры ничек булыр, кешелекнең җавабы бар да, юк та. Без әле мәңгелектә түгел һәм анда беркайчан да булмабыз да кебек. Без мәңгелеккә бер якынаябыз, бер аннан ераклашабыз. -
9 апрель 2024 - 14:00
Шөкер ит
Шөкер ит, якташ, тормышыңа: Бар икмәгең, эчәргә суың. -
9 апрель 2024 - 13:00
Гайшә әби бәхете (хикәя)
– Менә, – диде ул һәм, ничектер кирәксез бер әйберне ыргыткандай итеп, әнисенең урын-җиренә кечкенә генә бер бала китереп салды. – Һаман ялгызың гына яшәгәнче, үзеңә иптәш булыр дип алып кайттым. Кирәк булса, үстерерсең, кирәкмәсә, балалар йортына илтеп бирәм... -
9 апрель 2024 - 10:00
Гает алдыннан
Төн йокламый әнкәй камыр баса, Бисмилласын әйтеп, җай саен... -
9 апрель 2024 - 09:00
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
– Аны күрәзәче диделәр, ул хатынны зинданга ташларга кирәк, ә син аны коткаргансың. Моны хан ишетсә, беләсеңме, нәрсә була... Гәүһәршад, әнкәсенә кырыс караш ташлап: – Тиздән Кырымдагы зинданнарда тоткыннар өчен урын калмаячак инде, – диде. – Ул күрәзәче түгел, аны башка кеше белән бутаганнар.