Логотип Казан Утлары
Шигърият

Иделгә янәшә

Сасы сазда рух тончыга, анда миңа ни хаҗәт?!

(Кемгәдер җавап)

Иделгә янәшә,

ләкин каршы аккан Зөядә

гомерлеккә сабак алдым

мин җилкәнле көймәдән:

көймә каршы йөзә ала

җил җаен күрсә генә,

агымнан көчлерәк җилләр

җилкәнгә өрсә генә!

Көймәм җилкәне давылның

тугыз баллына түзем...

Мин диңгеземә юл ярам,

сазлыкка таба йөзмим...

Сасы сазда рух тончыга,

анда миңа ни хаҗәт?!

Бака туен яратмыймын,

китлар миңа дәрәҗә!

 

"КУ" 04, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев