СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
«Очраштылар. Әмма очрашу мондый булырга тиеш идеме? – дип уйлады Равил. – Ә ничек булырга тиеш иде соң тагын? Әйе, мин, хыялый уй-хисләр белән йөреп, очрашу зур тантана булыр дип өметләнгән идем. Ярар, иң мөһиме – без очраштык. Хәзер инде элемтә бар». Әмма элемтә бер яклы, дөресрәге, бер яктан гына бар шикелле тоелды аңа.
17
Шыгырдавык караватлы, фәкыйрь җиһазлы тулай торак бүлмәсе, әлбәттә, ачык кырдагы печән чүмәләсенә караганда да салкынрак иде. Равил айлы җәйге төнне, печәннең хуш исен, Лаураның кайнар тәнен, аның сихри сулышын, Чистайдагы очрашуны – барысын да җентекләп, тәфсилләп искә алып сөйләде. Лаура, аның күкрәгенә башын салып, тып-тын гына тыңлап ятты. Равил аның бөдрә чәченә бармакларын батырып, унҗиде яшьтәге халәтне кайтарырга теләде. Нәрсә уйлый икән Лаура, нинди хисләр кичерә икән?..
– Синең ирең бармы? – дип сорарга батырчылык итте ул.
– Ирем булса, мин синең белән монда булыр идемме? – диде Лаура һәм, башын калкытып, терсәгенә таянды. – Чегән хатыннарыннан да тугрырак хатыннар юк.
– Иргә чыгарга теләгең бармы?
– Белмим. Бездә бер ирдә булган хатынга бик өйләнергә теләмиләр. – Лаура авыр сулап куйды. – Мине унөч яшемдә кияүгә бирделәр, ә аңа унбиш яшь иде. Туйдан соң ике ел узгач, суга батып үлде.
Равил телсез калды. Ул, шаккатып, торып утырды, Лаура шәрә тәнен каплар өчен одеялга төренде.
– Минем белән авылда очрашканда, син кияүгә чыккан идеңмени инде? – диде Равил, үз колакларына ышанмыйча.
– Әйе, ул вакытта иремнең батып үлгәненә бер ел узган иде. Синең белән очрашкан вакытта минем өч яшьлек кызым бар иде инде. – Лаура елмайды. – Синең белән чүмәләдә кунганда.
Равилне бу хәбәр бер мәлгә һушсыз калдырды, ләкин шул ук вакытта сөендерде дә шикелле – шундук аның күз алдына курчак кебек матур ике-өч яшьлек кыз килеп басты.
– Кызың хәзер үсеп җиткәндер инде... – диде ул, Лаураның кулын ике учы белән кысып.
Лаура, башын читкә борды, аннары чалкан ятып, газаплы тавыш белән:
– Ун яшендә аны машина таптады, – диде. – Ике ел элек.
Равил бу сүзләрдән тетрәнеп, эчке сискәнү тойды.
– Күпме бәла, күпме кайгы күргәнсең син! – диде ул җан ачысы белән.
– Кайгы минем башыма гына төшмәгән, – диде Лаура, сыктанып. Алар шактый вакыт тып-тын гына караватта утырдылар.
– Нәрсә белән шөгыльләнүең турында сорау да әллә ничек инде... – дип куйды Равил.
– Мин әбиемнәрнең кәсебен дәвам итүче, күрәзәчелек белән шөгыльләнәм. Тагын бер вазифам бар – мине төрле переговорларга, очрашуларга, килешүләр төзергә йөртәләр, бәхәсле мәсьәләләрне хәл иткәндә ярдәмче итеп чакыралар.
Әйе, Лаураның кыяфәте дә, киенүе дә заманча һәм үзгә, аның чегән кызы икәнен чегәннәрне яхшы белүче генә аңлый алыр. Лаура аякларын бөкләп, караватта утырганда, ярдәмгә мохтаҗ кошчыкка охшаган иде. Равил аны җиңел генә иңеннән кочып яткырды.
– Гаилә корырга теләсәң, син чегән кешесенә генә чыгарга тиешме? – диде ул, Лаура белән янәшә ятып.
– Әйе, – дип, күзләрен йомды Лаура.
Равил кызны битеннән, дымлы күзләреннән, иреннәреннән, күкрәкләреннән үпте. Лаура, елмаеп, Равилгә сыенды:
– Рауль, син шундый әйбәт кеше, – дип пышылдады ул.
– Мин очрашуыбызны, ничектер, башкачарак күз алдыма китергән идем, – диде Равил сүренке тавыш белән.
– Очрашуыбыз үзе әйбәт.
– Мин сине бик сагындым, – дип, инде әллә ничәнче кат кабатлады Равил.
– Хатының бар килешме?
– Әйттем бит инде, мин күптән түгел өйләндем, – диде Равил, ни әйтергә белмәгәч. – Аерылырбыз, ахрысы. Чын гаилә кору хәлебездән килми, тормышны җайга сала алмыйбыз.
Равил кайчаннан бирле Лаурадан: «Мин дә сине сагындым!» дигәнен өметләнеп көтте, әмма Лаура алай дип бер тапкыр да әйтмәде. «Хәер, япь-яшь килеш шулхәтле фаҗигаләр кичергән бу сылудан үземнеке кебек хисләр таләп итеп буламы соң?» – дип уйлап куйды Равил.
– Хатыныңның фотосын күрсәт әле, – диде Лаура, көтмәгәндә.
Равил шәрәтән килеш торып, шкаф тартмасыннан альбом чыгарды, аннан Гөлнара белән бергә төшкән фотоны алып килеп күрсәтте. Лаура фотоны кулына алмады, гәүдәсен чак кына калкытып карап торды.
– Чибәр, – диде ул, мендәргә башын салып. – Син аны югалтмаска тырыш инде. Дөресен әйткәндә, Равил Лаураның бераз көнләшүен хәтта теләгән иде.
– Отпускысы тәмамланып килә, тиздән Казанга кайта инде, – дип, ул фотоны урынына илтеп салды. – Анда күз күрер.
Лаура чалкан яткан килеш башын борды да Равилгә текәлеп карады:
– Әмма барыбер аерылачаксыз.
Равил сикереп торып, тартмадан фотоны янә алып килеп, Лаурага бирде:
– Нинди кеше икәнен фотосыннан әйтә аласыңмы?
Лаура шактый вакыт Гөлнараның фотосурәтенә карап ятты.
– Син затлырак кызга өйләнә ала идең. Бик гади кызга өйләнгәнсең. Гади, әмма амбицияләре үзенең эчке мөмкинлекләренә тәңгәл түгел. Иркәләнеп үскән, әти-әнисе блатной урында. Мәктәптә начар укыган, шуңа күрә акылы институтка керерлек түгел. Эмоцияләрен тыя алмый, гаепне кешедән эзли. Чибәрлеге – салкын чибәрлек, юка ирен – усаллыгын күрсәтә. Көнче. Ачу итеп, үзе хыянәт итәргә дә мөмкин. Бернинди яңалык юк – бу сыйфатлар бик күпләргә хас, әмма мондыйлар белән дә гаилә корып яшиләр, түзәләр.
Алар шактый вакыт сөйләшмичә, тулай торак коридорында тыз-быз килеп йөргән студент кызларның тавышларына колак салып яттылар.
– Монда студентлар яшиме әллә? – диде Лаура, коридорда кызларның чырык-чырык көлгәннәрен ишетеп.
– Медучилище студенткалары.
– Сиңа барысы да гашыйк буладыр монда?
– Гашыйк булучылар бардыр. Алар бит минем хатыным бар икәнне беләләр.
– Тамашачының яратуын тою рәхәттер ул, – диде Лаура, елмаеп.
– Рәхәт, – диде Равил. – Чынбарлыкка кайтып, проблемаларга кабат чумуы читен.
– Теге вакытта мондый актёр булырсың дип, һич уйламас идем.
Равил тугыз ел очрашу турында хыялланып йөрүен кат-кат әйтте, кабат-кабат Лаураны кочаклады, үпте, Чистай пристаненда аерылышканнан соң күңел халәте нинди булганны ачынып сөйләде. Хатирәләр Лаураны канатландырмады, үткәннәргә карата аның битарафлыгы аермачык күренеп торды. Йөзендә, күзләрендә, сөйләшүендә, хәтта хәрәкәтләрендә – салкынлык, илтифатсызлык сизелде. Теге төндәге җылылык кая? Нишләп болай?
– Лаура, минем беләсем килә, бу елларда кайларда булдың, ничек яшәдең, ниләр эшләдең?.. Сөйлә әле.
– Тормышымны, ниләр күргәнемне сөйләсәм, сиңа кызык булмас, мөгаен. Без бит синең белән төрле дөнья кешеләре.
Равил мондый сүзләрне ишетергә теләмәгән иде, сөмсере коелып, ул шактый вакыт дәшми утырды. – Алга таба ничек яшәргә уйлыйсың? – дип сорады ул, шактый озын паузадан соң. – Нинди планнарың бар?
– Минем планнарым юк. Мин нәселебездә бәләкәй зат, ирләр ни куша, шуны эшлим. Ирләр белән Баро идарә итә, алар шуңа буйсыналар.
– Барон?..
– Барон дип ялгыш әйтәләр. Барон түгел, Баро – баш кеше дигән сүз.
– Аның сүзе чегәннәр өчен законмы?
– Баро баш кеше булса да, барысын да ул хәл итми, мөһим мәсьәләләрне крис хәл итә – ромалэ җыены. Крис карары – хәтта Баро өчен дә закон булып санала.
Равил күңелен тырнап торган сорауны тагын кузгатты:
– Иргә чыгарга уең бардыр бит?..
– Бездә икенче кат чыгу авыр. Чегәннәр кешедән калган хатынга бик өйләнмиләр.
– Син бит шундый чибәр... Лаура көлемсерәп куйды.
– Шуңа күрә мин дипломатия белән шөгыльләнәм дә инде, разборкаларга, хәбәр илтергә, килешүләр төзергә йөртәләр.
Равил, кыюлыгын җыеп:
– Миңа чыгар идеңме? – дип сорады.
– Юк, – диде Лаура, кулын Равилнең күкрәгенә салып. – Минем чегән кешесенә генә чыгарга хакым бар.
Лаура тагын Равилнең кочагында эреде, аларны җылы агым чынбарлыктан вакытлыча каядыр алып китте. Әмма соңыннан Равилне бер шик-шөбһә җилтерәтеп алды – Лаура аның куенында рәхмәт йөзеннән генә ятадыр шикелле тоелды. Лаура нык үзгәргән, ул инде элекке кыз түгел. Әмма нишләп соң ул һаман якын, үз кеше, сөеп туймаслык?.. Әйе, нәрсәдер югалган, кире кайтармаслык булып каядыр гаип булган.
Тугыз ел шулай үзгәрткәч, күбрәк вакыт узгач, ни булыр?.. Абыйсы өчен шулай нык кайгыра микән? Унөч яшендә чыккан ирен сагына микән? Баласын югалту кайгыга батырганмы? Барысы бергәдер инде, тагын нинди булырга тиеш инде ул – күпне күрергә өлгергән яшь хатын?!
– Син зур югалтулар кичергәнсең, канатларың шуңа салынгандыр... – диде Равил, күңел сүренкелегенең сәбәбен, бәлки, Лаура үзе аңлатыр дип өметләнеп.
– Гомер буе кайгырудан мәгънә юк, – диде Лаура, сыктанып. – Кайгылар кичеп чыккысыз булып тоелса да, барыбер яшәргә кирәк. Гомер алда бит әле. Хәзер мин абыем өчен борчылам, миндә хәзер аның кайгысы. Бер риваять ишеткәнем бар. Имештер, бер хан күрше илне яулап алган, башкаланы җимергән, илне талаган. Шул илнең затлы яубашы һәм аның аркадашлары ханга әсир төшкән. Бер хатын хан янына килгән. «Бөек хан, – дигән хатын. – Син илебезне яулап алдың, иремне, улымны, абыемны әсир иттең. Аларның җанын кыю сиңа нәрсә бирә? Син бит инде болай да җиңдең, азат ит аларны, җибәр». Хан хатынга әйткән: «Алар миңа каршы сугыштылар, бик күп яугирләремне үтерделәр. Син кыю, чибәр хатын, курыкмыйча, минем янга килдең һәм миңа синең кыюлыгың ошый. Шуңа күрә өчесе арасыннан берсен азат итәргә мин әзер. Сайла, кайсысын азат итим, иреңнеме, улыңнымы, абыеңнымы?» Хатын, уйланып торганнан соң: «Алайса абыемны азат ит», – дигән. Хан, гаҗәпкә калып: «Ә нишләп улыңны яки иреңне коткару турында уйламыйсың, ә абыеңны?» – дип сораган. Хатын әйткән: «Бөек хан! Мин әле яшь, мин тагын иргә чыга алам һәм минем ирем булачак. Мин әле сәламәт, мин тагын бала таба алам һәм минем улым булачак. Ә абыемны үтерсәң, абыем минем бүтән беркайчан булмаячак инде». Хатынның җавабы ханның күңеленә бик хуш килгән, хатынга ул сокланып карап торган да: «Җавабың шундый матур, син мине таң калдырдың, шуңа күрә мин өчесен дә азат итәм!» – дигән.
Равил уйга калды.
– Абыеңның исеме ничек?
– Харман.
– Армиядә бергә хезмәт иткән дустым угрозыскта эшли, мин аның белән сөйләшеп карыйм.
– Дөресен әйткәндә, ярдәм итә алмассыңмы дип килдем дә инде синең яныңа, – диде Лаура.
– Актёр булгач, дуслары, поклонниклары, элемтәләре күптер, мәйтәм...
– Тырышырмын, тырышырмын, Лаура.
– Ул кем соң анда?
– Уголовный розыск инспекторы.
– Сөйләшеп кара, зинһар.
– Иртәгә үк сөйләшәм.
Лаура торып утырды:
– Тиздән таң ата башлый, – диде ул, тәрәзәгә карап.
– Мин кайтыйм.
– Монда гына йокла. Иртәгә ресторанга барырбыз, күңел ачарбыз.
– Юк, миңа кайтырга кирәк, – дип, Лаура киенә үк башлады.
– Йә такси, йә частник тотам.
– Мин сине озатып куям, – диде Равил, чалбарын киеп.
Юл кырыенда шактый вакыт торырга туры килде. Берән-сәрән үткән машиналарның, ниһаять, берсе туктады. Иске «Жигули»нең йөртүчесе корык-корык ютәлли, машина эченә тәмәке, тир исе сеңгән. Равилнең эче поша башлады – димәк, Лаура яныма мине сагынып түгел, ярдәм эстәп килгән...
Казан читендәге шәхси йортлардан торган бистәгә җиткәч, машина хәйран гына көяз йорт янына җитәрәк туктады.
– Менә, тулай торакның вахтасындагы телефон номеры, – дип, Равил Лаурага алдан әзерләнгән блокнот кәгазен бирде.
– Машинадан чыгып торма, – диде Лаура, ишекне ачып. – Сау бул. Мин шалтыратырмын.
Машина кире борылып маташканда, Лаура тиз генә капкадан кереп китте. Равилнең тәмам кәефе кырылды.
– Чегән кызымы? – дип кызыксынды моңарчы бер сүз дәшмәгән шофёр.
– Әйе, – диде Равил.
– Каян белдең?
– Мин бу йортта чегәннәр яшәгәнне беләм. – Шофёр мут елмайды. – Ну, ничек ул?.. Дәртледер...
– Юк, гап-гади, – диде Равил кырыс тавыш белән, пырдымсыз сорауга ачуы килгәнне яшермичә. Моны аңлап, шофёр бүтән бер сорау да бирмәде.
«Очраштылар. Әмма очрашу мондый булырга тиеш идеме? – дип уйлады Равил. – Ә ничек булырга тиеш иде соң тагын? Әйе, мин, хыялый уй-хисләр белән йөреп, очрашу зур тантана булыр дип өметләнгән идем. Ярар, иң мөһиме – без очраштык. Хәзер инде элемтә бар». Әмма элемтә бер яклы, дөресрәге, бер яктан гына бар шикелле тоелды аңа.
(Дәвамы баар)
"КУ" 04, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев