Логотип Казан Утлары
Роман

СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)

Йоклар алдыннан да әле галимнең кайбер сүзләре колакта яңгырап торды: «Син бүген генә, менә хәзер генә яшисең. Бүгенге көн тиз агып китә, ул тынгылыкны яратмый, ул сәгать саен, мизгел саен киләчәккә сусап тора. Син бүгенге көнең узган гомереңнән качмаслык итеп, бүгенге көнең кылган гамәлләрең өчен рәхмәтле булып калырлык итеп яшәргә тиеш.

(Башыннан укыгыз)

12

Равил беркөнне, базарда йөреп, җилләнеп кайтырга булды. Илнең кинәт үзгәрүе базарда аермачык күренде. Горбачёв тарафыннан игълан ителгән «перестройка» тиз арада кешеләрнең дә аңын үзгәртә башлады. Кибетләрдә яхшы сыйфатлы ризык югалды, дефицит элек тә булды ул, әмма хәзер иң кирәкле товарны да табарлык түгел иде, алар урынына шикле сыйфатлы продукция чыга башлады, алыпсатарлар рәхәт чигә торган көннәр килде, бөтен җирдә күзгә карап алдау хөкем сөрде, оят дигән нәрсә юкка чыкты. Әхлак төшенчәсе мескенлекне аңлата торган сүзгә әйләнде, елгыр, хәйләкәр булмасаң, син булдыксызлар рәтенә керә идең. Ачылган кооперативлар халыкны иң кирәкле тормыш-көнкүреш әйберләре белән тәэмин итү ниятеннән түгел, халыктан, алдап-талап, акча җыеп, җиңел баю максатында эш итәләр иде.

Тормыш-көнкүрештәге әйберләрнең юкка чыгуы бер нәрсә... Кешеләр аңында кискен үзгәрешләр башлануы аермачык күренә башлады. Хәзер инде элек дәүләт тарафыннан җибәрелгән хаталар, ялгышулар булганны ачыктан-ачык сөйләргә тотындылар, күп нәрсәгә караш үзгәрде, әмма алга таба нәрсә буласы аңлашылмый иде, чынбарлыктагы проблемалар бер-бер артлы калкып чыга торды. Үзгәртеп кору, имеш... Ил болгана-туглана, гәҗит-журналларда берсеннән-берсе куркыныч мәкаләләр дөнья күрә, телевизордан кыю фикерләр яңгырый, көтелмәгән фикерләр, элек әйтергә ярамаган сүзләр ишетелә, ә кешеләрнең ашыйсы, киенәсе, урамнарда җинаятьчеләрдән курыкмыйча йөрисе, кыскасы, иртәгәсе көннән курыкмыйча яшиселәре килә иде.

Тагын берничә елдан әле саклык кассаларында кешеләрнең акчалары «яначак», өметләр акланмаячак, ил таркалачак, тора-бара исән калу, югалмау – иң мөһим максатка әйләнәчәк, ул кара көннәргә күп калмады инде. Әлегә халык, чынбарлыкны кабул итеп (кабул итми кая барасың?!), көн күрә иде.

Базар кайный. Равил сәүдә рәтләре буйлап китте. Ике куллап плащлар, пәлтәләр, свитерлар тоткан кешеләр арасыннан ул барды да барды. Берәү, килеп, тәмәке кирәк түгелме, дип сорады. Ярый әле Равил тәмәке тартмый, тәмәке дә юкка чыкты бит соңгы вакытта. Вак-төяк товар рәтләрендә хәтта чүплеккә ташланасы иске әйберләр дә сатуга чыккан иде. Иң тетрәндергәне – кешеләрнең күзләрендә, кыяфәтләрендә курку вә чарасызлык чагыла иде.

Сәүдә рәтләренең башында бер төркем чегән хатыннары күренде, алар, пакетлар, төргәкләр белән үзләренең әйберләрен тәкъдим итеп торалар, кайберләре үткән-сүткән кешеләргә фал ачарга маташа иде.

Равилнең аяклары үзеннән-үзе шул тарафка атлады. Ул аларны шактый вакыт читтән күзәтеп торды – чегән хатыннары мәш киләләр – үтеп баручыларга үзләренең әйберләрен тәкъдим итәләр, нәрсәдер кызу-кызу сөйлиләр. Үтеп баручыларның кайберләре туктап, уч төпләрен күрсәтә, кайсылары тыңлап кына тора. Таушалган киемле, йончыган кыяфәтле чегән хатыннары шулкадәр тере вә хәрәкәтчән, аларны күзәтеп торуы гаять кызык иде. «Лаура башка төрле, ул болар кебек түгел, – дип уйлап куйды Равил. – Луара болар белән әйбер сатып йөрмәс. Лаура чегән кызына түгел, чит планета кешесенә охшаган».

Базардан кайткач, Равил унсигез яшендә Лаурага язган, әмма беркая да җибәрмәгән хатны чемодан төбеннән алып укыды.

13

Театрда тарихи әсәр куярга әзерләнеп яталар иде. Булачак тамашада Равилгә төп рольләрнең берсе эләкте. Шул уңайдан беркөнне актёрлар белән очрашуга, кыска гына лекция укырга танылган тарихчы-галим Гариф Сахипов килде. Ыспай киемле, чак кына агара башлаган сакал-мыегын тигез вә матур итеп кыркыган, башы алдан чак кына пеләшләнә башлаган, чигәләренә бераз чал кунган бу галимнең, таушалган кәчтүмле булса да, кыяфәте затлы иде. Аңардан җылы энергия бөркелеп тора, аның сөйләвен тыңлап туймаслык иде. Татар тарихының урта гасырларга кагылган һәм Казанның руслар тарафыннан җиңелгән чорга бәйле вакыйгаларны бернинди пафоссыз, купшы сүзләрсез бик кызыклы вә мавыктыргыч итеп сөйләде ул. Моңарчы ишетелмәгән тарихи фактлар да яңгырады, ерак гасырларда яшәгән шәхесләр дә телгә алынды. Күренеп тора, Гариф Сахипов – күп укыган, гыйлемле, акыллы, шул ук вакытта, үзе яшәгән заманнан калышмый торган зур галим һәм затлы шәхес иде.

Очрашудан соң, Равил аны урамда куып җитте.

– Гафу итегез, Гариф әфәнде, мин сезгә шәхсән рәхмәтемне дә белдерәсем килә.

Галим Равилне таныды:

– Ә-ә-ә, Равил Шәмсиев, – дип елмайды ул. – Ошадымыни?

– Бик тә. Калын бер китап укыгандай булдым.

– Мин бит шат. Син дә бу якка барасыңмы? – диде тарихчы, алга ишарәләп.

– Әйе.

– Әйдә, мин дә бер-ике тукталышны җәяү үтәм. Үзеңә рәхмәт җылы сүзең өчен. Җылы сүз ул һәрвакыт һәркемгә кирәк, хәтта югары дәрәҗәләргә ирешкән олпат кеше дә мактау сүзләренә мохтаҗ. Әллә кем булып күренсә дә, һәрбер кеше үзенең эшен югары бәяләүләрен көтә. Мин дә сиңа ихластан җылы сүз әйтәм: узган атнада син уйнаган спектакльне карадым, ролеңне искиткеч башкардың.

– Рәхмәт, Гариф абый.

Ленин бакчасы яныннан үткәндә, Гариф бакча эскәмиясендә бераз утырырга тәкъдим итте. Көзен сирәк була торган җылы, рәхәт көн иде.

– Син акыллы, уйчан актёр, – диде галим, эскәмиягә утыргач. –Укуыңны дәвам итәргә кирәктер, бәлки. Син режиссёр була алыр идең.

– Гариф абый, сез Кырым ханлыгы турында кызыклы нәрсәләр сөйләдегез, Гәүһәршад ханикә турында да бәяныгыз бик кызыклы булды. Аның әнкәсе Нурсолтан да зур шәхес булган икән. Мин бит, затлы хатын-кызлардан Сөембикәдән башка беркемне дә белми идем.

Равил курткасының куен кесәсеннән Лаура бүләк иткән тәңкәне чыгарды, аны ул тарихчыга күрсәтермен дип, театрга махсус алып килгән иде.

– Менә бу әйбер турында нәрсә әйтә аласыз? Бу бик борынгы монета, шулаймы?

Галим, тәңкәне алып, әйләндергәләп карады:

– О-о-о, бу бит Дракула монетасы, – диде ул. – Каян алдың моны?

– Чегән кызы бүләк иткән иде. Күптән инде, армиягә хәтле үк, мәктәпне тәмамлаган елны. Тылсымлы дигән иде ул аны.

– Чегәннәр борынгы халык шул, – диде тарихчы, тәңкәне сокланып караганнан соң, кире Равилгә биреп.

– Дракула монетасы нәрсәне аңлата?

– Унбишенче гасырда хәзерге Румыния территориясендә Валахия дигән кенәзлек була, анда Влад Өченче Цепеш исемле кенәз хакимлек итә. Аның турында бик күп куркыныч легендалар сакланган – дөрестерме, юктырмы... Шул заманнарда сугылган акча булырга тиеш бу. Чегәннәр шул тарафтан киткәндә, бу тәңкә алар белән булган, күрәсең. Әле уналтынчы гасырда да без яши торган төбәкләрдә чегәннәр булмаган. Алар Византиядән Европа җирләренә үтәләр, кайсылары шуннан Кырымга китә. Россиягә чегәннәр Кырым аша кергәннәр, ахрысы. Сакла моны, бик борынгы, кызыклы әйбер. – Галим тирән сулап, беравык уйланып утырды. – Тарихка күз салсаң, шул ук ыгы-зыгы, – дип дәвам итте ул. – Кайгы-хәсрәт, бәхет-шатлык – барысы да бер көе, хисләр дә шул ук, аерым алган нәрсәләрнең генә кыйммәте үзгәреп килә. Менә бу тәңкә иң элек акча булгандыр, аннары гына тылсымлы санала башлагандыр, хәзер ул тарихи нәрсә, әмма аның тылсымы да, акча буларак бәясе дә юк. Борынгы әйбернең бәһасен аңлаучыга гына кыйммәт ул, аның үзбәясе югары һәм дә аны аңлаучылар гына бәяли ала.

– Бу тәңкә бәһасез! – диде Равил, дулкынланып. – Тылсымлы ул!

– Тылсымлы дип санасаң, тылсымлы инде алайса, – диде Гариф. – Теге яки бу әйберне кеше үзе генә бәяли ала, бер кеше өчен бәһасез булып саналган әйбер икенче берәүгә чүп булып күренергә мөмкин. Төшенчәләр белән дә шул ук хәл – бүген изге дип саналган нәрсә, еллар узгач, бөтенләй башка бәядә булырга, хәтта бәясен югалтырга да мөмкин. Менә безнең ил революцияләр, сугышлар аша үтте, күпме символларга, күпме әйберләргә табынды халык, бөек дип аталган инкыйлаб хакына күпме кан коелды, күпме фаҗига булды. Ә хәзер менә перестройканы башладылар һәм җитмеш ел изге дип саналган символларга табынып яшәгәннән соң, күрәсеңме, кыска гына вакыт эчендә кешеләр ничек үзгәрде. Кешедәге тискәре сыйфатлар шундук аермачык күренә башлады, ә бит дистәләгән еллар буе дөрес сүзләр сөйләдек, кемнәргәдер, нәрсәләргәдер табындык. Бүген кешеләргә кара... Ышанмаганнар, табынмаганнар бит алар... Без барыбыз да бер үк Кояш астында тудык, бер үк шәхесләргә, кызыл байракка табындык, бер үк әлифбалар буенча укырга өйрәндек, бер үк мәктәптә укыдык, бер үк нәрсәләргә бил бөктек. Әмма йөгәнне җибәрүләре булды, төрле кеше төрлечә уйлаганны, дөньяга карашлар күптөрле булганны аңладык. Бүгенге гәҗит-журналларны укыгач, шаккатырлык бит – бер-ике ел эчендә күпме нәрсәгә күзләр ачылды! Син бүген, хәзер яшисең, үткән заманнарда яхшырак булгандыр дип ышанма һәм борынгыдан килгән һәр нәрсә изге була алмый. Теге яки бу нәрсәнең серен, тылсымын кеше үзе уйлап чыгара, ул әйбер элек кемнән кемгә күчкән, кем кулында булган, ул кеше нинди гамәлләр кылган, нинди уй-ниятләр белән яшәгән соң? Әнә, һәйкәл тора. Ул кеше исән чагында нинди булган, аның ниләр кылганын тәгаен кем әйтә ала? Кызыл йолдыз... Кызыл байрак... Сәвит илендә, йорт стеналарына хулиган малайлар фашист свастикасы ясап куялар, бу бит фашизмны хуплаудан түгел, кызыл йолдызга табынасы килмәгәннән, кызыл йолдызны изге әйбер дәрәҗәсенә күтәрүгә каршы протест ул... Символлар... Кеше үзе билгели – менә мондый символ-тамга әйбәт, мондые – начар. Имеш, свастика ясаучыларга тәрбия җитмәгән. Тәрбия җитәрлек булды, гел патриотик кинолар, патриотик җырлар, пионер лагерьлары... Нишләп соң, шулай була торып, демократия дию белән, вәхшилек өскә калкып чыкты?.. Тәрбия биргәндә, чынны ялганнан аерырга өйрәтү мәслихәт. Нәрсә дөрес, нәрсә фальшь – моны билгеләү җиңел түгел. Аннары, йорт стенасына әшәке сүзләрне язган малайны да кемдер хәреф танырга һәм язарга өйрәткән бит. Төшенчәләрне, әйберләрне, символларны идеаллаштыру, изгеләштерү, миңа калса, кешене үзе булудан тыядыр. Кеше бүген яшәргә комачаулый торган хатирәләрдән арынырга тиеш. Әйе, алардан тәгаен арыну мөмкин түгелдер, бәлки, алардан ваз кичәргә дә кирәкмидер, әмма аларга мөнәсәбәтне үзгәртү зарур – дөрес бәя биреп, аңлап, алга таба хаталанмас өчен.

Равил галимне таң калып тыңлап утырды, көннең калган өлеше дә тулаем Гариф Сахипов сөйләгәннәрнең тәэсирендә узды.

Йоклар алдыннан да әле галимнең кайбер сүзләре колакта яңгырап торды: «Син бүген генә, менә хәзер генә яшисең. Бүгенге көн тиз агып китә, ул тынгылыкны яратмый, ул сәгать саен, мизгел саен киләчәккә сусап тора. Син бүгенге көнең узган гомереңнән качмаслык итеп, бүгенге көнең кылган гамәлләрең өчен рәхмәтле булып калырлык итеп яшәргә тиеш. Ерак гасырлар безнең өчен – сер, уйланма, без инде аңа кагыла алмыйбыз, тарихны без ишетеп, укып кына беләбез. Үткәннәрдә, тарихи фактлар белән беррәттән, гамәлгә ашарга мөмкин булган, әмма булмый калган вакыйгалар да саклана – шуңа бөек, тирән сер ята узган заманнарда. Тарих безгә яшәү мәгънәсе хакында бер җавап та бирми, җавапларны һәр буын үзе эзли, таба гына алмый. Язмыш нинди генә сынаулар әзерләп куйса да, безгә чынбарлыкны кабул итәсе генә кала. Бүген мине бер нәрсә бик борчый – узган еллардан начарлык, яманлык эзләү кирәк микән?.. Безгә кадәр яшәгән буыннар, ерак бабаларыбыз хәлләреннән килгәнчә, булдыра алганча яшәгәннәр. Узган заманнар инде беркая югалмыйлар, алар Җиһан хәтерендә мәңге сакланачак. Хәзерге заманны, йөз чөереп, инкарь итә алмыйсың, чөнки син бу заманда яшәргә дучар ителгәнсең. Бүгенге көнеңне, тарихтан дәрес алып, киләчәгеңне югалтмаслык итеп яшәргә генә кала. Алда – ап-ачык Кыр һәм яп-якты Күк. Анда әле пычрак та, кара болытлар да юк. Киләчәккә аяк басканда, үзең чиста булырга тиеш. Үзең якты күңелле булсаң, киләчәгең дә якты булачак. Шуны аңласын иде кеше».

Гариф абый искиткеч акыллы кеше, дип уйлады Равил. Әмма Лаура бүләк иткән тәңкә – серле, тылсымлы, затлы әйбер – моңа аның һич кенә дә шиге юк!

Влад Дракула заманыннан килгән тәңкә булганы өчен генә түгел!

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 04, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев