Логотип Казан Утлары
Роман

СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)

– Күрәсең, без, һичшиксез, очрашырга тиеш булганбыз, башкача мөмкин түгел иде. Равилне шатлык белән бергә Лаураны кызгану хисе биләп алды. Шушындый гүзәл кызны гел тоткарлыйлар, ябып, бикләп куялар, ул гел кемнәрдәндер куркып, качып яшәргә мәҗбүр. Дөрес түгел бит бу! Шунысы гаҗәп – Лаура курыкмый, һәрвакыт тыныч, гел моңсу гына елмаеп тора. Ул курыкмый, чөнки гаепле түгел.

(Башыннан укыгыз)

6

Равил бала чактан ук артист булырга хыялланды. Өлкәннәр дә, җырга-биюгә оста, кыланырга яратканга күрә, аңа кечкенә вакытта ук, мөгаен, артист булырсың син, диләр иде. Әмма инде хәзер, Казан театр училищесына керәм дигән теләген белдергәч, әтисе дә, әнисе дә каршы килә башладылар, кечкенә чакта мактау йөзеннән генә артист булырсың дигәннәр икән аңа. Җитди профессия түгел, шушы гәүдәң белән сәхнәдә кылтый-пылтый кыланып йөрерсең микәнни гомер буе, диделәр.

– Әле керергә кирәк бит анда, – диде Равил. – Әллә алалар, әллә юк...

– Йөрмә кеше көлдереп! – диде Закир.

Авыл хуҗалыгы институтына керергә әтисе аны җиденче-сигезенче классларда ук өнди башлаган иде. Нурия, Арча педучилищесын тәмамлаганнан соң, күп еллар мәктәптә башлангыч класс балаларын укыткан кеше, улының педагог булуын теләгән иде.

– Пединститут әйбәт. Алабугадагы институтка кер. Завуч булырсың, аннары мәктәп директоры итеп куярлар. Мәктәп директоры бик абруйлы эш, – диде ана, гәрчә улының барыбер үз сүзендә торачагын белсә дә.

Әмма Равил үзен механик итеп тә, педагог итеп тә күз алдына китермәде.

Ә менә Илүсә энесенең актёр булырга теләвенә бик сөенде. Апасы үзе дә моңлы тавышлы, матур җырлый, әмма мәктәптә энесе кебек үк әйбәт укымады, институтларга керү уенда да булмады, иптәш кызы белән медучилищега кереп укый башлагач, моңа һич кенә дә үкенмәде.

– Синнән шәп артист чыгар, – диде Илүсә. – Артистларны бөтен кеше таный, аларның тормышы кызык, безнеке шикелле төксе түгел.

– Ярый ла ул, данлыклы артист булып чыксаң. Халык яратмаса, синең артистлыгың пычагымамыни? – диде әнисе, борчылып.

Әтисе Равил сайлаган юлга бөтенләй каршы булды:

– Егетләрский һөнәр кирәк, – диде ул. – Авылларда агрономнар, зоотехниклар җитми. Иң яхшысы – механикка укырга керү. Чистайда авыл хуҗалыгы техникумы бар – менә дигән техникум, шунда укып кайтып, үзебезнең МТСта механик булып эшләр идең, аннары баш инженер итеп куярлар. Бәлки, тора-бара сельхозтехникага эшкә чакырырлар. Бик күп зур нәчәлникләр, абруйлы кешеләр башта Чистай техникумында белем алдылар.

Кыскасы, әнисе, укытучы буларак, улының мәктәп директоры булуы турында хыялланды, әтисе, шофёр буларак, улын үзе эшли торган паркта механик итеп күрергә теләде, әмма Равилнең үҗәтлеген җиңә алмагач, икесе дә күнеп, кул селтәделәр.

– Әле үзе дә ошатмас театрны, керә алса да, үзе ташлар, – дип фаразлады Закир.

– Ну, артист нинди профессия инде ул! Җитди эш түгел бит инде.

– Күпме хезмәт хакы ала икән артист? – дип уйга калды Нурия. – Күп түгелдер...

Узган елны авылыбызга спектакль белән килгәннәр иде бит. Клубка кергәндә, мин артистларның өс-башларын күрдем – бигрәк фәкыйрь.

– Юлда да затлы кием киеп йөрмәсләр бит инде, – диде Илүсә.

Нурия барыбер:

– Аттестатыңда бер генә өчле дә юк, юньлерәк вуз турында уйласаң, әйбәт булыр иде, – дип торымнан-торымга әйтә торды.

Равил үзе өчен карар кылган иде инде – Казанга, театр училищесына!

Менә инде башкалага барып, документларны тапшыру вакыты да җитте. Нәкъ менә шул көннәрдә аның каты итеп теше сызлый башлады, тешне дәваларга тиз генә Чистайга барып кайтырга кирәк иде.

Элекке район үзәге булган Кызыл Таң якынрак, әлбәттә, анда теш дәвалау клиникасы бар, әмма Чистайда әтисенең туганнан туган сеңлесе Зөлфирә апа теш врачы булып эшли, Равил аның янына барырга булды.

Вакыт тар, озакка сузарга ярамый, Равил попутка белән Кәрәкә бистәсенә китте. Пристаньда метеорны озак көтәргә туры килмәде, кечкенә «тимер аккош» аны Чистай шәһәренә алып китте.

Зөлфирә апа авызын киң итеп ачып утырган Равил белән бертуктаусыз сөйләште, үзе шул ук вакытта тешне дәвалап, ямап та куйды.

Аннары апасы Равилне үзләрендә куна калырга өндәде, әмма Равилнең Казанга китәсе бар, тизрәк авылга кайтып, юлга әзерләнергә кирәк иде. Ул пристаньга төшеп китәргә ашыкмады – метеорлар кичке эңгер-меңгергә кадәр йөреп тора, шактый вакыт бар иде әле.

Ипи кибетеннән ике клиндер алып чыгып ашагач, Чистай урамнарында бераз йөрисе килде. Каяндыр дүрт яшүсмер килеп чыкканын ул сизми дә калды. Алар да Равил яшендә, кыяфәтләреннән күренеп тора – шпана малайлар иде. Боларның өчесе чандыр нәрсәләр, дүртенчесе тәбәнәк буйлы, киң җилкәле иде. Равил коелып иңмәде, каршы торырга әзерләнде – нык гәүдәле, егәрле авыл малае буларак, Равилнең боларга бирешергә исәбе юк иде.

– Әй, колхозник! Акчаң бармы? – диде берсе.

– Юк, – диде Равил, сугышырга әзерләнеп.

Икенчесе:

– Сал сәгатеңне, – дигәч, Равил аңа авылча сүгенеп җавап бирде.

Ышпаналар мондый дорфалыкны көтмәгәннәр иде. Берсе кизәнде, Равил читкә тайпылып калды, икенчесе арттан сикергәч кенә, Равилгә бер-ике йодрык килеп кунды, әмма зыян китерерлек сугу түгел иде ул. Равилнең кулларын каерырга маташтылар, эченә, касыгына суктылар, ләкин һич аяктан ега алмадылар. Әүмәкләшкәндә, күлмәк эченнән чыгып түштә асылынып торган тәңкәне берсе йолкып алды – моны Равил аермачык хәтерли.

Кибеттән чыккан бер хатын чәрелдәп:

– Нишлисез?! Сугышмагыз! Милиция! – дип кычкыргач, малайлар шундук юкка чыктылар.

Равилнең сәгате кулында, әмма түшендәге чегән тәңкәсен йолкып алганнар иде. Тәңкәдән мәхрүм калуы аны нык тетрәндерде.

Сугышканда, сәгать каешы өзелә язган, ул чак кына эләгеп тора иде, Равил, сәгатен салып, кая барганын да белмичә атлады. Кулыннан сәгате ычкынып, юл ташына шыкылдап төшкәч кенә айнып китте ул.

Менә, медальонны югалткач, бәлаләр башланды – сәгатем төшеп ватылды дип уйлады ул. Сәгать йөрүен йөри, әмма пыяласы чатнаган иде. Тәңкәне алып качтылар! Лаураның бүләге бит ул, өстәвенә тылсымлы, борынгы әйбер иде. Әйтерсең лә аяклары махсус шул урамга алып барган – «милиция» дигән язуны укыгач, аны-моны уйлап тормады, туп-туры отделга кереп китте.

Равилнең нинди йомыш белән кергәнен ишеткәч, дежур милиционерның бер төге дә селкенмәде. Өлкән сержант битарафлыгын яшермичә:

– Аны хәзер ничек тапмак кирәк? – диде. – Гариза яз, эзләп карарлар.

Кайсыдыр ишектән кече лейтенант килеп керде. Өлкән сержант аңа Равилне талаганнарын әйткәч, кече лейтенант:

– Кайда, ничек таладылар? Нәрсәңне алдылар? – дип кызыксынды.

Равил барысын да сөйләп биргәч, кече лейтенант, күзләрен чекерәйтеп:

– Кичә төнлә музейны басканнар... – диде. – Синең медальоның борынгы дисең, син аны каян алган идең?

– Чегән кызы бүләк итте.

– Ник бүләк итте? Чегәннәр болай гына берни дә бүләк итмиләр...

Равил:

– Ярый, гафу итегез, – дип чыгып китмәкче булды, әмма әле генә кергән милиционер кычкырып:

– Стоять! – диде.

Ул шундук, телефоннан шалтыратып, чегән кызын алып килергә кушты. Дежур бүлмәнең арткы ишеге ачылды һәм... Лаура пәйда булды, Равил үз күзләренә ышанмыйча тораташ булып катып калды.

– Лаура!

– Рауль!

– Менә, менә, бер-берегезне тануыгыз бик әйбәт, – диде кече лейтенант, елмаеп. – Алайса монда, гадәттә, бер-берсен танымаган булып кыланалар. – Шушы кыз бүләк иткән идеме? – дип сорады өлкән сержант.

– Әйе.

Кече лейтенант Лаураның каршысына килеп басты:

– Әнә, борынгы медальон бүләк иткәнсең икән бит. Каян алдың син аны?

– Әбиемнән калган медальон ул, – диде Лаура.

– Ялганлама. Кичә музейны басканнар. Ярар, тикшерербез. Әлегә камераңда ят. Өлкән сержант Лаураны алып киткәч, Равил:

– Бу кыз музей баса торган түгел! – диде. – Җибәрегез аны.

– Үзеңне ябып куймаганга рәхмәт әйт тә авылыңа элдер инде син, – диде аңа «олы җанлы» кече лейтенант.

Милиция бүлегеннән саф һавага чыгып, нишләргә белми торганнан соң, Равил дежур частька кире керде. Кече лейтенант чыгып киткән иде, куе яшел төстәге кружкадан чәй эчеп утырган өлкән сержанттан бүлек начальнигының бүлмәсен сорады.

Бүлек начальнигы – юан капитан – бик авыр сулаучы урта яшьләрдәге кеше иде. Юанлыктанмы, үпкә чиреннәнме – аның һәр сулышы авырлык белән ясалганы күренеп тора, хәтта каршысында утырган әңгәмәдәш тә аңа карап, һава җитмәгәнне тоя иде. Ул, Равилне тыңлагач:

– Син кайсы авылдан? – дип сорады.

– Аулаштан.

Капитанның йөзе караңгыланып китте:

– Аулаштан?!

– Ишеткәнегез бармы?

– Яшь чакта, Сабан туена баргач, мине анда кыйнаганнар иде, – диде капитан борын төбенә генә.

– Сез яшь чакта мин бәләкәй булганмындыр, – диде Равил. – Сезне кыйнауда катнашмадым мин. – Музейны чегәннәр басмаган, әле генә шалтыратып әйттеләр. Шулай да бу кызны әлегә чыгармыйм, – диде капитан, сүзләрен дә авырлык белән генә авызыннан чыгарып.

– Нишләгән соң ул? Нинди гаебе бар? – диде Равил хафалы тавыш белән.

– Чегән ул – гаеп шунда.

– Ул бик әйбәт кыз.

– Әйбәт? – дип чыраен сытты капитан.

– Беркайда, беркайчан әйбәт чегәнне күргәнем юк.

– Лаура музейлар баса торган кыз түгел. Ул – табигать баласы. Ул – гадалка, карак түгел. Ул чибәр...

Капитан, мутлы елмаеп:

– Син аны ниме?.. – дип пышылдады.

Равил аңламады:

– Нәрсә, ниме?

– Аның белән тудым-судым итмәгәниеңме?

– Юк.

– Каян беләсең әйбәт икәнен?

Равил пыяласы чатнаган сәгатен чалбар кесәсеннән алып, начальникка бирде:

– Мәгез, шәп сәгать, бераз пыяласы гына чатнаган. Сезнең монда данлы сәгать заводы бар, пыяласын гына алыштыра алырсыз.

Начальник сәгатьне әйләндергәләп, селкетеп карагач, колагына куеп тыңлап карады да өстәл тартмасына тыгып куйды.

– Сәгатьне дә чегәннәр бүләк иткән идеме? – дип сорады ул.

– Юк, үземнеке, – диде Равил. – Былтыр җәйге каникулда ындыр табагында эшләдем, шул акчага алынган сәгать.

Капитан беравык уйланып утырды да:

– Бар, тышта көт, – диде.

Капитан алдамады микән дип борчылып, Равил әрле-бирле йөрде.

Озак көтәргә туры килмәде, милиция бүлегенең ишегеннән Лаура чыкты, Равил хәтта бер мәлгә һушсыз калды.

Лаураның өстендә кайчандыр ачык зәңгәр чәчәкле булган, тора-бара төсе уңган күлмәк, әмма, кем әйтмешли, сылу кешегә солы капчыгы да килешә – аңа карап туймаслык иде. Лаура ни кисә дә, гүзәл булачак, йөзе генә бүген бераз агарган иде аның. Аягында инде Равилгә таныш чүәкләр, бүген ул яулыксыз иде, биргән бит Ходай чәчне – аның куекара бөдрә чәченә тарак та, Илүсә апасыныкы шикелле бигуди да кирәк түгел шул.

Лаура, караңгыдан чыккач, күзләре яктыга ияләшкәнне көтеп, бер урында басып торды.

– Лаура! – дип, аңа таба атлады Равил.

– Рауль?! – дип гаҗәпләнеп, моңсу елмайды кыз.

– Менә, тагын очраштык! – дип, шат аваз салды Равил, кайда ничек очрашуларын бөтенләй онытып. Һәр икесе үз күзләренә ышанмыйча торды, әйтерсең лә бу очрашуны кемдер махсус оештырган.

– Рауль, ничек, каян килеп чыктың син?! – диде Лаура, шаккатып.

Равил кызны кочагына алды:

– Күрәсең, без, һичшиксез, очрашырга тиеш булганбыз, башкача мөмкин түгел иде. Равилне шатлык белән бергә Лаураны кызгану хисе биләп алды. Шушындый гүзәл кызны гел тоткарлыйлар, ябып, бикләп куялар, ул гел кемнәрдәндер куркып, качып яшәргә мәҗбүр. Дөрес түгел бит бу! Шунысы гаҗәп – Лаура курыкмый, һәрвакыт тыныч, гел моңсу гына елмаеп тора. Ул курыкмый, чөнки гаепле түгел. Менә хәзер дә аңардан якты нур бөркелеп тора. Кереп чумарга иде аның күңел дөньясына – ямьле, якты дөньядыр ул.

Ни сәбәпле очрашсалар да, аларга очрашу үзе кыйммәт иде. Лаураның кайнар сулышы күлмәк аша тәнне өтеп-өтеп алды, алар шатлыктан бертуктаусыз көлделәр, һәр икесе нәрсәдер әйтә, ләкин әйткән сүзләрнең мәгънәсен аңларлык түгел иде.

– Сиңа һич кенә дә тыныч яшәргә бирмиләр, гел тоталар да ябып куялар, – диде Равил, моңсу елмаеп.

– Әйтмә дә, – диде Лаура бернинди аһ-зарсыз.

Равил тизрәк кызны бу тирәдән алып китәргә ашыкты, кая барганнарын да белмичә, алар урам буйлап атладылар. Равил сөйләде дә сөйләде, Лаура елмаеп тыңлап барды. Равил медальоннан колак какканын әйткәч, Лаураның сөмсере коелды.

– Яман билге бу... – диде ул, туктап.

– Алар бит дүртәү иде. Башта алар сәгатемне алмакчылар иде, сәгатьне алу хәлләреннән килмәде, муенымнан медальне йолкып качтылар.

– Сәгать ничә икән хәзер ? – диде Лаура, сәгать турында сүз чыккач.

– Белмим. Сине азат итсеннәр өчен сәгатемне милиционерга бирдем.

– Әрәм иткәнсең сәгатеңне.

– Аның барыбер пыяласы чатнаган иде. Сәгать кайгысымыни монда, аның каравы, син иректә. Сине ник тоткарладылар соң?

– Чегәннәргә облава ясадылар.

– Мондый гүзәл затны һәркемнең ябып, бикләп куясы килер инде ул, – дип шаярды Равил.

– Син бит мине менә бикләмисең, киресенчә, ике тапкыр инде коткардың.

– Дөресен әйткәндә, мин дә сине үземнең тоткыным итәр идем. Башка төрле тоткын итәр идем – сине иркәләр өчен, назлар өчен, яратыр өчен.

– Яраткан кешеңне тоткын итеп буламыни?

– Юктыр. Мин болай гына әйтәм инде. Карале, Лаура, син бүләк иткән медальон үзен урлауга каршы торалмыймыни? Бәлаләрдән саклый торган булгач, нишләп минем муенымнан үзен йолкытты ул?

Лаура Равилгә текәлеп карап торды да катгый итеп:

– Ул югалырга тиеш түгел! – диде.

Равил кинәт боегып китте – алга таба нишләргә? Алар тагын аерылышачаклар... Равил аны үзе белән алып кайтып китәр иде дә бит, беренчедән, ул аны авылга алып кайтса, өйгә кертмәячәкләр, икенчедән, авыл халкы алдында да әллә ничек... Аннары, Лаура үзе дә татар авылына кайтмаячак, ул барыбер үзенекеләр белән дөнья буйлап китәчәк.

– Нишлибез? – диде Равил, күрешү шаукымы бераз сүрелгәч.

– Миңа үземнекеләрне табарга кирәк.

– Кайда соң алар?

– Хәзерге вакытта Саратовта булырга тиешләр. Безнең монда шәһәр читендә йорт бар, анда туганнарым яши, шунда үземне рәткә китерәм дә иртәгә пароход белән төшеп китәм. Ә син?

– Миңа авылга кайтырга кирәк. Вакыт бар әле, әйдә, берәр җирдә капкалап алыйк.

– Әйдә базарга, – диде Лаура.

Базар зур булмаса да, гөрләп тора иде.

Кайнар пәрәмәчләр ашаганнан соң, кәефләр тагын күтәрелеп китте. Алар, җитәкләшеп, базар рәтләре буйлап үттеләр. Бөтен нәрсә онытылды – Казанга барасы, авылга кайтасы, укырга керәсе... Мәңге шулай йөрергә иде Лаура белән. Әгәр хәзер аңа Лаура: әйдә минем белән таборга, дисә, һичшиксез иярер иде, җәһәннәм тишегенә булса да, бу кыз белән китәр иде, мөгаен.

Кинәт Равил түшеннән төймәне йолкып алган хулиганны абайлады. Әйе, ул! Таныды аны Равил. Хулиган, үрелеп, вак-төяк сатучы карчыкның түрдәге товарын күзәтә иде.

– Әнә, күрәсеңме, кара картузлы, тәбәнәк буйлы малайны? – диде Равил.

Лаура ул күрсәткән якка карады:

– Кара пинжәклеме?

– Әйе. Әнә шул йолкып алды медальне.

Алар шактый вакыт шул малайны күзәтеп, артыннан ияреп йөрделәр. Карак малай берничә кешегә мөрәҗәгать итте, сүзләре ишетелмәде, берсенә ул куен кесәсеннән нәрсәдер чыгарып күрсәтте һәм шундук кире тыгып та куйды.

Лаура, Равилне читтәрәк калдырып, малай янына килде:

– Ни сатасың? – диде Лаура ясалма ягымлы тавыш белән.

Малай башта Лаурага сынаулы караш белән карап торды, аннары күзләрен елтыратып, зур кызыксыну белән чегән кызын җентекләп күзәтте. Шуннан соң, як-ягына каранып, куен кесәсеннән теге тәңкәне чыгарып, Лаурага күрсәтте:

– Илле сумга бирәм, – диде ул. – Затлы әйбер.

Лаура үзенең тәңкәсен ничек танымасын инде! Ул талисманның табылуына куанды, һәвәсләнеп китте:

– Һи, бу калай кисәген кем илле сумга алсын, – диде ул, елмаеп.

– Күпме бирәсең? – диде малай җитди кыяфәт белән.

Бу вакытта Равил арттан килеп:

– Хәзер маңгаеңа берне бирәм! – диде дә тәңкәне йолкып алды.

Малай үзе генә Равилгә каршы тора алмасын аңлады, дуслары шушы тирәдә иде, ахрысы, авызын кәмит формага китереп, сызгырырга тотынды. Дуслары җыелгандырмы, юкмы, Равил белән Лаура базардан чыгып йөгерделәр, арттан куучылар күренмәде.

Табылды тәңкә! Ул тагын аңарда! Бәхет китерә торган медаль, ди, бит. Бәхет кирәк иде Равилгә! Бәхет Лаурага да кирәк иде. Бәхет һәркемгә кирәк бу дөньяда!

– Могҗиза бит бу, Лаура! Вакыйгалар бөтенләй көтмәгәнчә килеп чыга! – диде Равил тантаналы тавыш белән.

– Әйе, мин бәлагә тарыгач, гел син килеп чыгасың, – диде Лаура, Равилгә елышып.

– Бу тикмәгә түгел бит.

– Әлбәттә, тикмәгә түгел.

Равил кулларын як-якка җәйде:

– Нинди рәхәт һава, – диде ул, киерелеп. – Димәк, син Саратов якларына юл тотачаксың?

– Мин Чистай читендәге туганнарыма хәбәр җиткерергә тиеш, башта шунда барам.

– Анда ничек барасың?

– Җәяү.

– Хәбәреңне җиткер дә, аннары, әйдә, минем белән, – диде Равил.

– Кая? – диде Лаура, моңаеп.

Равил дәшмәде. Чыннан да, кая алып бара алсын ул аны?!

– Мине пристаньга кадәр озатасыңмы? – дип, кыюсыз гына сорады Равил.

– Озатам.

Су буенда һава тагын да рәхәтрәк иде. Агымсу... Талгын агым җанга тынычлык бирә. Нишләп тормыш та шулай салмак кына акмый икән?..

– Шушы агымсуга ияреп, синең белән бер салда агып китәргә иде, – дип, хыялга бирелде Равил.

– Агымсу диңгезгә коя, анда ул инде агымсу булудан туктый. Менә без күзәтеп торган агым, мизгел саен үзгәреп тора, безгә генә мәңгелек илаһи бер күренеш сыман ул, без күргән хозурлык бер мизгелдә үзгәрә.

Равил, шаярып:

– Чегәннәр болай акыллы фикерлиләрдер дип уйламаган идем, – диде.

– Ни дигән сүз инде бу? – дип, иреннәрен турсайтты Лаура.

– Сезнең алфавит бармы ул?

– Юк.

– Китаплар укымыйсызмыни?

– Китап укучыларыбыз бар. Без гомер бакый үзебезнең тарихны, легендаларны буыннан-буынга телдән-телгә күчереп киләбез, безнең бөтен мәдәниятебез хәтердә саклана.

– Кызык. Алай кыйммәтрәктер дә әле ул, чөнки китапларга әллә ниләр язып калдырырга була, ә хәтердән хәтергә күчкән мәдәнияттә аның иң кирәкле үрнәкләре генә сакланадыр, алай кыйммәтрәктер ул.

Лаура ясалма җитдилек белән башын чайкады:

– Авыл малае болай акыллы фикерлидер дип һич уйламас идем.

Икесе дә көлеп җибәрделәр, кәефләр тагын күтәрелеп китте. Равил метеорның ничәдә киләсе белән кызыксынып та тормады, килгәч, тиз генә билет алып кереп утырырмын дип уйлады. Аның хәтта моннан беркая китәсе килми башлады – Лаура аның белән, алар янәшә, ул аның күзләрен күрә, тавышын ишетә, сулышын тоя.

Пристань янындагы ярга барып утыргач, Равил су өстеннән еракка карап:

– Тиздән Казанга китәм, театр училищесына керергә, – диде.

– Алырлар микән?..

– Алырлар, – диде Лаура. – Син чибәр егет, буй-сының бар. Гомумән, шәп егет син. 

Равил кызның бу сүзләреннән уңайсызланып китте, хәтта үзенең йөзенә кызыллык йөгергәнне тойды. Лаура аның өчен илаһи зат – келәтләргә бикләнеп, камераларда утырып, планета буйлап сукбайланып йөрүче бу кызның башка кешеләрдән ниндидер өстенлеге бар кебек иде.

– Ышанам, имтиханнар биргәндә, син бүләк иткән тәңкәнең ярдәме тияр, – диде Равил. – Тылсымлы ул, күңелем сизә. Менә бит, без синең белән хәзер тагын көтмәгәндә очраштык – киноларда гына була торган хәл. Тәңкәне талап алдылар, без аны яңадан үзебезгә кайтардык... Бу чынлап та тылсымлы тәңкә!

– Әйе, тирән тарихлы әйбер ул. Миңа аны әбием шундый матур итеп сөйләгән иде. Моннан биш йөз ел элек әле Россиядә ромалэ булмаган. Кайчандыр Индиядән чыккан кабиләләр Кече Азия аша Европа җирләренә барып җиткәннәр. Аннан тагын көнчыгышка күченүчеләре дә була. Безнең нәселнең ерак бабалары Кырымга китәләр, без, ромалэ, анда кырымлылар тарафыннан «чингеннәр» дип аталганбыз. Оста куллы һөнәрчеләребез, музыкантларыбыз, җырчыларыбыз җирле халыкны таң калдыра, шуңа күрә Кырым илендә чингеннәрне яхшы кабул итәләр, әмма багу, күрәзә итү кебек кәсепләре белән шөгыльләнергә рөхсәт бирмиләр. Минем Мирела исемле ерак әбиемне им-томлык, багучылык белән шөгыльләнгәне өчен Кырымда тотып, зинданга япмакчы булалар. Ул вакыттагы хан хатыны Нурсолтан бигемнең Гәүһәршад исемле кызы була. Гәүһәршад Миреланы, азат итеп, Казанга үзе белән алып китә, чөнки ул үзе дә им-томлык, күрәзәчелек белән бик кызыксынган була. Казан янындагы бер бистәдә Мирелага йорт-җир бирә, ул шунда яши.

– Мирела Казанда калганмы?

– Юк, качкан ул, кире Кырымга кайткан – балалары, туганнары янына.

– Күпне күргән әйбер икән бу, – дип, уйга калды Равил, уч төбендәге тәңкәгә карап.

– Мирела кайчан, нинди вакыйга буласын Гәүһәршадка алдан әйтеп торган, Казанның җиңелеп, буйсынасын да алдан күргән.

– Димәк, бу тәңкәгә 500 ел бар?

– Күбрәктер дә әле. Бу тәңкә элек-электән безнең нәселне михнәтләрдән саклап килгән.

– Ничек шундый затлы тәңкәне миңа бүләк итәргә булдың?!

Лаура башын Равилнең иңенә салды:

– Бүләк итәсем килде, – диде ул, күзләрен йомып. – Әллә кемнәрне очратканым бар, ә синең кебекне күргәнем юк иде.

– Ничек инде ул – минем кебекне? – диде Равил, кызны кочып.

– Ачык, ихлас, якты күңеллене.

– Син тагын минем белән очрашырга телисеңме соң?

– Әйе.

– Кайчан тагын очрашырбыз икән?

– Кем белгән инде аны. Бәлки, бүтән беркайчан да очрашмабыз.

Равилнең кинәт сөмсере коелды:

– Син моны шундый тыныч әйттең... – диде ул, тавышында шелтә белдереп.

– Бүтән очрашмабыз дип кайгырып утырыйммыни?

– Без синең белән һичшиксез очрашырга тиеш. Менә бит, бергә кунганнан соң, күп тә үтмәде, тагын очраштык – тикмәгә түгел бу.

Кыска гына вакыт эчендә аларга ике тапкыр очрашырга насыйп булды. Әйе, күңелсез хәлләр аркасында очраштылар, әмма аларның очрашуы үзе ямьле ләбаса! Киләчәк, һичшиксез, хәерхаһлы булачак дип уйлады Равил. Хәзер аңарда Лаураның ерак әбисе Миреладан бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән тылсымлы тәңкәсе бар! Бу минутларда Равил бәхетле, аңа Лаурадан башка беркем, бернәрсә кирәк түгел иде. Равил өчен дөнья үзгәрде. Серле тәңкәдәме хикмәт? Дөньяда якты төсләр артты, элек балкымаган төсмерләр чагыла башлады, хәзер инде моңарчы таныш булмаган авазлар ишетелә кебек. Әллә үзе сихерле микән бу кыз? Аның ниндидер магниты бар, ул үзенә тарта, ул гади кыз түгел.

Метеор һаман күренмәде, Равил исә моңа һич кенә дә борчылмады.

– Рауль, миңа кайтырга кирәк, – диде Лаура. – Туганнарым борчылып көтәләрдер. Кул болгап кала алмыйм инде сиңа, ачуланма.

– Лаура, менә шулай могҗизалы рәвештә очрашканбыз икән, нишләп аерылырга тиеш соң без?! – диде Равил, ни әйтергә белмәгәч.

– Нишлисең бит инде. Без хәзер ничек бергә калыйк, моны ничек күз алдыңа китерәсең?

Аның бу сүзенә Равил җавап таба алмады.

Лаура, пристаньнан ерагаеп, борылышка җиткәч, туктап, Равилгә кул болгады һәм... күздән югалды. Көткән метеор һаман килмәде. Хәер, Равил аны көтмәде дә инде, аның бөтен уйлары Лаура турында иде. Бергә кунган төн татлы төш кебек, бүген кыска гына вакытка очрашып алу да өндә булган сыман түгел иде.

Инде караңгы төште, ә метеор күренмәде, шулай итеп, Равилгә пристаньда кунарга туры килде. Пассажирлар залының кыршылган утыргычына сузылып яткач, татлы уйлар елгасы аны әллә кайларга алып китте.

Икенче көнне иртәнге алтыда гына кайтып китте ул. Метеор елга агымына каршы кузгалганда, пристань янындагы ярдан гүзәл җан иясе, җанҗылымлы чегән кызы кул болгап калды, әмма бу күренеш өндә түгел, Равилнең хыялында гына иде.

Хуш, Лаура! Хуш!

Әмма без, һичшиксез, тагын очрашырга тиеш. Мин Казанда булачакмын, укырга керә алмасам да, шунда калачакмын. Ничек кенә булмасын, без котылгысыз бер-беребезне табарга тиеш, башкача мөмкин түгел!

Серле тәңкә үзенең могҗизалар тудыру сәләтенә ия икәнен күрсәтә башлады, алга таба да ярдәм итәргә тиеш ул, дип уйлады Равил.

Ул инде хәзер Лаура бүләк иткән тәңкәнең тылсымына тәгаен ышана иде.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 04, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев