ШӘХСИ АРХИВ СЕРЛӘРЕН МИЛЛӘТЕБЕЗГӘ АЧЫП...
2023 елда Бакый Урманченың шәхси архивы фондында сакланып калган искиткеч олы кыйммәтле мәдәни хәзинә аерым китап булып дөнья күрде.
(«Бакый Урманче: шәхес һәм иҗат», төзүче Зөфәр Мөхәммәтшин)
2023 елда Бакый Урманченың шәхси архивы фондында сакланып калган искиткеч олы кыйммәтле мәдәни хәзинә аерым китап булып дөнья күрде. Басманы төзүче дә, гарәп шрифтындагы текстларны кириллицага күчерүче дә – Зөфәр Мөхәммәтшин. «Шәхси архив – серле дөнья» дип аталган кереш сүзендә китапны төзүче: «Татар сынлы сәнгате классигы Б.Урманченың уйма һәм рәсем сәнгате шактый дәрәҗәдә тикшерелсә дә, өйрәнүчеләр игътибарыннан язма мирасы читтә кала килде», дип искәртә һәм басмага төрле елларда татар вакытлы матбугатында дөнья күргән яки кулъязма рәвешендә шәхси архивта сакланган материалларны тәкъдим итә.
Татар сынлы сәнгатенә нигез салучыларның берсе, рәссам, сынчы, график, каллиграф, Татарстан АССР һәм РСФСРның халык рәссамы, Казакъcтан ССРның атказанган рәссамы, ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Бакый Урманче (Габделбакый Идрис улы Урман чиев, 23.02.1897–06.08.1990) эшчәнлеге әлеге китапта икенче яктан, кайбер очракта бөтенләй көтелмәгәнчә ачыла.
Китап «Мәкаләләр һәм бәяләмәләр», «Хатирәләр», «Көндәлекләр», «Шигырьләр», «Хатлар», «Документлар» дип аталган бүлекләрдән тора. Шәхсән үзем әлеге зур форматтагы, саллы, Бакый аганың төрле елларда ясалган фотосурәтләр белән тулыландырылган 464 битлек әлеге китап белән танышуны «Дәрдемәнднең вафаты уңаеннан» (41 бит) дип аталган язмасыннан башладым.
Шагыйрьнең мәгълүм «Бүзләрем маналмадым» шигыре юлларын эпиграф итеп алган әлеге язма беренче юлларыннан ук нәкышлап, детальләп язылган картина кебек укучының дикъкатен үзенә бәйли дә, тәмам булып, соңгы ноктасы куелганга кадәр бер сулышта, хәтта ки сулыш алырга да оныткан бер хәлдә укып чыгыла: «Авыруның хәле бик яман (начар) булса да, аның авыр сулавын тыңлаганда, авыр күз кабакларының көчкә-көчкә күтәрелеп, гасырлар моңы тулган, тирән сагышлар чагылдырыр күк күзкәйләренең аз гына күренеп китүе, күкрәгенең иң тирән почмагыннан азап белән эндәшкән зәгыйфь тавышы, заманында гаҗәп матур булган, ләкин корышып саргайган бармакларының хәрәкәткә килеп тибрәнүе әле бу авыр чирнең чигенүенә, авыруның могҗиза буларак терелеп, уңалып китүенә бер өмид бирәләр иде. Ләкин бу дәмдә бу өметләр сүнде. Ятакка сузылган гәүдә бөтен галәмнең һавасын суларлык итеп күкрәген киерде, якты дөньяның сурәтен бер карауда йотып алырлык итеп, моңлы күзләрен киң ачты да хаят белән видаглашты. Өмидләр өзелде...» Котсыз 1921 елның сурәте, мәрхүмне кадерләп, кабергә иңдерерлек кәфенлек тә булмавы, Дәрдемәндне соңгы юлга озатучылардан 15 кеше булып, ундүрте – туганнары булуы турында язылган юллар бәгырьләргә үтеп, гаҗизлектән тамак төбенә утырган юшкынны йотып җибәрә алмаслык бер халәткә китерә...
Мәкаләләр темаларының төрлелеге һәм авторның үзе күтәргән һәр мәсьәләдә ачык мөнәсәбәте белән игътибарны җәлеп итә. «Коръән» (38 бит) дип аталган язма авторның тирән уйланулары, масштаблы фикер йөртүе белән аерылып тора. Мәкаләдә Кыпчак Коръәненең үзендә саклану тарихына, аның сыйфатына мөнәсәбәтле аерым фактлар китерелгән. «...Минем кулга каләм алуымның бер сәбәбе – Мисырда хөкем сөргән мәмлүк-кыпчаклар, ягъни татарлар хөкем сөргән заманда татарча шәрехләнгән, татарча тәрҗемә ителгән Коръәннең бер җөзьэи кулымда булуы.
...Безнең тарихчыларның зур вазифасы шушы дәверне тирән вә киң рәвештә, Мисырның, Каһирәнең үзенә барып, изге Нил дәръясы ягасында татарларның ничек хөкем сөрүләрен, олуг мәдәни хәрәкәтендә боларның һәм онытылмас эз калдыруларын аңлатудыр. Масштаб кирәк, кардәшләрем. Ильминский, Ашмарин кебек миссионердан азган «төрек угыллары»н гына татарчага шәрехләп чыгару оят безгә...» Шул рәвешле һәр язма детальләп сурәтләнгән, төгәл, авторның вакыйга яки хәлгә мөнәсәбәтен ачык чагылдырган булуы белән сыйфатлана.
Язмалар арасында 1919 елда ук «Кызыл Армия» газетасында басылып чыккан «Казан гарнизонындагы кызыл солдатларга. Митинг», «Бетсен монархистлар» кебек тарихи-сәяси вакыйгаларга мөнәсәбәтлеләре дә, «Безнең юл» журналында дөнья күргән «Казан сәнгать техникумы» (1926) (Б.Урманче – әлеге уку йортында белем алган татарлардан беренче кеше), татар рәсем сәнгате, сынлы сәнгать, архитектура, скульптура тарихы, үсеше, бу өлкәдә танылган шәхесләр турында мәгълүмати мәкаләләреннән «Сурәтчелек» (кулъязма), «Ислам дине һәм сәнгать» кебек язмалары милли сәнгать өлкәсенә аяк басучылар өчен аеруча әһәмиятле дип уйлыйбыз. «Төркестан милли архитектурасын яңартуда бер тәҗрибә» мәкаләсе («Безнең юл», 1926, 10 нчы сан) тәнкыйди рухы белән аерылып тора. «Карт татар скульпторы Мирзаҗан ага Байкиев» мәкаләсе («Безнең юл», 1929,10 нчы сан) исә Ленинградта, Эрмитажда эшләп танылган Пенза татары, оста сынчы булып җитлеккән шәхес Мирзаҗан Байкиев (1868–1942) турында сокланып, катлаулы тормыш юлы узып та, татар кешесенең сәнгать өлкәсендә зур осталыкка ирешкән булуына шаккатып та язылган. «Мирзаҗан аганың эше аны татар иҗтимагый тормышыннан байтак читтә яшәргә мәҗбүр итсә дә, аның табигатендә үк иҗтимагый сизгерлек булу аны рухан һәрвакытта татарның иҗтимагый тормышы белән багланышта тота. Тукай, Исмәгыйль Гаспринский, Мулланур Вахитов кебек татарның мәдәни-иҗтимагый сималарын ясавы – моның өчен зур дәлилдер. ...Эрмитажда эшләү – һәрбер скульптор-реставратор өчен идеал дәрәҗәсендә. Әлбәттә, бу максатка ирешер өчен күп казгану, күп осталык кирәк. Менә бу эше, бу профессиональ казанышлары өчен без Мирзаҗан аганы икенче тапкыр тирән самимият белән тәбрик итәбез». Урманченың кулга алыну сәбәбенең дә нигездә имла мәсьәләсе икәнен хәтерләгән укучыга аның «Безнең хәрефләрнең реформасы» («Безнең юл», 1926, 10 нчы сан) мәкаләсе кызыксыну тудырачак. Әлеге мәкаләдә гарәп язуының матурлыгы-нәфислеге, типография мөмкинлекләре, хәрефләрнең укырга кулайлыгы, күзнең физиологик күрү сәләтенең үзенчәлекләре турында да кызыклы мәгълүмат бирелә.
Китапның шактый зур өлешен (45– 139 нчы битләр) хатирәләр тәшкил итә. Бүлектә исеме телгә алынган дистәләрчә татар җанлы шәхесләрнең үзенчәлекле образы тудырыла. Алма-Ата университетында славян телләре кафедрасы мөдире татар телен «фанатизмга тиң» яратучы, олуг масштаблы галим Хәйрулла Хәбибулла улы Мәхмүдов; «гомердәше», филолог, фольклорчы галимә Флора (Айгөл) Урманче; Мәскәүдә белем алган, татар җанлы, татар зыялылары белән аралашып, шактый истәлекләр калдырган танылган табиб Гыйниятулла Нигъмәтулла углы Терегулов; бер заманнарда Соловкида тоткынлык чоры кичергән «намус, сәдәкать иясе», галим Исмәгыйль Ситдыйк улы Хантимер; әдәбият галиме «гаҗәеп мөлаем, нәҗип (зыялы), сабыр табигатьле, сөйкемле кеше» Җамал Вәлиди; гарәп теле һәм әдәбияты белгече, лексикограф-галим, Б.Урманче язганча «гаять нәҗип, сабыр, акыллы галим, нәзакәт иясе» Таһир Ильяси; төзген, архитектор, «иҗат шәүкы белән яшәүче, намуслы сәнгать остасы һәм остаз» Исмәгыйль Гайнетдинов; «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе җитәкчесе, «олуг галим, җәмәгать хәдиме, акыл иясе...» дамелла Галимҗан хәзрәт Баруди; «мәркәзи мөселман хәрби коллегиясендә Шамил Усмановның урынбасары» Юныс Вәлидев; «бик прогрессив казый, сәнгать сөюче» Хәсәнгата хәзрәт Габәши, аның улы «татар музыкасына хезмәт иткән затларның иң мәгърифәтлесе» Солтан Габәши, «татарның бер галиме, Европага барып, Льеж университетында хәтме көтеб кылган математик, Казан университеты профессоры, горбәттә дөньялыктан киткән» шәхес Гаяз Максудов; Акчуриннар, Алмаевлар, Максудилар, Шакир Мөхәммәдьяров, Газиз Гобәйдуллин, Галимҗан Ибраһимов, Мирсәет Солтангалиев, Сәгыйть Сүнчәләй, Гадел Кутуй, Фәтхи Бурнаш, Шамил Усманов, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким һ.б. әдәбият-сәнгать, фән өлкәсендә танылган, татар халкының йөзек кашы булырлык, ләкин күбесе режим тарафыннан юк ителгән, яки татарның үзе тарафыннан бәяләп бетерелмәгән, кыйммәте ачылмаган шәхесләр галереясы... Татарның асыл инсаннары хакында ихлас җылылык, олы хөрмәт, үкенеч, сызлану белән язылган хатирәләре – укучыга ХХ гасыр татар зыялылары хакында ифрат бай мәгълүмат бирә.
Китапның «Көндәлекләр» өлеше Б.Урманче тарафыннан теркәп барылган 1951 елдан башлап 1990 елга кадәр булган көндәлек язмалардан тора (140–255 бит). Язмалар сәнгать әһеленең Казан, төрле сәбәпләр аркасында Ташкент, Алма-Ата, Балхаш, Тирасполь (Молдовия), Татарстанның район һәм авыллары, Уфа, Җаек, Кара диңгез, Кырым һ.б. якларда күргән-кичергәннәре, шул уңайдан тел, әдәбият, сәнгать, тарих, аерым шәхесләр, вакыйгалар хакында фикерләре, уйланулары бирелгән. Болар укучыга гаҗәеп гыйбрәтле дөнья ача.
Китапның шактый саллы өлешен (150 биттән артык) сәнгать остасы язган шигырьләр тәшкил итә. Б.Урманче, үзе язганча, «шагыйрь булмакны дауламаса да», хәтта аның сынлы һәм уйма сәнгате турында да «шигърият рухы сеңгән, төсләр гармониясе тудырылган» дип бәяләргә мөмкин.
Р.Фәйзуллинга мөнәсәбәтле «Равил Фәйзуллин кичәсе» (41 бит) дип аталган кулъязмасында, рәссам, мәдәният, тел турында кайбер фикерләрен терки дә, көтмәгәнчә, үзенең гомер буе шигырь язуы, аларны беркемгә дә күрсәтмичә саклавы хакында яза. Шулай да кайбер шигырьләрен Һ.Такташка күрсәткән, аның белән исә 1921 елда Ташкентта танышуы турында хәбәр итә. «1923 елда булса кирәк, Казан отелендә (кунак бүлмәсе) күрше бүлмәләрдә берничә көн уздырырга туры килде. Шулвакыт мин Такташка берничә шигыремне укып күрсәткән идем. Бик яман бәя алдым. «Бу шигырь түгел» дигән сыман бер уе хәтеремдә калган. Күңелем буйсынды. Артык берәүгә укырга бирмәдем. Ләкин шигырь язудан туктамадым...»
«Рәссамның шигырьләрендә җан сыкравы, җәмгыятьтә барган гаделсезлекләргә җавабы, эчке халәт белән тышкы халәт арасындагы каршылыклары, күңеле күрергә теләгән дөньясы, борчу-мәшәкатьләре, гүзәллек, табигать матурлыгы, лирик-фәлсәфи карашлары чагылыш тапкан», диюе белән китапны төзүче хаклы, безнеңчә.
Б.Урманченың йөзләрчә шигыре арасыннан аерым берләрен сайлап алу шактый катлаулы эш булса да, алар ның асылын, рухын укучыда күзаллау тудыру өчен берничә шигырь юлын китерәбез:
***
Идел, Хәзәр буйларында әллә кайчан
Чәчәкләрдер.
Әмма монда
Көртләр арасында кәфенле гүрләнгән
«Атауның» гранит ярлары.
Күңелемдә, күңелемдә һаман
чәчәкләренә күмелгән Идел ярлары.
Сандугачлар сайравыннан шәгәрап,
Хуш исләр аңкыр Идел баглары.
Аһ, күңелемдә
Иңрәү, көрсенүләр һаман,
Сабыйлык чакларымның моңлы сазлары
(1930, Соловки, 257 нче бит).
***
Каракошның колачлар канатларын,
Кырыксалар аргамакның аякларын,
Богауга салсалар асы канны,
Булуыннан аларның файда бармы?!
(1935, 259 нчы бит)
***
Мин чынлап шашынган идем анда
Илләр өстендә туачак таңга.
Аһ, сабыйлык!
Ал хыяллар, нурлы өмидләр багбостаны,
Үсеп акыл, күреп талаш.
Күп канның туфрак белән юылганын.
Алдашу, хыянәттән калып таңга,
Узды өмид,
Үлде хыял,
Аералмадым ни дошманны, ни дустларны.
(1948, 269 нчы бит)
***
Менә Хан мәсҗеде!
Менә Казан!
Кайчандыр шул манарадан
Кодрәтле аваз белән әйткән азан.
Аһ, Казан!
Йөрәге халкымның сызлаган.
(1953, 275 нче бит)
***
Империя юк, таралды инде.
Аның урынына бер «партия» килде.
Нинди милләт инде ул,
Әгәр булса
Ермак бандит – милли герое
(409 нчы бит).
Китапның ахыргы өлешендә Б.Урманче язган, аңа атап язылган хатлар, аның белән бәйле төрле документлар тәкъдим ителгән.
Китапны төзүче З.Мөхәммәтшин Б.Урманченың Мәскәүдә укыган елларда фарсы теле буенча белемен арттыруын, инглиз, немец телләрен үзлегеннән үзләштерүен; аның төрки, рус һәм славян халыкларының шәхесләре белән аралаша, фикер алыша алырлык киңкырлы белем иясе булуын сокланып та, горурлану хисе белән дә яза. Рәссамлык һәм сынчылык белән шөгыльләнүдән тыш, татар гуманитар фәне, музыкасы, этнографиясе белән дә кызыксынган талантлы татар улының архивында сакланган кулъязмаларын туплаган әлеге китап, һичшиксез, сәнгать-әдәбият белән кызыксынучылар, күңелендә милли горурлыгы булган һәркем өчен Бакый Урманче шәхесен ачу, ХХ гасыр барышы, сәнгать үсеше, замана, тарих, милләт язмышында үз эзен калдырган дистәләрчә вә дистәләрчә шәхесләр турында киң мәгълүмат бирә торган чыганак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев