Логотип Казан Утлары
Роман

СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)

Равилнең чегән кызын беркая җибәрмичә, аның кулын тотып, күзләренә мәңге карап торасы килде, инде күптәннән бирле җанга якын бик кадерле кешесе белән хушлашкан сыман булды. Лаура урман эченә кереп югалгач та әле, ул, авылга кайтасы килмичә, кырда бик озак басып торды.

3

Равил Шәмсиев, телевизор карый-карый, чәй эчеп утырганда, «Эфир» телеканалыннан барган «Актуаль тема» дигән тапшыруда табак битле бер агай ду китереп, ипи пешерүчеләрне, шул ипине сатучыларны ачулана иде. Алып баручы аның сүзен куәтләп, ипи эченнән әллә ниләр чыкканын мисалга китереп утырды. Бу юлысы ипидән чыккан медальонны зур планда күрсәттеләр. Равил чак кына тончыкмады, сикереп торды, кайнар чәен ботына түкте, әмма авырту тоймады. Ул телевизор экранына карап катып калды. Медальонны зурайтып күрсәткәч, андагы бизәкләр, тамгалар бик таныш булып күренде – бу тәңкә аныкы бит!

Ул тапшыру тәмамлану белән үк телевидениегә шалтыратып, эфирга чакырылган кунакның телефон номерын сорады.

Равил икенче көнне иртүк, әлеге дә баягы номерны җыеп үзенең кем икәнен әйткәч, Садри аптырашта калып, беравык телсез торды. Данлы артистның аның белән очрашырга теләгәнен ишеткәч, ни уйларга да белмәде, хәтта бераз каушады. Равил аңа үзенең йомышын әйтте һәм тәңкәне югалтмаска, ташламаска кушты, аның бик истәлекле әйбер икәнен кат-кат аңлатты. «Ул тәңкә минеке!» – диде ул сүз ахырында.

Өйдә ремонт бара дигән сылтау белән Садри очрашу урынын театрда билгеләүне сорады. Актёр Равил Шәмсиев аңа шундук театрга, спектакль башланырга берәр сәгать кала килергә кушты.

– Сезнең ипи комбинатында берәр туганыгыз эшлиме әллә? – дип сорады Садри, Равил Шәмсиевнең грим бүлмәсенә кереп исәнләшкәннән соң.

– Юк.

– Бәлки, кибеттә берәр кемегез эшлидер?

– Юк ла. Мин белмим, ничек ипи эченә кергәндер бу тәңкә? Минеке бу, – дип, Равил тәңкәгә текәлде.

– Бәлки телевизордан берәр тарихчы күргәндер дә бик кыйммәтле әйбер икәнне сезгә әйткәндер, – диде Садри, күзләрен челәйтеп.

– Син мине кемгә саныйсың! – дип кайнарлана башлады Равил. (Бу кешене ул телевизордан күрү белән үк өнәмәгән иде.) – Кыйммәтле әйберләргә кызыгып, шулар артыннан йөрердәй кеше булсам, мин гомерем буе актёр булып эшләмәс идем. Моны миңа 1977 елда чегән кызы бүләк иткән иде. Шул медальон бу, шул. Ялгышмыйм.

– Сез бит моны исбатлый алмыйсыз, – диде теге, үҗәтләнеп. 

– Син пычрак күңелле кешедер, мөгаен, – диде Равил тыныч кына, әмма усал һәм тәэсир итәрлек интонация белән.

Гаҗәпләнүдән Садри хәтта берничә адым артка чигенде:

– Нишләп сез миңа андый ямьсез сүз әйтәсез? – диде ул, тавышын калтыратып.

– Күңеле чиста булмаган кеше башка кешеләрдә гел кыңгырлык кына күрергә тырыша, – диде Равил, тәңкәне тумбочка тартмасына салып.

– Сез мине дөрес аңлагыз... Минем ипиемнән килеп чыкты... Сез, моны белеп, шундук шалтыраттыгыз...

Равил, тирән сулап:

– Минем өчен бик истәлекле әйбер бу, – дип куйды.

Садриның медальоннан болай гына колак кагасы килмәде:

– Ювелирга барып, бәясен белергә кирәк... – диде ул, тумбочка тартмасына карап.

– Ювелир нинди бәя бирсә дә, минем өчен бәһасез нәрсә ул. Ничек бәяләсәләр дә, синнән аны кем сатып алсын? Бу әйбер белән син чак кына да байый алмыйсың. Башкалар өчен кыршылган, таушалган, күгәргән төймә генә, ә миңа бик кадерле ул. Аны миңа моннан егерме сигез ел элек чегән кызы бүләк иткән иде.

Сатулаша торгач, Равил Садрига биш мең сум акча бирде. Садри, акчаны куен кесәсенә тыккач, Равилне хөрмәт иткәнгә күрә генә шулай арзан бәягә бирүен, татар театрын яратуын, аның уйнавын беркем беркайчан кабатлый алмаячагын, татар халкының театраль халык икәнен озын-озак итеп сөйләде. Ул әле тагын сөйләр иде, әмма Равил аңа:

– Минем сәхнәгә чыгасым бар, әзерләнергә кирәк, – дип, Садрига арты белән борылып, көзге каршына утырды.

Ниһаять, бу җанбиздергеч кеше гримёркадан чыгып китте. Равил тартманы ачып, тәңкәне алды да учына салып, уйга чумды.

4

Үзләрен ромалэ дип атаган кавем Советлар Союзында беренче тапкыр рәсми рәвештә 1956 елда чегәннәр дип телгә алынды. Шул елның 5 октябрендә Утраклык турында Указга кул куелды һәм РСФСР Министрлар Советының 658 номерлы «Сукбайлыкта йөрүче чегәннәрне хезмәткә тарту» дип аталган карары чыкты.

Ирек яратучы, хөр күңелле бу халык белән дәүләтләр гомер бакый көрәштеләр. Россиянең үзендә дә чегәннәргә һәрвакыт гаять төрле вә капма-каршылыклы мөгамәлә булды. Алардан читләштеләр, шүрләделәр, өнәмәделәр, әмма барыбер халык аларны яратты, дошман итмәде. Чегәннәрнең яшәү рәвеше, мәдәнияте һәрвакыт кызык вә серле, затлы һәм шул ук вакытта шомлы-матур иде. Революциядән соң аларны коллективлаштырып та карадылар, сәвит халкына кушып, коммунизм төзү эшендә дә катнаштырырга маташтылар. Әмма бу халыкны буйсындыру иң көчле хакимнәрнең дә хәленнән килә торган эш булмады.

1956 елгы карардан соң аларны урамнарда тоткарлый башладылар, спекуляциядә, күрәзәлек итүдә, кәрт белән фал ачуда, сихерләүдә, караклыкта гаепләделәр. Аларны җәмгыять кулына күчерүне сәвит хөкүмәте үзенең мөһим бер бурычы дип санады. Чегәннәрне эшкә тарту башланды, күбесен, үзләренең яшәү мохитеннән аерып, заводларга урнаштырдылар, балалары өчен махсус мәктәпләр дә ачылды, хәтта махсус шартлар тудырылды. Буйсынмаганнарын сөргенгә җибәрделәр, кайберләрен төрмәгә утырттылар, алтын әйбер коючыларны исә «валюта махинацияләре» статьясы буенча хөкем иттеләр.

Әлеге дә баягы карарда аларны паспортлаштыру, пропискага кертү дә күздә тотыла иде. Бу гамәл, гәрчә ирексез рәвештә хәл ителсә дә, бик күп чегәннәргә файда китерде, чөнки паспортлы булып, кайдадыр пропискада торып, күчмә тормышны дәвам итү кайвакыт җиңелрәк тә иде әле. Кесәгә паспортны тыгып, алар әллә нинди хәйләле юллар белән җаннары теләгәнчә ирекле яшәү ысулларын табарга оста иде.

Чегән таборлары Татарстан җирендәге авыллар тирәсендә әле алтмышынчы җитмешенче елларда, бигрәк тә җәй фасылында, еш күренәләр иде.

1977 елны Октябрь революциясенең 60 еллыгын билгеләргә җыенган илдә төбәкләрдәге җирле хакимиятләргә чегәннәрне җыеп бетерергә, күчмә тормышка киртәләр куярга, аларның сукбайлыгын бетерергә катгый фәрман бирелде. Бу юнәлештә эш актив барганлыктан, чегәннәр авыллар тирәсендә сирәгрәк күренделәр, әмма алар барыбер торымнан-торымга әле бер районда, әле икенчесендә бөтенләй көтелмәгән яктан килеп чыгалар да, урман тирәсендә, йә урманның үзендә урнашып, шул тарафтан авылдан авылга сәяхәт кылалар иде.

Равилгә унҗиде яшь иде. Быел ул туган авылы Аулаш урта мәктәбендә ун классны тәмамлады, алда якты киләчәккә илтә торган олы тормыш юлы көтә иде. Җәйге кояш һәр тарафка нурларын сибә, һәрьякка юллар ачык – үзең өчен карар кылып, юнәлешеңне билгеләп, максат куеп, хыялларыңны гамәлгә ашырыр өчен мөмкинлекләрне файдаланып, юлга чыгып китәсе генә кала иде.

Быел, Аулаш тирәсендә чегәннәр күренә башлагач, авыл халкы, гадәттәгечә, сак булырга тырышты – дозор торды, колхоз мал-туарын сакларга өстәмә каравылчылар куйдылар, авылдашлар үзләренең шәхси мал-туарына да күз-колак булуны көчәйтте.

Шулай да, гөнаһ шомлыгына каршы, двордан бер ат юкка чыкты. Әллә кемнәрдән, әллә ничекләр шикләнеп тормадылар, шул чегәннәр эше бу, диделәр. Чегәннәр өере башта урман авызында урнашкан иде, ат югалган көнне үк алар юкка чыктылар – урманның теге ягына күчтеләр, ахрысы. Авыл сәвите рәисе Хәлил – алтмышка җитеп килүче коры сөякле агай, таушалып беткән салам эшләпәсен салып, битен җилләтеп алды да:

– Чегәннәр эше булса, атны да, башка әйберне дә табып, алар урлаганны исбатлыйм димә инде, – диде. – Алар әле синең белән сөйләшеп тә тормаячаклар, ялган гаеп тагарга маташасың дип, шау-шу куптарачаклар. Милициягә хәбәр итеп тә әле чегәннәр урлаган нәрсәне таба алганнары юк.

Әмма бу юлысы ат югалу вакыйгасы көтелмәгән юнәлеш алды. Урман буенда печән чабучы ирләр Аулашка таба баручы чегән кызын тотып, авылга алып кайтканнар. 

– Кая барасың? – дип сораганнар кыздан.

– Авылга, – дигән кыз.

– Ник?

– Марля кирәк.

Чегән кызы яланаяк, яланбаш иде. Чибәр иде ул. Җил белән кояш каралткан йөзенә аның уңып, чәчәк төсен җуйган күлмәге дә, тузгыган озын чәче дә хуш килеп тора иде. Кыяфәте йончыган булса да, аның япь-яшь кыз икәне буй-сыныннан гына түгел, аз гына ясалган хәрәкәтләрендә чагылып күренә иде.

Яулыгын кулына тоткан, яулык очы җиргә тияр-тимәс салынып тора, куе бөдрә кара чәче биленә кадәр төшкән. Түшендәге куе кызыл төсле муенса, колакларында эленеп торган җиз төсендәге алкалар, күренеп тора, кыйммәтле түгел, гади, әмма алар бик килешеп тора иде үзенә. Кулындагы беләзеге дә муенсадагы кебек төймәләрдән җыелган иде. Кыз торымнан-торымга кул арты белән маңгай тирен сыпырып куя, чолгап алган авыл кешеләренә сак караш ташлый, әмма күзләрендә куркуның әсәре дә күренми.

Авылда гына түгел, якын-тирәдә мондый кызлар юк. Чегән кызына тиз арада авыл уртасына җыелган халык арасында кайберәүләр, бигрәк тә бала-чага гаҗәпләнеп, читтән килгән, хәтта күктән төшкән кешегә караган кебек карадылар.

Чегән кызының кыяфәтеннән тынычлык вә сабырлык аңкый. Ул чак кына ирен чите белән елмая, як-ягына борылып, авыл халкын күзәтә һәм сагышлы йөзеннән: «Ник мине тоткарладыгыз?» – дигән сорау укыла иде.

Селсәвит рәисе Хәлил кырыс, таләпчән тавыш белән:

– Исемең ничек? – дип сорагач, чегән кызының кипшенгән булса да, кып-кызыл иреннәре арасыннан:

– Лаура, – дигән аваз ишетелде.

– Хәлил, русча сөйләш, – диде кемдер.

– Мин татарча да аңлыйм, – диде чегән кызы.

– Безнең авылда нишләп йөрисең?

– Сезнең кешеләр тотып алып килделәр. Мин үзем дә монда бара идем... Медпунктка.

– Чирлисеңме әллә?

– Юк. Марля кирәк.

– Шушы көннәрдә, нәкъ сезнең табор урман буена урнашкач, безнең двордан бер ат югалды, – диде Хәлил. – Сине тоткарлыйбыз. Ат табылганчы бездә булачаксың. Лаура моңсу кыяфәттә бер сүз дәшмичә басып тыңлап торды. – Син аңладыңмы мин әйткәнне? – диде Хәлил, чегән кызына текәлеп.

– Русча әйтергә кирәк. Русча әйт, – дип киңәш бирде бер хатын.

– Татарча да әйбәт сөйләшә бит, – диде Хәлил.

– Безнекеләр бернинди ат урламадылар, – диде Лаура, горур кыяфәттә Хәлилгә туры карап.

– Менә участковый килер, без инде аңа хәбәр иттек, милиция ачыклар атыбызны кем урлаганны.

Лаура Хәлилгә көлемсерәп карады да яулыгын иңенә салды. 

Аны үзәк урамдагы, кайчандыр Хисам байның келәте булган, хәзер исә колхозның каравыл йорты белән янгын сүндерү склады хезмәтен башкарган корылмага кертеп, өстеннән бикләп куйдылар.

Халык арасында Равил дә бар иде. Аңа нык тәэсир итте чегән кызы. Кызгану хисе күңелне биләп алды, ә яшь йөрәк үзенекен таләп итте – Равил чегән кызына гашыйк булды. Аны бит иртәгә милициягә озатачаклар. Берәр урлау ише җинаятьтә гаепләп, төрмәгә дә утыртып куюлары ихтимал. Коткарырга кирәк Лаураны, дип уйлады ул. Аның инде хәзер үк, чегән кызын җитәкләп, авылдан читкә алып китү теләге туды. Авыл халкын аңлап була, ләкин бу кыз ат урлый торганга охшамаган бит. Әйе, бәлки, атны абыйсы яки атасы урлагандыр, аның өчен бу япь-яшь гүзәл зат җавап тотарга тиеш түгел бит инде.

Төн уртасы таңга таба авышкач, Равил келәт яныннан әйләнеп килде. Авыл йоклый. Ишектәге амбар йозагын капшап карады – лом белән каерып ачарлык икәне аңлашылды. Каравылчы-мазар юк иде. Этләр генә каты өрә. Атны урлаганда өрергә кирәк иде, дип уйлап куйды Равил. Ул, тиз генә өйгә кайтып, лапастан лом алып чыкты да келәткә таба йөгерде. Йөрәк атылып чыгардай булып типте. Куллар калтырый, төн салкынча булуына карамастан, тәнгә тир бәреп чыкты. Равил йозак дугасына ломны кидерә алмый җәфаланды. Ниһаять, туры китереп, берничә тапкыр каергач, йозак ватылды. Ишек, тырнаулы ямьсез тавыш чыгарып, теләр-теләмәс кенә ачылды. Келәт эченең дөм караңгы түрендә салам кыштырдап куйды.

– Һәй! – дип эндәште Равил шул тарафка. – Чык тизрәк. Бар, чыгып кит. Качарга кирәк сиңа.

Чегән кызы әкрен генә ишек катына килде, Равилнең йөзен күрергә тырышып карап торды.

– Курыкма. Мин сине коткарырга килдем, – диде Равил. – Бар тизрәк, кеше-кара күргәнче. Югыйсә сине генә түгел, мине дә харап итәчәкләр.

Равил Лаураны келәттән җитәкләп алып чыкты һәм алар, як-якка карана-карана, Югары оч урамы буйлап атладылар – бу урамның юлы авылдан урман ягына таба сузылган иде.

Мортаза тыкрыгына җитәрәк алар туктап хәл алдылар. Шунда Равил Лаураның урманга үзе генә барырга курыкканын аңлады.

– Хәзер мин өйдән ипи белән сөт алып киләм, аннары сине озата барырмын, – диде ул. Лаура тыкрык коймасы буенда яткан бүрәнәгә утырып калды. Равил, тиз генә өйгә кайтып, чоланда ике шешәгә сөт тутырды, шыпырт кына аш бүлмәсенә кереп, ярты ипи алды, шуларны рюкзагына салды да чегән кызы янына йөгерде.

Авылны чыкканчы алар бер сүз дәшмәделәр, тын гына бардылар. Авыл башындагы күперне чыгып, калкулыкка күтәрелгәч, икесе дә тирән сулыш алып, үзләре дә сизмәстән көлеп җибәрделәр.

– Минем исемем Равил.

– Мин – Лаура.

– Атны син урламагансыңдыр бит?

– Ат урлаган булсам, авылыгызга килер идеммени... – диде Лаура, көлеп.

Айлы сукмактан алар, сөйләшә-сөйләшә, юк кына сүздән дә рәхәтләнеп көлеп, ваемсыз төн үзәгенә юнәлделәр.

...Алар урман буенда шул көнне генә печәнчеләр өйгән хуш исле печән чүмәләсендә кундылар.

Лаураның тәне, тавышы, сулышы, татарча кызык сөйләшүе – барысы бергә Равилне таң калдырды, әсир итте, аның өчен бу минутларда чегән кызы гына бар иде. Ай яктысында тагын да гүзәлрәк, серлерәк иде ул.

Лаураның куе-хәтфә тавыш белән татарчалап-урысчалап, сыкы-быкы иттереп сөйләшүе матур, һәр әйткән сүзе җанга ятышлы, кызык һәм аны тыңлавы да рәхәт иде. Бу төндә Равил өчен колхозлар, коммунистлар, ә Лаура өчен чегәннәрне күралмаучы миллионлаган кешеләр юкка чыккан иде. Хуш исле печән чүмәләсен кочагына алган июль төне, күктән нурын мул койган алтынсу Ай яктысында ике йөрәкның аваздаш тибеше генә бар иде.

Лаурадан кайнар дулкын килеп-килеп кага, ул тупырдап тора, терекөмеш кебек тиктормас, аның кулын тоту белән сиңа ниндидер энергия агып күчә сыман иде. Бу сихри төн Равилне бөтенләй ят, әкияти ләззәтле диңгездә тирбәтте. Әйтерсең лә бөек сер ачылды. Гүя бүген ул бөтенләй башка яссылыкка аяк басты.

Таң беленгәч, Равил аны таборга кадәр озатмакчы иде, Лаура:

– Кирәкми, – диде. – Табор моннан ерак түгел урнашты.

– Бүреләр очраса? – диде Равил, кызны җибәрәсе килмичә.

Лаура матур итеп елмайды:

– Миңа бүреләр очраганы бар, – диде ул. – Курыкмыйм мин алардан. Бүре кешегә тими. Бүре сезнең селсәвит рәисеннән дә явызрак түгел ул. Кешегә кешеләр куркыныч. Син кайт инде. Югалтырлар да үзеңне, мине син коткарганны аңларлар.

– Атны сезнекеләр урладымы?

– Юк, безнекеләр эше түгел. Берәр авыл янында күренсәк, барлык караклыкларны безгә сылтыйлар инде.

– Безнең авылга ник килгән идең соң син?

– Сине күрәсем килгән иде, – дип шаярды кыз.

– Дөресен әйт инде.

– Инде ничә тапкыр әйтергә була – медпунктыгыздан марля алмакчы идем.

– Сез бу тирәдә озак буласызмы?

– Ромалэга бер урында озак торырга ярамый. – Лаура Равилгә сыенды, аның башы егетнең йөрәк турысына терәлде.

– Синең йөрәгең кызык тибә.

– Ничек ул кызык? – диде Равил.

– Бик тигез, дөрес тибә.

– Сәламәт булган һәр кешенең йөрәге тигез тибә инде ул.

– Синеке тигез генә түгел, дөрес тибә, – диде Лаура.

– Кая, ә синеке... – Равил кызның күкрәгенә колагын куеп тыңлады.

– Синеке дә дөрес тибә. Төгәл күрсәтә торган сәгать кебек.

– Син нишләп мине коткарасы иттең?

– Бик ошадың син миңа... Мондый кызны әле моңарчы күргәнем юк иде.

– Гашыйк булдыңмы әллә, бичара? – диде Лаура, көлемсерәп.

– Әйе. Минем сине беркая да җибәрәсем килми.

– Авылдашларың да беркая җибәрәсе килмичә, келәткә бикләп куйганнар иде...

– Без тагын очрашабыздыр бит?

– Бәлки.

Равилнең чегән кызын беркая җибәрмичә, аның кулын тотып, күзләренә мәңге карап торасы килде, инде күптәннән бирле җанга якын бик кадерле кешесе белән хушлашкан сыман булды. Лаура урман эченә кереп югалгач та әле, ул, авылга кайтасы килмичә, кырда бик озак басып торды.

Кайтыр юлга чыккач, еракта авылдан чыгып килүче печәнчеләрнең җигүле атлары күренде. Равил, сулга каерылып, ян тарафка китәргә ашыкты. Аның иртүк урманнан кайтып килүен күрсәләр, нишләп йөри бу монда дигән сорау тумый калмас. Әле келәт янында калган лом буенча Равил эше икәнне белмәгәйләре. Ул инде аны авылдашлары танымаслык ара үтте һәм билдән тиң үскән куе үлән арасына сузылып ятып, йокыга киткәнен сизми дә калды. Уянганда, кояш шактый югары күтәрелгән иде, ул ашыга-ашыга, авылга кайтып китте.

Авыл уртасында, келәт янына унлап кеше җыелган иде. Алар яныннан шыпырт кына үтеп китмәкче иде, әмма аны инде күреп алдылар һәм Равил, ни булса шул, дип, авылдашлары яныннан салмак кына атлады. Авыл советы рәисе Хәлил агай, ломны ике куллап тоткан килеш, әрле-бирле йөреп сөйләнеп калды:

– Үзебезнең авыл кешесе качырган аны... Менә участковый килер, ул уголовный розыск вәкиле белән килер дип уйлыйм... Табарбыз кем эше икәнне.

– Мужыт чегәннәр килеп ачканнардыр келәтне, – диде кемдер.

– Лом белән каерып ачканнар бит, – диде Хәлил

– Чегәннәрдә лом юк дисеңме әллә син, – дигән тавыш ишетелде.

– Чегәндә әллә ниләр бар ул. Аларда әле елан мөгезе дә бардыр... – диде берәү.

– Участковый кая, нишләп килми соң ул һаман? – диде кайсысыдыр.

– Бүлнискә киткән. Кадакка баскан, – диде Хәлил, чыраен сытып.

Тагын ниләр сөйләшкәннәрдер – Равил инде ишетмәде. Үзләренең турына җиткәч, капкадан керер алдыннан, ишегалдындагы тавышларга колак салып торды. Әтисе Закир бу вакытта ишегалдын себерә иде. Шактый кырыс холыклы кеше, ул, Равил капкадан керүгә үк җикерде:

– Син, малай, кайда йөрдең?

Равил шундук үзен кулга алып, каушавын җиңде һәм:

– Аксар авылына барган идем. Дустым Зәбир үзләрендә кунарга күндерде, – дип ялганлады.

– Алдыйсың, – диде Закир, күзләрен чекерәйтеп.

– Алдамыйм.

– Теге чегән кызын, келәтне ачып, кемдер качырган. Лом белән каерып ватканнар йозакны.

– Чегәннәр үзләре килеп коткарганнардыр, – диде Равил, әтисенә туры карарга куркып.

– Безнең лом чегәннәр кулына ничек килеп эләксен икән?..

– Безнең лом белән ачканнармыни? – дигән булды Равил.

– Башыңны җүләргә салып тор әле менә! Әйләндереп җибәрермен! Кәнитилдә катнашасың килдемени?!

– Туктале, әти, авылда лом һәр йортта бар... Бәлки безнеке түгелдер...

– Үз әйберемне мин меңе арасыннан таныйм. Узган атнада гына җәйпәк башын игәүләгән идем, ялтырап тора. Силсәвит рәисе Хәлилнең келәт тирәли йөрүен күреп барган идем... Минем ломны тотып, кемнеке икән бу дип, үткән-сүткән кешедән сорап тора. Йөрәгем жу итте.

Закир кыжрап, себеркесен ике куллап кысты да лапаска кереп китте. Әтисе сизгән, аңлаган Равил эше икәнне.

Закир, лапастан чыгып, күршеләр ягына карап алды да чак кына ишетелерлек итеп:

– Участковый чакырып, ломны экспертизага җибәрсәләр? Анда синең бармак эзләре калгандыр... – диде.

– Мин җинаять кылмадым бит, – дип, борын төбенә мыгырдады Равил.

– Ат урлаучыларга ярдәм иткәнсең, дип гаепләсәләр?!

– Гаепләсеннәр, – диде Равил, бер дә исе китмичә.

– Нигә кирәк булды соң сиңа бетле чегән кызын коткару?!

– Бетле түгел ул! – дип әйткәнен Равил үзе дә сизми калды.

– Син кайда булдың соң таң атканчы?

Равил, тирән сулап:

– Су буенда йөрдем, – диде.

Закир, биленә таянып, тагын ни әйтергә белми торганнан соң:

– Лом шәп иде, жәлке, – дип куйды.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 04, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев