Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Яздым йөрәгемә гариза

Галиҗәнап йөрәгемә яздым бүген гариза: «Бер генә көн булыйм маңкорт, була күр берүк, риза!»

Фәнис Зыялы (1975) Арча районының Өчиле авылында, укытучы Мәрьям белән Фәрхәт Зыятовлар гаиләсендә туа. Мәктәп елларында татар теле һәм әдәбиятыннан Республикакүләм олимпиадаларда катнашып, беренче урыннар яулый. Мәктәпне тәмамлагач, 1992 елда Арча педагогика көллиятенә укырга керә, әмма икенче курста укып йөргән чагында, аңа, Төркиягә китеп, Коньяның Селчук университетына керү форсаты чыга һәм ул районнан бер генә студентка бирелә торган әлеге форсатны кулыннан ычкындырмый. Төркиядә Фәнис хокук өлкәсе буенча белем ала, аспирантурада укый, кандидатлык диссертациясе яклый, Себер татары Мөшфикә-Бану белән гаилә корып, Рәйхан атлы кыз, Туфан атлы ир бала тәрбияли. Бүгенге көндә алар Анталья шәһәрендә гомер кичерә, Фәнис адвокат булып эшли. Шул ук вакытта ул иҗат белән дә актив шөгыльләнә – милләтебезнең бүгенге хәлләре өчен борчылып, ялкынлы шигырьләр яза. Аның шигъриятендә хәзерге төрек поэзиясенә аеруча хас ирекле стиль, фикер белән хиснең шигырь кысаларына сыймыйча, «ярларыннан ташып чыгуы», шулай ук дидактик рух өстенлек итә.

 

Галиҗәнап йөрәгемә яздым бүген гариза:

«Бер генә көн булыйм маңкорт, була күр берүк, риза!»

Күтәрелде кан басымым, йөрәк куйды калтырап,

Ышанмады җанда күңел, кинәт калды аптырап.

Авырлык белән хупланды минем тиле гозерем,

«Рәхәт күрсен, әйдә, дидем, бер көнлек бу гомерем».

Сәлам бирә иске дуслар, сораша хәл-әxвәлем,

Тик самимияттән мәхрүм бүген минем күңелем.

Ишетмәдем яшь ананың бүген бишек җырларын,

Тибрәтмәде курай моңы күңелемнең кылларын.

Аңлатмады aк каеннар никтер сөю серләрен,

Назламады чәчләремне иртәнге таң җилләрем.

Юк җаваплылык, шөкер, юк бернинди кайгы-хәсрәт,

Нәфесем азат, тамак тук, хәл дә искиткеч әйбәт.

Янып йөри берәү, әнә, ил бәйсезлеге өчен,

Мәгърифәт, китап өләшә, кызганмый хәләл көчен.

Тукай йорты туздырыла, мәктәпләр бетерелә…

Кушылдым мин залимнәргә: «Кирәк дип бетерергә».

Телләрен җуя сабыйлар, күңелем тыныч, шөкер,

Хафаланмачы, йөрәгем, барчасына да төкер.

Тырышалар гали җаннар сакларга татар телен.

Һич кайгырмыйм, кирәге юк маңкорт өчен ул телнең.

Түзмәде… «Җитте, булды!» – дип кычкырды минем йөрәк, –

«Миңа кирәкми үле җан, миңа искесе кирәк!»

Безгә кирәк туганлык вә мөлаем нурлы күзләр,

Алар мәхрүм бу хисләрдән, аларга ят бу сүзләр.

Ян син, ян, ярсу йөрәгем, бишек көйләрем өчен!

Элеккедәй тип яңадан, күрсеннәр синeң көчең!

Миңа кирәк үз йөрәгем, кирәкми буп-буш йөрәк!

Белегез, hәр татарда бар дин өчен типкән йөрәк!

Күрегез, күп татарда бар йөгәнсез, бәйсез йөрәк!

 

ФӘНИС ЗЫЯЛЫ

 

"КУ" 04, 2024

Фото: архив

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    1

    0

    шәп!

    • аватар Без имени

      1

      0

      Искиткеч ! Афәрин , Фәнис әфәнде.

      • аватар Без имени

        1

        0

        Бик тә көчле язылган, Фәнис, молодец. Бу шигырьне язганда йөрәк тибешең дә йөздән арткандыр, мөгаен. Телебез кая бара, ничек төзәтергә . Күбесе өстән торадыр шул

        • аватар Без имени

          1

          0

          Молодец! Бик булдырып язгансың,Фәнис! Алга таба да уңышлар сиңа,хөрмәтле төркемдәшебез!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Заманасына курэ актуаль уй фикерлэр! Рэхмэт бу эсэр очен